Сабирова Разина Рафиловна

 

«Шалкан» әкияте

Максат: балаларны сюжетның эзлеклеген күзәтә белергә өйрәтү;  аларның сүзлеген баету, активлаштыру; халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Әкият барышы

”Әкияттә кунакта” музыкасы яңгырый

Айсылу: Исәнмесез хөрмәтле апалар! Без сезгә ”Шалкан” әкиятен күрсәтәбез. Рәхим итеп карагыз!

Алып баручы:

- Борын-борын заманда яшәгән ди әби белән бабай.

(музыка)

- Аларның булган ди кызлары Камилә (музыка)

- Булган ди этләре Акбай (музыка)

-  Йомшак песиләре Мыраубай яшәгән ди (музыка)

- Кечкенә шаян, тычкан баласы Чи-Чи яшәгән (музыка)

Яз җиткән(яз музыкасы), көннәр җылынган, кояш елмаеп көлгән ( кояш булып Мәрьям чыга)

Бакчада эшләр башланган(малайлар көйгә чыгалар)

Көннәр җылыткач матур күбәләкләр очып уйный башлаганнар( кызлар күбәләкләр биюе)

  • Көннәрдән бер көнне бабай шалкан утырткан. Көн артыннан көн үткән, менә көз дә килеп җиткән. Бабай бакчага чыгып шалканны караса, шалкан зур булып үсеп җиткән.

Тарта, тарта — шалкан чыкмый.

Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырды.

Әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый.

Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды.

Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый.

Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды.

Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар,

әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.

Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды.

Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.

Песи тычканны чакырып китерде. Тычкан — песигә, песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә,

әби — бабайга, бабай шалканга ябышты.

Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулап тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты

(Актерлар белән таныштыру, соныннан түгәрәктә әйләнәләр музыкага)

Шушының белән әзерләгән тамашабыз тәмам, игьтибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Добавить запись

Защита от спам-роботов