Фәнни - гамәли эшләр

Ибраһимова Лилия Рәшит кызы
  • Илһам Шакиров - халкыбызның мәшһүр җырчысы
  • Табигать - тиңсез хәзинә
  • Гаяз Исхакыйның “Кияү” повестендә туй йоласының әдәби биреле
  • Татар поэзиясендә  Тинчурин образы

Скачать:


Предварительный просмотр:

ИЛҺАМ ШАКИРОВ – ХАЛКЫБЫЗНЫҢ МӘШҺҮР ҖЫРЧЫСЫ

                                                                     Укытучы:Л.Р.Ибрагимова

                                                        татар теле һәм әдәбияты   укытучысы                                                      

\

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ...........................................................................................................3

  1. Илһам ага Шакировның тормыш баскычлары......................................5
  2. Җырлап үткән моңлы иҗат юлы..........................................................10
  3. Укучыларның бәяләмәләренә анализ ..................................................14

ЙОМГАК......................................................................................................15

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ....................................................................17


КЕРЕШ

Илһам Шакиров ул – халык улы,

Халык моңы, халык йөрәге.

Татар халкы аны үз итте дә,

Йөрәгенә салып йөретте.

Җырларыңнан илһам җыя-җыя,

Карурманнар аша үтәбез.

Шатлык, хәтта кайгы килгән чакта

Җанда шушы моңны йөртәбез.

Идел буе каеннарын назлап,

Күпме моңлы җырлар җырлады.

Җыры белән илне нурлады ул,

Туган халкыбызны зурлады.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, җөмһүриятебезнең Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы. Аны дөньяның барлык илләрендә дә беләләр. Легендар якташыбыз репертуарында татар халык җырлары, классик әсәрләр (арияләр, романслар) һәм заманча татар эстрадасы җырлары белән беррәттән казах, үзбәк, әзербайҗан, каракалпак, башкорт милли музыка әсәрләре дә бар.

Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Танылган җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын оста башкаручы халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып биргән күренекле сәнгать эшлеклесе. Аның башкаруында «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасына таралып китәләр.

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 70 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсендә Танылган җырчыга карата менә нинди бәя бирә: “...син чыннан да “моң” дигән төшенчәнең бөтен тирәнлеген, серләрен, мөмкинлекләрен ачып бирдең, аны үзеңнең моңың үрнәгендә безгә җиткердең. Моң нинди булырга тиеш дисәләр, мин, моң – ул Илһам Шакиров җырлаган җыр була дип әйтер идем. Халкыбыз тарихының бүгенге чорында син моны ачык аңлаттың. Әлбәттә, тиз арада шушы дәрәҗәдә моңлы егетләребез-кызларыбыз килеп чыкса бик шатланыр идек. Кайсы гасырда туар икән әле андый моң иясе? Ә моңның бүгенге маягы, бүгенге дәрәҗәсе – ул син күтәргән дәрәҗә. Һәм син ул маякны бик югары тотасың. Моның өчен моңлы халкыбыз сиңа мәңге рәхмәтле[1].

Гомумән, чын мәгънәсендә ул – легенда, мәшһүр татар җырчысы, татар халкы горурлыгы. Шуның өчен дә аны “татарның моңлы сандугачы” дип атыйлар.

Фәнни хезмәтебезнең темасы “Илһам Шакиров – халкыбызның мәшһүр җырчысы” дип атала.

Темабызны актуальлеге шунда – үзе исән чагында ук тере легандага әйләнгән шәхесләребез байтак. Шулар арасында Илһам ага Шакировның исеме җыр сәнгате тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Алтмыш елдан артык иҗат юлын ул бары тик җыр сәнгатенә, халык моңнарын яңгыратуга, югала барганнарын кабаттан кайтаруга багышлаган атаклы җырчы. Шуның өчен дә аның турында мәгълуматны өйрәнү бик кирәкле һәм файдалы гамәл дип саныйбыз.

Максатыбыз – күренекле җырчының бик күпләргә гыйбрәт булырлык тормыш юлын өйрәнү аның иҗаты хакындагы мәгълуматны барлау.

  1. ИЛҺАМ АГА ШАКИРОВНЫҢ ТОРМЫШ БАСКЫЧЛАРЫ

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1936 елның 15 февралендә җырга-моңга бай Сарман төбәгендә, урман кочагында сыенып утырган Яңа Бүләк авылында, иген игеп игелекле көн күреп яшәүче Гыйльметдин белән Нуриәсма гаиләсендә алтынчы төпчек бала булып дөньяга килә.

Илһамның әтисе Гыйльметдин ага авылның оста куллы бердәнбер тимерчесе була. Гыйльметдин алтын куллы кеше булган: алачыкта тимер бөккән, чалгы-пычак, балта-көрәк ясаган. Нуриәсма урак урган, ындыр суккан, төн йокыларын калдырып, бала баккан.

Гыйльметдиннең атасы, Илһам Шакировның бабасы Шакир да тирә-якка данлыклы тимерче булган. Таулыкта алачыкта остаханә тоткан. Һөнәрле булгач, менә дигән итеп яшәгәннәр. Авыллардан арба, ургыч, урак, тәгәрмәч төзәтергә килгән халык өзелеп тормаган. Атлар белән килеп, янәшәдә чатырлар корып, кунып, чират көтеп ятучылар да шактый булган.

Күмәкләштерү вакытлары килеп җиткән Гыйльметдин ага күмәк хуҗалыкка керми. Колхозга иң элек ярлы-ябагайраклар керә. Тик, яный торгач, ахыр чиктә Гыйльметдин ага ризалыгын бирә, амбарын, атларын колхозга тапшырып, күмәк хуҗалык файдасына эшли башлый. Тик бераздан абайлап ала – күмәк хуҗалык дигәннәрендә башкаларга сыланып, тик селкенеп йөрүче “сорыкортлар” да бихисап икән. Булсынга дип эшләргә күнеккән Гыйльметдин ага эшләмичә, сөйләшеп йөрүчеләргә каршы көрәш башлап җибәргән. «Мин эшлим, сез дә эшләгез, күмәк хуҗалыкта бөтен кеше дә бертигез эшләргә тиеш!» – дигән. Берәүне дә тынычлыкта калдырмаган Гыйльметдин аганың дошманнары көнләп-сәгатьләп арткан. Ахыр чиктә «Гыйльметдин күмәк хуҗалыкка каршы эшли», дигән кәгазьгә сигез кешедән кул куйдырганнар.

Гыйльметдин абзый өендә 1937  елның 8 нче октябрендә тентү үткәрәләр һәм аңа «халык дошманы» исеме тагып өеннән алып чыгып китәләр. Шул китүдән әти кеше, алты баласын ятим итеп, мәңгегә югала.

Әтисен  кулга алганда, Илһамга бит әле ике яшь ярым гына узып барган була. Әмма тормышта аңа әтисен гел искәртеп торалар. «Әтиең артыннан китәсең киләме?» дип яныйлар иде»[2],  – ди Илһам ага үзенең бер әңгәмәсендә.

Илһам аганың истәлекләреннән күренгәнчә, 1915 елгы Имаметдин абыйсы гына әтисе белән 1940 елда Свияжск төрмәсендә күрешеп кайта. «Әтине күрдем, бик бетеренгән, ябыккан, кипкән, озак тормас», – дип кайтты ул. Әтиебезне атканнармы, башка җиргә озатканнармы, авырып үлгәнме – бу хакта безгә беркайчан да бернинди дә мәгълүмат җибәрмәделәр. Бары тик 1973 елда гына акланганы билгеле булды»[3], – дип искә ала Илһам ага.

Гыйльметдин Шакировны нәрсәдә гаепләгәннәр соң? Моны 1938 елның 8 июнендә Минзәлә шәһәрендә булган Татарстан АССР Верховный судының махсус коллегиясе сессиясенең ябык хөкем утырышында чыгарылган хөкем карарыннан ачык белергә мөмкин. Гаепләнүче Гыйльметдин Шакиров, совет властена дошманнарча карап, янәсе, эзлекле рәвештә контрреволюцион, советка, колхозга каршы, троцкийчыларны яклап, агитация алып барган. Мәсәлән, 1937 елның февраленда колхозчыларның клубта узган җыелышында ул тагын әнә шундый агитация ясаган. Кыр эшләре чорында техниканы ватык калдырып ремонтлаган, ягъни корткычлык эшләгән.

Әлбәттә, бу «җинаятьләрен» ул кире каккан. Әмма суд шаһитләр авызыннан әлеге җинаятьләрне раслата. Шулай итеп, Гыйльметдин Шакиров 8 елга төрмәгә ябыла һәм әле тагын 3 елга сайлау хокукларыннан мәхрүм ителә. Әлбәттә, Гыйльметдин Шакиров РСФСР Верховный Судына кассация шикаяте яза. Әмма кассация шикаяте канәгатьләндерелми. Ниһаять, РСФСР Верховный Суды Президиумы 1972 елның 22 ноябрендә Гыйльметдин Шакировка 1938 елның 8 июнендәге хөкем карарын юкка чыгара, шулай итеп, җырчының әтисе аклана.

Гыйльметдин Шакиров, ата-бабаларының гомер уртасын гына узып барганда,1940 елның 4 мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә, 50 яше туларга 2 ай кала, якты дөньядан китеп бара.

Алты баланы үстерү хатыны Нуриәсма өстенә кала. Әлбәттә, ишле гаиләне туендыру, балаларның өстен бөтен тоту җиңел булмагандыр. Ачлык, ялангачлык гаиләнең үзәгенә үтә. Кычыткан, алабута ашап, үзләре үргән чабаталарын күрше авылга алып барып, бәрәңгегә алмаштырып, курка-курка коелган башак җыеп, очын-очка ялгап яши алар. Нуриәсма апа балаларын аякка бастыру өчен бөтен көчен, сәламәтлеген кызганмый.

Нуриәсма апаның барлык балаларында да, оныкларында да табигать биргән илаһилык бар.Әмма ана җанындагы моң күбрәк төпчек улы Илһамга бирелгән икән. Моңа инде бөтен татар дөньясы шаһит.

Гыйльметдиннең өлкән баласы Имаметдин Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елның февралендә яу кырында һәлак була. Калган балаларына да 1418 тәүлеккә сузылган сугышның бөтен авырлыгы төшә. Олы кызы Гыйльмисафа да, төпчек кызы Зәйнәп тә Дүртмунча авылына кияүгә чыгып, тормыш коралар.Уртанчы кызы Гөлсем Теләнче Тамак авылының Касыйм исемле егете белән тормыш кора. Уртанчы уллары Кыям Яңа Бүләк авылында яши.

Илһамның җырлау сәләте әнисе ягыннан күчкән. Нуриәсма апаның тавышы шулкадәр моңлы, матур булган. Тормышта булган барлык авыр сынауларны узарга аңа җыр ярдәм иткән аларга.

«Әнинең көйләп, моңсуланып, моңаеп йөргәнен без дә хәтерлибез. Сүзләр белән җырламый иде ул. Табын артында да, эшләгәндә дә үзалдына моңаеп көйләп йөри иде. Хәтерлим: бигрәк тә Таулыктан күчеп килгәч, җирсеп, сагынып моңлана иде ул»[4], –  дип искә ала Илһам ага.

Илһам аганың әнисенең энесе Мохтарулла абый да бик яхшы җырлый торган булган. «Элеккеге заманда дин әһелләре авыз күтәреп җырлап йөрүне өнәп бетермәгәннәр. Ә Мохтарулла абый кыенсынып тормаган. Аны кич белән болынга алып чыгып җырлата торган булганнар. Бик матур җырлый торган булган. Авыл хатыннары ындыр артларына чыгып: «И бигрәкләр дә моңлы җырлый шушы Мохтарулла!» – дип тыңлап тора торган булганнар.

“Мохтарулла абый сугышның беренче көннәреннән үк китеп кайтмаган»[5], – дип искә ала үзенең хатирәләрендә Илһам ага.

Илһам бала чакның үз шатлыгын тоеп үсә. Кышын таудан чана шуа. Яз җиткәч, күктә тургай сайравын, урманда сандугач моңын тыңлый. Җәен каз бәбкәләре саклый, су коена. Кошлар сайравы , яфраклар шавы белән тулы урманнарга кереп, җыр җырлый.

Илһам ага сәхнәләрдә беренче класстан ук җырлый башлый, төрле бәйрәмнәрдә катнашмыйча калмый. Сәхнәгә беренче тапкыр сугыш чорында Чыршы бәйрәмендә чыга. Сыйныфташлары аңа: «Син җырлаганда әнкәйләр елап утырдылар», – дигәч, Илһам бик уңайсызлана, «Болай да хәсрәтле әниләрне елатканмын бит», – дип кайгыра.

Кем белә, бәлки, аналар сугыштагыларны юксынып елаганнардыр, бәлки, Илһамны кызганыптыр.

Өйдә бик җырлап утырырга мөмкинлек булмый билгеле. Җырлый башласа, әнисе: «Чукынып утырма, бар, сыер тиресен түк» – дип куалап чыгара торган булган.

