Инновационная деятельность на базе КФУ

Гомуми тема: Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда актуаль проблемалар.

Үз темам: Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белем һәм күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Моның өчен укучыларда белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру әһәмиятле, ә заман таләпләренә туры килә торган дәресләр бу максатка ирешүдә төп рольне үти.

Инновацион эшчәнлектә төп максатларым:

‒   укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

‒  мөстәкыйль фикерләүнең төрле типларын кулланышка кертү;

‒ укыту һәм танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр системасын булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлар:

‒   укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;

‒   укучыларны креатив эшчәнлеккә тарту;

‒   белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

 

 

Счетчик посещений Counter.CO.KZ - бесплатный счетчик на любой вкус!

Скачать:


Предварительный просмотр:

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.

        Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

      Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

Укытучыларга балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.

 (Сәләтлелек билгеле дигәндә,без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз.)

Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият укучы һәм өстәмә күнегү- биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була.Ә дәреслектәге уку материаллары исә күләме һәм тирәнлеге буенча уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнгән. Әгәр  дә бала  сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматларның саны һәм сыйфаты (монысы- иң әһәмиятлесе) белән генә канәгатьләнергә теләми, һәм андыйлар үзләренә югарырак таләпләр куя торган мәктәпләрдә тырышыбрак укырга омтылалар.

Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәккә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

     Укучыларның иҗади казанышлары – бу мәктәпнең җимеше. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә.

     Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.

 Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының  бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар.

 Психолог - галим И.Дубровина фикеренчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә. Аларның  беренчесен – зыялылык сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесен – аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесен сәләтле билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә.

(Психология фәннәре докторы Ю.Гильбух фикеренчә, билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә. Акыл үсүшенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат.)

Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.

Сер түгел, соңгы елларда белемнең әһәмияте кими бара. Гомуми мәҗбүри урта белем һәм барлык балаларга да бер класста һәр фәннән бертөрле белем бирү уртача укучыларның гына түгел, сәләтлеләрнең дә фәннәр белән кызыксынуын киметте.

Болар иҗади фикер йөртүче мөгалимнәрне укучылар үзенчәлегенә туры килә торган яңа метод һәм формалар эзләргә этәрә.

Педагоглардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч - куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.

Сәләтне үстерү өчен балаларның фәннәр буенча биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм системалы үтәүләренә ирешү сорала.

 Бу юнәлештә эшләгәндә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була.Аларның беренчесе -укучыларның белем үсеше  дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм, шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең  тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, класс яки укучы үзенчәлекләре белән “килештерү” механизмын булдыру.  Икенчесе-дәрестә дифференцияле укытуны фәнни нигезендә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәреслекләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү. Өченчесе – дәрестә укытучы – укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Телгә алган мәсьәләләрне хәл итүгә укытуда кулланыла торган нинди эш формалары ярдәмгә килә?

Иң беренче чиратта укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү максатыннан “Сәләтле балалар белән эшләү” программасы төзелә. .Программага нигезләнеп түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:

1)Укучыларда милли үзаң тәрбияләү;

2)Фикерләү сәләтләрен формалаштыру;

3)Укучыларда хәзерге тормыш шартларына яраклаштырып чын шәхес тәрбияләү;

4)Шәхеснең үз – үзенә ышанганлыгын, үз – үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

5)Сәләтле балаларның иҗади мөмкинчелекләрен үстерү.

“Сәләтле балалар белән эшләү “программасының  эш планы төзелә.

Максаты: Укучыларның тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү өчен мөмкинлекләр тудыру. Максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге эш төрләре алып барыла:

1)Олимпиадаларга әзерләү, катнашу;

2)Түгәрәкләр;

3)Сыйныфтан тыш чаралар;

4) Бәйгеләр уздыру, катнашу;

5)Вакытлы матбугатка язылу;

6)Театр, музейлар, экскурсияләр;

         Барлык балага да акыл сәләте бирелмәгән. Кайбер укучы җырлый, икенчесе рәсем ясый,өченчесе бии.Шәхес тулысынча ачыла торган тәрбия эшчәнлеген табарга гына кирәк. Мондый эшчәнлекне оештыру өчен педагоглардан да, укучылардан да фантазия, уйлап табу, хыяллана белү, сорала. Авыл мәктәпләренең бу эшне оештырганда үз өстенлекләре бар.Авыл кечкенә булу тиз арада барың бергә яки көн дә җыелу, очрашу мөмкинлеге бирә, ата-аналарны да көн саен күрү, аларны бу эшкә тартуга уңайлыклар тудыра, ягъни шәхси һәм эшлекле элемтәләр булдыру процессы көчлерәк бара.

