Кадырова Зульфия Гусмановна

Укытучы! Күңел җылысы бирүче кояш бул, кеше хисләре тулы матдәләргә бай булган туфрак бул, укучыларыңның  хәтерләренә генә түгел, ә аларның күңелләренә, йөрәкләренә дә акыл чәч!

 

Укытучы!  Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

(Энҗе Мөэминова)

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләп була. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Ул да бит укучыларның күңелләрендә язгы чәчәкләрдәй саф, самими хисләр уята. Балачак сиздерми дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла…

Бирче миңа, бирче батырлык,

Иманыма тугры калырлык.

Шушы иманымнан көч алып,

Куйган максатыма барырлык.

Бер гомерлек акыл бир миңа,

Аерыр өчен яхшы, яманны,

Яхшылыкны күбрәк эшләсәк,

Яхшыртырга була заманны.

Тормышыма бирче тынычлык,

Бер- беребезгә яшик булышып.

Җир шундый зур, әгәр теләсәк,

Яшәп була анда сыешып.

Күңелемә бирче мәрхәмәт,

Мәрхәмәткә бездән мең рәхмәт.

Афәтләрдән җирне коткарыр,

Җаныбызда булса Мәрхәмәт.

( Фәнис  Яруллин)

Добавить запись

Защита от спам-роботов