"Туган тел" конкурсы

Саитова Земфира Марс кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс конкурсына материаллар туплана. 

1. Фоторәсем

2. Ә.Еники "Матурлык" хикәясе исемле татар әдәбияты дәресе эшкәртмәсе

3. "М.Җәлил - патриот шагыйрь" исемле татар әдәбияты эшкәртмәсе

4. "Кеше кайчан матур була?" исемле класс сәгате эшкәртмәсе

5. "Китап алсаң кулыңа" исемле мәкалә

6. Бәяләмә

7. "Минем педагогик осталыгым" темасына эссе

9. Заявка

10. Укучыларның 3 еллык белем сыйфаты күрсәткечләре

11. Дәреслекләр

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

            Дәреснең темасы:  Ә. Еники” Матурлык” хикәясе.

  1.  Максат :  1)  Укучыларга “Матурлык” әсәренең эчтәлеген төшендерү.
  2.  Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәcьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.
  3. Укучыларда ата-аналарга миһербанлык тәрбияләү. Бәдретдин образы, шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше һәм бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү. Бу эштә халык педагогикасына таяну.
  4.  Укучыларга сәнгатле уку күнекмәләре бирү һәм аларда матурлык хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау:  Ә. Еникинең портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, магнитофон һәм түбәндәге эчтәлекле плакатлар.

  Хатын-кызның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке ана булуда...

                        Һ. Такташ.

  Матурлыкка бай ул безнең заман,

Адым саен бездә матурлык.

Барлык батырлыкның,

Матурлыкның

Иҗат итүчесе халык бит!

                         Һ. Такташ.

   Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә. (Мәкаль)

   Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай. (Мәкаль)

                      Дәрес түбәндәге план буенча алып барыла:

            1.Кереш:  

а) Әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

б) матурлык турында әңгәмә.

2. Төп өлеш:

а) тезислар билгеләү;

б) төркемнәргә бүленеп, текст белән эшләү;

в) куелган сорауларга җавап табу.

3. Әсәрнең композициясен анализлау:

а) сюжет элементларын табу;

б) тел-стиль үзенчәлекләрен билгеләү.

        4. Нәтиҗә ясау. Укучыларның чыгышларын бәяләү.

        5. Өйгә эш бирү.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

 

  Оештыру.

  Бер укучы Р. Сәхәветдинованың М. Сираҗи сүзләренә “ Йокларга” дигән бишек җыры яңгырый.

Кояш йөреп еракларга

Кайтып төште офыкларга,йокларга,йокларга...

Укытучы.  Бала дөньяга килгәнче, ана кеше аны йөрәге янында 9 ай буе йөртә,тугач, төннәр буе аңа бишек җыры көйли.

        Менә бала тәпи йөреп китә, сөйләшә башлый... Баксаң, ата белән ана күрми дә калган, бала инде зур үскән һәм мөстәкыйль кеше булырга тырышап ята икән.

        Үсә төшкән саен, бала белән ата-аналар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар, элек-электән, буыннан-буынга күчә килгән. Һәм бик күп язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышалар.

-Сез моңа нинди мисаллар китерә аласыз?- дигән сорау ачыклап үтелә.

        Укучылар: Биредә И. С. Тургеневның “Ата-аналар һәм балалар” романы; М. Кәримнең “Озын-озак балачак”,  В. Распутинның “Прощание с Матерой”, Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” әсәрләрен телгә алырга мөмкин.

Укытучы.

  • Безнең өлкән язучыбыз Ә. Еники дә бу мәсьәләне төрле яктан ачарга тырышкан.  

   Актуальләштерү.

        Үткән дәрестә без аның” Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышкан идек инде. Аның бу әсәре белән янәшә куеп карарга мөмкин. 

1 укучы.  Ә. Еники әсәрендә Акъәби үзенең васыятен әйтеп калдыра алмый; ул балаларының туган җирләрен онытуларына тирән борчыла, аларда рухи байлыкларның киләчәктә дә саклануын тели.

        - Бүген сезнең белән аның “Матурлык” дигән әсәре белән танышып үтәрбез.    

 Сез аның бу әсәрен өйдә укып килергә тиеш идегез

1-2 укучы эчтәлеген сөйли.

   Яңа теманы аңлату.

        -Сез матурлык турында нинди мәкальләр беләсез? (Укучылар үзләре белгән мәкальләрне әйтәләр).

Укытучы.

        -Нәрсә соң ул матурлык? Сез аны ничек аңлыйсыз? дигән сорау һәм берничә укучының җавабы тыңланыла. Шуннан соң балаларның игътибарына “Матурлык” күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә” дигән плакатка юнәлтелә.

        -Әйе, матурлык- бик тирән мәгънәле  төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлыйсыздыр.

 1 укучы.  Мин матурлыкны табигатьтә күрәм, аның матурлыгына сокланып карыйм,- ди..

Икенчесе, төп матурлык- кеше күңеленең матурлыгы дип раслый.  

Өченчесе, кемдер яшь буынның матурлыкны күрә белмәвенә ачына. – ди.

Икенче берәү исә , матурлык-ул беренче мәхәббәт, аның кадерен генә белергә кирәк, ди. Дүртенчесе, безнең кайберләребез матурлыкны тыныч трмышта, илнең иминлегендә, үз телегездә укый, белем ала алуыбызда күрәдер дип уйлыйм.

Укытучы.    -Хәзерге вакытта Россиядә һәм чит илләрдә генә түгел, безнең республикада да “Матурлык” бәйгеләре үткәрелә. Сез нинди бәйгеләр беләсез, укучылар? (“Сылукай”, Нәүрүз чибәре”, Гыйфәт туташ”, һ.б.)

Укытучы. -Сез ничек уйлыйсыз: бу бәйгеләр нинди максат белән үткәрелә?

Укучылар . Әлеге бәйгеләрдә тышкы матурлыкны гына бәяләү максаты куелмый. Монда хатын – кызның акыл дәрәҗәсе дә, милли традицияләре, гореф-гадәтләрне,татар халык иҗатын белүләре, аш-суга осталыгы да,уңган килен,мәрхәмәтле ана булырлыкмы- юкмы икәнлеге дә ачыклана.

Укытучы.     Ә менә бу “Матурлык” бәйгеләрен сугыш вакытында үткәреп булыр идеме?

