Инновационная деятельность на базе КФУ

Шарифуллина Саджида Якубовна

Я, Шарифуллина Саджида Якубовна, учитель татарского языка и литературы МБОУ "Лицей №159" Советского района г. Казани. Участвую в РИП Инновационная образовательная программа дополнительного профессионального образования "Модели организации внеурочной деятельности школьников в соответствии с требованиями ФГОСООО." Работаю по теме: " Использование образовательного потенциала устного народного творчества во внеурочной деятельности "( "Дәрестән тыш эшчәнлектә татар халык авыз иҗатының белем бирү потенциалын куллану")

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл drestn_tysh_eshchnlek_programmasy_sharifullina_s_ya.docx43.98 КБ

Предварительный просмотр:

Инновацион тема: « Дәрестән тыш эшчәнлектә татар халык авыз иҗатының белем бирү потенциалын куллану »

 6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

            С. Я. Шәрифуллина, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе « Лицей №159», Казан

Аңлатма язуы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 6 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең  Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Программада шәхесне рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбияләү концепциясенең һәм универсаль уку гамәлләрен формалаштыру программасының төп положениеләре исәпкә алынды. Курс 34 сәгатькә исәпләнгән.

Башка милләт укучыларына татар телен укытуның төп максатларыннан берсе -укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен башка милләт балаларына татар телен укытуның мөһим бурычларының берсе булып түбәндәгеләр билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни татар мәкальләрен, әкиятләрен, җырларын, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле темаларга сөйләшергә өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.

Эшнең актуальлеге: бүгенге авыр болгавыр заманда тәрбия чаралары иң актуаль проблема булып тора. Хәзерге заман баласын әдәбиятка, сәнгатькә тарту – иң кыен мәсьәлә. Халык авыз иҗаты борын заманнан иң куәтле тәрбия чарасы булган. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба. Татар халык әкиятләрен, табышмакларын, мәсәлләрен, җырларын, бәйрәмнәрен өйрәнү, барлау, туплау тәрбия чарасы гына түгел, ул буыннарны тоташтыручы әһәмиятле чара булып тора.

                                     Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • «гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек» төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Урта белем бирү баскычында телгә өйрәтү, укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар, презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Курсның предмет нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау:

  • төрле жанрдагы халык авыз иҗаты әсәрләрен тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләрне, тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм:

  • сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

Монологик сөйләм:

  • халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәгендә әкиятләр,табышмаклар һ.б. төзи алу һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

Уку предметының эчтәлеге

            1.Балалар фольклоры.

Балалар фольклоры турында төшенчә бирү, китаплар белән таныштыру. Тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, хәрәкәтле такмаклар, мәкальләр җыю. (Хәрәкәтле такмакларның максаты – авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, хәрәкәтләрне такмаклау гамәле белән координацияләү, хәрәкәтләр сайлаганда балаларга иҗат өчен мөмкинлекләр бирү, оялу, киеренкелек хисеннән котылу өчен шартлар тудыру). [ 6. Ягъфәров Р.И., Татар халык уеннары // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1998. – 156 бит.]

2. Татар халык әкиятләре.

Татар халык әкиятләре белән танышу. Әкият сайлап алып сәхнәләштерү яки курчак театры оештыру, түгәрәк җитәкчеләре белән элемтәдә булу.

3. Мәзәкләр. Татарча мәзәкләр уку. [3. Кукшин Р., Татар балалар антологиясе // Казан: Татар. кит. нәшр., -1983. - 3 бит.]

4. Татар халык җырлары.

Татар халык җырлары белән танышу. Музыка укытучылары Мөхәммәдиева Л. Б. һәм Әбелханова Э. М. белән тыгыз элемтәдә эшләү.

5.Татар халык бәйрәмнәре..

Татар халык бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирү. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәрен үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бару. [1. Әхмәтов С., Уйныйбыз да, җырлыйбыз да... // Яр Чаллы: КамАЗ акционерлык җәмгыятенең газета – кит. нәшр., - 1991. -9 бит. ]

6.Татар исемнәре.

Кайбер татар исемнәре белән танышу. Мәгънәләрен билгеләү. Шәҗәрә төзү. Тарих һәм әдәбият укытучылары белән берлектә эшләү.

7.Милли киемнәр.

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру. Кием әдәпләре турында әңгәмә оештыру. [4. Нүрзия, Татар сынлы сәнгате // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. – 16бит.]

8.Өстәл әдәбе.

Татар халык ашлары турында әңгәмә оештыру. Табын әдәпләре. Кунак чакыру, кунакка бару темасына диалоглар. Мәктәп ашханәсе пешекчесе белән тыгыз элемтәдә булу. [6. Фәхретдин Р., Тәрбияле бала // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. — 7бит. ]

9.Татар телендә нәшер ителүче балалар журналлары.

“Ялкын”, “Салават күпере” журналлары белән таныштыру.

Тематик план

№ п/п

Раздел, тема

Количество часов

1

Балалар фольклоры.

4

2

Татар халык әкиятләре.

4

3

Мәзәкләр.

3

4

Татар халык җырлары.

4

5

Татар халык бәйрәмнәре..

4

6

Татар исемнәре.

3

7

Милли киемнәр.

5

8

Өстәл әдәбе.

3

9

Татар телендә нәшер ителүче балалар журналлары.

4

Барлыгы:

34

Календарь-тематик план

Раздел, тема урока

Сәгать

саны

дата

план

факт

1-2

Балалар фольклоры турында төшенчә. Китаплар белән таныштыру.

2

3

4

Тизәйткечләр, санамышлар.

Табышмаклар, хәрәкәтле такмаклар, мәкальләр. 

2

5

6

 Татар халык әкиятләре белән танышу.

 “ Әкият – минем балачак дустым” темасына сөйләшү.

2

7-8

Әкияттәге уңай һәм тискәре образлар турында сөйләшү.

2

9

Татарча мәзәкләр уку. 

1

10-11

Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!

2

12

13

Татар халык җырлары.

Татар халык җырларын башкаручы артистлар.

2

14-15

Г.Камал тетрында  кунакта.

2

16

17

18

19

Һәр халыкның үз бәйрәме.

Татар халык бәйрәмнәре.

Татар халкының дини бәйрәмнәре һәм йолалары.

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә...

4

20

21

22

Татар исемнәре. Борынгы исемнәр тарихы.

Татар халкында исем кушу йоласы.

Гаиләм шәҗәрәсе. Әби-бабаларым ни атлы булган? (Проект)

3

23

24

25

26-27

Милли киемнәр белән танышу.

Бабамның түбәтәе, әбиемнең калфагы.

Милли киемнәр рәсемдә. Татар халык киемнәрендә орнаментлар.

Мин – дизайнер! “Киләчәк буынга заманча милли кием” проектын төзү.

5

28

29

30

Кунак ашы – кара-каршы. Табын әдәбе.

Минем әнием – татар халык ашлары остасы!

Мин – нәни пешекче! (Иҗади дәрес)

3

31

32

33

34

Балалар журналы ничек барлыкка килә? Татар телендә нәшер ителүче журналларга күзәтү.

“Ялкын” журналы - минем дустым!

Салават күпере” – иң кызыклы журналларның берсе!

Газета, журнал битләрендә үз мәкаләләреңне күрү өчен нишләргә кирәк?

4

Барлыгы:

34 сәгать

Дәрестән тыш эшчәнлек курсы нәтиҗәләре

Тема

Оештыру формасы

Эшчәнлек төрләренә характеристика

1

Балалар фольклоры.

Әңгәмә, мәктәп китапханәсенә экскурсия.

Балалар фольклоры төшенчәсен белү. Хәрәкәтле такмакларның максаты – авазларны дөрес әйтергә өйрәнү, хәрәкәтләрне такмаклау гамәле белән координацияләү, хәрәкәтләр сайлаганда балаларга иҗат өчен мөмкинлекләр бирү, оялу, киеренкелек хисеннән котылу өчен шартлар тудыру. Китапханәдә өстәмә әдәбият белән эшләү.

2

Татар халык әкиятләре.

Әңгәмә, презентацияләр карау.

 Татар халык әкиятләрен уку. “ Әкият – минем балачак дустым” темасына сөйләшү. Әкияттәге уңай һәм тискәре образлар турында сөйләшү, әңгәмә кору.

3

Мәзәкләр.

Видиороликлар карау, сөйләшү.

Татарча мәзәкләр уку. Мәзәкләрне диалогик сөйләмдә кулланып уйнау. Русча эквивалентларын табу.

4

Татар халык җырлары.

Аудио һәм видиоязмалар тыңлау.

Татар халык җырларын тыңлый, аңлый белү. Татар халык җырларын башкаручы артистлар белән танышу.

5

Татар халык бәйрәмнәре.

Әңгәмә оештыру, презентацияләр карау.

“Һәр халыкның үз бәйрәме” темасына сөйләшү.

Татар халык бәйрәмнәрен барлау, аларга күзәтү ясау. Татар халкының дини бәйрәмнәре һәм йолаларын өйрәнү. Бәйрәмнәргә әзерлек турында мәгълүмат туплау.

6

Татар

исемнәре.

Әңгәмә, иҗади эш.

Кайбер татар исемнәре белән танышу. Мәгънәләрен билгеләү өчен өстәмә әдәбият белән танышу. Татар халкында исем кушу йоласы турында сөйләшү. Шәҗәрә төзү һәм аны презентацияләү.

7

Милли киемнәр.

Әңгәмә, иҗади эш.

Милли киемнәр белән танышу. Түбәтәй, калфак, алъяпкыч, чулпы, беләзек, алка кебек кием-бизәнү әйберләрен таный белү. Татар халык киемнәрендә орнаментлар төрлелеге турында сөйләшү.

“Киләчәк буынга заманча милли кием” проектын төзү.

8

Өстәл әдәбе.

Әңгәмә, сөйләшү, күзәтү.

Татар халык ашлары турында әңгәмә

оештыру. Табын әдәпләрен белү һәм үтәү күнекмәләре булдыру. Кунак чакыру,

кунакка бару темасына диалоглар. Мәктәп ашханәсе пешекчесе белән тыгыз элемтәдә булу.

9

Татар

телендә нәшер ителүче балалар журналлары.

Әңгәмә, презентацияләр карау, мәктәп китапханәсенә экскурсия.

Балалар журналы ничек барлыкка килүе турында белү. Татар телендә нәшер ителүче журналларга күзәтү.“Ялкын” журналы - минем

дустым!” темасына сөйләшү. “Салават күпере” – иң кызыклы журналларның берсе!” темасына диалоглар оештыру. Газета, журнал битләрендә үз мәкаләләреңне күрү өчен нишләргә кирәк соравына җавап эзләү.