Инновационная деятельность на базе КФУ

Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы

СӘЛӘТ ОРЛЫГЫ НИЧЕК “ШЫТА” Л. Ф. Әһлетдинова Актаныштагы “Cәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның татар теле, әдәбияты укытучысы Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә еш кына үзебезгә дә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә. Олимпиадага әзерлек укытучыдан һәм укучыдан күп көч, түземлелек сорый. Бертуктаусыз эзләнергә, укырга, тел һәм әдәбият яңалыклары белән танышып барырга кирәк. Гадәтилектән алга таба камилләшү өчен укучы күңеленә орлык дөрес сала белергә, аның тернәкләнүен биш күзләп күзәтү мөһим. Район олимпиадаларына әзерләнү барышында укучылар алдына түбәндәге максатлар куям: 1.Программа материалын бик яхшы белү; 2.Өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу; 3. Бөтен төр анализ үрнәкләрен белү; 4. Халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару; 5. Фикерләү сәләтен үстерү; 6.Мөстәкыйль эшләргә өйрәнү. Татар әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнү өчен укучыларыма һәм үземә ярдәмлек әзерләдем. Ул “Олимпиада үрләренә – баскычлап” дип атала. Ул түбәндәге эчтәлектән гыйбәрәт: 1. Әдәбияттан минимум; 2.Чорга характеристика; 3.Әдәбиятны баскычлап кабатлау; 4.Әдәбият теориясе; 5.Чор әдипләре; 6.Әсәрләрнең эчтәлеге, кыскача характеристика, белемнәрне тикшерү өчен сораулар, тестлар; 7.Анализ үрнәкләре. Хәзер кыскача бүлекләргә тукталып үтәм. Алдагы уку елында олимпиадага керәсе укучы белән әзерлекне ел ахырында башлыйм. Җәйге каникулга укыласы әсәрләрнең исемлеген биреп, кыскача эчтәлек белән таныштырып кызыксындырам. Уку елы башында укучы әсәрләрне укып бетереп килә. Әзерлек чорларга бүленештән, һәм чор әдәбиятына характеристика бирүдән башлана. Чорның үзенчәлеге, бу чорда күтәрелгән темалар һәр әдәби төрдә аерым карала. Бу периодның өстенлек иткән жанрлары, уңышлы әсәрләре санала. Түбән классларда өйрәнелгән әсәрләр дә читтә калмый. Аларны аерым таблицага урнаштырып искә төшерелә. Әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлыйбыз. Теге яки бу язучы иҗатын кабатлаганда, аның программада каралган әсәрләренә анализ ясап, иҗаты турында гомуми фикергә киләбез һәм үзебезнең фикерне башкаларныкы белән чагыштырабыз. Дәреслекләрне караганда, әсәрнең авторына, жанрына, язылу вакытына, төп, ярдәмче геройларына аерым игътибар бирелә. Әдәбият теориясе укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып өйрәнелә. Урта звенода образ, тема, проблема; югары классларда иҗат юнәлешләре, әдәби алымнар һ.б.шундый төшенчәләргә аңлатмаларны гади тел белән кат-кат шәрехлибез, көнкүреш белән бәйләп карыйбыз. Катлаулы материал, терминнарны үзләштерүдә еш кына ассоциатив бәйләнешкә мөрәҗәгать итәм. Бөтен әдәби төргә анализ үрнәкләрен бирү – укучыны мөстәкыйль фикер йөртү алымы. Шул үрнәкләр ярдәмендә укучылар таныш булмаган әсәрләргә дә ирекле анализ ясарга өйрәнәләр. Мәктәп программасыннан тыш укучылар татар дөньясы, андагы яңалыклар белән һәрдаим танышып барырга тиеш. Ә алдагы елларның олимпиада биремнәре укучыларның белемнәрен системага салырга, җавапларны дөрес, төгәл билгеләргә ярдәм итә. Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә. Олимпиадада җиңү яулау ул бер яклы гына, бер укытучы яки укучы тырышлыгы белән генә ирешелә торган үр түгел. Бу укытучыдан да, укучыдан да байтак тырышлык таләп итә. Ел саен бәйгегә укучы әзерләү укытучы өчен дә зур файда. Безнең өчен олимпиада үзмаксат түгел, ә төпле белем бирүнең бер юнәлеше. Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була. Нәтиҗәсе – укучыларыбызның елдан-ел яулаган уңышлары.