Укучылар.    Юк. Бу бәйгеләрне үткәрү өчен илнең, дөньяның имин, тыныч яшәве кирәк. Шулай ук республиканың игътисади яктан тотрыклы булуы да исәпкә алына.

Укытучы.

        -Игътибарны плакатка язылган сүзләргә юнәлтәбез:

“Матурлыкка бай ул безнең заман...”

    Яңа теманы ныгыту.

        -Ә менә Ә. Еники үзенең бу әсәрендә “Матурлык” темасын ничек ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.

        Җаваплар тыңланганнан соң, түбәндәге тезислар дәфтәрләргә язып куела:

        -Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

        -Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.

            -Шәкертләрнең матур мөгамәләсе.

         -Табигать матурлыгы.

Укытучы:

        -Югарыда без дәреснең максатын, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне ачыкладык. Хәзер исә аларга җавап табып карыйк, ә моның өчен текстка игътибар итик. Һәрбер төркем аерым тезислар буенча эшләр:

1. Бәдретдин- шәкерт. 2. Бәдретдин- аның атасы һәм бабасы. 3. Кеше һәм табигать.

 

1 нче төркемнең җавабы:

        -Күңел матурлыгын ачыклау өчен, Бәдретдингә шәкерт буларак характеристика бирелә. (Кешегә йөк  булырга ярамый. Яхшы укый. Сабыр холыклы. Шигырь язучы, сөйкемле). Монда әсәрдән Бәдретдиннең кемлеген, нинди кеше булуын ача торган өзекләр укыла һәм сөйләм үзенчәлеге дә күрсәтелә:

Укучы.   -Характеристика биргәндә аның иң ярлы, шул ук вакытта бик тырыш һәм намуслы шәкерт булуын дә әйтеп китәргә кирәк.

Укытучы:

        -Димәк, Бәдретдин образы аша без шәкертләр мөхитен күз алдына китердек. Менә сез дә шундый ук укучылар. Нинди аерма бар соң сезнең тормыш һәм Бәдретдин тормышы арасында? Сез нинди шартларда яшисез?

        Укучыларның җаваплары тыңлана. Шуннан соң укытучы өстәп куя:

        -Әйе, чөнки белемегезгә карап категория бирәләр, категориягә карап акча түләнәчәк, ә моңа карап гаилә тормышыгыз җитеш булачак. Әлбәттә,белемне акчага гына кую кирәкми, белемегезгә һәм эшегезгә карап, сезнең турыда фикер йөртәчәкләр, хөрмәт итәчәкләр һәм хезмәт хакы түләячәкләр. Юкка гына бөек рус язучысы А. П. Чехов: “Кешедә барысы да булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да”, - дип әйтмәгән. Менә без дә Бәдретдиннең әйбәт шәкерт икәнен күрдек. Ә өйләренә кайткач, ул үзен ничек тота соң? Гаилә әгъзаларына аның мөнәсәбәте ничек?

        2нче төркем җавабы:

-Бәдретдин белән атасы күрешүенә генә игътибар итик. Алар бик озак күрешмәгәннәр. Һәр-берсенең кочагына да ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Чөнки татар халкында андый гадәт юк. “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер- берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр.

–Аның ничек итеп эндәшүенә игътибар итик “бабакай” – аның бабасын ихтирам итүе күренә.

        -Шәкертләрне озатканда да, аның фатиха бирүен сорый. Монда инде аның гаиләдә ихтирамлы булуы күренә, чөнки мөселман халкында олыларга зур хөрмәт белән карау гадәткә кергән.

Укучылар:

        -“Ике куллап күрешү”. Бу мөселман халкы өчен хас гадәт. “Җанланып китү”. Әлеге тәгъбир көндәлек тормышының үзгәрүенә, аны игътибарсыз калдырмауларына ишара итә. “Түрдә утыру”. Кәкрәеп түгел, бәлки горур утыру.

3нче төркем җавабы:

        -Әсәрдә табигать бик матур тасвирланган. Димәк, шул табигатьне күреп үскән кешеләр ямьсез була алмый.

  Укучылар:

        -Бәлки, автор кеше белән табигать арасындагы гармония бозылмасын дияргә теләгәндер.Мәсәлән, сайрый да сайрый тургай, туган җиреннән ераккарак та китеп карый, әмма һич тә туган туфрагыннан аерыла алмый, чөнки шуннан ала моңны да, җырны да, матурлыкны да.

Укытучы.  Алга таба әсәр белән танышканда, без башта Бәдретдиннең әнисенең шәкертләр янына чыкмавына гаҗәпләнеп калабыз. Ә менә өйгә кергәч, Бәдретдиннең әнисеннән чәй ясатырга теләвен күрәбез.

        -Нигә ул бу эшне әнисенең эшләвен үтенә?

Сораулар ачыклана. Укучылар, Бәдретдиннең әнисе чәй ясарга чыккан урынны тексттан табып, аны сәнгатьле итеп укыйлар.

Ана белән очрашу бик күп сораулар тудыра, тетрәтә, бу сорауларга җавап бирер өчен текст белән эшләү дәвам иттерелә.

        -Бәдретдин скрипкасын көйләгәндә ана аңа ничек итеп карап утыра? Тесттан шул өзекне табып укыгыз,-ди укытучы.

Укучылар:

( Ул ямьсез хатын гына түгел, ә Ана, бала Анасы. Менә шул ямьсез хатыннан туган бит инде ул шәкерт, гыйлем иясе булачак кеше).

Тактага эленгән плакаттагы Һ. Такташ сүзләренә игтибар итәбез: “ Хатын-кызның...”

        -Бәдретдин скрипкасында уйный башлагач, без аның тагын нинди сыйфатларын беләбез.

        -Ул йомшак, шигъри күңелле,аның өендә дә скрипканың сагышлы моңы агыла. Гаилә агъзалары арасында ихлас туганлык мөнәсәбәтләре хакимлек итә.

        Һәм менә ул әнисенә мөрәҗәгать итә, аның өчен уйный.

Укытучы. -Бәдретдин ни өчен әнисенә мөрәҗәгать итә?

Укучылар. Иптәшләренең сорауларына җавап бирү өчен,әнисенең  эчке дөньясын күрсәтү өчен шулай эшлидер. Бәдретдиннең күзенә ул беркайчан да ямьсез булып күренми. Чөнки Ана аны шулай тәрбияли алган. Бәдретдин аның белән горурлана, хөрмәт итә, аның эчке дөньясының матурлыгы күрә.

