Авторская программа "Милли мирас"
"Милли мирас" авторлык программасы 1-4 нче класслар өчен класстан тыш эшчәнлек өчен махсус төзелде
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 83.75 КБ |
Предварительный просмотр:
«Гимнази №20 имени Абдуллы Алиша» города Казани Советского района
«Милли мирас»
Автор:Галиева Гульназ Шамиловна
Учитель татарского языка и литературы
МБОУ «Гимназия №20имени Абдуллы Алиша»
Тел:89874121224
2017 год
СТРУКТУРА УЧЕБНОЙ ПРОГРАММЫ ЭЛЕКТИВНОГО КУРСА
Элементы учебной программы | Содержание элементов | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Пояснительная записка | “ Милли мирас”
Төзүче-автор: Г.Ш Галиева, Казан шәһәре Совет районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия ”нең беренче категорияле укытучысы. Бу авторлык программасы мәктәпләрдә эшләүче башлангыч, татар теле һәм әдәбияты, өстәмә белем бирү укытучыларына тәкъдим ителә. «Милли мирас» программасы нәфис-эстетик юнәлешкә карый. - Федераль дәүләт законына (29.12.2012 № 273-ФЗ «Об образовании в РФ»); - Башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартларына(Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации 06.10.2009 № 373); - Шәхеснең рухи-әхлакый үсеш концепциясенә; -Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең гомуми белем бирү программасына нигезләнеп төзелде.
Аңлатма язуы . «Үткәнен белмәгән,милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк». Ш.Мәрҗәни. Хәзерге вакытта,мәктәп һәм гаилә алдына ,укучыларны тормышта үз урыннарын таба алырга сәләтле итеп тәрбияләү бурычы куела. Югары әхлаклы,иҗади,эзләнүчән бала гына тормышта үз урынын табып ,җәмгыяткә файда китерүче булып формалаша.Танышу,эзләнү,өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат итү,сәләтләрне,әдәплелекне үстерү программада милли мирас юнәлешендә корылган. Бала аңына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, хәзерге көндәге халәтен, дөнья халыклары арасында тоткан урынын, зыялылары, галимнәре, үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең «нәсел агачы»н, гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә,әхлагы ныгый. “Милли мирас”программасы эшчәнлеге нәтиҗәсендә укучыларның туган телендә сөйләме камилләшә,фәнни-эзләнү эше җайга салына, дәрестә алган белемнәрне гамәлдә куллануы үсә. Программабыз мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучылары өчен төзелә. Бу эшебез аша югарыда күрсәтелгән бурычларны тормышка ашыруны күздә тотабыз. Максат: Үз милләтенең киләчәген кайгыртучы,тормышта үз урынын таба алырлык, белемле, югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес тәрбияләү. Бурычлар: 1. Декоратив-гамәли иҗатның традицион төрләрен, халкыбызның гамәли сәнгатен , кул эшләрен үзләштерү аша милли узаң формалаштыру, буыннар бәйләнешен тәэмин итү; 2.Милли мирасыбызның үзенчәлекләрен өйрәнү аша укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә сәләтле һәрьяктан камил шәхес итеп тәрбияләү; 3.Иҗади омтылыш, театр аша милли мирасыбызга хөрмәт, милли горурлык, әхлакый хисләр тәрбияләү,сөйләм телен камилләштерү. Төп принциплары: - сыйныфта гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру; - халыкчанлык; - иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү; - иҗтимагый активлыкны үстерүгә башлангыч юнәлеш бирү; - эстетик зәвык тәрбияләү. -ватанпәрвәрлек -гомумкультуралылык -эзләнүчәнлек,проектлылык. Программа 4 елга исәпләнгән. 1-4 сыйныф укучылары өчен билгеләнгән сәгатьләр саны 270, атнага 2 сәгать. ФДБС таләбе буенча планлаштырылган нәтиҗәләр. Шәхескә кагылышлы планлаштырылган нәтиҗәләр: -татар теленең,татар халкының милли мәдәни кыйммәтләренең шәхеснең һәрьяклы үсешендә ролен, башкарган гамәлеңнең тормышта кирәклеген аңлау; -милли мирасны милләтнең киләчәген саклаучы чара буларак саклау,өйрәнү,баетуга омтылыш булдыру; -ана телендә аралашып ,нәтиҗәле эшләү,үзгәрешләр кертү;иптәшләреңне тыңлап,үз фикерләреңне җиткерү өчен күзәтеп бәя бирергә сәләт булдыру; -баланың ,алган белемнәрен, гамәлләрен аңлап эш итүе, әдәплелеген арттаруы; -укучының ,башка милләтләр мәдәниятенә хөрмәт,толерантлык сыфатларын аңлы үстерүе; Регулятив универсаль уку гамәлләре УУГ: -үз эш урыныңны,эшчәнлегеңне оештыра белү; -эшчәнлегеңне планлаштыру,контрольдә тоту,кимчелекләрен төзәтү,үзгәртә алу; -уңыш-уңышсызлыкларның сәбәбен анализлау,үзбәя; -иҗади ,декоратив - гамәли эшчәнлекне отышлы итергә булышучы җайланмалардан,ысул,алымнардан файдалана белү; Танып -белү универсаль уку гамәлләре УУГ: -кирәкле мәгълүматны кирәкле чыганаклардан аерып алу; -кирәкле мәгълүматны эзли белү,аны кирәгенчә үзгәртә алу,шуңа нигезләнеп үзеңнекен булдыру; -эзләнү эшчәнлеге аша мирасны тулырак аңлау,баету,саклау; -эшчәнлеген өлге, карта,модель, схемаларны кулланып оештыру,чагыштырып эш алымнарын өйрәнү; -милли мирасның төрләре белән танышып,белемнәрне кулланып карау нәтиҗәсендә эстетик зәвыкны ,милли культураны үстерү; -милли кием,милли бизәк,кул эшләре,милли ризык үзенчәлекләрен ,осталарның эшчәнлеген өйрәнү,үзләштерү аша, сөйләмне камилләштерү.