Конкурс "Туган тел"

Фатхуллина Гульгена Алмазовна

1.Личное заявление

2.Оценка педагогической деятельности.

3.Портфолио.

4.Презентация.

5.Согласие на обработку персональных данных.

6.Урок.

7.Представление.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Район (город), регион

Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон

ФИО учителя (полностью), контактный телефон

Информация об учителе (должность, квал. категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на школьный (личный) сайт, где размещены материалы

РТ Агрызский район г.Агрыз

Г.Агрыз, ул.Гагарина, дом 56,

МБОУ СОШ №2 г Агрыз РТ

Фатхуллина Гульгена Алмазовна 89600894549

gulgena_fat@mail.ru

Учитель татарского языка и литературы, 13 лет.

https://nsportal.ru/fathullina-gulgena-almazovna


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

учителя татарского языка и литературы Фатхуллиной Гульгены Алмазовны ПОРТФОЛИО Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 города Агрыз Республики Татарстан»

Слайд 2

Ф.И.О: Фатхуллина Гульгена Алмазовна Год рождения: 29 октября 1982 года Должность: учитель татарского языка и литературы. Образование : высшее, НГПИ , 2004 г. Квалификационная категория : СЗД Педагогический стаж: 14 лет Курсы повышения квалификации: « Совершенствование технологий преподавания татарского языка и литературы и достижение нового образовательного результата в условиях реализации ФГОС ООО», ФГБОУ ВО « Набережночелнинский государственный педагогический университет»,в обьеме 108 часов, 13.09.2016г.

Слайд 3

Эссе. Кеше акыллы, гади, гадел, кыю һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Шул чакта гына ул Кеше дигән бөек исемне йөртергә хаклы. К.Г. Паустовский Укытучы, мәктәп, укучылар... Бу сүзләрне ишетүгә, күз алдына балачакның матур хатирәләре килеп баса . Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар... Бу хыяллар киләчәктә кая илтерләр микән? Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган- укытучы турында . Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта бик тә кирәкле һөнәр. Безнең гаиләбездә укытучылар булуын хәтерләмим. Мәктәп еллары бары тик матур яктан, якты истәлекләр белән генә күңелгә кереп калган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Әхтәм кызының дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык шигырләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң... Укытучымның әлеге сыйфатлары мине дә мөгаллим булырга дәште. Сарсак-Омга лицеен тәмамлагач,Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алып, Әгерҗе шәһәренә эшкә кайттым. Үземнең хезмәт тәҗрибәмне 2004 нче елда башлап, Әгерҗе шәһәренең 2нче номерлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башладым. Бүгенге көнгә кадәр укучыларда үзебезнең ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә, аның фәнни нигезләрен өйрәтүгә бар көчемне бирәм. Бүгенге көндә XX гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Мәктәпләргә укытучы- универсал кирәк. Аның өстенә укытучы тәнкыйди фикерләүгә ия булырга тиеш. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы йөкләнде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен- дәрес, практикум, экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип табам. Балалар бертөрлелектән бик тиз аралар, шуңа күрә дәрестә эшчәнлекнең төрле ысулларын сайлыйм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, һәр балага индивидуаль якын килеп бирергә тырышам. Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын, бүгенге тормышка яраклаша да белсен .

Слайд 4

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям. Ә укытучы буларак, үз һөнәри осталыгыбызны үстерү өчен, төрле районара, республикакүләм һәм федераль курсларда, мастер класс бәйгеләрендә, төрле электрон бергәлекләрдә катнашабыз; татар теле укытучыларының “Мәгариф”, “Ачык дәрес” газета –журналларында язмаларым белән уртаклашам. Укучыларым муниципаль, республикакүләм, халыкара олимпиадаларында, конференцияләрендә һәм төрле конкурслар да катнашып җиңүләр яулады. Урта звенодагы укчыларым исә үзләренең иҗат иткән шигырьләрен , әкиятләрен, татар язучылары һәм шагыйрьләренең төрле әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен балалар өчен чыгарылучы газета һәм журналларга җибәрәләр. Бөек шәхесебез Р. Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Ә балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Сәламәтлек- адәм баласының зур байлыгы! Минем фикеремчә, 21 нче гасыр укытучысы иң дәрәҗәле һөнәр иясенә әверелде. Аның өчен без, укытучылар, чын укытучы булырга, башкаларга үрнәк күрсәтергә, белемле булырга тиешбез. Барысы да безнең үзебездән тора. Ә без үстергән буын киләчәктә чын Кеше булырлар- мин моңа ышанам! Мин бәхетле кеше, чөнки мин – татар теле укытучысы,мин дә милләт сакчысы! Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Яраткан эшне генә бөтен күңелеңне биреп башкарып була. Кеше гомеренең асылы – киләчәк өчен изге эшләр кылу. Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе гел булып торса иде, ярабби