Укытучы. Татар халкында  “ Ана күңеле балада – бала күңеле далада” дигән мәкаль бар. Тормышта моңа мисаллар шактый. Сез  моңа әдәби әсәрләрдән нинди мисаллар беләсез?

Укучылар. -Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” хикәясе һ.б.

Укытучы:  -Бу әсәрне без нинди жанрга кертәбез?(Хикәя жанрына)

        -Нәрсә ул хикәя?(аерым вакыйгаларны тасвирлау.)

        -Ә хәзер бу хикәянең композициясенә игътибар итик. Нәрсә соң ул композиция? (Сюжет,табигать күренешләре, тел- стиль үзенчелекләре.)

        -Табигать күренешләре без инде тукталып үттек, ә хәзер сюжетка игътибар итик.

Кульминация.

Вакыйгалар үстерелеше.

Чишелеш.

        -Әсәрдән шул сюжет элементларына туры килгән урыннарны табыгыз.

        Экспозиция -1-2 нче абзац; вакыйгалар үстерелеше- Бәдретдиннең кем икәнен ачыклау ( ул һәм шәкерт буларак); кульминация- ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш- куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.

        Әсәр якты төсләр һәм буяулар белән язылган. Аның һәр җөмләсеннән нур һәм шатлык бөркелеп тора. Шәкертләр дөньясы, авыл җире турында сөйләгәнгәдер, Ә. Еникинеә бу әсәре җанлы сөйләмгә хас төзелмәләргә, тарихи сүзләргә , диалектизмнарга, этнографизмнарга бай.( Мәсәлән, сыпырта торган иде(фраз.); туң күчән(фраз.); бакырлар тошергәли иде(жаргон); җилен(тарихи сүз)-клей; егетләр мыегыдай сызылып чыга (чагыштыру);”тәмлекәй”(диал.); озын сыйрак(фраз.); низаль(тарихи)-тәртип; ишел алды; кизеле ашЪяулык(тарихи)-җыентык, сайланма әсәрләр; сөкүт калу(тарихи)-эндәшми тын тору; иганә(тарихи)-пособие,ярдәм һ. б.)

        -Ни өчен кирәк соң андый сүзләр? (Алар хикәялүгә җирле колорит,милли яңгыраш биреп торалар.)

         Ә хәзер әйдәгез дәрескә йомгак ясыйк. Язучы бу әсәре белән нәрсә  әйтергә тели?

 Укучылар .Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын,бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать  дәрәҗәсенә күтәреп раслый.

 Укытучы.  Бик күп шагыйрләр, язучылар әниләр турында дан җырлаган һәм без дә бүгенге дәресебезне Савина Вика  башкаруында “Әниемә” дигән җыр белән тәмамлыйбыз.

 Билгеләр кую.

 Өйгә эш: “Минем әнием” дигән темага инша язып ки



Предварительный просмотр:

Тема:  Муса Җәлил –патриот шагыйрь.

Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең

                      тарихи әһәмиятен ачыклау.

                   2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

                   3. Компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

                   4. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,

                       горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.

                        2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.

                        3. Фотоальбом. Муса Җәлил.

                        4. Компьютер.

                        5. Диск “Күренекле шәхесләр”. Муса Җәлил.

                        6. Тестлар.

                        7. М.Җәлил шигырьләренә иллюстрацияләр.

                                         Дәрес барышы.

“Җырларым”җыры яңгырый.(М.Җәлил сүзләре, Рөстәм Яхин музыкасы, Диск “Күренекле шәхесләр”. Муса Җәлил.)

  1. Укытучының кереш сүзе.

                                                  “ Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

                                                     Җырлап килдем тормыш языма ...”

                                                                                                                 М.Җәлил.

   Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

   Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

   Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

   Укучылар, М.Җәлилгә багышланган дәресебез бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырыла. Шул ук вакытта шагыйрь иҗатына йомгак та ясарбыз. Компьютер аша дисктан М.Җәлилнең шигырьләрен, җырларын һәм тормышы турындагы истәлекләрне тыңларбыз. Сөйләм телегезне тикшерү һәм үстерү максатыннан шигырләренә анализ ясарбыз. Шулай ук өстәмә өй эше итеп бирелгән М.Җәлил турындагы истәлекләр белән танышырбыз.

  1. Төп өлеш.      
  1. Сорау-җавап.(М.Җәлилнең тормыш юлын һәм өйрәнелгән әсәрләрен искә төшерү сорауларын слайдларда күрсәтү һәм укучылардан җавап алу).

1).Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

Көтелгән җавап: Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа.

2).Сугышка кадәр кайсы өлкәдә эшләгән?

Көтелгән җавап:  Муса Җәлил 13 яшендә үк үзенең авылында культура-агарту эшләре алып бара, Казанда газетада эшли, Оренбургта комсомол эшләрендә катнаша, Мәскәүдә”Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” дигән журналларның мөхәррире була. 1939 нчы елда Казанга кайтып театрда эшли һәм шул елны ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә.

3).Муса Җәлил ничәнче елда сугышка китә?

Көтелгән җавап: М.Җәлил 1942 нче елның февралендә Төньяк Көнбатыш фронтка җибәрелә.

4).Сугышта иҗат иткән елларын әйтегез?

Көтелгән җавап: М.Җәлил фронтка җибәрелгәч тә иҗат эшеннән аерылмый. 1942 нче елның февраленнән 1944 нче елның февраленә кадәр шагыйрь каләмен ташламый.

5).Муса Җәлилнең кайчан һәм ничек гомере өзелә?

Көтелгән җавап: 1944 нче елның февралендә Җәлил һәм җәлилчеләргә суд була. Суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып баруда гаепли һәм үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

6).“Тик булса иде ирек”шигерендә дүртенче куплет алдагы өчесеннән кайсы ягы белән аерыла? Шагыйрьгә барыннан да элек нәрсә кирәк?

Көтелгән җавап: Өч куплетта да шагыйрьнең татлы хыяллары тасвирлана. Ул тоткынлыкта да хыяллана, Туган илен, сөйгәнен, кызын сагына. Әмма аның олы хыялы – ирекле булу, иреккә чыгу, кулына корал алып, Туган илен саклау. Ул шушы изге юлда, данлы сугыш кырында, ирекле булып, көрәшеп үләргә әзер.