Максатчанлык,төгәллек,хезмәт сөючәнлек сыйфатларын үстерү; -чараларда,очрашуларда катнашып,театрда төрле образларны уйнап яхшы һәм начар сыйфатларны ,гамәлләрне аерырга өйрәнү; -хәтер,уйлау,тоемлау,хыяллану,уйлап табу күнекмәләрен үстерү; Коммуникатив универсаль уку гамәлләре УУГ: -парда,төркемдә,күмәк эшләрдә аңлашып эшләү күнекмәсен үстерү; -сөйләгәнне аңлап,үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерү; -сорау куя һәм сорауга җавап бирә белү,эшләгән эшең хакында кызыклы итеп туган телдә иркен сөйли алу; -ярдәм итү һәм ярдәм сорый алу; -төрле фикерләрне түземлек белән тыңлый,үз карашыңны җиткерә,хөрмәт белән аралаша белү; -аралашу процессында аралашу максатын аңлап сөйләм төзү; -иҗади һәм эзләнү эше нәтиҗәләрен иптәшләреңә тәкъдим итү,яклау,дәлилләү күнекмәсен үстерү; -театрда төрле образларның аралашуын күзәтеп ,ягымлы сөйләм күнекмәләрен формалаштыру. Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен тәкъдим ителгән эшчәнлек төрләре һәм формалары.
. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Учебно-тематический план | Программаның эчтәлеге Программа дүрт бүлектән тора. Эш төре,оештыру формалары,юнәлешләре белән аерылып торган дүрт бүлек бер максатка юнәлгән. Бүлекләр эчтәлеге ягыннан бер берсенә бәйләнеп ,бер-берсен тулылындырып кызыксыну уята.Танышу, өйрәнү,ныгыту,күбрәк белергә теләү,эзләнү,табышың турында сөйләү,балаларга эшләү өчен этәргеч бирсә,күмәк тырышлык белән туган соңгы нәтиҗә кәнәгатьлек хисен тудыра.Уку елы азагында белгәннәрне,ачышларны,иҗади эшләрне кулланып бердәм иҗат ителгән театраль чыгыш елдан ел камилләшә бара, ата-аналарга,башка класс укучыларына да бик ошый.Укучылар белгән, аңлаган табышларын,фикерләрен теләп сәхнә аша башкаларга җиткерә. “Милли мирас” 1 нче сыйныф программасының эчтәлеге. Шөгыльләнүнең беренче елында эшчәнлек укучыларны кызыксындыруга, гади эш кораллары,эш алымнары куллануга,эш урыныңны оештыра,тәртиптә тота белергә өйрәтүгә ,татар халкының милли мирасы белән таныштыра башлауга юнәлтелә.Милли мирасның нигезен тәшкил итүче халык авыз иҗаты әсәрләре турында белемнәр халык уеннарында ныгытыла,фольклор юнәлешендә эшләүчеләр белән очрашуларда укучыларда кызыксыну арта, сорауларга җавап эзләүгә,үзеңнең сәләтеңне күрсәтүгә теләк уяна.Милли бизәккә нигезләнгән иҗади хезмәт һәм театраль чыгыш- алган белемнәр нәтиҗәсе булып балаларда милли горурлык,ватанпәрвәрлек,әхлакый сыйфатлар тәрбияләнүгә җирлек тудыра. Кереш:куркынычсызлык кагыйдәләре-1сәгать Музейның милли бер экспонатына бәйле проблемалы сорауны чишү барышында, эш юнәлеше,кирәкле материал,эш кораллары,чыганаклар белән танышу,куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү. Милли ядкарьләр -30 сәгать 1.Халык авыз ижатына хас төп үзенчәлекләр. Теория.Халык авыз иҗаты турында төшенчә бирү. Халык әдәбияты, халык авыз иҗаты, фольклор терминнарын аңлату. Практика.Коллектив иҗат нәтиҗәсе булуга төшенү. Телдән бергәләп “Мәктәп кыңгыравы” әкиятен уйлап чыгару. 2.Санамышлар һәм сынамышлар. Теория .Санамышлар һәм сынамышлар белән танышу.Аларның уртаклыгы һәм аермасы.Куллану урынын ачыклау. Призентация буенча фикер алышу. Практика.Санамышларны яттан сөйләп карау(кече төркемдә).Аларны файдаланып татар балалары уеннары өйрәнү(күмәк). 3.Такмаклар ,такмазалар Теория. Такмак һәм такмазалар белән танышу.Татар телендә такмак һәм такмазаларның тоткан урынын ачыклау. Практика.Гаилә әгъзаларыннан,туганнардан такмаклар өйрәнеп килеп сыйныфта сөйләү.Такмаклы уеннар өйрәнү. 4.Табышмаклар һәм тизәйткечләр . Теория.Табышмаклар һәм тизәйткечләр белән танышу.Аларның әһәмиятен ачыклау.Аермаларын табу. Практика.Тизәйткечләр әйтү ярышы.Бирелгән предметка телдән табышмак уйлап чыгару,башкаларга әйтү,аларның җавабын кабул итү,төзәтү,дәлилләү(парлы иҗади эш). 