Слайд 5

Успеваемость и качество по предмету

Слайд 6

Результаты мониторинговых исследований по татарскому языку

Слайд 7

Методическая тема: " Использование проектных форм работы при изучении татарского языка в условиях ФГОС"

Слайд 8

Мои достижения и достижения моих учащихся

Слайд 9

Создала свой персональный сайт на сайте: https://infourok.ru/user/fathullina-gulgena-almazovna https://nsportal.ru/fathullina-gulgena-almazovna https://cloud.mail.ru/public/LgJp/EoWWGvQ6d https://nsportal.ru/video/2017/09/otkrytyy-urok-na-temu-nrs-ul-tabigat4-klass


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем Әзерләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызы

Слайд 2

Туган җирем, чишмә суың Изге тамчыларга тиң. Туфрагыңның җылысы да Әнкәй кочагыңа тиң.

Слайд 3

Әгерҗем – туган төбәгем, Назлап тирбәткән бишек. Гүзәл калам, хөр яшә син, Җырдан җырларга күчеп. Җилбер-җилбер җилләр исә, Кошлар сайрый тирәктә. Әгеҗенең бер гүзәле Ялкын салды йөрәккә

Слайд 7

И ж-Бубый мәдрәсәсе



Предварительный просмотр:

Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре 2 нче номерлы урта

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызы

Минем педагогик осталыгым.

Эссе.

                                       Кеше акыллы, гади, гадел, кыю һәм мәрхәмәтле булырга тиеш.

                      Шул чакта гына ул Кеше дигән бөек исемне йөртергә хаклы.

                                                                                                            К.Г. Паустовский

Укытучы, мәктәп, укучылар... Бу сүзләрне ишетүгә, күз алдына балачакның матур хатирәләре килеп баса . Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар... Бу хыяллар киләчәктә  кая илтерләр микән?

 Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында .

Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта бик тә кирәкле һөнәр.

Безнең гаиләбездә  укытучылар булуын хәтерләмим. Мәктәп еллары бары тик матур яктан, якты истәлекләр белән генә күңелгә кереп калган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Әхтәм кызының дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык  шигырләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек,  тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң... Укытучымның әлеге сыйфатлары мине дә мөгаллим булырга дәште. Сарсак-Омга лицеен тәмамлагач,Чаллы  дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алып, Әгерҗе шәһәренә эшкә кайттым. Үземнең хезмәт тәҗрибәмне 2004 нче елда   башлап, Әгерҗе шәһәренең 2нче номерлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башладым. Бүгенге көнгә кадәр укучыларда үзебезнең ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә, аның фәнни нигезләрен өйрәтүгә бар көчемне бирәм.

 Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Мәктәпләргә укытучы- универсал кирәк. Аның өстенә укытучы  тәнкыйди фикерләүгә ия булырга тиеш. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы йөкләнде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум, экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен  отышлы дип табам. Балалар бертөрлелектән бик тиз аралар, шуңа күрә дәрестә эшчәнлекнең төрле ысулларын сайлыйм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, һәр балага индивидуаль якын килеп бирергә тырышам.

         Яңалыклар заманы укытучысына  таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын, бүгенге тормышка яраклаша да белсен.

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.      

           Ә укытучы буларак , үз һөнәри осталыгыбызны үстерү өчен төрле районара, республикакүләм һәм федераль курсларда,  мастер класс бәйгеләрендә, төрле электрон  бергәлекләрдә катнашабыз; татар теле укытучыларының “Мәгариф”, “Ачык дәрес” , газета –журналларында язмаларым белән уртаклашам.  Укучыларым муниципаль, республикакүләм, халыкара олимпиадаларында,конференцияләрендә һәм төрле конкурсларда  катнашып җиңүләр яулады.

Урта звенодагы укчыларым исә үзләренең иҗат иткән шигырьләрен , әкиятләрен, татар язучылары һәм шагыйрьләренең төрле әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен балалар өчен чыгарылучы газета һәм журналларга җибәрәләр.

Мин бәхетле, чөнки мин – татар теле укытучысы, милләт сакчысы!

Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!  Яраткан эшне генә бөтен күңелеңне биреп башкарып була. Кеше гомеренең асылы – киләчәк өчен изге эшләр кылу.  Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе гел булып торса иде, ярабби.