7).“Сандугач һәм чишмә” балладасы кайчан иҗат ителгән?

Көтелгән җавап: “ Сандугуч һәм чишмә” балладасының төп идеясе шуннан гыйбарәт: илгә, җиргә, табигатькә, аның гүзәл гәүдәләнеше булган Чишмәгә зур зарар салучы дошман җиңелсен өчен, Егет исән калырга тиеш! Сандугачның соңгы гамәле буларак үлеме аның азатлык хөрмәтенә бирелгән корбан булуы ул.

  1. Шигырьләрне төркемләү. (Дисктан шигырьләр тыңлау һәм слайдта күрсәтелгән темалар буенча шигырьләрне төркемләү, аларга анализ ясау.)

1).Беренче теманы билгеләү.  “Соңгы үпкә” шигыре.(Укучылар шигырьләрне тыңлаганнан соң, төркемнәрдә, я аерым-аерым укылган шигырьләрнең темасын билгелиләр һәм аларга кыска анализ ясый баралар).

Көтелгән җавап:   “Соңгы үпкә” шигыре “Ирек” темасына туры килә.  Туган илгә булган мәхәббәт шигырьдә бик оста чагылдырыла.

2).Икенче теманы билгеләү.  “Серле йомгак” шигыре.

Көтелгән җавап:   “Серле йомгак” шигыренең темасы – “Фашизмга нәфрәт”. Шагыйрь, фашистлар яклы булып, аларга каршы яшерен көрәш алып бара. Ләкин моны үзебезнекеләр белерме? Шагыйрь аны белми. Ләкин аның бик ныклы һәм ышанычлы таянычы бар! Ул – җырлары.

3).Өченче теманы билгеләү. “Күлмәк” шигыре.

Көтелгән җавап: “Дуслык һәм мәхәббәт” темасы “Күлмәк” шигырен колачлый. Шигырьдә герой күңеленең сафлыгы, мәхәббәт тойгысының матурлыгы, гүзәллеге, аның үлемнән дә көчле булуы тасвирлана.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Герой – каһарман, батыр.(герой сүзенең синонимнарын билгеләү).

Физкультминут.  Дисктан “Җиләк җыйганда” җырын тыңлау һәм бер үк вакытта башка, кулларга физик күнегүләр  һәм  куллар катнашында бию хәрәкәтләре ясау.

  1. Дисктан Муса  Җәлил турында хатыны Әминә Җәлилова истәлекләрен тыңлау.
  2. Компьютерда  биремнәр башкару. Эш өстәле”ндәге “Татар әдәбияты” папкасын ачып, бирелгән тест биремнәрен үтәү( Һәр биремне башкаруга 20 секунд вакыт бирелә).

Тест биремнәре:

  1. М.Җәлилнең туган елын курсәтегез.

а) 1902

б) 1904

в) 1906

2. М.Җәлилнең әтисенең исеме ничек?

а) Мөхәммәтгариф

б) Мостафа

в) Кәрим

3. Беренче шигеренең исеме ничек?

а) “Кызыма”

б) “Бәхет”

в) “Ишек төбендә

4. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?

а) Лилия

б) Чулпан

в) Ландыш

5. 1941 нче елда сугышта М.Җ.әлил кем буларак катнаша?

а) хәрби хәбәрче

б) шагыйрь

в) журналист

6. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?

а) 1941

б) 1943

в) 1942

7. Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем?

а) Абдулла Алиш

б) Фатих Әмирхан

в) Әмирхан Еники

8. “Тик булса иде ирек” шигыре ничәнче елда иҗат ителгән?

а) 1943

б) 1941

в) 1942

9. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

       а) Тегель

б) Моабит

в) Шпандау

10. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?

а) Моабит

б) Шпандау

в) Плетцензее

( Билгене компьютер куя)

  1. Сәләтле балалар белән эш. ( Укучылар өстәмә өй эше итеп бирелгән биремнәрен үтиләр – М.Җ.әлил турында төрле истәлекләр белән таныштыралар.)

1 нче укучы: “Муса Җәлил үзенең кыска,әммә якты поэтик юлында батырлыкка һәм үз каны белән дә расланган иҗади батырлыкка дан җырлады, безгә киләчәк буыннар да хөрмәт белән искә алырлык, мәңге сүнмәс васыять һәм наказ калдырды.

                                                                              Эдуардас Межелайтис, литва шагыйре

2 нче укучы: “Җәлилнең һәр шигырь юлы канга манчып язылган. Хәтта шаян, күңелле, шук шигырләре дә кан түләп алынган. Алар – көрәшче шигырьләр. Батыр шигырьләр. Алар тоткынлыкта да батыр булып тудылар һәм шунда ук көрәшкә ташландылар. Мин алар алдында баш иям.

                                                                                                   Михаил Львов, рус шагыйре  

  1. Сорау-җавап. ( Укучылар төркемнәрдә җавап бирәләр, һәр төркем өчен аерым слайд ачыла.)

1 нче төркемгә сорау: Муса Җәлилнең без өйрәнгән әсәрләреннән чыгып, нинди нәтиҗә ясарбыз? Өмете акланамы? Ничек?

Көтелгән җавап: Үзе үлсә дә, шигырләре илгә кайтыр, илдә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип, өметләнә ул. 1956 нчы елның 2 нче февралендә СССР Верховный Совет Президиумы Указы белән М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, чөнки илгә “Моабит дәфтәре” җыентыгы кайта.

2 нче төркемгә сорау: Ни өчен М.Җәлил – каһарман? Ни өчен М.Җәлил – каһарман шагыйрь?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил дошман төрмәсендә легион оештыра, татар ир-егетләренең батыр, тугры булуын дөньяга таныта. Аның шигырьләре исә Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклый.

3 нче төркемгә сорау: ( сәләтле балалар өчен) М.Җәлил иҗатында күптөрле төсләрне, төсмерләрне үз эченә алган һәм иң зур гомумиләштерү куәтенә ия булган үтә көчле традицион һәм символик образ бар. Ул – җыр сүзе. Сез М.Җәлилнең җыр сүзе кергән нинди шигырьләрен атый аласыз?