5.Мәкаль-әйтемнәр иле. Теория. Мәкаль һәм әйтемнәргә билгеләмә. Мәкаль-әйтемнәрнең тематик төркемнәре .Аларны өйрәнү. Практика.Уен “Мәкаль-әйтемнәр иле” (төркемнәрдә) .Күрсәтелгән темалар буенча мәкальләр әйтү. Мәкальләр буенча викторина сорауларына җавап бирү. 6.Татар халык җырлары. Теория.Җырларның тематик төркемнәре. Җырлардагы традицион образлар. Бүгенге көндә дә популяр булган халык җырлары. Халык җырларының автор җырларыннан аермасы. Башка халыкларның җырлары белән охшашлыгы. Практика.Татар,рус,чуваш,инглиз телендә бишек җырлары тыңлау,видео карау.Шаян җырлар, җырлы уеннар өйрәнү(кара-каршы). 7.Халыкчан юнәлештә иҗат итүчеләр. Теория.Халыкчан юнәлештә иҗат итүчеләр белән танышу-очрашу.(А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор халык авыз иҗаты төркеме белән аралашу.)Чыгышларын карау.Халык җырлары ,уен кораллары,киемнәре тарихын тыңлау. Практика. Татар халык уен кораллары белән якыннанрак танышу,тотып,уйнап карау.Музыкаль белем алу түгәрәкләре белән танышу,язылу. 8.”Зәлидә” уеннары. Теория.Уеннарның төрләре.Уенны оештыру урыны,әһәмияте.Уен кагыйдәләре. Практика.Уеннарны өйрәнү.Алган белемнәрне(санамыш,сынамыш,такмак,такмаза,мәкаль-әйтем,уен җырларын) уен барышында куллану,бию элементларын башкару(күмәк). 9.Милли бизәкләр. Теория. Татар халкының киемнәрендә милли бизәкләр .Милли бизәкләр белән танышу.Аларның килеп чыгышы,әһәмияте,кулланылышы.Орнамент төшенчәсе. Практика.Төс сайлау,бизәкләрдән композиция ясау.(Төркемдә) Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап бизәкне төшерү,буяу,әвәләү.(парда) Төшерү ысуллары.Буяу төрләре.Яссылыкта күпертмәле,яссы элементларны беркетү алымы.Тулы милли бизәк җыю.Күргәзмә ясау. 10.Картоннан түбәтәй ясау. Теория.Куркынычсызлык кагыйдәләре. Эш кораллары, күрсәтмә карта, түбәтәй үрнәкләре, таблицалар белән эшләү алымнары. Математика дәресләрендә алган белемнәрне куллана белү, игътибарлылык, төгәллек күнекмәләренең кирәклеген аңлату. Төшерү,кисү,ябыштыру кагыйдәләрен искәртү. Композициядә симметрия и асимметрия төшенчәсе. Практика.Түбәтәйне эзлекле рәвештә ысул кулланып ясау,бизәкләрне композиция таләпләренә туры китереп сайлау,төшерү,кисү,ябыштыру.Түбәтәйләрне әтиләр көненә бүләк итү. Белергә телим!-3сәгать Татар исемнәре. Пролемалы ситуация тудыру:Кәгазь курчакка кәгазьдән милли киемнәр кидерү.(“Салават күпере”журналы) Аңа нинди исем кушарга? Теория.Татар исемнәре. Аңлатмасы.Хәзер һәм элеккеге татар исемнәре . Практика.Курчакка исем кушу.Нигә кушканыңны аңлатып сөйләү.(шәхси,теләк буенча) Иҗат аланы-4сәгать 1.Мин - татар баласы! Иҗади эш. “Туган телемдә сөйләшәм,туган телемдә җырлыйм. Әдәпле дә, инсафлы да- татар баласы бит мин!” темасына әти-әниләр ярдәме белән,өйрәнгәннәрне,алган белемнәрне кулланып чыгышлар әзерләү.(Бәйге,концерт,бәйрәм,газета-журнал чыгаручылар белән очрашу.һ.б формада проектны йомгаклау.)Туган телдә бәйләнешле сөйләмне үстерү,сүзлек байлыгын арттыру. “Тәүге адымнар” театр коллективы-28 сәгать 1.Күркәм сыйфатлар. Теория.Татар халкының күркәм сыйфатлары.Әдәплелек темасына әңгәмә. Практика.Хайваннарның тавышын тыңлау,холкын,сыйфатларын билгеләү.Хайваннар турында татар мультфильмнарын карау. Фикер алышу. 2.Сөйләшә торган йомшак уенчыклар Теория.Сөйләм төрләре:диолог һәм монолог.Күмәк күренешләр. Практика.Төрле хайваннарны –йомшак уенчыкларны татарча әдәплелек темасына сөйләштерү.Театраль уен. 3.Әкият-пьеса . Теория.А.Алишның”Сертотмас үрдәк” әкиятен уку. “Сертотмас үрдәк”спектаклен карау .Әкият һәм пьеса. Фикер алышу. 4.Курчаклар театры . Теория.“Тәртипсез тиен” әсәре белән танышу. Төп фикерне аңлау.Рольләр бүлешү. Сөйләм культурасы.Тизәйткечләрнең роле. Практика.Курчак театры чыгышына әзерлек: -курчакларны табу, киендерү; -репликаларны өйрәнү; -милли биюле уеннарны,җырларны кабатлау,айлап алу,ирәкле яңаларын өйрәнү,спектакльгә кертү; -музыкаль бизәлеш; -сәхнәне бизәү,урман аланы ясау,куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү(Ясау,кисү,ябыштыру); -сәхнә арты,суфлер; -чыгышның видеосын карау.Театрдагы кимчелекләр,җитешсезлекләр,охшамаган урыннарны төзәтү,үзгәртү.Үзбәя; -“Тәртипсез тиен”не башлангыч сыйныф укучыларына ,әти-әниләргә күрсәтү.Конкурсларда чыгыш ясау. Күмәк эшләү күнекмәсен ныгыту. Йомгаклау. Балаларның әдәплелек һәм өйрәнгәннәренә кызыксынулары дәрәҗәсен билгеләүче анкета нәтиҗәләре буенча әңгәмә.Коллектив уңышларыннан портфолия төзү. Тематик план .