Авыл мәктәбен тәмамлагач, Илһам ага 12 чакрым ераклыктагы Теләнче Тамакка йөреп, урта мәктәпне тәмамлый. . Ул анда бик яхшы укый. Ятлаган шигырьләрне бик матур итеп сөйли. Кирәк булса, җырлап та җибәрә. Физика белән математика аңа бик ошый, спортка һәвәслеге зур була, мәктәптә уздырылган чаңгы ярышларында беренче урынны алып килә.

Теләнче Тамакта урта мәктәпне тәмамлагач, кулына аттестат алган егет Алабуганы сайлый, пединститутка барып, имтихан тотып кайта. Укытучы булу – мактаулы эш. Алабуга дәүләт педагогия институтында «халык дошманы» малаена «2» ле куялар. Әмма күңел тартканы – җыр булганга Илһам күп уйлап тормый, җыена да Казанга чыгып китә. Биредә Музыка училищесының кабул итү комиссиясенә керә – кая ул, якын да җибәрмиләр. Имтиханнар беткән, укулар башланырга тора. Шулай да училищеның директорына кереп карарга була. Директор Ильяс Әүхәдиев та башта өметле сүз әйтми, әмма егетнең китәргә теләмәвен күреп, җырлатып карый һәм махсус комиссия җыйный. Менә, ниһаять, Илһам алдында җыр сәнгате үзенең ишекләрен ачып җибәрә.

2. ҖЫРЛАП ҮТКӘН МОҢЛЫ ИҖАТ ЮЛЫ

Гади авыл малаеннан, күренекле, кабатланмас тавышлы бөек җырчы булып танылганга кадәр Илһам ага Шакировка зур иҗат юлы үтәргә туры килә.

Казанда Музыка училищесының I курсында башлангыч музыка белемен үзләштергәч, консерваториягә күчә. Студент елларында ук радио аша чыгышлар ясый, тамашачының йөрәгенә үтеп керердәй җырлары белән таныла. Халык яңа җырчыны бик тиз күрә. Халыкның ихтирамын җырчы да сизеп ала, ул училищеда тырышып, күңел куеп укый. Моңарчы музыка грамотасының нәрсә икәнен дә белмәгән авыл малаена башта бик кыен була. Әмма җырга, музыкага булган мәхәббәте кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Консерваториядә укыганда педагоглар, музыка белгечләре композиторлар кулы астында Илһам ага профессиональ музыка серләрен ача башкару осталыгының нечкәлекләренә төшенә, фортепьянода  уйнарга өйрәнә. Консерваториядә аның композитор Мансур Мозаффаров белән чын иҗади дуслыгы башлана. Соңга тоба Мансур ага Илһам өчен махсус җырлар яза башлый. Ул елларда Илһам ага Шакиров башкарган “Хуш, авылым”, “Умырзая”, “Кара урман аша”, “Көзге ачы җилләрдә” җырлары тыңлаучының игътибарын җәлеп итә. Һәвәскәр композитор Әкрам Даутовның “Әниемә хат” җыры Илһам ага башкаруында бик тиз халыкчанланып китә. Казан сәхнәләрендә җырлаган студент егетне халык яратып, үз итеп каршылый. Казанда укыганда, Илһам авылдашларын да онытмый. Каникул вакытларында ялга кайткач, аларны үзенең яңа җырлары белән шатландырып тора.

Күңеленә балачактан ук моң кереп утырган Илһам ага 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Барыннан да элек, ул татар халык җырларын оста башкаручы буларак таныла. «Кара урман», «Гөлҗамал», «Сибелә чәчәк», «Әллүки», «Тәфтиләү», «Бик еракта идек без» кебек халкыбызның күңел җәүһәрләре белән халык күңелен бик тиз яулап ала.

Әле студент елларында ук исеме Татарстан чикләреннән шактый еракларга таралган җырчының көр тавышы Союз киңлекләрен биләп ала. Гастрольләр башлана. Советлар Союзында Илһам ага концерт биргән шәһәрләрне искә төшерү – илебездәге барлык зур шәһәрләрне санап чыгу булыр иде. 1964 нче елны, сәхнәдә җырлый башлавына дүрт ел узганнан соң, аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Илһам ага чит илләрдән Финляндиядә була. 1968 елның көзендә Татарстан сәнгать осталарының кечкенә бер группасы Хельсинкида уңышлы чыгыш ясый, хәтта дәүләт башлыгы Урхо Кекконенның да игътибарын җәлеп итә. Президент аларны үзенә чакырып, дусларча сөйләшеп утыралар.

Шулай итеп, Илһам Шакировның исеме, аның моңлы һәм дәртле җырлары көннән-көн зуррак аудитория яулый бара. 1969 елны Татарстан АССР Верховный Советы Илһам ага Шакировка халык артисты дигән зур исем биреп, аның иҗатын югары бәяли.

Илһам Шакиров халык җырларын башкару белән генә чикләнми, аларны җыюга һәм популярлаштыруга да зур әһәмият бирә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә онытылыбрак торган халык җырлары яңадан җырлана башлый.

Зур талантлы җырчы үзе дә көйләр яза. Ул – «Гөлмәрьям», «Очрашу җыры», «Идел буе каеннары» кебек үзенчәлекле ритмик көйләрнең авторы.

Илһам ага Шакиров иҗатының формалашуында, гомумән аның филармониядә эшләү дәверендәге иҗатында ике төп сызыкны билгеләп үтәргә мөмкин булыр иде: татар халык җырлары һәм эстрада җырлары.

Вакыт ягыннан Илһам өчен беренчесе элегрәк туган булса да, бу ике сызык һич тә бер - берсен сызып ташламый, бер - берсенә комачауламый. Киресенчә, алар бергә үрелеп баралар.

Башкару өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен 1970 елда мәшһүр җырчы Илһам ага Шакировка Татарстан АССРның төзелүенә 50 ел тулган юбилей елында – Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе бирелә.

Россия Мәдәният министрлыгы, Чайковский исемендәге Ватан музыкаль сәнгатен үстерү фонды ике елга бер тапкыр музыка, хореография сәнгатендә зур уңышларга ирешкән сәнгать әһелләренә «Алтын Аполлон» премиясен тапшыра. 2000 нче елның 28 апрелендә Мәскәүдә «Алтын Аполлон» лауреатларын бүләкләү тантанасы булып уза. Танылган скрипкачы, джаз музыкасы остасы Давид Голощекин, педагог- хореограф, балерина Людмила Сахаровалар белән беррәттән татар җырының шаһы – Илһам ага Шакировка да бу дәрәҗәле бүләк тапшырылу нур өстенә нур була. Йолдызлар кичәсендә И.Шакиров белән  бергә танылган баянчы Кирам Сатиев та катнашып, татар халык җырларын музыка белән бизи. Әлеге тантанадан кайткан Илһам ага үзенең тәэсирләре белән уртаклашып болай ди: «Татарлардан мин Россиядә беренче лауреат, һичшиксез,  күңелдә горурлык хисе бар. Татар сәнгате бөтен Россия күләмендә танылып, үзенең лаеклы бәясен алырга тиеш»[6].

Илһам Шакировның 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының беренчесе аңа тапшырыла. Республикабызның беренче Президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер ага Шәймиев үз чыгышында болай диде: «Безнең буын бәхетле буын булды, чөнки без аның иҗатын ишетеп, аның үзе белән аралашып яшибез. Иҗатың аша син күпләр эзләгән «Нәрсә ул моң?» дигән сорауга җавап бирдең һәм шуны халыкка җиткерә белдең. Татар моңына маяк куйган шәхес син!»[7].

Илһам аганың халык алдында абруе зур, татарга шул бер Илһам бит инде ул. Андый дәрәҗәләргә ирешкән кеше дә юк. Казан уртасындагы Бауман урамында иң беренче мәрмәр йолдызны аның исеменә куйдылар. Татарстанның үз ордены да иң беренче аңа бирелде. Нинди генә исемнәре юк – Татарстанның, Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, “Аполлон” иясе, һ.б., һ.б. Татарстанның да, Россиянең дә танылган, хөрмәтле кешесе ул.


Укучыларның бәяләмәләренә анализ

Без татар әдәбияты дәресендә Илһам ага Шакировның тормышын һәм иҗатын өйрәндек.  Шулай ук аның башкаруында җырлар тыңладык. Аннан соң һәркем үзенчә бәяләмә язарга тиеш иде. Әлеге биремне бик кызыксынып башкардык.  Бу эшләрне дәрестә укып анализ ясарга булдык. Күпчелек укучылар сөйләвенчә, аларның Илһам Шакиров җырларын моңанчы тыңлаганы булмаган. Аның моңлы тавышы берсен дә битараф калдырмавы ачыкланды. Татар телен яхшы аңлаучы укучылар, җыр сүзләренең бик мәгънәле булуына игътибар итте.  Укучыларга бигрәк тә, “Туган ягым каеннарына”, “Туган тел”, “Син сазыңны уйнадың” җырлары ошады.

Шулай итеп, бәяләмәгә нәтиҗә ясап, Илһам ага Шакиров тыңлаучы күңеленә үтеп керә торган моңлы, мәгънәле җырлар гына башкара дип әйтә алабыз.  

ЙОМГАК

Язучы, галим, халык академигы Нәкый Исәнбәт тә Илһам ага турында болай дип язды: «Татар җырчылык Халыкның рухи идеалларын бөтен җаны белән тоя белгән һәм шуларны йөрәгенең иң нечкә хисләре аша ачып бирә алган артист кына халык күңеленә кереп урнаша ала. Илһам ага Шакиров – шундый артист.

Халык шагыйре С.Хәким күренекле шәхес турында болай дип язды: «Илһам Шакиров – чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аның»[8].

тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров»[9].

Атаклы пианист, композитор, Мәскәү консерваториясе профессоры Александр Гольденвейзер 1959 елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!».

Халкыбызның абруй казанган шәп җырчылары байтак күп. Аларның кайберләре биш – ун ел мәйдан тота да сәхнәдән төшә. Илһам Шакировның бүгенге көндә дә сәхнәдән төшкәне юк. Кайбер җырчыны тамашачының күпчелеге кабул итеп бетерә алмый. Тар даирәдә ул абруйлы, «халык» дигән тамашачы аны сөйли. Илһамны эшче дә, зыялы да, профессор да, шофер да, игенче дә, президентлар да ярата. Мондый бәхет даһиларда гына була.

Илһам ага ул – галим. Халыкның онытылган, онытыла язган борынгы җырларын эзләп табып, шуларны тергезүче, сәхнәдән яктыртучы галим. Сүзләре онытылган булса, халык көйләренә талантлы шагыйрләрдән җыр сүзләре яздырып, күпме җырларга ул яңадан җан өрде!

Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган «Син сазыңны уйнадың» , Шәүкәт Галиев сүзләренә «Сөенечкә дисәм», «Безнең Идел буйларында», Габделхак Игебаев сүзләренә «Мәңгелеккә китеп барам», «Истә һаман да истә» кебек матур җырлар – Илһам Шакировның моңлы күңелендә туган җырлар. Эстрадагы яңа ритмнар килеп кергәч тә, Илһам ага «Гөлмәрьям»ны иҗат итә, концертларны башлап җибәрү өчен «Сәлам» җыры да аның иҗат җимеше. Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Идел буе каеннары» җыры да Илһам аганы эстрадага керткән саллы мирасы булып тора.

Илһам Шакиров бик күп шәкертләргә фатыйха биргән шәхес. Илһам ага белән бергә эшләү үзе бер мәктәп. Татар эстрадасының танылган артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Гөлзада Сафиуллина һәм башка күп атаклы җырчылар Илһам Шакировны үзенең остазы дип саный. Илһам ага – яшь җырчыларны сәхнәгә алып чыккан кеше.

Илһам ага бүген дә иҗат итүеннән һаман да туктамый, ул 50 елдан артык вакыт буе туплаган иҗат тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра. Сәхнәгә еш чыкмаса да, Илһам Шакиров әле бүген дә татар сәнгате әһелләре – музыкантлар, композиторлар, театр артистлары, язучылар, галимнәр белән якыннан аралашып, алар белән гөрләшеп яши.

Илһам Шакиров ул берсе дә барып җитә алмаган кыйтгаларга кадәр барып җитте, ул халыкка татар җырын ишеттерде. Сәясәтчеләр эшли алмаганны, халыкны берләштереп йөрде. Ул гади генә җырчы түгел, ә сәясәтче дә! Җыр аша халыкта татарлыкны уятты.


КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. Ахунҗанова Р. Милли хәзинәбез//«Ватаным Татарстан», №25, 21.02.2015.
  2. Батулла Р. Уйнап кына//«Мәдәни җомга». -2010. 12 февр.(№ 6).3 б.
  3. Валиев Р. Халык яшәгәндә, Илһам яшәр. Җанга уелган уйлар, – Казан: Татар.кит.нәшр., 2013

  4. Гарифуллин Д. Илһам шәҗәрәсе//«Мәдәни җомга», – 15.02 2015.
  5. Гарифуллин Д.Родословная Ильгама Шакирова // «Идель». – 2010. – № 2. – С. 58 – 59; С. 48 – 49.
  6. Гәрәева З.Шакировлар шулай үсте //«Татарстан яшьләре». – 16.02. 2010.
  7. Илаһимоң иясе //«Мәдәни җомга». – 2010. – 12 февр. (№ 6). – 12 б.
  8. Илдә Илһам җырлап торганда//«Сәхнә». - 2010. (№ 2). – 4-6 б.
  9. Илһамул – хәзинә, сер, могҗиза: [укучы сорауларына Татарстанның халык арт. И. Шакиров җав. бирде // «Ватаным Татарстан». – 2010. – 12.02.
  10. Илһам: (Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка 60 яшь)/ Төзүчесе Разил Вәлиев.– Казан: Татар.кит.нәшр., 1995.– 126 б.
  11. Исмәгыйлева С. «Ишеттем мин кичә: берәү җырлый»// «Мәгариф», –  №3, 2011, – 6-8 б
  12. Курамшин Р. Моңлы саз, моңлы гомер. Сәхнә биеклегендә калу// //«Мәдәни җомга», – 22.01.2012.
  13. Он памятник Ильгаму воздвиг рукотворный // «Казанские ведомости», – 31.01.2008
  14. Рәхим Г.Халык илһамы // «Казан утлары», – 2010. – № 2. – 107 б.
  15. Рәхим. Г. Халкыбыз горурлыгы // «Казан утлары», февраль, 2015.

  1. Рәшит Ә. Тырышлык кирәк // // «Мәдәни җомга». – 2010. – 12 февр. (№ 6). – 13 б.
  2. Сәфәргалиев Р. Илаһи әмер белән дөньяга килгән талант // Казан утлары. – 2010. – № 2. – 111 – 113 б.
  3. Сөнгатуллина Л.Илһам Шакиров авылы // «Ватаным Татарстан». – 2010. – 6 февр.
  4. Фаттахов Р.Гений, который рвется за пределы своей эпохи // «Идель». – 2010. – № 2. – С. 52 – 57; С. 42 – 47.
  5. Фахрутдинов Р.Шакиров Ильгам Гильмутдинович//Народные артисты: Очерки.– Казань, 1980. – С. 585-588.
  6. Шакиров И.Халык күңеленең раушан көзгесе // «Мәдәни җомга». – 2010. – 12 февр. (№ 6). – 2 б.
  7. Шакиров И:«Яшьлегемә кире кайтмас идем» : [Татарстанның һ. Россиянең халык арт. И. Шакиров б-н әңгәмә// «Шәһри Казан». – 2010. - 4.02.
  8. ШакировИлһам – илҗырчысы, милләткаһарманы / И. Шакиров // «МәдәниҖомга”: атналыкгәзит. – 2008. – 16 май (№19).  – Б. 8.
  9. Шакиров, Ильгам Гильмутдинович биография./ Интересные истории об известных личностях, биографии, фото и видео, – 2012 г.


[1]Илһам: (Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка 60 яшь)/ Төзүчесе Разил Вәлиев.– Казан: Татар.кит.нәшр., 1995.– 126 б.

[2] Гарифуллин Д. Илһам шәҗәрәсе//«Мәдәни җомга», – 15.02 2015.

[3] Гарифуллин Д. Илһам шәҗәрәсе//«Мәдәни җомга», – 15.02 2015.

[4] Гарифуллин Д. Илһам шәҗәрәсе// //«Мәдәни җомга», – 15.02 2015.

[5] Гарифуллин Д. Илһам шәҗәрәсе// //«Мәдәни җомга», – 15.02 2015.

[6]Сәфәргалиев Р. Илаһи әмер белән дөньяга килгән талант // Казан утлары. – 2010. – № 2. – 111 – 113 б.

[7] Валиев Р. Халык яшәгәндә, Илһам яшәр. Җанга уелган уйлар, – Казан: Татар.кит.нәшр., 2013.

[8] Валиев Р. Халык яшәгәндә, Илһам яшәр. Җанга уелган уйлар, – Казан: Татар.кит.нәшр., 2013.

[9]Валиев Р.Халык яшәгәндә, Илһам яшәр. Җанга уелган уйлар, – Казан: Татар.кит.нәшр., 2013.



Предварительный просмотр:

Табигать – тиңсез хәзинә

“Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның

белән сөйләшү – бәхет” дип язган  Л.Толстой

ХХI нче гасырга без глобаль экологик проблемалар белән бергә кердек. Кеше үзен табигатьнең хуҗасыдай тоеп табигатькә каршы чыкса да, бүген ул үзен табигатьнең бер кисәкчеге икәнен ниһаять таныды.

  Әйдәгез, башта “Табигать” сүзенең мәгънәсен ачыклыйк. Аның берничә мәгънәсе бар.

1. Кешене чолгап алган, аның эчтәлегеннән тыш барлыкка килгән табигый материаль дөнья. Җир  планетасы.

2. Билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы яки һавасы-климаты.

3. Өстен көч, тәңре мәгънәсендә.

4. Характер.

          Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Кеше нинди генә катлаулы машиналар уйлап чыгармасын, барыбер, тереклек итү өчен җир, су, һава, кояш кирәк.

“Кеше үз гомерендә ун төп агач утыртырга тиеш” дигән халык әйтеме табигатьне барлык кеше дә сакларга һәм үстерергә тиеш икәнлекне дәлилли.

         Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче.

       "Су анасы", "Шүрәле" әсәрләрендә баланы гаҗәеп табигать дөньясына алып керә.  Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылу хисе уята.

              Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу — чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.

Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Шагыйрь Равил Фәйзуллин туган ягы, туган йорты турында күп яза. «Туган ягым» дигән шигырендә ул болай ди:

Минем дә бар үзем өчен
шундый як — Туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
чишмәләр чыга аның!

Хәсән Туфанның 16 ел гомере читтә үтә. Туган җиренә мәхәббәте, сагыну хисләре иҗатына күчә.

Ак каеннар азмы далаларда,
Япандагы олы юлларда...
Беркайда юк, ләкин сезнең сыман
Сагындырган каен, — беркайда! —

дип өзгәләнә ул.

       Урманны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин.

Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

        Җәй көне урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем-төркем дә, ялгыз да кешеләр урманга агылалар. Җәй уртасында урман аланнарында чалгы тавышлары ишетелә. Ә көз кешеләрне үзенең сап-сары чикләвекләре белән кинәндерә. Тик урманнарга кергәч, киселгән агач төпләрен, ташланган чүпләрне күреп йөрәк әрни. Сулыклар да бик күп, ләкин промышленность предприятиеләреннән агып чыккан сулар аларны пычрата, гүзәл табигатьнең ямен җибәрә.

           Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Табигатьне саклау проблемасы Ә. Баяновның «Сәяхәтнамә» поэмасында күтәрелә. Әсәрнең герое Кама буйлап сәяхәткә чыга. Кама буендагы авыллар югалган. Яшьләр булмагач, авылның киләчәге булмый. Авыл бетсә, табигать тә ярлылана. Кама буенда кыр казлары күренми, кыр үрдәкләре кычкырмый. Су буе мәет чыккан йортны хәтерләтә. Автор үзенең бала чагын хәтерли. Яланаяк йөргән болыннарны сагынып искә ала. Тик бу болыннар аша хәзер торбалар узган. Бик күп зиратлар аша дамбалар үткәрелгән. Милли аң көннән-көн югала бара. Халык иманыннан яза, телен оныта. Заманга ияреп, көйләр дә үзгәрә. Шул көйләр тавышы астында сыкрап, бик күп урманнар җиргә ава.

  Туган як турында язучылар зур күләмле әсәрләр язалар. Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» дигән әсәренең исеме генә ни тора!

       «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан, үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктысында җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.

       Табигать – кешенең яшәү урыны. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә.

    “Туган ягым – яшел бишек” әсәре безне туган җиребезне яратырга өйрәтә. Табигатьне саклау – безнең уртак бурычыбыз. Г.Бәшировның “Җидегән чишмә”, М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә”, М.Әмирнең “Агыйдел” әсәрләре, якташ әдипләребезнең китаплары – барысы да Туган як, Туган җир, аның газизлеге хакында.

         Табигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә, тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр имәннәр кипте...       Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә.

Исем китми читтә үскән
Кипариска, бананга,
Әче булса да, гашыйк мин
Миләш белән баланга, —

диелә җырларда да.        

Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткат. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

         Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.

          Без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк!

Чыннан да, безнең Туган ягыбыз чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, Туган ягым. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең — синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын



Предварительный просмотр:

Гаяз Исхакыйның “Кияү” повестендә туй йоласының әдәби бирелеше

Кереш

      Теманың һәм тикшеренүнең актуальлеге.

        Безнең хәзерге әдәбиятыбыз үткәннең прогрессив казанышларына бәйләнгән шикелле, Гаяз Исхакый калдырган мираска да барып тоташа. Бүгенге татар язучыларының иң яхшы әсәрләрендә Гаяз Исхакый традицияләре дә уңышлы дәвам иттерелә. Шуңа күрә бу олы әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү татар әдәбиятының формалашу һәм үсү тарихын тирән аңлау өчен генә түгел, бүгенге әдәбият алдында торган бурычларны хәл итү өчен дә әһәмиятле. Талантлы сүз остасы, Гаяз Исхакый үзенең әсәрләрендә җирле һәм милли колоритны тасвирлаганда халык авыз иҗатына бик зур игътибар биргән.  Ул кешегә иксез-чиксез мәхәббәтле, гади кешенең ничек сөйләшүенә мәңге сокланып, үзенә генә хас бер осталык белән тасвирлый ала белүе белән аерылап тора. Язучылар күп, ләкин Гаяз Исхакый кебек халык хәзинәсе - хикмәт энҗеләре белән эш итүчеләр сирәк. Ул төп идея-фикерне ачу өчен халык авыз иҗатыннан оста файдаланган. Халкыбызның күркәм йолаларын, гореф - гадәтләрен үз әсәрләрендә чагылдырган. Бу бигрәк тә безнең тикшерү объекты булган  “Кияү” повестенда ачык күренә.

Әдипнең бу әсәрендә халкыбызның тел байлыгы, милли үзенчәлекләре, әлеге үзенчәлекләрнең барысын да диярлек үзләренә туплаган милли йолалар һәм бәйрәмнәрне җентекләп тасвирлауга зур игътибар бирелә.

Г. Исхакый – оста сүз рәссамы. Ул үзенең әсәрләрендә кешенең югары мораль сыйфатларын шактый тулы һәм дөрес итеп ачып бирә. Нәрсә ярдәм итә соң аңа- халыкның эчке дөньясын оста итеп сурәтли алу. Халык авыз иҗатын оста итеп куллану Г.Исхакыйның канына сеңгән. Әдип күп әсәрләрендә халык иҗатын куллана. Шуңа күрә дә аның әсәрләрен халыкчан әсәрләр дип йөртәләр дә. Алар барсы да эчке мәгънәсе, образлык һәм эмоцианаль яктан бик зур көчкә ия. Әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен тикшергән хезмәтләргә күренекле галимнәр Ф. Мусин “Гаяз Исхакый”(тормышы һәм эшчәнлеге), Р. Ганиева “Г. Исхакый иҗаты”, И. Нуруллин Гаяз Исхакый ( әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты эшчәнлегенә кыскача бер күзәтү) “ Зиндан”, С. Сәмитова Гаяз Исхакый иҗаты (1914 - 1917), Ә. Сәхапов ” Исхакый иҗаты” кебек  хезмәтләрен мисалга китерергә мөмкин.

 Эшебезнең максаты һәм бурычлары:

Хезмәтне башкарганда үз алдыбызга, Г. Исхакыйның “Кияү” повестенда туй йоласының әдәби гәүдәләнешен анализлауны максат итеп куйдык. Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде.

 -  Туй йоласының әһәмиятен билгеләү.

-         “Кияү” повестенда туй йоласының әдәби гәүдәләнешен өйрәнү.

Хезмәт фольклористика һәм әдәбият фәненең бүгенге казанышларына һәм күп еллар буе шушы өлкәдә алып барылган эзләнү-күзәтүләргә таянып һәм бүгенге көн ихтыяҗларын күздә тотып язылды.

Тикшерүнең фәнни нигезен танылган әдәбиятчыларның Г.Исхакый иҗатын өйрәнүгә багышланган хезмәтләрендәге фәнни нигезләмәләр тәшкил итте. Эш барышында автор Ф.Галимуллин, Р.Ганиева, Ф.Исламов, Ә.Нәҗипова,  Г.Саттаров, Ф.Хатыйпов, А.Яхин, И. Таһиров, А. Шәмсутова галимнәрнең хезмәтләрендә чагылган фәнни-теоретик карашларга, өйрәтмәләргә киң таянды .

Материал һәм чыганаклар. Эшебезнең чыганаклары буларак Г.Исхакыйның “Кияү” повесте, Татар филологиясе факультетында тупланган фольклор практикасы материаллары алынды.

Хезмәтнең гамәли әһәмияте. Автор тарафыннан ясалган нәтиҗәләр Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнгәндә өстәмә файдалану өчен әһәмияткә ия булыр дип уйлыйбыз. Хезмәттәге фәнни мәгълүматларны урта мәктәптә әдәбият дәресләрендә һәм шулай ук класстан тыш уку дәресләре үткәргәндә файдаланырга мөмкин.