Көтелгән җавап: “җырларым, сез шытып йөрәгемдә...”(“Җырларым”), “нәфрәт һәм мәхәббәт җыры, соңгы җыры, көчле җыры”(“Кошчык”), “бу җырым – соңгысы”( “Соңгы җыр”), “җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, җырлар түгел, җилләр җитәлмәс”(“Күлмәк”), “ялкынлы җыр”(“Ышанма”), “җырларымны минем кабатлар”(“Серле йомгак”) һ б. лар.

  1. Дәресне йомгаклау.
  1. Укытучының йомгак сүзе.

   Әйе, җыр сүзе шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.

  Менә ни өчен һәм ничек итеп ул үзенең батырлык, тугрылык, үлемсезлек символын гәүдәләнлергән атаклы “Җырларым” шигырен иҗат итә алган. Һәм ул моңа бөтен иҗат гомере буе әзерләнгән сыман тоела. М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра тынычлык, иминлек сагында тора.

2.Рефлексия.( йомгаклау өчен сораулар).

- Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап: Без бу дәрестә М.Җәлилнең талантлы шәхес, герой шагыйрь булуын тагын бер кат расларга, аның гүзәл иҗатына анализ ясарга, шул ук вакытта сөйләм телебезне баетырга, компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерергә тиеш идек.

- Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап:Үз алдыбызга куйган максатка ирешү өчен без бик күп төрле эшләр башкардык: төрле төр соруларга җавап биргәндә бәйләнешле сөйләмгә игътибар итү белән беррәттән компьютерда эшләү күнекмәләрен арттырдык, төркемнәргә бүленеп эшләдек, тест чиштек, игътибарлы тыңлау күнекмәләрен камилләштердек, бик кызыклы физкультминут үткәрдек.

- Нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: Иптәшләрем сөйләгәнчә, без  күп төрле эшләр эшләдек. Шул рәвешле, талантлы шагыйребез М.Җәлил турында бик күп яңа мәгълүматлар тупладык. Аның герой шагыйрь булуын раслаучы шигырьләренең батырлык эшләвен – Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклавын аңладык. Аның көчле рухлы, тирән хисле, талантлы шәхес булуына тагын бер кат инандык.

IV.Үзбәя. ( Үзбәя аша дәрестәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге ачыклана).

V. Өйгә эш. 1. “Гомрем минем моңлы бер җыр иде...” темасына инша язарга.( бу эш мәҗбүри, ягъни һәркем башкарырга тиеш).

2. М.Җәлилнең 1944 нче елның май-август айларында иҗат иткән шигырьләрен эзләп табарга ( бу бирем ихтыяри, әмма бик мөһим).

VI. Укытучының дәресне йомгаклавы.

   Укучылар, бүгенге дәресебезне чуваш халык шагыйре Педер Хузангайның шигри юллары белән йомгаклыйсы килә:

“Башым иям бу дәһшәтле чорда

  Шундый уллар биргән халыкка.

  Башым иям бу халыкның исемен

  Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”.



Предварительный просмотр:

Кеше кайчан матур була

10нчы  сыйныф  сәгате.  

                 

  Максат:    1. Төп матурлык- кеше күңеленең матурлыгы.

                         Чын кеше- үзе булып кала белгән, эчке

                         матурлыгын саклаган шәхес ул.

                     2. Укучыларда матурлыкка омтылу, гаделлек,

                         тыйнаклылык, мәрхәмәтлелек, эчкерсезлек

                         кебек югары сыйфатлар тәрбияләү.

                     3. Татар әдәбиятының тәрбияви эчтәлегенең

                          тирән булуын чагылдыру, әдәбиятка

                          мәхәббәт тәрбияләү.

  Җиһазлар:  Шигырьләр, күрсәтмә материаллар, плакат,

                       мәкальләр,  иҗади  биремле эшләр.

                                     Сыйныф сәгате  барышы.  

  1. Оештыру моменты:

Укучыларның кәефен, әзерлеген тикшереп алу

   2. Сыйныф сәгатенең төп өлеше:

    Бүгенге сыйныф сәгатенә ни өчен шушы тема сайлап

алынды?  Укучыларның исемнәре нинди мәгънәгә ия, һәр исемнең матурлыгы, җисеменең дә матурлыгына тиң булырга тиешлеге хакында әңгәмә. Кеше гомер буе үзен тәрбияләргә тиеш  икәнлегенә ышану.

 3.  Йомгаклау: Иң кирәкле сыйфатларны туплау, тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итә.

  1. Укытучы.

                                         /Мөхәммәт Мирза./

                                  Ү З Е М Ә

 Сандугачлар сайравын да      Авылдашларны очратканда

Ишетә белү кирәк.                 Сәламли белү кирәк.

Чәчкәләрнең ачылуын           Сиңа төбәлгән күзләрнең

Иртәдән күрү кирәк.              Серләрен белү кирәк.

                          Гаиләнең татулыгын

                         Саклый да белү кирәк.

                         Үзеңә тугры булганны

                         Хаклый да белү кирәк.

Киләчәкнең матурлыгын           Имәннәрне юкәләрдән

Күзаллый белү кирәк.                  Аралый белү кирәк.

Кайгыны да җиңеп була             Зирәкләрне юләрләрдән

Бәхеткә түзү кирәк.                   Аера белү кирәк.

                               Кемгәдер кирәклегеңне

                              һәрвакыт тою кирәк

                              Өлешеңә көмеш тигән

                              Нәфсеңне тыю кирәк.

Ваклыклардан, юклыклардан    Гел кайгыдан тормый дөнья

Талчыкма әле йөрәк.                   Шатлана белү кирәк.

   Шигырьнең эчтәлегенә тирәнрәк керү өчен,укучылар, мин сезгә карточкалар бирәм, сезнең шул сорауларга җавап әзерләвегез сорала.

  1. Кеше өчен иң кирәк сыйфатларны санагыз!
  2. “Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән

әдәптә”  мәкале белән килешәсезме? Аңлатып бирегез.

  1. Матурлык, күркәм гадәтләр турында хикәя, әсәр-

ләр беләсезме? Мөмкин күркәм гадәтләрне санарга.