“Милли мирас” 2 нче сыйныф программасының эчтәлеге Шөгыльләнүнең икенче елында эшчәнлек укучыларны өйрәнгән күнекмәләрне ныгыту,белемнәрне куллана белүгә,катлаулырак схема-модельләрне,үрнәк өлгеләрне төзеп, яңа эш алымнарын үзләштерүгә,татар халкының милли мирасы белән танышуны дәвам итүгә юнәлтелә. Халык авыз иҗаты белән янәшә татар халкының кул эшләре өйрәнелә, яңа халык уеннарында ныгытыла. Милли бизәккә нигезләнгән иҗади хезмәт зләнү эшчәнлегендә мөстәкыйльлек артуга китерсә,театраль чыгыш- милли театр сәнгатенең ролен ,актер,режессер,сәхнә культурасы,иҗат коллективлары дигән төшенчәләрне аңлап тормышка ашырылган сыйфатлы күмәк эшчәнлек күрсәткеченә әйләнә. Кереш:куркынычсызлык кагыйдәләре-1 сәгать Бу уку елында эш юнәлеше,кирәкле материал,эш кораллары,чыганаклар белән танышу,куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү. Милли ядкарьләр -25 сәгать 1.Татар милләтендә матурлык, затлылык нурлары. Теория. Казан милли музеена сәяхәт .Татар халкының бизәнү әйберләре белән танышу.Яка чылбыры,йөзек,беләзек,хәситә,кылыч кыны һ.б. Практика. Милли уен “Йөзек салыш”,”Бу кемнеке?” (Кемнең беләзеге? Һ.б) 2. Татарларның көндәлек киемнәре,аларны бизәү. Теория. Татар халкының көндәлек киемнәре белән танышу.Ак түбәтәй һәм ак яулыкка бизәк төшерү,атлатып чигү,гади төен ясау,бизәкне композиция таләпләренә туры китереп эшләү алымнары,моделе белән танышу.Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.
Практика. Эш урынын оештыру.Милли бизәкләрне,төсләрне сайлап алу, композицияне үзеңчә тулылындыру,үзгәртү.Өлге ясау.Җеп,сәйләннәрне беркетү,чигү алымнарын карап,чагыштырып,әзер ак яулык һәм ак түбәтәйгә бизәкне төшерү,чигү.Эшне адымлап,эзлекле рәвештә башкару. «Орнамент» төшенчәсен аңлау. Бизәк элементларын дөрес тоташтыру, эстетик таләпләрне төгәл үтәү.Чиккән яулык,түбәтәйләрне киеп түгәрәкле уены”Кулъяулык”, “Гөлбану”ны өйрәнү. “Зәлидә” уеннарын балаларның заманча төсмерләр өстәп башкаруы.
3.Татар халкының чисталыгын һәм пөхтәлеген чагылдыручылар . Теория. Читалык,пөхтәлек,көязлек,”ыспайлык” төшенчәләре.Викторина. “Билбау һәм алъяпкыч нигә кирәк?” Практика. Куркынычсызлык кагыйдәләре.Билбау һәм алъяпкыч тегергә өйрәнү,бизәк төшерү,чигү.Тукыма төрләрен карау,сайлау.Тегү алымнары белән танышу.Кул белән тегү.Фосон сайлау.Үлчәм алу.Өлге сызу.Әзер өлешләрне тоташтыру,тегү.Милли бизәк төшерү,сәйләннәр белән чигү.(Өйрәнгәнне ныгыту) Әзер алъяпкыч,билбауларны киеп татар халкының парлы биюен өйрәнү. Хәрәкәт төрләре,көйгә карап хәрәкәт үзгәреше. Белергә телим!-7 сәгать “Минем шәҗәрәм”.Эзләнү проекты Проблемалы ситуация тудыру:Туганнарыгыз арасында танылган кешеләр бармы?Кем ягыннан туган?Сез аңа кем дип дәшәсез,ни өчен ? сорауларына җавап эзләү. Теория. Шәҗәрә төшенчәсе белән танышу.Туганлык,нәсел сүзенең мәгънәсен аңлау.Шәҗәрә ясау алымнары,терәк схемалар,туганлык атамалары таблицасы. Практика. Нәсел агачы ясау,бизәү,язу.Шәҗәрәңне яклау.Күренекле туганнар хакында сөйләү.Күргәзмә.Конференция. Иҗат аланы-9сәгать Милли мирас сакчылары.Рәссамнар. Теория. Милли рухлы иҗат.Татар рәссамы белән очрашу. Аппликация һәм рәсем ясау алымын берләштерү.Каллиграфия төшенчәсе. Практика. Күмәк иҗат.Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.Эш урынын,эш коралларын әзерләү. “Туган як чишмәләре” картинасын ясау.Төрле чишмәләрнең фотоларын карап архитектура, милли бизәкләр ,симметрия үзенчәлеген саклап рәсем, оригами,апликация алымнары белән яссы формадагы чишмәне ясау,кисеп алу.Зур кәгазьгә әзер чишмәләрне ябыштыру,араларын сукмаклар белән тоташтыру,елга-күлләр ясау.Төс сайлау,буяу.