Миннуллина айгуль Василовна

Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”
Ризаетдин Фәхретдин

Бөек галим мәгрифәтче, язучысының бу бөек сүзләренең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.

       Сабыйларны кечкенәдән үк тәртипкә һәм пөхтәлеккә, матурлыкны һәм гүзәллекне тоя белергә өйрәтү, аларда кешелеклелек  һәм мәрхәмәтлек кебек сыйфатлар  тәрбияләү, балаларның рухи һәм физик  сәламәтлеген ныгыту – эшчәнлегемнең төп юнәлешләре. Тәрбияченең һәрбер көне үзенчәлекле.  Яңалыкка омтылып, белем,тәрбия  бирү эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырырга  тырышам.    Балалар белән эшләүдән күңелемә бетмәс-төкәнмәс кинәнеч, рухи азык алам.  

Добавить запись

Защита от спам-роботов