  1. “Үземә” шигырендә: ишетү-күрү,  сәламләү- серләрен белү, саклау –хаклау, күзаллау – бәхеткә түзү, аралау –аеру, тою-тыю  сүзләренең мәгънәсен аңлатыгыз

2.Укучыларның җавапларын тыңлау, фикер алышу. ( 1укучы кыскача эчтәлекне искә төшерә)

3.Укытучы.   Әмирхан Еникин “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять” әсәрләрендә  кеше күңеленең күркәм сыйфатларын чагылдыра.

  Гүзәллек дөньясына беренче адымнарыбызны  атлаганда,  матурлыкны

күрә башлаганда, кешелекнең иң күркәм заты- бөек, мәрхәмәтле әниләребезне истән чыгармыйк.Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң килгән буынга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф – гадәтләрне, матур йолаларны яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырыга тиешбез.

  “Матурлык” хикәясен  укыганнан соң, Ә.Еникиның иҗатын бәяләп, И.Юзеев аны “Күңел карурманнарының тургае” дип атаган.

4.Әңгәмәбезне      Ренат Харисның    Кеше кайчан матур була?                    шигыре белән дәвам итәм.                                                                                                  

                                                               Кеше    кайчан матур була?

                                                               Кеше матур шул вакыт-

                                                               Иле өчен, халкы өчен    

                                                               Яшәгәндә җан атып.

                                                                Замананың авырлыгын                                                                                    

                                                                Җилкәсенә алганда.

                                                                Олы данга ирешеп тә,

                                                                Кече булып калганда,

                                                                Олы җан булып калганга,

                                                                Олы җанлы булганга.

5.Әйе, матурлык- бик тирән мәгънәле сүз.

Әйтем-сүзнең бизәге,

Мәкаль-сүзнең җиләге дигәндәй, тактага мәкальләр язылган. Шуларны укып, мәгънәсенә төшенергә тырышып карыйк әле. Сүз нәрсә турында бара?

Казан карасы китәр,

Намус карасы китмәс.             ( Н А М У С)

                   (Тактада шигырь юллары ачыла, укучы укый.)

 Кеше өчен иң әүвәле - НАМУС, дигән.

 Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

 Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья  өчен дә ул явыз дигән

Акылың булса, акылга ияр,

Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр.     ( А К Ы Л)

 (Тактада шигырь юллары ачыла,  укучы  укый.)

 Икенче иң кыйммәтлесе – АКЫЛ, дигән.

 Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

 Акылсызда намус та юк, иман да юк

 Ялганга ант итеп барын саткан дигән.

Үгет-нәсихәт бездән,

Әдәп белү үзеңнән.                             (Ә Д Ә П)

Өченче иң кыйммәтлесе -ӘДӘП , дигән.

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп дигән.

Әдәпсездз бәхет тә юк, тәүфыйк та юк

Кеше исемен күтәрү дә, гаҗәп дигән.

Рәхимле бүре рәхимсез кешенең

баласын асраган.                              ( К Ү Ң Е Л)

 Дүртенче иң кыйммәтлесе – КҮҢЕЛ, дигән.

 Күңеле бозык кеше – кеше түге, дигән.

 Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы, дигән

 Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел дигән.

Күркәм кием - тән зиннәте,

Күркәм холык – җан сихәте.      С А Б ЫР

Бишенче иң кыйммәтлесе – САБЫР, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән.

 6. Магнит тактасында укчылар җавабы буенча ромашка чәчәге , таҗлары ачыла бара – намус, акыл, әдәп, күңел, сабыр, дип язылган сүзләр укыла.

   Ромашка таҗы ачылып бетә.

   Кеше шушы сыйфатларга ия булганда, уртадагы түгәрәкне ачабыз, анда:“Кеше - җирнең гүзәл чәчәге”, дигән фикергә киләбез.  

   Ә хәзер  ромашка таҗларын бер-бер артлы югалта барабыз, аның ямьсезләнүен күрәбез. Бу таҗларның берсе генә югалса да, кеше үзенең матурлыгын югалта икән.

Димәк,тышкы матурлык кешенең акылын да, намуслылыгын да, күңел матурлыгын да әхлаклылыгын да билгеләми. Кеше өчен иң кирәге – эчке матурлык, кеше күңеленең матурлыгы.   Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый.

  Безнең ерак әби – бабаларыбыз да һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Мөлаемлылык, ярдәмчеллек, эчкерсезлек, саф йөрәклелек –шундый күркәм сыйфатлар безгә алардан мирас булып калган.  Кеше, нинди генә тормыш юлларын үтсә дә, үзе булып кала белгән,  эчке матурлыгын саклаган

шәхес булырга тиеш.

  Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк  булырга тырышасың. Шуңа күрә, кечкенә яшьтән үк  үз – үзеңә карата таләпчән булып,  халкыбызның  күркәм сыйфатларына ия булып, матурлыкка омтылып яшәргә тырышырга кирәк.

  Шундый гүзәл, акыллы, әхлаклы  кеше булып үсүегезне теләп, истәлеккә

 открыткалар тапшырам.

Открыткага “Исеңдә тот! “шигыре язылган.  Иң изге, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, газиз әниләребез безнең һәммәбезгә дә ихлас күңелдән бәхет телиләр.

                                          Исеңдә тот!

                           Бәхет башы – намус, балам,

                           Намусыңнан аерылма син.

                          Талпынып очар чагыңда,

                          Канатың каерма син

 

                          Жәлләмә һич хезмәтеңне,

                          Эшләгәннән кеше үлми.

                          Рәхмәт алып яшәмәсә,

                          Кеше үзе рәхәт күрми.

                          Булсын һәрчак кешеләргә

                          Ачык йөзең, шат күңелең.

                          Җанга уктай кадалмасын

                          Бәреп әйткән туры сүзең.

                           Кеше кешедән ким түгел,

                           Шуны, балам, һич онытма.

                           Йөрәгеңдә беркемгә дә

                           Гомер буе кинә тотма.

                           Кертеп куй син колагыңа,

                          Үзеңнән зур булып булмый.

                           Туган ил ул берәү генә

                           Өр яңадан туып булмый.

                            Яшәү бүләк иттем сиңа,

                           Буш ятмасын, яшәү ул – ут.

                           Ана сүзе иге була,

                           Мин әйткәнне исеңдә тот!

 Сыйныф сәгатендә актив катнашкан укучыларга рәхмәт белдерелә.

 



Предварительный просмотр:

                                 Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

    Безнең  мәктәп  китапханәсе  дә, районүзәк  китапханәсе  дә китапларга бик  бай. Даими рәвештә, ел дәвамында  яңа  китаплар  кайтып  тора. Матур  рәсемле, эчтәлекле  китаплар  да  күп алар  арасында.  Хәзерге  заманда төрле яшьтәге  кешеләр  дә  укый  алырлык  теләсә  нинди формадагы  китаплар  бар. 

    Укырга  кермәгән  балалар  өчен  дә, зурлар өчен  дә, эре  һәм  вак  хәрефлеләре  дә  бик  күп. Димәк, һәр  кеше  өчен  китаплар  укырга, аларны  яратырга  мөмкинлекләр  бар. 

    



Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Борды гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең  1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саитрва Земфира Марс  кызының соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә

мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән

Бәяләмә

Саитова Земфира Марс кызы 2002 нче елдан Тукай районы Борды урта гомуми белем бирү  мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шушы вакыт эчендә ул үзен балаларны, эшен яратучы оста педагог итеп танытты. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Земфира Марс  кызы дәресләргә, бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Земфира Марс  кызының укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәше дә.

     Земфира Марс  кызы район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар  күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ИКТ куллану”, “БРТ га әзерләнү” темаларына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  семинарында күрсәткән дәресләр,  5 сыйныфында “Халык җырлары”  темасына әдәбият дәресе, Г.Тукай туган көненә багышлап күрсәтелгән “Сез беләсезме?” исемле викторина, М. Җәлил иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичә, “Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар” исемле ачык чарасы укытучыны үз эшенең остасы итеп исбатлады.

Аның укучылары  район һәм республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты бәйгеләрендә призлы урыннар яулыйлар.  2014/2015 нче уку елында 9 нчы сыйныф укучысы Треногина Диляра  татар теле буенча район  күләмендә призер булды.

Мәктәпнең методик берләшмәсендә, октябрь һәм гыйнвар айларында уздырылган утырышларда, укытучы “Сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе”, “Укучыларның проект һәм эзләнү эшчәнлеген оештыру юллары”  дигән темаларга үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.

                   Бөтенроссия дистанцион олимпиадада катнашып, аның укучылары призлы урыннарны яуладылар.

Земфира Марс зының укучылары, төрле сочинение,  конференцияләрдә да актив катнашып киләләр.Төрле иҗади эшләр конкурсларында югары нәтиҗәләргә ирешә. 2014/2015 нче уку елында «Минем яраткан докторым» 8 кл.укучысы Ямалиева Чулпан, «Медицина – чынлыкта чыганак» 7 кл. Мухаметшина Эльвина, «Ришвәтчелек – «Юк!» 8 кл. Иванова Ольга һәм «Твой первый шаг в медицину» исемле номинация астында язылган эсседа 9 кл. Ямалиева Чулпан II урынны, Зарифуллина А. III урынны алып Казанга 2 этапка үтте һәм барып кайтты; 2015/2016 нчы уку елында “Илһамлы каләм” 9 кл. Иванова Олга, “Тамырлары белән көчле без” 8 кл. Шавалиев Рамис, “Туган телем – шагыйрләр теле” исеме астында үткән “Мөхәммәт Мирза шигырләрендә милли мәсәлә һәм халык язмышы” конкусларында катнашып 2 этапка үттеләр.  

   Мөгаллимә туктаусыз эзләнә, педагогик осталыгын туктаусыз камилләштерә. Земфира Марс кызы үз эшенең остасы, укучыларына маяк булырдай укытучы. Яңалыкка омтылучан, һөнәри осталыгын күтәрү өстендә даими эшләүче югары культуралы педагог. Хезмәт вазифаларын намус белән башкара һәм иҗади эшләргә ярата. Сыйныф җитәкчесе буларак ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора, аларга төрле педагогик темаларга лекцияләр укый.

  Укытучы Земфира Марс кызы Саитова тырыш хезмәте, тынгысыз җаны белән хезмәттәшләре,укучылары һәм ата-аналарның хөрмәтен һәм ихтирамын казанды.

   Югары әйтелгәннәрдән чыгып, ана теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Марс кызы Саитованы  укытучыларының “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашырга лаек дип табабыз.

Укыту-тәрбия эшләре буенча

Директор урынбасары_______________ В.Н.Утяшова

Методик берләшмә җитәкчесе _________Е.П.Левашова

 



Предварительный просмотр:

“Минем педагогик осталыгым” темасына эссе

Абажурлы зәңгәр лампасыннан

Өстәленә якты сибелгән.

Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул һаман йокламаган,

Төн йокысын нәрсә алган соң?

     Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык...  Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.

Мин үз туган җирем Тукай районы ямьле Кувады авылында туганмын. Гаиләдә уртанчы  бала булып дөньяга килгәнгәдерме, мин кыерсыту, рәнҗетү дигән хисләрне белмәдем. Апам Зөлфия һәм энем Марсель белән без бер җан булып, бик тату үстек. Ул берүзе безне өч баласын бөтен көчен һәм сәламәтлеген биреп үстерде, кеше итте. Ялгыз ана өчен балаларыннан да  кыйммәтле, кадерле кеше юктыр . Әни безне күкрәк сөтен имезеп үстергән,  төннәрен дә, көндезләрен дә безнең өчен борчылган.  

Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Әниемнең тормышка ашмаган һөнәре иде бу. Үземнән кечерәк балаларны укытырга, сеңелләремә дә дәрес бирергә яраттым. Әнә шул балачак хыяллары, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Чаллы  педагогия көллиятенә китерде, соңгы курста укыганда безнең уку йорты Казан дәүләт университеты филиалы исемен алганга, татар теле, әдәбияты укытучысы исемен  университет  диплом белән алып чыктым.   Мөгаллимлек хезмәтемне соңгы курста ук Шилнәбаш мәктәбендә башладым. Ул вакытта 3 көн укып 3 эшләү кертелде. Шушы авылда 5 ел рус мәктәбендә татар балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүем дә якты бер мизгел шикелле генә үтеп киткән, ә соңыннан Борды мәктәбенә күчеп укытуыма да 14 ел вакыт үткән.

   Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Максатым – татар  балаларына үз туган телен өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә, ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә... 
         Укытучы һөнәре бер урында торуга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен кайгыртып  кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен өйрәнеп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп  бирергә тырышам.