 Эшебезнең төзелеше. Хезмәт кереш, төп өлеш, йомгак, чыганаклар һәм әдәбият исемлегеннән тора.

Керештә алынган теманың актуальлеге күрсәтелә, тикшеренүнең максаты һәм гамәли әһәмияте билгеләнә.

 Гаяз Исхакыйның “Кияү” повестендагы туй йоласының әдәби гәүдәләнеше анализлана.

Йомгакта тикшеренүнең гомуми нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелә.

I бүлек. Гаяз Исхакыйның “Кияү” повестенда туй йоласының әдәби гәүдәләнеше.

Г. Исхакыйның кайсы гына әсәрен алып карасак та, аларда татар халкының гореф - гадәтләре, йолалары, бай милли традицияләре чагылыш таба. Гореф - гадәтләр һәм йолалар –дөньядагы һәрбер милләтнең үзенчәлекләрен күрсәтә торган күренешләр, буыннан - буынга күчкән байлык. Татар халкы мәдәниятенең нигезе дә –  гореф - гадәтләр.

Әсәрләрдән күренгәнчә, Г.Исхакыйның йолалар белән  кызыксынуы, аларны яхшы белүе аңлашыла. Милләтнең киләчәге өчен борчылган әдип, бер яктан, халыкның төп рухи кыйммәтләреннән булган йолаларны үзенең иҗатында нечкәләп тасвирлый.  Шул ук вакытта әдип зиһене әле һаман да йокымсыраудан уянып җитә алмаган авыл халкының рухи халәтен һәм үзенчәлекле милли психологиясен дә аңларга омтыла. Рухи һәм фикри торгынлыкның сәбәпләрен эзләүне дәвам итә.

  “Кияү” повестендагы күрше авылның яшь мөәзине дә, халыкны агарту, аң белемле итү, мәгърифәт нуры тарату урынына, шәхси мәнфәгатьләрен көйләү хәстәре белән йөри. Таза тормышлы крестьян Садыйк белән аның җәмәгате Мәрфуга абыстай үстергән чибәр кыз Саҗидәгә бай мәхәре хакына өйләнеп, фәкыйрь мөәззин баеп китмәкче була. Садыйк белән Мәрфуга абыстай, туйның барлык чыгымнарын да үз җилкәләренә күтәреп, җитмәсә, бай гына бирнә белән Саҗидәне яшь мөәззингә кияүгә бирәләр. Әмма бу дин әһеле затсыз һәм комсыз бер бәндә булып чыга. Әле сандык - сандык мал, әле терлек - туар, әле ашлык таләп итеп хатлар җибәреп ята. “Мулла кияү” нең кәефен кырмас өчен, бабай белән әби аның һәр теләген һәм һәр капризын үтәп торалар, сораган бар малны озаталар. Җитмәсә, “мулла кияү”, сораган малны һәм акчаны вакытында җибәрмәсәгез, кызыгыз Саҗидәне аерам, дип боларны гел куркытып та тора. Дин һәм шәригать исеме белән әхлаксыз гамәлләрен каплаган “мулла кияү”нең нәфесен тыя алмавы Садыйк белән Мәрфуга абыстайны һәм аларның уллары Галәү гаиләсен тәмам бөлгенлеккә төшерә. Кайчандыр таза һәм бай булган хуҗалык бөлеп таркала башлый. Байлык, нигъмәт килүдән туктагач, “мулла кияү” куркытуын, янавын, басымын тагын да көчәйтә, ике баласы белән кызыгызны аерам, талак, дип кычкырам дип, бабай белән әбине өркетә:

“Кияү муллага бу килешмәде. Ул, әллә нәрсәгә үпкәләгән булып, өч ай килми торды, өч ай Саҗидәне дә җибәрмәде. Дүртенче айда ул, озын хат язып, оннар, итләр, ашлыклар соратты. Галәү өйдә булмаганга, Мәрфуга абыстай шыгрым бер йөк төяп җибәрде. Ул тагы ачылды, тагы кунакка килде. Кыш яртысында ашлык алырга җибәргән малаена Галәү, бернәрсә бирдермәенчә:

- Биргәннәренә дога кылсын инде, дип әйттеләр, диген, - дип, буш җибәрде.

Бер атна вакыт үтмәде, балалары белән Саҗидә килеп төште. Ул елап - елап атасына, анасына мулласының хурлануыны, шуның өчен Саҗидәне кыйнавыны сөйләде, аталарына, аналарына:

- “ Менә орлыкка бер йөк ашлык бирмәсәләр, сукага егерме биш тәңкә акча бирмәсәләр, кайтма, өйгә кертмим!” - диде, - дип зарланды.

Галәү:

 - Йөз өсте белән китсен! - дисә дә, Мәрфуга абыстай:

- Ни сөйлисең син, Галәү? Мулла кияү... - дип башлауга, ул:

- Мин актык орлыктан аңар күзенә кырып салырга бер бөртек тә бирмим! - дип, келәтне бикләп алды.

Мәрфуга абыстай, тагы тәңкәләрне сатып, чулпысыны закладка салып, унсигез тәңкә акча бирде. Галәү кырга киткәч, орлык тутырырга дип келәткә керде. Ләкин Садый абзый бу юлы бер капчыктан артык салдырмаганга, аңар күрсәтмәенчә тагы бер капчыктан артык биреп булмаганга, Саҗидә ике капчык ашлык, унсигез тәңкә белән генә китте”[Исхакый,1991:60].

  Мондый “илтифатсызлык”ны күтәрә алмаган “мулла кияү” үзенең хатыны Саҗидә белән ике баласын өеннән куып чыгара, хатынын, өч тапкыр “талак” дип әйтеп, “мөселманча” аера.

Г. Исхакый, гаилә бәхетен, намусын, иманын һәм ахыр чиктә дини вазифасын байлыкка алыштырган “мулла кияү” тибындагы образны иҗат итеп, милли яңарышка хыянәт иткән бер инкыйраз ялчысының мәкерле йөзен фаш итә. Милләттәшләренә, диндәшләренә аң - белем бирү, күзен ачу урынына аларның соңгы тиеннәрен үзләштереп ятучы шундый сорыкортларның милләткә, дингә гаять зу зыян китерүләренә ишарәләп, Г. Исхакый бу күренешнең эчтәлегенә дә күз салырга омтыла.

Г.Исхакый дин әһелләренең барысы да “Кияү” повестендагы “мулла кияү” кебек халык җилкәсен кимереп ятучы катлам вәкилләренә карыйлар дигән беръяклы раслаудан ерак тора. Ул татар тормышындагы барлык үзенчәлекләрне чор яктылыгында күрсәтергә омтыла һәм шул сәбәпле кырыс чынбарлыкның битенә “иннек - кершән ягуны” гайре табигый гамәл дип саный. Әмма шул ук вакытта Г. Исхакый, үзенең эстетик идеалы аша татар дөньясына күркәм өлге, таяныр нокта тәкъдим иткәндә, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә чынбарлыкның хыялый, идеаль картинасын иҗат итүдән дә тайчанмый. Бу очракта әдип үз хыялы белән өртелгән һәм иҗади фантазиясе белән кушылган тормыш моделе тудыра һәм аерым бер идеологик бурыч үтәгән эстетик идеалын шул үзенчәлекле формула ярдәмендә укучыга тәкъдим итә.[Сәхапов, 2007:62].  

Хатын-кызның авыр язмышы, үзе теләмәгән кешегә кияүгә бирелүе, ире һәм иренең туганнары тарафыннан рәнҗетелеп яшәве, хокукларының чикләнгән булуы безнең милли фольклорда тирән чагылыш тапкан. Бу таныш мотивлар халык җырларында да, татар фольклорының гаять үзенчәлекле урын алып торалар.

Әсәрне шартлы рәвештә ике кисәккә бүлеп карарга мөмкин. Беренче кисәк – Саҗидәнең кыз туе, кияүгә чыгуының беренче көннәре автор тасвирында якты төсләр белән үрелеп тора, сурәттән нурланып, шатлык хисе бөркелә, нәкъ шушы тасвир өлешендә татар халык йолалары үзенең гүзәл бизәкләре белән күз алдына бастырыла. Биредә гаилә йолаларыннан туй йоласы бигрәк тә тулы гәүдәләндерелә: ярәшү, никахлашу, кодалар төшү, кияү килү, “ишек бавы” йоласы, кияү озату эпизодлары тәфсилле һәм искиткеч җанлы итеп тасвир ителә. Кунакларның бәйрәм киеме, яшь килен белән кияүнең бүлмәсе, кияү мунчасы, туй киемнәре, кияү бүләкләре. Килен бирнәсе кебек этнографик детальләрнең җентекле һәм зиннәтле бирелеше дә игътибарга лаек. Шул чор татар авылына хас мохит һәм бүтән беркайда да очрамый торган милли сәнгатьчә үзенчәлек белән гаҗәп тулы җанлы һәм ышандыргыч сурәтләнә.

Татар халкының туй йолалары хакында “Татар халык иҗаты” җыйнамасының “Йола һәм уен җырлары” җыентыгына И.Надиров тарафыннан язылган кереш мәкаләдә,  Ф.Баязитованың “Гомернең өч туе” дип аталган хезмәтеннән шактый тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

 “Кияү” повестенда үзәктә Саҗидәнең  кичерешләре, аның фаҗигале язмышы, шулай ук бик җентекләп туй күренеше, туй йоласы, кыз бирү, килен төшерү, туйдан соңгы яшь киленнең тормышы сурәтләнгән.

“ Кияү” повесте Садыйк абзыйның бик яхшы кәеф белән өйгә кайтып керүе белән башлана:

“... - Кайттым, кызым, кайттым, - диде. Үзе озын гына иттереп кызыны күзе белән сөргәннең соңында, уеның очыны бетергән кеби иттереп, тагы: - Кайттым, кызым, кайттым. Аллы - гөллеләрен алып кайттым, - диде.

Чәй янында да Садыйк абзый бик йомшак кылынып, йомшак сүзләр сөйләп утырды. Чәйдән соң тәһарәткә су сораганда да:

- Килен, бәбкәм, суың бармы? - дип эндәште...

Мәрфуга абыстай, Садыйк абзыйның бөтен кылынышында әллә нинди ят бер хәрәкәт күргәнгә:

- Әллә, карт, бер - бер җылы хәбәр ишеттеңме? - диде....” [Исхакый,1991:229б.].

Шушы сәгатьтән башлап Садыйк абзый белән Мәрфуга абыстай тизрәк мулла - мөәзин белән туганлашу турында гына уйлый башладылар. Мәрфуга абыстай “ кунак - төшем” килсә дип ныклап әзерләнә башлады.

“... Шул уйларны суза - суза,  бирнәләрнең төсләрене, кыйммәтләрене уйлый - уйлый базга төште. Андагы каймаклар, майларны, тозлы ит, тозлы казларны күздән кичерде. Тагы ике тозлы казны юкка сатуы өчен үкенеп, хезмәтчеләргә иртәгә сөтне бирмәскә  уйлап, өйгә керде. Өйне җыйды, җыештырды. Мәҗлесне кая ясауны уйларга тотынды...”[Исхакый,1991:231 б].

Өзекләрдән күренгәнчә, кызның ата - анасы муллалар белән туганлашу турында уйлый башлыйлар. Кызларын дәрәҗәле кешегә кияүгә бирү турында хыялланалар, ул мулланың кеше буларак нинди булуы аларны бик кызыксындырмый.  

Ашлыклар сугылып беткәч, Садыйк абзыйларга “... җәйге май ае булса да, камалы тунын киеп, янына зур кама бүрекле, әдрәс тышлы, тамак эчле камзул кигән хатынын утыртып, Түбән авылның Шәрәфи абзый килеп төшмәсенме! ...” [Исхакый,1991:234]. Кунаклар килүгә Садыйк абзый белән Мәрфуга абыстайның түбәләре күккә күтәрелә. Шәрәфи абзый үзенең рәсми сурәттә яучы булып килүен аңлата, мөәзиннең анасының яхшылыгы, бала җанлылыгы турында сөйли. Бер тәкә итен ашап бетереп, базарда хәбәрләшергә сүз куешып китә.

Садыйк абзый белән Мәрфуга абыстай шатлыкларыннан нишләргә белмиләр.  Уллары  Галәү генә алар белән килешә алмый. Шул кадәр тырышлык белән җыелган малның әрәм булырга торганлыгын күреп, ата - анасы белән чынлап сөйләшеп карый. Мулла - мөәзингә Саҗидәнең ярамавын, мулла - мөәзиннең боларның кызына түгел, байлыкларына кызыгуларын, аларны тәрбияләргә байлыклары җитмәвен  сөйли. Ләкин мөәзин әбисе булу уе белән шашкан Мәрфуга абыстайга да, “ мулла Садыйк” исеменә гашыйк булган Садыйк абзыйга да бу сүзләр тәэсир итми. Шул фикерләреннән кире кайтмыйча, базар көнне алар Саҗидәне мөәзингә кияүгә бирергә риза булалар.

Муллалар нәселе белән туганлашудан башы әйләнгән ата - ана,  кеше сүзенә колак салмый.  Шундый җаваплы эшне ашыгып хәл итү, күп очракта төзәтеп булмаслык күңелсезлекләргә китерә.    

“Туй якынлашты. Галәү сугылган игенне ике ат белән базарга ташудан туктамады. Мәрфуга абыстай иртәдән алып кичкә кадәр туй ашлары хәзерләде. Бөтен өй кайнады, йортның асты өскә килде. Садыйк абзый никах мәҗлесе өчен әйберләр алырга шәһәргә барды. Бүләкләр, бирнәләр барысы да тиешенчә әзерләнде. Авылның күзгә күренгәнрәкләре һәммәсе никах мәҗлесенә чакырылды. Һәр эш затлыларча кыландырылды. Туй өчен атап тектерелгән әдрәс камзулдан, очлы башлы кәләпүштән Садыйк абзый хәзрәтләрне үзе каршы алды” [Исхакый,1991:237].

Туй мәҗлесенә һәркем яхшы итеп әзерләнергә тырыша. Туй ашлары алдан сөйләшенеп, киңәшләшеп хәзерләнә. Никах мәҗлесенә олыларны да, яшьләрне дә чакыралар. Кызның атасы, тагын ир туганнары егетнең ата - анасын, мәҗлескә килгән башка кунакларны каршы алалар.    

“Никахтан соң Садыйк абзый, затлырак булсын өчен, бөтен мәҗлескә сәдака өләште. Ашлар, сыйлар - һәммәсе муллаларча үтте. Тәмле итеп ашаган ашлардан, кода - кодагыйлар яхшы бирнәләрдән, мәҗелеснең муллаларча затлы үтүеннән барысы да риза калдылар”[Исхакый,1991:241].

Никах вакытында кәләш һәм хатын - кызларның башында ак яулык, кияү һәм ир - атлар башында түбәтәй була. Өстәлгә баллы су куела, соңыннан кияү белән килен эчәләр. Җае чыкканда, яшьләргә хаҗдан алып кайтылган зәмзәм суын эчерү гадәте дә бар.

  Туй йоласы белән таныштырганда, автор мондый бәйрәмнәрдә табынга куела торган милли ризыкларны сурәтләүгә дә зур игътибар бирә. Татар халкы аш-су әзерләүгә зур игътибар биргән. “...ак оннан ясалган пилмәнне ике төрле вак бәлеш алыштырды, бәлешләрдән соң, муллаларча иттереп, серкәле - керәнле тураган ит, аның артыннан затлы җимеш суы, иң ахырдан ясап чыгарылган лимонлы чәй бирелде. Чәй янына баягы как - төш чыгарылды.” [Исхакый,1991:241].

Татар халкының иң яраткан кайнар ашларыннан берсе - ит шулпасы. ”... Мәрфуга абыстай үзе аскан тәкә шурпасына токмач та кисеп салды. “ [Исхакый,1991: 249].

Камыр ашларын татар халкы зур осталык белән пешергән. Бер генә бәйрәм дә, мәҗлес тә камыр ашларыннан башка узмаган. Шуларның Г.Исхакыйның “Кияү” повестенда кулланылган кайберләрен генә карап үтик.

Кунак чакырганда, бәйрәм көннәрендә коймак, ләвеш, бәлеш, бавырсак кебек камыр ашлары да табында урын ала.”... Үзе коймак өчен куйган апарага тәмлерәк булсын өчен тагы бер - ике йомырка сытты. Сумса камыры катырак кеби булганга, аңар иртәге сөтнең имчәк төбене кушып атлады.” [Исхакый,1991:244]. “... Аш өендә ике таба мич буйлап йөрергә тотынды. Килен иң әүвәл сары майга гына коймакны салды.”. [Исхакый,1991: 245 б.].    “... Саҗидә тагы коймак, сумсаны, каймакны алды. Килен пәрәмәчләрне ала башлады.” [Исхакый, 1991: 245 б.].   “... Яшь тәкәнең тутырмасыны каймак , дөге, бавыр атлап үзе тутырды” [Исхакый, 1991:246.].

Эчемлекләрдән мәҗлесләрдә, ашларда ширбәт, җимеш суы, чәй бирелсә, ширбәт нигездә, никах мәҗлесләрендә кулланылган. “... аның артыннан затлы җимеш суы, иң ахырдан ясап чыгарылган лимонлы чәй бирелде”[Исхакый, 1991:241б.].  “... аннан соң чия суы.” [Исхакый,1991:247]. Чәй гадәттә иң соңыннан эчелгән. Чәй янына камыр ашларыннан тыш бал-май, каймак, атланмай куелган. “... бер савыт каймак күтәреп, кияүләр ишегенә китте.” [Исхакый,1991:245].  

Никах уку тәмамлангач, никах ашына чират җитә.Табынга йола ашларыннан бал - май, чәкчәк яки бавырсак, баллы су - ширбәт куела. Шулай ук, ягына карап, итле ризыклардан токмачлы аш, бәлеш тә бирелә. Исерткеч эчемлекләр исә өстәлгә бөтенләй куелмый.  

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин. Халыкның тормышы, гореф – гадәтләре әсәрдә бик тулы яктыртылган.

Әсәрдә кияү килү, кияү өен бизәү, кыз янына кияү керү, ишек бавы тоту күренешләре җентекләп язылган, алардан татар халкының борынгыдан килгән традицияләрен, йолаларын күзәтергә мөмкин. Әсәрдә кияү килү, ишек бавы сорау күренешләре халыкчан итеп сурәтләнә: “Ишек бавындагы киленгә тәһлилдән килгән яулыкны биреп, ишек артында югалды... “ [Исхакый,1991:243 б.].

Кияү килү, ишек бавы йолалары әле дә сакланып калган һәм бик күңелле үтә. Ишек бавын күбесенчә, балалар, киленнәр яки кызның кыз туганы тота. Кияү егете тиешле мәһәрне биргәч кенә, кыз янына үтә ала. Монда егетне сынау да алдан уйланыла. Егеткә төрле сораулар бирелә, үткенлеге, тапкырлыгы, көче сынала.  

“... Мәрфуга абыстай биргән өч тәңкәгә алынган читек - кәвешне киеп, шулар өстенә болар биргән сәгать чылбырларыны матур иттереп салындырып, кечкенә, ябык кына кияү мулла төште.” [Исхакый,1991:243б].

Килен бирнәсен сурәтләүгә автор аеруча нык игътибар биргән. “... Әлхәмделилла, кызымның сөлге - салфеты баштан ашкан. Кияү күлмәк - ыштаннарымыз, әлхәмделилла, бар: чиккән якалысы да, челтәрле якалысы да, баштан ашкан. Ислемай  - фәлән, мунчага куяр өчен хуш исле сабын - фәләнне үзең белеп алырсың инде. Чынаяклар ал булса, тагы затлы булыр. Тәрилкәләрнең агы затлы, ди.” [Исхакый,1991:239].

Килен бирнәсен әзерләү матур традиция булып буыннан - буынга сакланып килә. Кызлар, үзләре теккән, чиккән әйберләрен дә шунда туплап әзерләп куялар. Тегү, чигүгә хәзер игътибар кимесә дә,  моның матур үрнәкләрен очратырга була. Килен бирнәсендә булырга тиешле: пар мендәр, юрган,  сөлгеләр, мунча сөлгесе, тастымаллар, тәрәзә челтәрләре һәм башка әйберләрне, бизәкле сандыкларга салып куялар.  

Кияү бүләген тасвирлаганда Г. Исхакыйның язучылык осталына сокланмый мөмкин түгел. Берничә җөмлә белән Саҗидәнең алдагы тормышын, мулла кияүнең дәрәҗәсен ачык итеп әйтеп бирә. “... Бүләкләр арасында Галәүгә иске хәтфәдән тегелгән бер кәләпүш. Мәрфуга абыстайга үлек өстеннән килгән җон яулык, Садыйк абзыйга күлмәклек ситса, киленгә зур француз яулык, угылына кызыл саплы пәке, дус - иш кызларына бирер өчен сабыннар, кершәннәр чыкты“ [Исхакый,1991: 248].

Кияү мунчасы да әсәрдә матур һәм үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. “... Кояш шактый күтәрелде. Мунча өлгерде. Эссесе йомшак булсын өчен Садыйк абзый, бер - ике чүмеч кенә пар салып, чабынып чыкты.

Килен:

- Мунча хәзер, торган булсаңыз, барыңыз. Тыштагы казанда ару су, эчтәге казанда юыну суы, - диде.

Бераз вакыт үтмәде, шәл ябынып, оялганлыктан күзене түбән таба төшереп Саҗидә, казакидән, ыштан өстенә генә ялан аякка кигән кәвештән мулла кияү мунчага таба киттеләр“ [ Исхакый, 1991:244 ].

Никахтан соң яшь кияүгә кыз өендә берничә көн куна калырга рөхсәт ителә. Һәм кайбер төбәкләрдә бу йола(“кияү мунчасы”н да кушып) үтәлә дә. Мунча элек - электән чистарыну, сафлану билгесе булып тора.  

Мулла кияү белән Саҗидәне илгә - көнгә чыгарыр алдыннан,  абыстай белән хәзрәтне кияү чәенә чакыру күренешен дә Г. Исхакый бик матур итеп тасвирлый.

“... Мәрфуга абыстай иң әүвәл абыстай белән хәзрәтне кияү чәенә чакырды. Чәй белән генә җибәрү яхшы булмаганга, билгеле, килен бәлеш тә ясап тыкты. Икенче көнне сатучы Сираҗилар хатыны белән чакырылдылар, “үземезнең Фәхретдиннәр” дә кичке ашка өндәлделәр. Киленнең атасы затсыз булса да, Галәү күңеле калмасын дип, кодагый белән ул да дүртенче көнне ашка алдырылды.”[Исхакый,1991:249].

Кияү кызны алырга килер көн җитә. Саҗидә әллә нәрсә авырып китә. Кияү килгәч торып чыкса да, аның хәле яхшы булмый. Мәрфуга абыстай кызын каената өстенә болай җибәрүдән куркып, җәйгә кадәр үзләрендә тотарга булалар. Кияү мулла да бик теләп ризалаша.

Җәй җитә, Саҗидәнең кызы туа. Әсәрдә бала туу күренеше, бала туен сурәтләүгә дә зур игътибар бирелгән.

“... Бала туе бик матур үтте. Кечкенә остазбикәгә әллә никадәр бала ашы, иксез - чиксез күлмәкләр, хәситәсенә кадарга тәңкәләр килде. Мәрфуга әбисе бик матур бишек эшләттерде, коендырыр өчен бик һәйбәт җиз таз белән җиз комган алдырды, мулла кияүгә бала бүләге дип Садыйк абзыйдан яңа читек алдыртты” [Исхакый,1991:254].

Саҗидә терелеп беткәч, яңадан туйга әзерләнә башлыйлар. Садыйк абзыйларның байлыклары кимегәннән - кимесә дә, алар сер бирмиләр. Атны сатып барысын да тиешенчә җитештерәләр.

Туй бик шәп үтә, кияү мулла белән Саҗидә китәләр. Кияү киткәч, әлбәттә өйдә тыныч булып кала. Күптән рәтләп ризык ашый алмаган Галәү дә аш күрә башлый. Киленнең дә үзен, гаиләсен карага вакыты була .  

Мәрфуга абыстай гына, нәрсә күрсә дә, нәрсә алса да Саҗидәгә дип тора бирә. Йортта ягарга утын, ашарга такы - тыкы булса да, бурычка алып булса да кияүгә мунча ягыла, төрле затлы ризыклар да табыла. “... Алар килгәч ул тагы әллә кайдан май да табып ала, пешкән каймак та була, лимон, әфлисун да чыгара иде, итсез - нисез чак булса да, бер дә кызганмаенча, иртә дә кич тә тавык суя, акча булмаса, иртүк Садыйк абзыйны җибәртеп, бурычка гына он, май, дөге, җимеш тә алдыра иде “ [Исхакый, 2002:255 б.].

Көннәр шулай үтә. Садыйк абзыйлар көн дә сату итә. Галәү өч кеше кадәр эшли . Килгән байлык мулла кияүгә китеп бара.

“... Галәүнең өч атна маташып череткән мунчаласы да мулла кияүләрне сыйлау өчен вак - төяк алырга китә иде” [Исхакый,1991:256 ].

Повестьта кияү мулланың йорт котлап кунак җыю, өй туе күренеше дә үзенчәлекле тасвирлана.

“... Саҗидә әнисенә:

- Кунаклар өчен, әни, әти бер капчык он алсын, бер кадак чәй алсын, биш - ун кадак шикәр янына бер генә савыт варенье алсын.

Кунаклар юлга чыктылар. Кияү мулла да, Саҗидә дә бик шатланып каршы алдылар. Кодагый гына бераз тынрак торса да, мулла - мөәззин белән катышып, мәҗлесләр бик матур үтте.”[Исхакый,1991:257].

Өй туе туган - тумачаларны җыеп уздырыла. Йортны котлап бүләкләр бирелә.

Йорттагы байлыкларның шулай юкка чыгуына, күпме эшләп тә хыялын тормышка ашыра алмавына газапланган Галәү йорттан чыгып китергә җыенуы турында әйтә. Бу хәбәрне көтмәгән Садыйк абзый белән Мәрфуга абыстай куркып калалар.

“ ...Мулла кияү күзенә ничек күренермез? - дип, тагы әллә ниләр әйтмәкче булды. Ләкин “мулла кияү” дигән сүз Галәүне, көзән җыерган кеби, астын өскә китерде” [Исхакый,2002: 259]. Галәү, Садыйк абзыйларның ай - ваена карамыйча чыгып китәргә була. Галәү мулла кияүгә әйбер бирүгә каршы чыга, тавыш күтәрә башлый. Менә шунда Саҗидәнең бәхетсезлеге ачыла да инде. Г. Исхакый турысын әйтмичә генә, Саҗидәне нинди бәхетсезлек көткәнен, гомумән аның тормышының исәп - хисапка  гына корылуын ачык аңлата.

Г. Исхакыйның “ Кияү” повесте, Саҗидәнең начар гына бия җигеп, ике ягына ике баласын утыртып, елый - елый кайтып керүе белән тәмамлана.

“... Ул каршы чыккан әнисенә, күз акайтып калган агасына, җиңгәсенә каршы:

- Аерды! Хәрам хат бирде!.. - дип кычкырды” [Исхакый, 2002: 261].    

Күрүебезчә, Г.Исхакый үзенең әсәрендә геройларның эчке дөньясын кичерешләрен, вакыйгаларның үстерелешен көнкүреш сурәтләре, гореф-гадәт, йолаларын оста итеп сурәтли.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, Г.Исхакый халыкның рухи һәм материаль культурасын тирәнтен белүче, гаятъ күзәтүчән, игътибарлы фольклорчы һәм этнограф та булган икән һәм ул халык йолаларын үзенең иҗатында уңышлы итеп куллана алган. Бу исә чор язучылары өчен дә үрнәк булып тора. Шуның өчен аның әсәрләре вакыт сынавын үтеп бүгенге көндә дә кызыксынып укылалар.

Йомгак.

  Әлеге хезмәт татар халкының гаилә йолаларын өйрәнүдә бер омтылыш булып тора. Эш барышында Х.Ярми, Ф.Урманче, Р. Мөхәммәтҗанов, кебек халык авыз иҗатын өйрәнүче галимнәрнең, Ф.Баязитова кебек күренекле диалектологның хезмәтләренә, ислам дине тәгълиматларын яктыртучы китапларга, вакытлы матбугатка һәм татар филологиясе факультетында укучы студентларның практика материалларына мөрәҗәгать ителде.

  Эшебез төп бер бүлекне эченә ала:

  -  Гаяз Исхакыйның “Кияү” повестенда туй йоласының әдәби  гәүдәләнеше өйрәнелде.

    - Гаяз Исхакыйның “ Кияү” повестендагы туй йоласына тулы анализ ясалды. Алда куелган максатка тулысынча ирешелде дип уйлыйбыз.

  Шулай итеп, тикшергән эшебез түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкинлек бирә.

Гаяз Исхакыйның “Кияү” повесте безнең игътибарны гаилә йолаларының иң матуры - туй йоласының гаҗәеп тулы һәм җанлы чагылышы белән җәлеп итте.

Гомумән алганда, гаилә тормышы белән бәйле йола иҗатында өйләнешү - никах туена бәйле йолалар үзәк урынны алып торалар.

Туй (никах) йолалары да татар халкында җитди урыннарның берсен алып торалар. Үзе өч өлештән торган әлеге йола иҗаты күп кенә катлаулы процессларны үз эченә ала.

1. Туй алды (яучылау, килешү, ярәшү). Гадәттә туйга әзерлек  кызның әти - әнисенә яучы - башкода җибәрүдән башлана. Бу - туй йоласының рәсми өлеше башлану дигән сүз. “Кияү” повестенда да моңа мисал бар: “ ... Шәрәфи абзый үзенең рәсми сурәттә яучы булып килүен аңлатты” [Исхакый,1991:234].

Кыз ярәшү. Ике як та ризалыгын белдереп, туй көне билгеләнгәч, туйга әзерлек эшләре башлана һәм никах була. Бу – туйның төп һәм иң изге өлеше. Никах укылганнан соң егет белән кыз өйләнешкән ир белән хатын булу дәрәҗәсенә ирешкән дип санала.

Килешү (киңәш мәҗлесе).  Кызның әти - әнисе бөтен кардәш - ыруны  киңәш мәҗлесенә чакыра. Анда туйны кайчан уздыру, кайсы яктан нинди чыгымнар тоту сөйләшенә. “Бөтен кардәш - кабиләне җыеп, кичке ястүдән соңгы озын киңәш мәҗлесендә кызын бирү - бирмәү мәсьәләсен хәл итәләр” [Исхакый,1991:235].

 2. Туй үзе (никах, туй үткәрү).Никах татар халкында туй йоласының иң изге өлеше дип санала. Никах мәҗлесе, никах туе кыз өендә үткәрелә. Никах укыганнан соң егет белән кыз өйләнешкән дип санала. “Авылның күзгә күренгәнрәкләре һәммәсе никах мәҗлесенә чакырылды” [ Исхакый, 1991:240].

Туй йоласы белән таныштырганда, автор никах туе табынындагы милли ризыкларны сурәтләүгә дә  зур урын бирә. Татар халкы аш - су әзерләүгә бик җаваплы караган. Мәҗлесләрдә бу ризыкларны әзерләүгә күп көч куелган. . “...ак оннан ясалган пилмәнне ике төрле вак бәлеш алыштырды, бәлешләрдән соң, муллаларча иттереп, серкәле - керәнле тураган ит, аның артыннан затлы җимеш суы, иң ахырдан ясап чыгарылган лимонлы чәй бирелде. Чәй янына баягы как - төш чыгарылды.” [Исхакый,1991:241].

Повестьта  - гадәти татар тормышы, төрле социаль катлау кешеләренең хәл - әхвәлләре, теләк - омтылышлары, шатлык - куаныч һәм кайгы - хәсрәтләре сурәтләнә.  

Туй йоласы белән таныштырганда, автор никах туе табынындагы милли ризыкларны сурәтләүгә дә  зур урын бирә. Татар халкы аш - су әзерләүгә бик җаваплы караган. Мәҗлесләрдә бу ризыкларны әзерләүгә күп көч куелган.

Повестьта  - гадәти татар тормышы, төрле социаль катлау кешеләренең хәл - әхвәлләре, теләк - омтылышлары, шатлык - куаныч һәм кайгы - хәсрәтләре сурәтләнә.  

Кулак дәрәҗәсенә ирешеп килә торган таза тормышлы крестьян Садыйк һәм аның хатыны Мәрфуга абыстай, күрше авыл мәзиненә кызлары Саҗидәне бирергә ризалык бирәләр. Туйлар шаулап уза, яшь мәзин кияүләп ята башлый.

Тора - бара “кияү мулла” үзе дә активлаша башлый. Әле ашлык, әле он, әле ит, әле акча таләп итеп хат җибәрә. Әмма Галәү баш күтәреп, таләпләрен кире кага башлагач, Саҗидәне балалары белән куып җибәрә.

Мондый хәлләргә җиткән хәлләр тормышның үзендә, ихтимал, сирәк очрыйдыр. Әмма Гаяз Исхакый, нәкъ менә шундый очракны сайлап алып. Конфликтны фаҗига дәрәҗәсенә күтәрә.

 Алдагы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, татар халкының туй йоласы төрле ырымнарны, гореф-гадәтләрне, җыр-моңны үз эченә ала һәм кеше тормышында катлаулы, ләкин әһәмиятле күренеш булып тора. Аларга хас төп сыйфатлар : борынгылык, халыкның көндәлек тормышы белән тыгыз бәйләнгән миллилек. Гомумән, йолалар элек-электән халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүдә иң җитди чараларның берсе булып торалар.

  Йола иҗатын тагын бер кат тикшерү, гаилә эчендә була торган йола, гореф-гадәтләрне барлау һәм үткәнебез белән чагыштыру үткән гаилә елында башкарылган эшләрнең бер мөһим өлеше булып тора дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки киләчәк буын өчен үз халкының йолаларын белү бик әһәмиятле.

 Хәзерге вакытта яшьләр милли йолалар, гореф - гадәтләргә бик җитди карамыйлар. Күп гаиләләр юк кына сәбәпләр аркасында таркала, балалар ятим кала.  Гаиләләр нык булсын, никах - туй  мәҗлесе бер генә һәм гомерлек булсын иде.

 Әлеге хезмәттә тупланган мәгълүматлар шуңа этәргеч булып хезмәт итсә иде.


Кулланылган әдәбият исемлеге

        Чыганаклар.

1. Зиндан: Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре / Г.Исхакый – Казан: Тат. кит. нәшр.,1991.

3. Студентларның фольклор практикасы материаллары:

        1. Гобәйдуллина Л. 2007 нче елда Теләче районында туплаган фолклор практикасы материаллары.

        2. Мирзаһитова Г. 2007 нче елда Саба районында туплаган фольклор практикасы материаллары.

        3. Халиков И. Әлмәт районында туплаган фольклор практикасы материаллары.

Фәнни әдәбият.

  1. Әдәбият (ХХ йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем мәкт. 10 нчы с-фы өчен д-лек / М. Хәсәнов, А. Әхмәдуллин, Ф. Галимуллин, И. Нуруллин А. Г. Әхмәдуллин редакциясендә – Тулыл. 2нче басма. – Казан, 2000.
  2. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.- ред. А. Г. Әхмәдуллин. – Казан: Мәгариф нәшр., 1990.
  3. Әхмәдуллин А. Гаяз Исхакый һәм татар драматургиясе // Мирас. 1985–№1,2,  57 - 64.
  4. Бакиров М. Туй йолалары һәм аларга бәйләнешле поэтик әсәрләр М.Бакиров // Мирас, 1998 № 4 Б. 81-95.
  5. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе (Татар халкының гаилә йолалары) / Ф.С.Баязитова. – Казан : Татарстан кит. нәшр., 1992. – 295 б.
  6. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты / Ф.С.Баязитова. – Казан : “Матбугат йорты” нәшр. , 1997. – 248 б.  
  7. Баязитова Ф.С. Нократ сөйләше. Рухи мирас : гаилә - көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор. /Ф.С. Баязитова. – Казан : “Дом печати” нәшр. , 2006. – 240 б.
  8. Баязитова Ф.С. Татар-мишәр рухи мирасы : гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. / Ф.С. Баязитова. – Саранск : “Татарская газета”, 2003. – 288 б.
  9. Сәхапов Ә. Яңарыш хәбәрчесе. – Казан, 2003. Баязитова Ф.С. Урта Урал ( Сверловск өлкәсе ) татарлары. Рухи мирас : гаилә-көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор. / Ф.С.Баязитова. – Казан : Фикер, 2002. – 416 б.  
  10.  Баязитова Ф.С. Җирле сөйләшләрдә туй ашлары атамалары // Милли мәдәният. – Казан: Гуманитария нәшрияты, 2007, №14. – 68б.
  11. Исхакый иҗаты / Р.Ганиева Мирас. – 1998. ─ №5. – 73 бит.
  12. Гимадиева Н. Имтиханнар өчен сочинениеләр / – Казан: Тат.кит.нәшр. 2003.
  13. Зиндан: Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре / Г.Исхакый – Казан: Тат.кит.нәшр.,  1991.671б.
  14. Исхакый Г. һәм татар дөньясы (Әдипнең 120 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары). – Казан: тат.кит.нәшр.,  2000.
  15. Кәримова А. Ирне ир иткән дә хатын / Фән һәм тел. – 1999. – №2. – 14 – 16 битләр.
  16. Кәримова А. Исхакый иҗатында татар зыялылары язмышы //Мирас. – 1998. – №10. – 50 – 53 битләр.
  17. Мәҗитов З.М. Әдәбият теориясенә кереш – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987.
  18. Мусин Ф. «Гаяз Исхакый» (тормышы һәм эшчәнлеге). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1998.
  19. Мөхәммәтвәлиева Г.Ф. Гаяз Исхакый повестьларында хатын-кыз бәхете мәсьәләсе / Гаяз Исхакый һәм татар дөньясы: Әдипнең 120 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. – Казан, 2000.
  20. Нуруллин И. Гаяз Исхакый (әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты эшчәнлегенә кыскача бер күзәтү) Зиндан – Казан: Тат.кит.нәшр., 1991.
  21. Cәмитова С. Гаяз Исхакый иҗаты (1914 – 1917) – Казан: Тат.кит.нәшр., 2005.
  22. Сәхапов Ә. Исхакый һәм ХХ гасыр татар әдәбияты: Монография. – Казан, 1997.
  23.  Сәләхов Ә. Исхакый иҗаты. Монография. Казан: Тат.кит.нәшр., 1997.
  24. Таһиров И. Ачлык фаҗигасе //Мирас. 1996, №4, 104-110 битләр.
  25. Шәмсутова А. А. Гаяз Исхакый иҗатында феминистик проблемаларның идея – эстетик эволюциясе (1897 – 1954). – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003.
  26. Яхин А. Г. 9 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучылар өчен кулланма. – Казан: Тат кит нәшр.,  1994.



Предварительный просмотр:

Татар поэзиясендә Тинчурин образы

Хезмәтебезнең максаты: XX гасырның икенче яртысында татар шагыйрьләренең әсәрләрендә Тинчурин образының үзенчәлекләрен ачыклау;

        Бурычлар:

  1. Драматургның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау;
  2. К.Тинчуринга багышланган шигъри әсәрләрне туплау;
  3. Хәсән Туфан, Зөлфәт, Лена Шагыйрҗан, Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Ләбиб Лерон, Газинур Морат шигырьләрендә К.Тинчурин образының үзенчәлекләрен ачыклау;

Фәнни  тикшеренү эшен башкарганда,  К. Тинчуринның тормышына һәм иҗатына багышланган төрле чыганаклар белән таныштык.

1. Азат Әхмәдуллин. Кәрим Тинчурин стиле

Коллектив. Кәрим Тинчурин : истәлекләр, шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2003. - 159 б., рәс. б-н.

2.. К.Тинчурин га багышланган шигырКәрим Тинчурин : истәлекләр, шигырьләр.- Казан : Татар.кит. нәшр., 2003.- 159 б., рәс. б-н.

3. Кәрим Тинчурин - драма остасы: Күренекле драматургның тууына 120 ел тулуга багышланган методик - библиографик ярдәмлек. - Казан: Милли кит. нәшр., 2006. - 26 б.

4. Мәгъсүм Хәбибуллин. Әдип туган якларда

Коллектив. Кәрим Тинчурин : истәлекләр, шигырьләр.- Казан : Татар.кит. нәшр., 2003.- 159 б., рәс. б-н.

5.Х. Туфан Х. Сайланма әсәрләр / Х. Туфан.- Казан : Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2004.- 431 б..

         К.Тинчуринга багышланган шигырьләрне аеруча дулкынланып, йөрәгем аша уздырып  укыдым. Әсәрләрне укыган саен, әдип турында күзаллавым артканнан арта барды.

Без, беренчеләрдән булып,  югарыда атап үтелгән авторларның әсәрләрендә К.Тинчурин образының үзенчәлекләрен анализладык. Хезмәтебезнең яңалыгы да менә шунда.

        Бу анализ безгә, татар халкы тормышында,   К.Тинчуринның нинди урын алып торуын, төрле авторларның  карашын билгеләргә ярдәм итте. Кемдер аның тормышын фаҗигале дип күзаллый, кемдер эшчәнлегенә югары бәя бирә...

Хәсән Туфанның “Ил гомренең тыныч кичләрендә...” шигырендә иң төп тема – хәтер. Хәсән Туфан, Ватаны өчен үзен корбан иткән ”газиз уллар-кызларын”, юбилей көннәрендә генә түгел,    беркайчан да онытмаска кирәклеген әйтә. К.Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов кебек , үз халкына хезмәт иткән даһилар, вакыт дәрьяларында  эзсез югалмаячагына, шагыйрь бөтен йөрәге белән ышана.

Ташламаган, ваз кичмәгән өчен,

 Азмыни сез михнәт чиккәнсез...

“Тукай залы” шигырендә  татар интелегенциясенең фаҗигале язмышы дәвам итә кебек. Бу шигырьдә Тукай клубы, татар мәдәниятының символы буларак алынган. Хәсән Туфан, төрле алымнар белән, Некрасовның “верная жена” темасын кертеп җибәрә.  Ачы язмышка, ирләре белән аерылуга дучар булган  язучы хатыннары турында ачынып яза. Таталитар чорның бер гаепсез  корбаннары - Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигмәти, Заһидә Тинчурина  - шундыйлардан.

Тукай клубына килгәндә, үзләреннән бәяләп бетермәслек бай мирас калдырган, газиз  ирләре белән очрашкан кебек булалар. Аларны бер үк ачы язмыш, олы фаҗига берләштерә.  Шагыйрь күзләре ирексездән Заһидәне күзәтә. Заһидә, еш кына ишеккә карап ала, аның йөрәге һаман нидер көтә.  

Көтәргә мин аны күнеккәнмен,

Язмыш - бары мәңге көтәргә...

Х. Туфан, бу шигырендә К.Тинчуринны бик талантлы артист буларак искә ала.

Фатыйма Ильская истәлекләрен күзәтик.“ “Ул - талантлы артистлар коллективын тәрбияләгән кеше. Безнең күңелләрдә ул шулай яши. Тинчурин - үзенең күңел байлыгын юмарт өләшүчән кеше иде». [Фатыйма Ильская/ Истәлекләр. Сокландыргыч Кәрим ага].Истәлекләрдән күренгәнчә, Кәрим Тинчурин сәхнәдә еш кына үзе уйный. “Җилкәнсезләр"дә  - Батырхан ролендә.Уйнау гына түгел, ул сәхнәдә яши. Образга шулчаклы бирелеп керә, аның чын Батырхан икәненә бернинди шик калмый.  "Ревизор"да  Хлестаковны аеруча кызыксыну белән башкара..

Халык мәхәббәтен казанган үлемсез әсәр  - “Зәңгәр шәл” хакында бәхәсләр күп булды. Кәрим Тинчурин аны 1926 елда яза һәм шул ук елның көзендә сәхнәләштерә дә. Төп рольләрне беренче башкаручылар Зәйни Солтанов (Ишан), Рокыя Кушловская (Мәйсәрә) һәм Кәрим Тинчурин (Булат) үзе була. Спектакль шундый зур уңыш казана ки, пьесаның серен, тылсымын театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр дә аңлый алмыйлар

Хәсән Туфан шигырьләре шунысы белән кызыклы, аның әсәрләре, драматург яшәгән чорны күзәтергә мөмкинлек бирә. Кызганычка каршы, күренекле язучыларыбыз,шагыйрьләребез репрессия корбаннары булганнар. Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый һ.б. шундыйлардан. Гаиләләреннән, туган йортларыннан аерылырга туры килсә дә,  халкына, Ватанына тугърылыклы булып калганнар, үзләрен корбан иткәннәр.  

Зөлфәтнең “Теге чак” шигырендә, шагыйрь ачынып, чордашларына чаң суккандай, Булат белән Мәйсәрә кебек үлемсез образларга мөрәҗәгать итә. Бу геройлар – татар халкының  мәңге үлмәс образлары. Бу шигырьдә, тормыш ике кисәккә, тоткынлыкка кадәр һәм тоткынлыктан соңга бүленә кебек. Драматург “Зәңгәр шәл” аркылы, үзе яшәгән чорның ифрат та катлаулы, фаҗигале булуын тасвирлап күрсәтә алган

Татар милләте җәүһәрләренең шулай югала баруына, коруына Зөлфәтнең җаны сызлана кебек тоела миңа. Тинчурин,Туфан,Җәлил... Күпме газап, михнәт... Шулай да. Алар кабызган утлар, якты учаклар, мәдәният күгебезне бүген дә яктыртып, халкыбызга сүнмәс маяк булып торалар.

Лена Шагыйрьҗанның “Кәрим Тинчурин истәлегенә” шигырендә Тинчурин образы татар халкының язмышы белән тәңгәлләштереп бирелә. Шигырнең беренче юлларында ук, аның татар халкы драматургия тарихындагы роле ачык күрсәтелә. Биредә сәхнә - шул чорны чагылдыручы көзге буларак бирелә. Монда шагыйрь әдипнең  реаль иҗатын гына чагылдырырга уйламый, чагыштырулар аша, аның иҗатының никадәр биек, күзаллавының никадәр киң колачлы булуын күрсәтергә тели

Ул чынлап та, олы талант иясе, оста драматург, күренекле артист, барыннан да бигрәк тирән акыллы педагог, режиссер да булган. К.Тинчурин белән озак еллар буе бергә эшләгән кешеләр  гомерләренең иң бәхетле көннәре дип саныйлар.[ Риза Ишморат. Соңгы очрашулар].

Драматургның үлемсез әсәрләре бүгенге көндә дә үз кыйммәтен югалтмыйлар, әледән - әле сәхнәләрдә уйналып торалар. “Җилкәнсезләр”, “Сәнгән йолдызлар” драмалары әнә шундыйлардан.

Кеше рухы проблемасы К.Тинчуринның мелодрамаларында үзәккә куела. Халыкта шундый ышану булган: имеш, күктә һәр кешенең үз йолдызы бар. һәрбер йолдыз – кемнеңдер яшәү һәм бәхет символы. Йолдыз сүнү – яшәүнең һәм бәхетнең сүнүе. 1913 – 1914 елгы тарихи вакыйгаларга нигезләнгән

“Сүнгән йолдызлар” драмасында шул мотивны файдаланып, автор халык һәм кеше язмышы, яшәү һәм бәхет мәсьләсен үзәккә куя. Дөньяда һәркемнең гомере бер генә, олы бәхете дә берәү генә. Кешенең шуңа омтылышын, яшәүгә хокукын кисү – зур җинаять. Шул ноктадан караганда, империалистик сугыш, аны кузгатучы һәм дәвам иттерүчеләр – җинаятьчеләр. Драматургның тирән фәлсәфәле бу гуманистик әсәре асылда әнә шул турыда.

Әдәбият һәм сәнгать  яшәсә - милләтнең дә киләчәге бар, халыкның да җаны күңеле сүрелмәячәк, ялкынланып яначак. Лена Шагыйрьҗан “тере җилләр” - авторның мәңге юкка чыкмас мирасы икәнен ассызыклый.К.Тинчуринның  “Зәңгәр шәл”е,”Казан сөлгесе”  - бөтен татар дөньясының милли образына өйләнделәр.  

Түгәрәк сәхнә - гомер тәгәрмәче, метафора буларак, татар халкының  - яшәү рәвеше буларак чагылдырылган.К.Тинчуринның  данлыклы исеме – татар драматургия тарихы пәрдәсендә , мәңге югалмаслык итеп, алтын җепләр белән чигеп язылган.  

Разил Валиевнең  “Чират” шигыре эчтәлеге  ягыннан Хәсән Туфанга бик якын тора. Базар  - биредә дәүләтнең яшәешен,  торышын чагылдыра.  Палач -  таталитар дәүләтнең юлбашчысы, әйдәүчесе. Фәтхи Бурнаш, Шәйхи Маннур, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан – коммунистик системаның корбаннары. Яз образы ярдәмендә, әсәрнең трагик көче бераз кими төшә, яңару, яңа тормыш чаткылары күренә. Җиңү көне – көч символы буларак күрсәтелгән.Дәүләт башлыклары , бу көнне үзләренчә борып алырга теләсәләр дә, ирексез торган халык шаукымына каршы тора алмыйлар. Разил Валиев үзе яшәгән чорны, буынны тормыш итү өчен шактый мөмкинлек ачылу вакыты дип саный. Яз образы  - моңа мисал булып тора.

Рәдиф Гаташ үзенең шигъри әсәрендә татар театрына дан җырлый дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Ул да, Лена Шагыйрьҗан кебек, тетрда -  тормышның чагылышын күрә. Көзге  - бу ике шигырьне берләштерә. Аның өчен, театр тарихы – “Сайар” труппасы тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

1918 ел ахырына кадәр “Сәйяр” исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10–12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. 1912 елда С.Гыйззәтуллина-Волжская “Сәйяр” төркеменнән китеп, Уфада “Нур” исемле — икенче татар театры труппасы оештыра. Оренбург шәһәрендә 1915 елда В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр — “Ширкәт” труппасы эшли башлый. Шулай итеп, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.

1922 елда асылда “Сәйяр” труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул “Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры” дип атала, аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте — артист, режиссер, драматург К.Тинчурин билгеләнә. 1926 елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә. исеме бирелә.

Театрның бик күп еллар үз бинасы булмый. Шуңа күрә коллективка 1950 елларда Казан Кремленең Спас манарасында эшләргә туры килә. Ә инде 1988 елда, ниһаять, Академия театры башка бинага күчкәч, аны Драма һәм комедия театрына бирәләр.

1933-1937 елларда театрның беренче директоры булып Гали Ильясов эшли. Ә инде  2002 елдан бүгенге көнгә кадәр  җитәкчелекне  көчле энергиягә ия булган, сәләтле Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы ала. Ул  актив рәвештә коллективта иҗади һәм җәмәгать эшләрен оештыра, театр бинасын яхшы якка үзгәртер өчен күп көч куя. 28 гыйнвар көнне,   Мөсәгыйтов Фәнис Наил улына тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән матаулы исем бирделәр. Соңгы елларда К.Тинчурин театры үзен югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүче коллектив буларак танытты. Репертуарда татар драматурглары белән беррәттән чит ил драматурглары әсәрләре дә бар. Г.Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”, М.Әмирнең “Гөлшаян”, Т.Миңнуллинның “Яшьлегем юләрлегем”, Л.Вәлиевның “Париж егете Әлфәнис” һ.б. әсәрләре зур уңыш белән уза.  