Бизәү:суга үрдәк-казлар,сукмакларга су ташучы милли киемле,чиләкле кешеләр,печән чабучы егетләр,агач,куак,чәчәкләр,хайваннарҺ.б.кисеп ябыштыру;каллиграфия хакындагы белемнәрне кулланып һәр чишмәнең исемен язып кую,беркетү. ”Туган як чишмәләре” н күргәзмәгә кую,конкурсларга җибәрү.Теләгән сәләтле балалар өчен шәхси юнәлеш-”Чишмәләр һәм коелар тарихы”эзләнүе,проектны яклау ,конференциядә чыгыш ясау. . “Тәүге адымнар” театр коллективы-26 сәгать 1.Театраль коллективлар. Теория. Яшь тамашачылар театрында кунакта булу.Аларның исемнәре,афиша,чакыру кәгазьләре белән танышу. Практика. Иҗади бәйге:”Театраль коллектив исеме”,”Иң кызыклы афиша”,”Иң отышлы чакыру кәгазе”,”Иң яхшы программа”Һ.б. 2. Сәхнә серләре. Теория. Кеше образлары.Тискәре һәм уңай геройларны уйнау серләре. Практика. Ритмопластика.Театраль уен,дикцияне яхшыртуга күнегүләр. 3. Спектакль куюга әзерлек. Теория. ”Кара чишмә буенда”әсәре белән танышу.Төп фикерне аңлау.Рольләр бүлешү. Репликаларны өйрәнү.Сөйләм культурасы.Мимика.Жест.Хәрәкәт.Ел дәвамында алган белемнәрне кулланып театрның эчтәлеген,музыкаль бизәлешен үзгәртү,тулылындыру.Курчак һәм кеше образларын уйнау алымнарын берләштерү. Практика. Репетицияләр.Сәхнәне уркынычсызлык кагыйдәләрен белеп эшләнгән бизәлеш белән тулылындыру.Арткы-алгы план төшенчәсен аңлап,хәрәкәт юнәлешен сайларга өйрәнү.Сәхнә артындагы тәртипнең мөһимлеген тану.Узара ярдәмләшүне ныгыту.Чыгышның видеосын карау.Театрдагы кимчелекләр,җитешсезлекләр,охшамаган урыннарны төзәтү,үзгәртүҺ.б. Үзбәя. Спектаклне башлангыч сыйныф укучыларына ,әти-әниләргә күрсәтү.”Сәяр “ татар балалар театр фестивалендә катнашу.Башка коллективларның эшчәнлеген күзәтү. Чагыштыру,анализлау.Портфолионы тулылындыру. Тематик план
“ Милли мирас” 3нче сыйныф программасының эчтәлеге. Шөгыльләнүнең өченче елында эшчәнлек фәнни – эзләнү аша милли мирас белән танышуны дәвам итүгә юнәлгән.Прект эшенең асылын,этапларын,эш алымнарын аңлап башкарылган эзләнү эше халык авыз иҗатын,кул эшләрен үзе теләп өйрәнү,чыганаклардан файдалана белү,мөстәкыйль рәвештә сорауларга җавап табу,фикерне дәлилләү яки кире кагу кебек күнекмәләрне үстерергә булыша.1-2 классларда өлкәннәр ядәме белән башланган гади эзләнүләр эзлекле эшчәнлек-проектларга әйләнә,проект нәтиҗәсе –театрда чагыла.Тәкъдим ителгән эш формалары,алган белемнәрне куллану белән бергә укучыларда аларны арттыру,хакыйкатьне табу,аңлы кызыксыну,күзәтүчәнлек,эзләнүчәнлек, ,материалны анализлау, бәяли белү,нәтиҗәле эшчәнлек алып баруны да ныгыта. 1.Кереш:куркынычсызлык кагыйдәләре-1 сәгать Бу уку елында эш юнәлеше,кирәкле материал,эш кораллары,чыганаклар белән танышу,куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү. Белергә телим! – 30 сәгать 1.Проект эшчәнлегенә кереш. Теория. 1-2 класста өйрәнгәннәрне искә төшерү.Милли йолалар, бәйрәмнәр ,өмәләр. Практика. ”Мин беләм” уены аша укучыларның йола-бәйрәмнәр белән танышлыгын тикшерү.Анкета уздыру.Күп укучыларга таныш булмаган яки исеме генә билгеле бәйрәм,өмәне сайлап алу. 2.Проект эшчәнлеге этаплары: 1 этап. Проблемалы ситуация,сорау тудыру. Теория. Каз өмәсе нәрсә соң ул?Сорауга җавап табу эшенең максатын,бурычларын билгеләү.Шул максатка ирешү өчен эш юнәлешләрен,җаваплы кешеләрне,эш башкарылу вакытын язып күрсәтмә таблица төзү.Укучыларга адымлап чишү юлларын,үтәлеш,нәтиҗәләрне язып баруның әһәмиятен аңлату. Практика. “Каз өмәсе” турында видео карау.Хәзерге һәм элеккеге өмәләрне чагыштыру. Каз белән бәйле халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю.(1 нче төркем) Сораштыру,җыентыклар белән эшләү,интернет ресурслардан файдалану алымнарын өйрәнү. Өмә җырларын , уеннарны күмәк башкару.“Каурый алыш”,”Канат сату” уеннарында халык ышанулары белән танышу.(2 нче төркем)Татарстанда “Каз өмәсе “үткәрелү турында өлкәннәрдән сораштыру, катнашу,яздыру,чыгыш ясау. (3 нче төркем)Күзәтү,яздыру,язып алу,сүрәткә төшерү алымнарын үстерү. 2 этап. Казның файдасы. Теория. Татар халкының каз белән бәйле көнкүреш кирәк- яраклары:Мендәр,ястык,юрганҺ.б кулланылышы.Төрле халыкларда каздан әзерләнгән милли ашлар белән танышу. Практика. Май канаты бәйләргә өйрәнү (Парда.) Каз канаты нишли белә?-уены аша укучыларда элеккеге һәм хәзерге көн хезмәтен чагыштырып ,кадерләү,тырышлык хисләрен тәрбияләү. “Нәселемнең чигүле мендәрләре”иҗади күргәзмәсе өчен фото,видео,чиккән эшләр туплау. Күргәзмә оештыру. 3 этап. Нәтиҗә ясау. Теория. Проектның үтәлешен тикшереп,тупланган материалларны тәртипкә салу.Үз эшчәнлегеңне башкаларга сөйләү,дәлилләү.”Каз өмәсе нәрсә ул?” соравына тулы җавапны табу.Проект эшчәнлеге турында конференциядә чыгыш ясау. Практика: Сыйныфта”Каз өмәсен” уздыру. Тәүге адымнар – 16 сәгать. 1.Фольклор әсәрне сәхнәгә кую. Теория. ”Каз өмәсе” проекты ачышларына нигезләнгән“Серле мендәр” пьесасы белән танышу. Төп фикерне аңлау.Рольләр бүлешү.Күп пәрдәле әсәрне кую үзенчәлекләре белән танышу. Практика. Өмә уеннарын,җырларны,йолаларны кабатлау.Сайлап алу.Кирәклеләрен өйрәнү. Костюмнарны табу,үзләре теккән,чиккән киемнәрне куллану.Сәхнә бизәлешендә проект нигезендә табылган күргәзмә материалны файдалану.Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп,картон,тукыма - мамыктан курчак-казлар ясау. 2.Сәхнә серләре. Теория. Хәзерге һәм үткән тормышны чагыштырып,бәйләп күрсәтү алымнары. Практика. Спектакльдә уен коралларын(баян,курай,думбрада уйнаучы укучыларны) һәм заманча музыка бизәлешен куллану. Репетицияләр. 3. ”Серле мендә” спектаклен кую.“ Халыклар дуслыгы “,”Түгәрәк уен” фестивальләрендә катнашу.Горурлык ,милли йолаларга хөрмәт хисе тәрбияләү. Милли ядкарьләр -18 сәгать 1.Милли ашлар. Теория. Милли ашлар турында мәгълүмат. Салкын, кайнар, беренче һәм икенче ашлар. Камыр ризыклары. Практика. Тозлы камырдан өчпочмак,вак бәлеш,кош теле ясау. Куркынычсызлык кагыйдәләре.Тозлы камырны ясау.Милли ашларны пешерү турында призентация карау.Яссы,рельефлы,күләмле бизәкне әвәләү,эчлек ясау, киптерү.Кипкән милли ашларны буяу,савытка урнаштыру. 2 .Татар халкының савыт – сабалары. Теория. Табын бизәлеше.Элек һәм хәзер.Өстәл яны әдәбе.Ырымнар. Татар халкының савыт – сабалары. Куна,уклау,иләк,бизмән.Һ.б Практика. Бизәкне көйдереп һәм тамбур белән чигеп төшерү остасы белән очрашу. Төркемнәрдә куна(малайлар),тастымал(кызлар) бизәү. Куналардагы бизәкләр.Көйдереп ясау техникасы . Куркынычсызлык кагыйдәләре.Эш урыны,эш коралын булдыру.Кунага бизәкне төшерү.Үрнәк буенча көйдереп яки кырып ясау алымын өйрәнү.Бизәкне ясау, буяу. Тамбур белән чигү.Тастымалга бизәк төшерү.Кызлар.(2 нче төркем)Куркынычсызлык кагыйдәләре.Эш урыны,эш коралын булдыру.Чигү төрләре.Тамбур белән чигү алымын өйрәнү,тастымал читен бизәү.Бизәкне төсле җепләр белән чигү. Иҗат аланы – 3 сәгать 1.Бәйрәм табыны. Теория. Бәйрәм табынының иртәнге,төшке ,кичке ашлардан аермасы.Төрле бәйрәмдә табын бизәлеше үзенчәлекләре турында презентация карау.Савыт-саба ,бизәлеш сайлау. Практика. Гаилә көненә багышлап әти-әниләр белән бәйрәм оештыру. Үзләре ясаган куна,тастымалларны кулланып бәйрәм табыны ясау.Еллык эшкә нәтиҗә чыгару,портфолионы тулылындыру. ”Табылдык”акциясен ачу.Милли музей өчен экспонатлар җыю үзенчәлекләре. Тематик план.
“Милли мирас” 4 нче сыйныф программасының эчтәлеге. Шөгыльләнүнең дүртенче елында эшчәнлек иҗади эшләр аша милли мирасны өйрәнүне дәвам итүгә,аны башкаларга танытуга, саклауга ,үстерүгә юнәлгән.Уеннар,эзләнү эше,театраль эшчәнлек,күренекле осталардан мастер- класслар алдагы елларда алган белемнәрне мөстәкыйль файдаланып, иҗади эшчәнлекнең һәм күмәк социаль файдалы проекларның тормышка ашырылуына булыша.Татар культурасы,сәнгате,тарихы хакында иҗади эшләр башкарганда башка милләтләр мәдәниятенә дә хөрмәт,толерантлык,бердәмлек,дуслык,патриотлык хисләре тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.Йомгаклау өлешендә укучыларга , дүрт ел эчендә туплаган күнекмәләрен теләкләренә,кызыксынуларына карап алга таба үстерү өчен , гимназиядә эшләп килүче түгәрәкләр,иҗади клублар,берләшмәләр хакында мәгълүмат җиткерелә. Кереш:куркынычсызлык кагыйдәләре-1сәгать Бу уку елында эш юнәлеше,кирәкле материал,эш кораллары,чыганаклар белән танышу,куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү. Милли ядкарьләр - 10сәгать Музейларда сакланадыр милли җәүһәрләр. Теория. Казан кремле музейларына сәяхәт. Археологлар,тарихчылар,музей белгечләре һөнәре. Музейларның эшчәнлеге. Практика. “Табылдык”эзләнү акциясе эшчәнлеген барлау:табылдыклар хакында чыгышларны тыңлау,охшашларын беләштерү,өстәмә материаллар белән тулылындыру. “Милли мирас” почмагы,музей- шкафны ясау. Экспонатлар исемлеген булдыру. Изге тарихи урыннарга виртуаль сәяхәт.Сәяхәтче журналын куллану,тутыру. Иҗат аланы - 34 сәгать 1.Яшь иҗатчылар. Теория. ”Салават күпере” редакциясенә сәяхәт.Экскурсовод,матбугатка мәкалә язу,китап чыгару эшчәнлеге,әһәмияте белән танышу.Мәгълүматны җиткерү үзенчәлекләре. Сөйләм төрләре.Газета ничек ясала? Редколлегия составы, аларның вазифасы һәм эшчәнлеге. Хәбәрчегә хас сыйфатлар. Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт .Хәбәр язарга өйрәнү.Газетадагы публистистик мәкалә белән бер әкиятне уку, чагыштыру,аерманы табу.Әкият төрләре,тылсым,арттыру төшенчәләре белән танышу. Практика. “Яшь экскурсовод”конкурсы -милли почмак белән таныштыру.Монолог.Башка укучыларга сайлап алынган экспонат турында сөйләү.(Татарча,русча,инглизчә)Диолог.Сорауларга тулы җавап бирү.Төркемләп эшләү. “Каурый-хат язарга ярый.” Конкурсы. Мәктәп газетасына шкаф-музейдагы экспонат турында мәкалә язу.(“Сабантуй”,”Салават күпере” журналына җибәрү) “Илһам” иҗади бәйгесендә катнашу.Милли предметлар турында әкият иҗат итү.Китапчык төзү.Җыентыкны тәкъдир итү. 2.Яшь журналистлар. Теория. Балалар өчен татарча телетапшыруларны карау,фикер алышу. Интервью – иҗади гапләшү. Репортаж-күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар төшерү,язу үзенчәлекләре. Практика. “Мин татарча сөйләшәм”проекты.Төрле һөнәр ияләренең,төрле яштәге кешеләрнең,төрле урыннарда татарча табышмакларга җавап табуын,мәкальне дәвам итүен,аралашуы һ.б. турында видеолар туплап,бербөтен итеп җыю.(парлы,төркемле,күмәк эш).Теләк буенча сәләтле укучылар өчен шәхси бирем-видеоролик төшерү. 3.Яшь дизайнерлар. 1)Милли бизәк. Теория. Дизайнер,милли киемнәр тегү остасы белән очрашу.Энҗе белән чигү һәм күн мазаикасы технологиясе. Остадан мастер- класста катнашу.Дизайн.Милли төсмерле заманча бизәк һәм фосон. Практика. Төркемләп эшләү.Эшчәнлекне ысул кулланып эзлекле алып бару. 1 нче төркем.(Кызлар)Телефон савыты тегү,күпертеп энҗе белән чигү. Куркынычсызлык кагыйдәләре,эш урынын әзерләү,эш кораллары белән танышу.Савыт өлгесен ясау.Бәрхет тукымадан өлгеләр кисү,бизәк төшерү.Бизәкне күпертеп һәм яссы итеп мәрҗәннәр белән чигү.Чигелгән өлешләрне тоташтыру,савытның эчлеген тегү.2нче төркем.(Малайлар)Күн мазаикасы кулланып акча янчыгы тегү.Куркынычсызлык кагыйдәләре,эш урынын әзерләү,эш кораллары белән танышу. Янчык өлгесен ясау.Күнгә бизәк төшерү,кисү,читләренә тишемнәр ясау. Төсле җепләр белән кисәкләрне тоташтырып акча янчыгын тегү. 2)Татар курчаклары. Теория. Милли курчаклар иҗат итүче оста-дизайнер Ф.А.Калмурзина курчаклары белән танышу.Купшы Сөембикә,гади Мәйсәрә,заманча Сәкинә,Чулпан милли курчаклары тарихы.Курчак киендерү серләре. Практика. Татар курчакларына исем бирү,күлмәк фасонын уйлап табу,букча,башлык,камзул бизәкләре композициясен төзү.(парлы эш) “Заманча киенгән татар кызы һәм егете”рәсем конкурсы.Сәләтле балалар өчен бирем:гади курчакны татар курчагы итеп киендерү.Кул эшләре һәм рәсемнәр коллекциясен тәкъдим итү.Ятим балалар өчен “Ярдәм” ярминкәсе оештыру.Конференция,конкурсларда катнашу. Беләсем килә!-12 сәгать Проект. ”Милләт көче- бердәмлек һәм бирешмәс рух.” Теория. Прект эзләнү эшен оештыру этапларын искә төшерү.Тема,эзләнү объекты,эш юнәлешләрен билгеләү. Сугыш темасын яктырткан документаль фильм карау.Әдәбият дәресләрендә алган белемнәрне ,”Алиш варислары” гимназия музеен кулланып фикер алышу. Практика. “Гаиләмнең сугыш турында истәлекләре,ядкәрләре,иҗади эшләре”- эзләнү. Төркемле эш.”Яш иҗатчылар” темага туры килгән иҗади эшләр;”Яшь журналист” ветераннар белән очрашудан видеоязма, истәлек аудиоязма,фото,сугыш хатлары,сугыш чоры халык авыз иҗаты әсәрләре;”Яшь дизайнер””Яш экскурсовод” сугыш белән бәйле экспонатлар җыю.Чемоданда сугыш музеен ясау,башкаларны таныштыру. Сугыш темасына җыелган материалны берләштереп конференциядә катнашу. ”Тәүге адымнар” балалар театры-11 сәгать Теория. Балалар сөйләгәннәрдән яки фронтовик язучыларның берничә әсәрен берләштереп сценарий төзү. Төп фикерне аңлау.Рольләр бүлешү.”Зәйнәп әби хәтирәләре”пьесасында батыр,кайгыручы,тырыш,бирешмәс кеше образлары. Практика. Спектакль куюга әзерлек.Сугыш темасына язган авторлар һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен карау,сайлап алу,өйрәнү.Театраль күнегүләр.Репетицияләр.Костюмнарны табу. Сәхнәне үзләре,1-4 сыныфларда эшләгән кул эшләре файдаланып,кирәкләрен ясап бизәү.Сугыш темасына музыка табу,уен кораллары,бию элементларын кертү.Спектакльне кую.”Рәхмәт сезгә, ветераннар!” акциясендә катнашу.
| ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Содержательная часть | Тематик планда сәгатьләр бүленеше.
| ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Требования к результатам освоения элективного курса | Отчет формалары: күргәзмә, конкурс,бәйрәм, спектакльләр,конференцияләр,социаль һәм иҗади проектлар,портфолио. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Информационное обеспечение | Әдәбият: 1.Журналлар: “Сабыйга”, “Салават күпере”,”Сәхнә” 2.Әхмәтҗанов Ю. Ә. Татар халык ашлары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты.2013 – 151 б. 3.Саттар-Мулилле Г. Татар исемнәре ни сөйли? Татар исемнәренең тулы аңлатмалы сүзлеге. – Казан. 1998. – 487 б. 4.Баязитов Ф.С. “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.”- Казан , татар китап нәшрияты,2006 ел. 5.Чурилова Э.Т. Методика и организация театральной деятельности дошкольников и младших школьников.- Москва, 2001 год 6.Базанов В.В. Техника и технология сцены. Москва, -1976 год 7.Ращупкина С. Ю. «Выжигание по дереву» 8.Надиров И. Шифалы чишмә / Фәнни эзләнүләр юлында. – Казан: Фикер, 2000. – 218-234 б. 9.Исәнбәт Н. Балалар дөньясы: Такмак-такмазалар, җыр, мәкаль, табышмаклар, алдавыч әкиятләр һәм башкалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1970. 10.Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. (Җыеп төзүче һәм аңлатма мәкаләләр бирүче Н.Исәнбәт). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. 11.Татарстан башкаласы буенча сәяхәт.-Казан:Титул,2002.-17 б. 12.Габдуллина Ф.Г.Үзебез чигәбез.-Казан:Тарих,2003.-112б. 13.Болгар һәм Свияжск. Балалар һәм ата-аналар өчен кызыклы юлкүрсәткеч.Казан.Татарское Детское Издательство(ТДИ),2016.-25б. 14.Уразман Р.Татар халык йолалары һәм бәйрәмнәре.-Казан,татарстан китап нәшрияты,1992.-92б. 15.Газета”Darelfөnyn”26 сентябрь, 2013 ел, №29 сан. Электрон чыганаклар: 1.Татар халык иҗаты. - Режим доступа: http://halik-ishati.ucoz.ru/ 2. Ана теле http - Режим доступа: //anatele.ef.com/ 3. Диброва А. «Поделки из соленого теста».Клуб семейного досуга. 2011.http://www.litres.ru/alina-dibrova/podelki-iz-solenogo-testa/ 4. Рубцова Е. «Лучшие поделки из соленого теста» Владис. 2011г. http://www.litres.ru/elena-rubcova/luchshie-podelki-iz-solenogo-testa-2/ 5.”Родники мира” 7 халык һөнәрчесе хакында дисклар ,мастер класслар җыелмасы .2016 ел. 6. http://zig65zulya.fo.ru/file/6704 балалар җырлары. 7.https://edu.tatar.ru/page2593.htm/cors/ татарча мультфильмнар. 8.http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_125105.pdf әкиятләр. 9.http://tatardeti.blogspot.de/ әкиятләр. 10. http://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks: Җиһазлар: 1.Проектр 2.Компьютер 3.Такта 4.Өстәл Балаларга тәкъдим ителгән әдәбият: 1. Сабантуй. Шигырьләр. -Казан, 2006 ,-68 б. 2. Табышмаклар.-Казан, 2009, - 36 б. 3.Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1 нче китап.- Казан, 1977.-408б.; 2 нче китап.- Казан, 1978.- 446б.; 3 нче китап.- Казан, 1981- 360 б. 4.Татар халык йолалары. –Казан,1986- 102 б. 5.Татар халык ижаты. Жырлар. –Казан, 1977-380 б. 6.Татар халык ижаты. Балалар фольклоры/Тоз. Р.Ягъфаров.- Казань, 1993. 7.Халык уеннары. –Казань, 1996. 8.“Салават күпере”журналы. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