Предварительный просмотр:

Представление

на ФатхуллинуГульгенуАлмазовну

учителя татарского языка и литературы Муниципального бюджетного

общеобразовательного учреждения

 «Средняя общеобразовательная школа №2 город Агрыз Республики Татарстан»,

 участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителей

родного языка и литературы «Туган тел»

Фатхуллина Гульгена Алмазовна имеет высшее образование, в 2004 году окончила Набережночелнинский государственный педагогический институт, обучалась на филологическом факультете, по специальности учитель татарского языка и литературы. В 2016 году прошла курсы повышения квалификации по теме «Совершенствование технологий преподавания татарского языка и литературы и достижение нового образовательного результата в условиях реализации ФГОС ООО» в объеме 108 часов. В 2013 году прошла курсы повышения квалификации по теме «Преподавание татарского языка и литературы русскоязычным учащимся в условиях перехода на новые государственные образовательные стандарты» в объеме 108 часов. Общий стаж педагогический работы 13 лет, в данной организации 13 лет.

Фатхуллина Г.А. работает в тесном контакте с детьми, строит отношения с ними на доверии, уважении, требовательности. Учащиеся легко идут на контакт с учителем, в отношениях преобладает дружеский тон общения; вопросы на уроке задаются по мере возникновения. Учитель в совершенстве владеет своей речью и профессиональной терминологией. ГульгенаАлмазовна умеет организовать свою деятельность и деятельность обучающихся для достижения намеченных целей урока. Педагог имеет достаточно высокий уровень общей культуры.

Фатхуллина Г.А. владеет навыками мотивирования учащихся на осуществление учебной деятельности, имеет необходимые для этого знания. Педагог умеет побуждать интерес к предмету, создает доброжелательную атмосферу на уроке. Использует оценку как мотивирующий фактор. Учитель демонстрирует успехи учеников одноклассникам и родителям. ГульгенаАлмазовна умеет и дифференцировать задания так, чтобы ученики почувствовали свой успех. В творческой лаборатории педагога имеется большой спектр материалов и заданий, способных вызвать интерес обучающихся к различным темам. Обучающиеся при выполнении домашних заданий привлекают дополнительные источники информации, проявляют готовность узнать больше.Учащиеся отмечают умение интересно подать материал, доброжелательность ГульгеныАлмазовны.

Учителя характеризует умение создать в области обеспечения информационной основы условия, соответствующие требованиями образовательных стандартов. В 2016 году она участвовала в региональном семинаре «Аспекты реализации ФГОС». ГульгенаАлмазовна преподносит изучаемый материал логично,в удобной для усвоения форме, понятной ученикам различных способностей. На уроках используются коммуникативные,информационные технологии. В своей работе с учениками старших классов Фатхуллина Г.А. использует и метод проектной деятельности. Педагог принимает активное участие в различных конкурсах: участник Муниципального тура республиканского конкурса «Учитель года Республики Татарстан - 2018» в номинации «Лучший учитель татарского языка и литературы»,IV всероссийский конкурс методических разработок”Я реализую ФГОС”(3 место),IV Международный педагогический конкурс «Методическая разработка», Всероссийкое конкурсное мероприятие на сайте prosveshhenie.ru.

Учитель хорошо ориентируется в социальной ситуации класса, знает и учитывает взаимоотношения учащихся. Фатхуллина Г.А. систематически  анализирует уровень усвоение учебного материала и развития обучающихся на основе устных и письменных ответов.

Анализ уровня компетентности в области организации учебной деятельности показал, что педагог владеет на высоком уровне следующими умениями: устанавливать отношения сотрудничества с обучающимися,вести с ними диалог; создать рабочую атмосферу на уроке, излагать материал в доступной форме в соответствии с дидактическими принципами, организовывать детей для поиска дополнительной информации.Фатхуллина Г.А. умеет планировать учебные занятия, выбирает оптимальные методы и средства обучения. Она прошла обучение в объеме 8 часов по теме «Проектирование и анализ уроков с учетом требований федеральных государственных образовательных стандартов» в 2013 году.

Педагог относится к обучению как важнейшему средству самоподготовки к практической деятельности. ГульгенаАлмазовна активно участвует в методической работе школы и района, выступает на методических,педагогическихсоветах, научно-практических конференциях:XIV Республика Ризаэтдин  Фәхреддин укулары “ Фәхреддин мирасы һәм хәзерге заман (Бүгенге көн әдәбият сулышы)”,Августовская конференция работников образования г.Агрыз“Татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча технологияләре”, Всероссийская научно – методическая конференция “Деятельностный и метапредметный подходы в образовании”, г.Наб.Челны “Татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллануның роле”,III Всероссийская научно-практическая конференция имени Мусы Джалиля, посвященная 70-летию Победы в ВОВ«Әдәбият дәресләрендә укучыларда патриотик хисе тәрбияләү”.

Ею успешно подготовлены и проведены открытые уроки в рамках заседания районного методического объединения учителей татарского языка и литературы: “Нәрсә ул табигать?”, “Рәвеш турында төшенчә”, “Зат алмашлыклары”. Провела открытые уроки с использованием обучающихся структур сингапурской методики в рамках методического коучинга Агрызского муниципального района.


Предварительный просмотр: