Дәрес эшкәртмәләре

Закирова Гульназ Илдусовна

Бу өлештә татар теленнән дәрес эшкәртмәләре бирелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yaz_hbrchelre.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яз хәбәрчеләре.

        

татар төркемендә  әдәби уку дәресе

        2нче сыйныф

Тема: яз хәбәрчеләре

Максат:

1. Әдәби әсәрне сәнгатьле укырга, темасын, автор әйтергә теләгән төп фикерне табарга өйрәтү.

2. Укучыларда шигырь тестын аңлап уку күнекмәсен формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3. Әдәби әсәр, халык авыз иҗаты һәм укучыларның үз күзәтүләренә нигезләнеп, кошларга ярдәм итү, табигать матулрыгын күрү, саклау теләге тудыру.

Җиһаз: слайдлардан торган әдәби журнал, язмада кошлар тавышлары, индивидуаль эш өчен карточкалар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сүзлекләр.

        Дәрес барышы:

I. Уңай психологик халәт тудыру. Язгы көн турында әңгәмә.

II. Уку мәсьәләсен кую.

Сез балалар өчен чыгучы нинди газета-журналлар укыйсыз? Бүген без “Яз хәбәрчесе” дигән электрон әдәби журнал белән танышырбыз. (сүзлектән хәбәче сүзенең мәгънәсен табу).  Бу-биремле журнал. Әйдәгез, танышуны башлыйк.

1) Журналның беренче бите-“Яз килә”. (слайдта язгы табигатьне күрсәткән рәсем, терәк сүзләр бирелгән.)

 -Укучылар, рәсемгә карап нәрсә әйтәсе килә? Терәк сүзләрне кулланып, язгы табигать турында җөмләләр уйлыйк.(җаваплар тыңлана)

2) Әйе, яз күңелле, матур вакыт. Табигать уяна, дөнья җанлана. Шагыйрьләр дә иң матур шигырьләрен яз турында, кошлар турында язган. Журналның икенче бите-“Язгы тавышлар” дип атала. Шигырьләрдә кайсы кошлар турында әйтелә, игътибар белән тыңлап торыгыз.

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый. (Г.Тукай.)

Калын урманда

Гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы

Кәккүк, кәккүк,

Кәккүк, кәккүк! (М.Җәлил.)

Арыш кыры белән тургай

Аерылмас дус бугай-

Башаклар җырга кушыла,

Сайрап җибәрсә тургай.

Бар нәрсә йокыга талгач,

Бакчалар тынып калгач,

Куактан куакка кунып,

Сайрый сары сандугач.

Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине киткәчтен.

-Көз җитте бит инде, мин туңам,

Килгән идем җәйге костюмнан. (Б.Рәхмәт)

-Кайсы кошлар турында әйтелде? (карлыгач, күке, сандугач, сыерчык, тургай рәсемнәре күрсәтелә)

-Бу кошларны нәрсә берләштерә? (алар-күчмә кошлар)

-Ни өчен күчмә кошлар дип атала? (алар көз көне җылыякларга китәләр, яз җиткәч, әйләнеп кайталар, күчеп йөриләр)

-Хәзер бу кошларның тавышларын язмада тыңлыйк. (Ял минуты)

-Бу кошларның кайсын яз хәбәрчесе дип атыйлар? (сыерчык)

-Ә журналның өченче бите-“Яз хәбәрчесе” дип атала. Дәрестә үз канатларында безгә яз алып килүче кош турында Г.Лотфи язган “Сыерчык” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнербез. Автор ни өчен мондый шигырь язган микән? Шул сорауга җавап бирербез.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Сүзлек эше.

өй түрендә-өй каршында

талчыбык- тал агачы чыбыгы

кунача- кош килеп утырган урын

җилпенә, талпына-канатларын кагып, очып китәргә омтыла

Укучылар яңа сүзләрне кулланып, рәсемгә карап, сыерчык турында җөмләләр уйлап әйтәләр.

2. Шигырьне укытучы яттан укый. Уку алдыннан куелган сорау: шигырь нәрсә турында? Куелган сорауга җавап алына. (сыерчык, яз, табигать турында)

3. Үзлектән уку. Бирем: Шигырьне укыгач, нинди рәсем ясар идегез? Нинди төсләр күбрәк булыр? Ни өчен? (тест эчтәлеге буенча телдән рәсем ясау)

4. Сайлап уку өчен биремнәр.

-Шигырьдәге кайсы юллар ошады7 Ни өчен? Укып күрсәт.

-Сыерчыкның яз килүгә шатлануы турындагы юлларны укы.

- Сыерчыкның матур оя күреп, сөенүен күрсәткән юлларны укы.

- Сыерчыкның оя сайлавы турында укы.

-Журнал битендәге рәсемгә туры килүче өлешне укы.

-Кошлар кешеләргә рәхмәтен ничек белдерә? Укып күрсәт.

5. Шигырь эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

- Сыерчык нәрсәгә шатлана?(яз килүгә)

-Ул нинди ояда яши? (кош матур ояда яши)

- Сыерчыкка ояны кем ясаган? (кошларны яратучы малай)

-Димәк, шигырьнең төп геройлары кемнәр? (малай һәм сыерчык)

-Малай нинди? (эшчән, табигатьне, кошларны  ярата)

-Сыерчык нинди? (шат, матур сайрый)

7. Ял минуты. (“Күрсәт әле, үскәнем” уены)

8. Шигырьне нинди тавыш белән укырбыз? (сөенеп, шатланып, чөнки кош куана)

Сәнгатьле уку өстендә эш(беренче строфа басым, пауза билгеләре куелып экранда күрсәтелә)

а) хор белән уку. Кайсы сүзләрне көчлерәк итеп әйтәбез Укып күрсәт.

б) бу өлешне үз сүзләрең белән ничек әйтерсең?

в) бер укучы сәнгатьле укый

(һәр строфа өстендә эш шушы эзлеклелектә алып барыла)

д) шигырьне чылбыр буенча уку.

IV. Рефлексия.

-Г.Лотфи бу шигырь белән нәрсә әйтергә тели?(ул кошларны яраткан. Безгә дә алар белән дус булырга куша)

 Журналыбызның алдагы бите-“Кошлар-безнең дуслар” дип атала.

-Ни өчен кошлар-безнең дуслар?

-Нәрсә ул дуслык? (дуслык-ул яхшылык эшләү)

-Ни өчен ярдәм итәргә кирәк?

-Сез сыерчыкларга оя әзерләдегезме?

-Ояны кая, ничек беркетергә кирәк?

Кошлар кешеләргә рәхмәтен ничек белдерәләр?

V. Шигырь сезгә ошадымы? Бу сүзләргә композитор М. Шәмсетдинова көй язган. Шигырьне өйдә яттан өйрәник(өй эшен язу). Алдагы дәрестә җырлап карарбыз.

VI. Иҗади эш.

 Сыерчыклар-матур кошлар.

Армый-талмый сайрасын.

Ә безнең укучылар

Шигырь язып карасын.

Журналның алдагы бите-“Кечкен шагыйрьләр” дип атала. Укучыларга рифмалы сүзләр бирелә. Шуларны кулланып, дүртьюллык шигырь язып карарга. (индивидуаль эш). Калган укучылар СЫЕРЧЫК сүзенә кергән хәрефләрдән яңа сүзләр төзиләр.

VII. Йомгак.

-Укучылар, дәрестә нәрсә өйрәндек, нәрсә белдек?

-Хәзер нәрсә турында уйлыйсыз?

Минем дәресне шигъри юллар белән йөмгаклыйсым килә:

Тимәгез кошларга, сайрасын,

Бетерсен зарарлы кортларны!

Яз көне оялар ясагыз,

Саклагыз канатлы дусларны!