Укучыларның сәләтен үстерүдә  класстан тыш чаралар,  олимпиадалар, түгәрәкләр, сәнгатьле уку, иң грамоталы язу һ.б конкурслар ярдәмгә килә.Әсәрне сәхнәләштерү дә бик уңай йогынты ясый. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә,белемен тирәнәйтә. Укытучыда да һәм укучыларда  да үз көченә ышаныч туа, алар үзләре тупланган тәҗрибә белән көчле итеп сизәләр.

           Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә шулай ук укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар белән бердәм иҗади эшләр оештыру зур нәтиҗә бирә.Ачык дәрес, ата-аналар белән балалар арасында ярышлар , гаиләләр арасында бәйгеләр, турнирлар,ярминкәләр, балалар катнашында уза торган ата-аналар җыелышлары, Гаилә бәйрәмнәре традициягә әйләнде. Мондый чараларда ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр хискә байый, әти-әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләнә.Чыгыш  ясаган әти-әниләрен күреп, балаларда алар белән чиксез горурлану сизелә, өлкәннәр дә кечкенәләр дә эмоциональ канәгатьлек алалар.Әти-әниләр белән бергәләп, табигатькә чыгу, музейларга, күргәзмәләргә экскурсияләр оештыру зур әһәмияткә ия. Сәяхәттән соң балалар тәэсирләрен хикәя, инша итеп язалар, рәсем итеп ясыйлар, кыскасы, аларда иҗат итү теләге туа.Уңышлы чыккан әсәрләр төрле конкурсларга җибәрелә.

          Чын матурлык һәрвакыт кешелекле була. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи яктан һәм әхлак ягыннан сафландыра. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне тиешенчә һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү- аның рухи йөзен һәр яктан үскән шәхес өчен кирәк булган сыйфатлар белән баету дигән сүз. Гүзәллеккә төшенүнең бала күңелендә бара торган зур һәм мөһим процессына әйләнә-тирәдәгеләр, беренче чиратта гаилә, саклык белән якын килергә тиеш.Әйләнә-тирәдәге тормышның гүзәллеге бала аңына ничек үтеп керсә, якыннарының матурлыгы, намуслылыгы да формалашып килүче кеше күңелендә шундый ук югалмас эз калдырачак. Гаилә һәм мәктәп тә бала тирәсендә матурлыкка, аның бөтен байлыгына, бигрәк тә сәнгатькә тиешле урын бирелгән атмосфера тудырырга тиешләр.  Үзеңне сәнгатьнең тәмен белүче, аның байлыгына һәм күптөрлелегенә төшенергә сәләтле кеше итеп тәрбияләү өчен бернинди рецепт та юк. Ә барлык балалар- барысы да!- сәнгатьнең теге яки бу өлкәсенә сәләтле булып туалар. Баланың сәләтсезлеге-күп очракта тәрбия булмау нәтиҗәсе ул. Балаларның сәләтлелеген күрсәткән хәлиткеч һәм иң ачык билге- аларның уеннары, әкият яратулары. Урта мәктәптә, бигрәк тә түбән классларда, балаларча итеп әйткәндә, “баштан чыгарып”, хыял буенча рәсем ясау, уйнау күп булырга тиеш. Баланың мөстәкыйль рәвештә шигырь язу омтылышына күз карасы кебек сак килергә кирәк, чөнки бу сәләт бар кешегә дә бирелми һәм бик күп тырышлык сорый. Гомумән, һәр уңышка ирешү ул- сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә .

           Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр,   биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар.

Күренекле педагог А.С.Макаренко: “Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк. Әгәр минем күзаллавымда аерым шәхесләр, анда-монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин  моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”, - дигән.Чыннан да, коллективта гына сәләтне аерып алырга, үстерергә мөмкин. Әгәр дә алда әйтеп үтелгән шушы эшләр оештырылмаса, бәйгеләр үткәрелмәсә,  без ничек итеп, балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуларын күрер идек тә, алар үзләренең булган сәләтләрен  кайларда күрсәтер иделәр.

            Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Яңа мәктәп шартларында андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәяләргә өйрәнә. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

         Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, иҗатка сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак, әлбәттә.