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, балалар да өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.  

Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш  хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 20 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый!  Укучың белән шигырь бәйгесендә дә катнашасың, олимпиадага да әзерлисең, фәнни-гамәли конференцияләргә, иреңне шофёр буларак  яллап, алып китәсең. Ничек тә кешедән калышмаска тырышасың.  

Балаларны букеттагы чәчәкләргә тиңлим мин. Алар да бит төрле.  Кайсы инде чәчәкләре белән күзләрне иркәли, исләре белән дә үзләренә җәлеп  итә. Икенчеләре бөреләнеп кенә килә. Күзләрне иркәләр көннәре алда әле. Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз матурлыгы.

Иҗади инша бәйгеләрендә дә телебезнең байлыгын күрсәтергә тырышабыз. Укучыларымның “Минем яраткан докторым”, “Тамырлары белән көчле без”, “Туган телем – шагыйрләр теле” һ.б. күп кенә темаларга  язылган иншалары да  дипломнар белән бүләкләнде, ләкин кайберләренә ара ерак булу аркасында бару мөмкин булмады.   Кайбер көннәрдә үткәннәремне күздән кичерәм дә шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин эшемне бик нык яратам икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле.

Кайвакыт хезмәттәшләрем генә түгел, укучыларым да: «Сез ничек барысына да өлгерәсез?» дигән сорау куялар. Килешәм. Чыннан да, үз эшемә бирелгән кеше мин. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә. Эш практикамда балаларның иҗади сәләтен үстерүгә нык басым ясыйм. Республика бәйгеләренә җибәрелгән иншаларны туплап, җыентык итеп чыгарырлык.

Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.  Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел сезнең белән сөйләшә.

Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Мин дәресләрдә компьютер технологияләрен,  мультимедиа презентацияләр  кулланам. Яңа теманы  шушы слайдлар ярдәмендә еш аңлатам. Моңа ирешүдә 2010 – Укытучы елында Республика җитәкчелегеннән килеп ирешкән шәхси ноутбуклар да нык ярдәм итә. Иҗат лабораториямдә һәр дәрескә электрон, мультемедиа презентацияләр, тестлар зур урын алып тора. Башка хезмәттәшләремнән калышыйммы?! Уртаклашырлык тәҗрибәм юкмы?! Бик күп, әлбәттә!  

Уйлап карасаң, укытучы эшен  мөһим һөнәрләргә санамыйлар. Чыгарылыш укучылары арасында да укытучы булырга бик ашкынып тормыйлар. Чөнки укытучыга карата  мөнәсәбәт бик акрын  үзгәрә. Телевизион ток-шоу, интернет-форумнар, сериалларда уйналучы юләр һәм явыз  укытучы  образлары моңа ачык мисал булып тора. Ә ни кызганыч! Ни өчен соң укытучыны ноутбуклы,  киң фикер йөртүче, иптәш итеп күрсәтергә теләмиләр? Моңа кем гаепле?   Тормыш таләпләренә җавап бирү өчен укытучы нинди булырга тиеш?

Сораулар, сораулар... Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак  булырга этәрде. Балаларга  белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, үзгәрешләр кертергә кирәк! Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү — көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара,  дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен, Сингапур структураларын  кулланып белем бирү — заман таләбе.

Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә!  Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны  тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында  калырга теләмиләр, аны юлны яктыртучы кояш итеп күрәселәре килә. Аларның кояшка, яктыга тартыласылары килә. Укучылар укытучыны  үз фәнен генә белүче түгел, юридик яктан белемле, балалар психологиясен аңлаучы, технологияне яхшы белүче итеп күрергә телиләр. Аларның  теләкләре белән килешергә кирәк. Мөгаллим уңышка, теләкләренә ирешсен өчен  аның хыял канатларын гына кисмәсеннәр.

Әгәр дә: “Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә: “Бары тик – укытучы!” Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!     



Предварительный просмотр:

“Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабында катнашу өчен заявка

ФИО

Мәктәп

Татар теле яки әдәбият

стаж

категория

Шәхси сайт

телефон

Саитова Земфира Марс кызы

МГББУ “Борды урта гомумбелем бирү мәктәбе”

Татар теле

21

1

8 951 890 65 99



Предварительный просмотр:

Белем сыйфаты күрсәткече:

                               Укучыларның 3 еллык уку нәтиҗәләренә анализ

Уку-укыту еллары

Предмет

класс

Сыйфат %

Өлгереш %

2013 - 2014

Татар.теле

5 - 11

83,3 %

100%

Татар әдәбияты

5 - 11

85,7%

100%

2014 - 2015

Татар теле

5 - 11

83,3 %

100%

Татар әдәбияты

5 - 11

91%

100%

2015 - 2016

Татар теле

5 - 10

83,3%

100%

Татар әдәбияты

5 - 10

90%

100%

Бердәм республика тестлары күрсәткече: 

Уку елы

Класс

Укучылар саны

Тапшырган укучылар саны

Бәя

Белем сыйфаты

Өлгереш

«5»

«4»

«3»

«2»

2013-2014

9

6

6

2

2

3

-

57,14 %

100%

2014-2015

9

7

7

2

2

3

-

66,6 %

100%

2015-2016

9

6

6

2

3

1

-

83%

100%



Предварительный просмотр:

Дәреслекләр

Татарский язык

5

3

Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа 5- 11 кл. Казан, Мәгариф,Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, 2013ел

Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов

 Татар теле. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015

6

3

Ф.Ю.Юсупов,  Ч.М.Харисова,Р.Р.Сәйфетдинов

Татар теле. Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2014

7

3

Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина

Татар теле. Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2014

8

3

М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов Татар теле. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015

9

1

М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһи мов Татар теле. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015

Татарская литература

5

2

Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (10-11кл.) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа,  Д.Ф.Загидуллина, Н.М.Юсупова, Казан, 2013 ел

Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (5-9 кл.) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы. Казан , 2014 ел

Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова Әдәбият, Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2014

6

2

Ф.А.Ганиева, М.Д.Гарифуллина

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014

7

2

Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014

8

2

Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова

Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015

9

2

Ә.М.Закирҗанов, Г.М. Фәхретдинова

 Татар Әдәбияты, Казан,  Татарстан китап нәшрияты 2016 ел