"Без кунакка барабыз,керпегә бүләкләр алабыз"

Шагабиева Альфия Габдулбаровна

Кечкенәр төркемендә инновацион материаллар кулланып математика шөгыле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_5.docx13.96 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы "Кызыл Мишә “ Акчәчәк”балалар бакчасы " Муниципаль Бюджет Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе»

“Без бүләкләр алабыз,керпегә кунакка барабыз”

математика  һәм сөйләм үстерү шөгыле өчен инновацион технологияләр кулланып төзелгән  конспект.              

         Кечкенәләр төркеме.

                         

                                    Шөгыль конспектын төзеде тәрбияче Шагабиева Әлфия Г.

Максат: Төсле квадратны бөкләү алымнарын өйрәнү,предметларны шуңа ошатып табу.,предметларны формасына,төсенә карап группалау.Табигаткә кызыксыну уяту, тирә юндәге хайваннар дөнясы турында әңгәмә.Балаларның игтибарын,хәтерен, уйлау сәләтен, күзаллауларын,сөйләм телен үстерү. 5 кә кадәр санау, Зур,кечкенә төшенчәләренә яфракларны аеруда игьтибарлыкны  үстерү.Җиләк – җимеш яшелчә  исемнәрен истә калдыру,төсләр буенча аеру,шакмак,түгәрәк,өчпочмак – геометрик фигураларны тану,күп әз төшенчәләрен кабатлау.

Күрсәтмә  материал: керпеләр,керпе рәсеме ,кәрзин белән яшелчә, җиләк җимеш уенчыклары,кызыл,сары,яшел савытлар, төрле төстәге шарлар.

Тарату материалы: ,,Квадрат Воскобович” уены, , подноста геометрик фигуралар,Сары,яшел,кызыл төстәге зур һәм кечкенә яфраклар.

Мотивация:Балалар керпегә кунакка баралар.

Сүзлек өстендә эш: өчпочмак,түгәрәк,квадрат,төс, форма,май катламы,тигез,бер,күп төшенчәләре.

   Шөгыль барышы: 1.Сәламләү. Исәнмесез балалар! Әйдәгез хәерле көн теләп алыйк әле.Хәерле көн үземә ,хәерле көн күземә.Хәерле көн колаклар, хәерле көн битләрем,хәерле көн иреннәр,хәерле көн кулларым,хәерле көн аяклар,хәерле көн дусларым.(Җитәкләшеп бер берсенең кулын кысалар)Балалар сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Без бүген сезнең белән  кунакка барырбыз,анда барганда  мин сезгә бер табышмак әйтәм.“Үзе бүрек кебек кенә. Кигән туны энәле, Бу кем була кайда яши,берәрегез беләме?  (КЕРПЕ)

2. ,,Квадрат Воскобович” уены) Кунакка балалар буш кул белән бармыйлар,без керпегә печеньелар алып барырбыз.Аны салыр өчен без башта шушы төсле квадратлардан кәрзиннәр ясарбыз.Карагыз әле алар нинди төсләрдә.Мин тылсычы булам да аларны бөкләп  хәзер кәрзиннәргә әйләндерәм.Кызлар кызыл өчпочмак  кәрзин ясар,малайлар зәңгәр квадратны.(Эшләү алымнарын күрсәтү)Балалар кәрзиннәр ничек аерыла?(Төсе һәм формасы белән)Безнен менә өстәлдә геометрик фигуралардан печеньелар.Малайлар кәрзиннәренә кәрзин формасындагы печенеларны салалар, ә кызлар нинди формадагыны?Малайлар квадрат,кызлар өчпомакны.Бүләкләр әзер юлга кузгалдык.

3.Керпе турында әңгәмә. Балалар әйдәгез керпене искә төшерик әле,(Аның аяклары кечкенә,борыны белән авызы кечкенә,күзе кара,ләкин начар күрә,ә менә ул исне әйбәт сизә икән.Тагын нәрсәне әйтмәдем әле мин балалар?(Энәләре) бик дөрес.Нәрсә өчен ул аларга тагын нәрсләр куеп йөри  АЛМА,ГӨМБӘ)Аның тешләре үткен. Керпеләр файдалы хайваннар Алар урманнарны зарарлаучылардан саклыйлар.Менә үзләре янына да килеп җиттек,монда ничә керпе бар.(Исәнләшү)Балалар керпеләр кышка ничек әзерләнәләр,азык туплыйлар,яфраклар белән капланалар .

4.Динамик пауза.Соры керпе утыра  энәләрен тырпайткан,менә шулай,энәләрен тырпайткан. Безнең керпе курыккан.Аяклары да туңган.Шулвакыт кояш та чыккан,җылы нурларын сипкән. Безнең  керпе сөенгән  ,кояшка сәлам биргән.                                      

5.Керпеләрне яфраклар белән каплау,җиләк җимеш, яшелчәләрне аеру,санау.Әйдәгез керпеләрне яфраклар белән каплыйк.Зур керпегә  нинди яфраклар куябыз,кечкенәләренә?Кыш көне авыртмаска ,туңмаска май катламы кунсын өчен балалар керпеләр яхшылап тукланалар, алар иртә белән кызыл җиләк җимешне,көндез белән сарыны,кич белән яшелне ашыйлар икән.Менә алар кәрзиннәргә җыеп куйганнар.Әйдәгез без аларны аерып куйыйк.Савытлардагы яшелчәләрне санау.Сез тагын нәрсәләр бирер идегез Үзегез ярата торган?Балалар керпеләр бер берсе белән ничек аралаша икән?(ф-ф-ф)

6.Керпегә шарлар бүләк итү,шнурлары белән парлаштыру.Хәзер кайсы ел фасылы?Ә кемнәрнең туган көннәре көз көне?Мин сезгә сер итеп кенә әйтәм керпеләрнең дә туган көннәре көз көне икән.Әйдәгез без аларга шарлар бүләк итик.(Шарларны санау,төсләрен әйтү)Шарларны шнурлары белән парлаштыру.

Рефлексия:Балалар сезгә кунакта ошадымы,нәрсәләр белдегез?сез тагын кемнәр белән килер идегез,сәяхәт турында кемнәргә сөйләр идегез?Керпегә тагын нәрсәләр бүләк итәр идегез?Без нинди геометрик фигурадан кәрзиннәр ясадык?