Югарыда атап кителгән, исемнәре турыдан – туры тетр белән бәйләнгән  - әдипләребез – милләтебезнең йөзек кашлары, шуңа күрә дә аларның исемнәре үлемсез, алар тудырган образлар мәңге яши. Рәдиф Гаташ та, кеше тормышында театрның роле, аның һичшиксез кирәклеге турында уйлана.

Халык рухын киләчәккә илтер,

Бик күпләрне әле уятыр...

        Ләбиб Лерон, үзенең шигырендә К.Тинчурин белән сөйләшә. Ул аңа, мирасының чиксез бай булуын, аның образларының үлемсезлеген, вакыт сынавын үтеп тә, бернинди актуальлеген югалтмавын ассызыклый. Булат Тинчурин – мәңге яшь һәм  заманча. Тинчуринны кабатланмас иткән – заман образы. Әсәрдә төн образы сурәтләнгән.. Төн – ул Сәйдәшләрне үз караңгылыгына йоткан  таталитар система символы.  

 С. Сәйдәшев һәм К. Тинчуринның иҗаты бер-берсеннән аерылгысыз. К. Тинчурин драма әсәрләрен җырлар белән иҗат иткән. Халыкның иң күркәм сыйфатларын, иң мөкатдәс уй-теләкләрен чагылдырган җыр, музыкадан башка чын милли театрны күз алдына китерү мөмкин түгел.

  Сәйдәш музыкасында татар халкының рухи тормышы, кичерешләре, хисләре, кыскасы,- хәзергесе һәм үткәне гәүдәләнә. Аның әсәрләренә тирән лиризм хас. Сәйдәш музыкасы мелодиягә дә гаҗәп бай. Бу исә авторның халык көйләренә якын торып иҗат итүеннән килә. Шуңа күрә дә композиторның әсәрләре халыкның олы мәхәббәтен казанды.

  Тинчурин һәм С. Сәйдәшевнең бердәм иҗаты сокландыргыч нәтиҗәләр бирә: сәхнәдә бер-бер артлы музыкаль спектакльләр куела. Бүген дә тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керә торган “Кара урман“, “Булат җыры“, “Монтерлар җыры“ һ. б. яратылып тыңлана.. Кәрим Тинчурин иҗатында төп урынны музыкаль драмалар били. Тинчурин белән С. Сәйдәшев кебек ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“ исемле әсәрләр туа. Бу әсәрләр һәм алар өчен махсус язылган җырлар - татар театр сәнгатенең һәм музыкасының җәүһәрләренә әвереләләр

Ләбиб Лерон фикеренчә, драматург өчен яшәү мәгънәсе – “кара көчләр”гә каршы, үзен аямыйча, яну, көю. К.Тинчурин  -  театрны Европа югарылыгына күтәрә алган драматург, Аның ачышлары,  эшләгән эшләренең күләме ягыннан, Мичуринныкыннан бер дә ким түгел.

 К. Тинчурин исемендәге театрда К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен карап тетрәндем. Бу спектакельне мин беренче тапкыр карадым. Караган саен, әсәрне укыган саен, К. Тинчуринның бөек драматург икәнлегенә ныграк ышандым, артистларның уйнауларына соклануым артканнан-артты.

К. Тинчурин − татар драматургиясен жанр ягыннан үзгәртепкоручы драматург. Аның һәр драмасы халкыбыз күңеленә үзенең халыкчанлыгы, музыкальлеге белән кереп урнашты. Аның геройлары тормыштан алынган, шул ук вакытта романтик геройлар.

 "Сүнгән йолдызлар" спектаклендә мине Надир образы тетрәтте. Минемчә, бу образ автор тарафыннан аеруча яратып һәм тулы итеп эшләнгән.

Драма иң алгы планга бәхет мәсьәләсен куя. Беренче карашка ул мәхәббәт өчпочмагын күрсәтә кебек. Әсәрнең эченәрәк керсәң, әсәр мәхәббәт турында гына түгел икәнлеге аңлашыла. Драмада ике яшь бер-берсен өзелеп сөя. Сәрвәр дә, Исмәгыйль дә − ярлы кеше балалары, ятимнәр. Икесе дә чибәрләр, уңганнар. Сәрвәрнең әбисе Гөлнур әби яшьләрнең тормыш коруларына каршы түгел. Аның казлары күп, Сәрвәр "Сандык малын" да җитәрлек әзерләгән. Көзгә туй итәргә җыеналар яшьләр. Яшьләр бертөрле уйлый, язмыш икенче төрле хәл итә.

Яшьләрнең киләчәге әкренләп караңгылана бара. Иң беренче Сәрвәр төш күрә. Аны Гөлнур әби бәхетсезлеккә юрый. Сәрвәрне Мәхдүм Надирның да яратуы беленә. Ул Сәрвәргә үзенең мәхәббәтен аңлата. Ләкин бөкре, ямьсез Надирны Исмәгыйль белән алыштырып буламы соң? Сәрвәрнең бу турыда ишетәсе дә килми, ләкин ул Надирны кызгана. Ул аны яшьләр уенына катнаштыруга да каршы түгел.

Надир образы тамашачыны аеруча дулкынландыра. Ул тамашачыга характерының ике ягы белән ачыла: беренчедән, укымышлы, киң, бай күңелле, чын күңеленнән ярата ала; икенчедән, үзенең гариплеген тою, шушы ярлы егетләрдән дә түбән хис итү аны дөньяга, хәтта Аллага да нәфрәт белән карарга этәрә. Үзен шундый "шайтан" кыяфәтендә яраткан өчен Аллага ләгънәт укый. Ләкин Надирның күңеле бай, сөйләме матур, образлы, эчке дөньясы мәхәббәт белән тулы. Ул Сәрвәргә матур-матур мәхәббәт хатлары яза. Җавап ала алмаячагын белсә дә яза. Мәхдүм барысын да аңлый: Сәрвәр аңа беркайчан да карамаячак. Ләкин аның күңеленең бер почмагында зәгыйфь кенә булса да өмет чаткысы сүнми. Бу чаткы сугыш башлану турындагы хәбәрдән соң көчәеп китә.

Сугыш башлануын ишеткәч, Надир шатлыгыннан сикерә, көлә: "Сугыш, әһә, сугыш!.. Мин сугышка бармыйм, мин калам. Мин зәгыйфь, мин бөкре. Мин гурбун..." Билгеле инде, ул бу сүзләре белән Исмәгыйльләрнең сутышкакитүен, ә Сәрвәрнең авылда калачагын күз алдына китерә. Сугыш бит ул, анда ни булмас дисең? Сәрвәр бит Надир янындакалачак. Бәлки әле Сәрвәрне үзенә каратырга да мөмкин булыр.

Кайгы бервакытта да ялгыз гына йөрми диләр. Сәрвәрнең Исмәгыйльне сугышка җибәрәсе килми. Сөйгәнен янында калдыру өчен улбарысын да эшләргә әзер. Эшли дә. Үз куллары белән сихерче карчыктан алган даруны Исмәгыйльнең колагына сала. Исмәгыйль үлә. Сугышта дошман кулыннан түгел, сөйгәне кулыннан үлә. Сәрвәр бу кайгыны күтәрә алмый, аның йолдызы сүнә, ул акылдан яза... Инде мәхәббәт өчпочмагы таркала. Сәрвәр −Надирныкы гына. Надир Сәрвәрнең авыруын белсә дә, ташламый. Аның белән Исмәгыйльнең каберенә чәчәкләр куя. Аның моңлы җырларын тыңлый, Коръән укый. Сәрвәр − Мәхдүмнең бердәнбер куанычы, аның өчен Сәрвәрнең терелмәве яхшырак, чөнки: "Ә бит терелсә, икенче төрле булуы мөмкин..." Сәрвәрнең үлеме Надирның да тормыштагы бөтен куанычын сүндерә. "Ахыргы, иң соңгы өметем дә сүнде. Тагын ялгыз". Сәрвәрнең үле гәүдәсе янында ул да үз-үзен үтерә. Менә шушында без Надирның көчле кеше булуын, Сәрвәрне чын йөрәктән яратуын күрәбез.

Драманы укып чыккач, спектаклен карагач, миңа Надир образы В. Гюгоның "Собор Парижской Богоматери" романындагы Квазимодо образын хәтерләтте. Бигрәк тә Надирның: "Чәчәкләр китердеңме?.. Ә миңа аларны китерүче булмас. Һич, һичкем китермәс. Мин ялгыз. Дөньяда да ялгыз, кабремдә дә ялгыз..." − дигән монологы шундый ук гарип Квазимодо сүзләренә аваздаш:

...Горбун отверженный с проклятьем на челе,

Я никогда не буду счастлив на земле.

Минемчә, автор драмада (трагедиядә дисәк дөресрәк булыр) кешенең кыяфәтенә карап кына фикер йөртмәскә, аның эчке дөньясына да карарга чакыра. Драма бәхетсезлек белән тәмамлана. Надир аз булса да бәхетле мизгелләрдә яшәп кала. Мәхәббәтен югалту − яшәвенең |мәгънәсен юкка чыгара. Хәзер инде ул үзе дә җырлый алмый, Сәрвәрнең дә моңлы җырларын тыңлау насыйп түгел. Мондый яшәү аңа кирәк түгел...

"Сүнгән йолдызлар" − һәрбер кешенең бәхетле булырга хокукы барлыгын күрсәткән әсәр. Автор һәр кешегә йолдызлар бүлеп бирә. Сәрвәрнең төшендә ул йолдызлар сүнүнең сәбәбе сугышта дип әйтмәкче була. Бәлки шулайдыр да, чөнки сугышлар кешеләргә бервакытта да шатлык китерми. Бүген дә ул шулай.

        К. Тинчуринның характерлар остасы булуы һәр әсәрендә күренә. Шулай булмаса, аның спектакльләреннән кешеләр елап яки көлеп чыга алмаслар иде.

        К.Тинчурин иҗатына мәдәният һәм сәнгать әһелләренең карашын белү теләге белән К.Тинчурин театрына юл тоттык. Анда безне, Татарстан Республикасының халык артисты, Харисов Зөфәр Назыйм улы каршы алды. Без аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирергә ашыктык.

Йомгаклау

Хезмәтебезгә нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк. К.Тинчуринның фаҗигале язмышы, аның иҗаты бер кешене дә битараф калдырмый. Язучымы, шагыйрьме, театр артисты яки башка өлкәдә эшләүчеме, К.Тинчурин кебек милләт җәүһәрләрен халкыбыз онытмый. Әдәби әсәрләрне анализлау барышында без шуны ачыкладык: К.Тинчурин образы төрлечә чагылдырылса да, ул үзенең даһилыгын, бөеклеген югалтмый, киресенчә төрле яктан ачылып тулылана гына бара.

        Х. Туфан, бу шигырендә К.Тинчуринны бик талантлы артист буларак искә ала. Үз халкына хезмәт иткән даһилар, вакыт дәрьяларында  эзсез югалмаячагына,  ышана.

Шагыйрь Зөлфәт ачынып, чордашларына чаң суккандай, Булат белән Мәйсәрә кебек үлемсез образларга мөрәҗәгать итә. Бу геройлар – татар халкының  мәңге үлмәс образлары булып торалар.

Лена Шагыйрҗан әдип иҗатының биеклеген күрсәтә. “Зәңгәр шәл”, ”Казан сөлгесе”нең   - бөтен татар дөньясының милли образына әйләнүенә дан җырлап яза.  

Разил Валиев үзе яшәгән чорны шактый тәфсилле тасвирлар бирүгә ирешә.  Яз образы аша, яңалыкка омтылуның матур үрнәкләрен чагылдыра. Таталитар чор корбаннарына өйләнгән каләмдәшләре өчен бөтен йөрәге, күңеле белән әрни.

 Ләбиб Лерон фикеренчә, драматург өчен яшәү мәгънәсе – “кара көчләр”гә каршы, үзен аямыйча көрәшү, яну, көю. К.Тинчурин  -  театрны Европа югарылыгына күтәрә алган драматург.

Җыеп кына әйткәндә, Тинчурин талантын, аның иҗатының әһәмиятен хәтта бүгенге заманнан торып бәяләгәндә дә, әлеге шәхеснең сәләте сокландыра, таң калдыра. Кәрим Тинчурин әсәрләре бүген дә төрле театрлар репертуарыннан төшми. Репертуарда татар драматурглары белән беррәттән чит ил драматурглары әсәрләре дә бар. Г.Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”, М.Әмирнең “Гөлшаян”, Т.Миңнуллинның “Яшьлегем юләрлегем”, Л.Вәлиевның “Париж егете Әлфәнис” һ.б. әсәрләре зур уңыш белән уза.  

Кәрим Тинчурин - үз халкының бәгырь кисәге. Ул халыкчан булам дип көчәнми, аңа акыл өйрәтми. Елый икән, чын күңелдән елый, елмайганда эчкерсез елмая, көлә икән, әрнүенә әче итеп көлә. Кешеләр аны шуңа күрә аңлыйлар, кушылып елыйлар, көләләр.

Кәрим Тинчурин  - мәңге сүнмәс йолдыз кебек, бүгенге көн әдипләренә дә якты юл күрсәтеп тора. Кәрим Тинчуринның бай мирасын өйрәнү, аларны киләчәк буынга тапшыру безнең изге бурычыбыз.