Вафина Гульсина Хамитовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Өйрәнмичә, хезмәт юк; Хезмәт итми, хөрмәт юк.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Исследовательская работа; изучение арабского языка

Увлечения: Вышивание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село.Высокая Гора,Высокогорский район

Место работы: МБОУ"Высокогорская СОШ№2"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/vafina-gulsina-hamitovna
Һәрберебез зур бәхеткә лаек, Һәрберебез кеше ләбаса. Яшәү шундый җиңел булыр иде, Һәркем әгәр башка берәүнең дә Кеше икәнлеген аңласа.
Фәнис Яруллин

"Иң бәхетле минутларым -

Эштә үткән  минутлар...-        (Ф.Яруллин)

О себе

                                                                                                   Тәрҗемәи хәлем.

   Мин - Хәмит кызы Гөлсинә Вафина  1976нчы елның  9нчы  августында  Татарстанның  Биектау  районы  Мүлмә  авылында  гаиләдә  6нчы бала  булып дөньяга килгәнмен. Әти-әниемнең  җылы  канаты  астында   Мүлмә  урта  мәктәбендә  белем  алдым.  Олы  җанлы  һәм  изге  күңелле  укытучыларым мине  зур  тормыш  юлына  әзерләделәр.

   Туган  авылым  табигатьнең  бик  матур җиренә  урнашкан.Авылны  икегә  бүлеп  елга  ага.Күңелдә сакланып калган  матур  хатирәләр, әлбәттә,  туган  авылга  барып  тоташа.

    1998нче елда  Татар Дәүләт гуманитар институтны тәмамладым  һәм   хезмәт  юлымны  башладым. 700дән артык  бала  белем  алган  рус  мәктәбенә  аяк атлап кергән вакытымны  әле  дә  хәтерлим, ләкин  ул  курку  әкренләп  кимеде.Директорыбыз  әйтмешли " мин дә  стена  кырыеннан гына  түгел,  ә  коридорның  уртасыннан  йөри  башладым". Ул  вакытларда   хезмәттәшләремнең  ярдәм кулы,  җитәкчеләрнең аңлавы  авырлыкларны җиңәргә  ярдәм итте.

    Бүгенге  көндә  мин - ике  кызымның  кадерле  әнисе, йөзләгән  балаларның  "укытучы апасы". Әни  буларак, балаларыма  чисталык, тырышлык, шәфкатьлелек орлыклары  салырга  тырышсам, укытучы  буларак, укучыларымда  белемгә  омтылыш, кызыксыну  һәм  туган  телебезгә  мәхббәт  хисе тәрбияләргә  омтылам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

1.К. Насыйри  кыйссалары, Р.Фәхреддин  нәсыйхәтләре һәм Фәнис Яруллинның  гүзәл әсәрләре.

Моё портфолио

Тормыш юлы – мәктәптән

    Язмамны бер хикәят белән башларга телим.

Карт арыслан үләр алдыннан үзенең баласын чакырган да әйткән:”Балам, мин көчле булдым, урманда патшалык иттем. Бары бер нәрсәдән – кешедән курыктым.Син дә кешедән саклан!”Ләкин арыслан баласының кешеләрне күргәне булмаган, карт арыслан да аңлатырга өлгерми үлеп киткән.Яшь арыслан кешене эзләп йөргәндә бер ямьсез тавыш ишеткән, ишәк икән.Ул аннан: “Син кеше түгелме?”-дип сораган. Ишәк:”Юк, мин кеше түгел, мин-ишәк!”-дигән.Ә “Син кешегә охшаганмы?” дигән соравына: “Охшагандыр, минем күп кешеләрнеңбер-берсенә “ишәк” дигәннәрен ишеткәнем бар,”-дигән.

Алга таба елан да:”Күп ирләрнең хатыннарына “елан” дигәнен ишеткәнем бар”,-дип җавап кайтарган.

Җавап таба алмый аптыраган арыслан баласы пычрак кына киенгән маймылга да мөрәҗәгать иткән.Маймыл исә горурланып:”Охшагандыр.Хәтта кешеләр мине үзләренең бабайлары дип саныйлар,”-дип җавап биргән.

Арыслан баласының ишеткәннәргә исе киткән.

Без – педагоглар. Безгә ата-аналар ышанып балаларын тапшыралар, аларга белем бирәбез, тәрбиялибез.Гаиләбездә үз балаларыбызга үрнәк булырга тырышабыз.Без алда язылган хикәяттәге кешене түгел, ә чын кеше итеп тәрбияләп , олы тормыш юлына чыгарырга бурычлы.

Күп әсәрләрдә кешене кеше иткән төп дүрт сыйфат күрсәтелә.Пәйгамбәребез дә аны “кешене бизи торган дүрт җәүһәр” дип атаган: беренчесыйфат – акыл, икенче сыйфат –дин, өченче сыйфат –оят, дүртенче сыйфат – изге гамәлләр.

Татар халык мәкальләренә, әйтемнәренә күз салсак, белем алу, тырышып уку, гыйлемле булуга омтылыш,  китап ярату иң күркәм сыйфатлар буларак билгеләп кителә:”Белем – бәхет ачкычы”, “Акча, мал бер көнлек, гыйлем, һөнәр гомерлек”, “Акыл – тузмас кием, гыйлем – кипмәс кое”.

Йосыф Баласагунлы “Котадгу белек” поэмасында бәхетле булу өчен кешегә нинди күркәм сыйфатлар кирәклеге турында яза.Анда:”Кешенең акыл – зиһен матурлыгы аның сүзләрендә күренә” дигән юллар бар.

Халык педагогикасын нигез итеп алган бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхреддин гыйлем турында: ”Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр,  тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, йорт эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып һич бетми торган байлыктыр”[4:26],-дип язган.

Каюм Насыйри да:”Гакыл ияләре белән вә гыйлем әһле белән аралашу вә сер кыйлмак күңелләрне тергезер.Вә гыйлем вә мәгърифәт әһле белән сер кыйлмак ислемай сатучылар янында тормак белән бәрабәрдер ки. Гәрчә сиңа ул ислемай бирмәсә дә, хуш исе борыныңа керәдер”[1:52],-ди.

Гыйлемне зурлауныКоръән аятьләрендә һәм хәдисләрдә дә күп очратабыз:“Сездән иман китерүчеләрне һәм гыйлем ияләрен Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләргә күтәрә”,-диелә бер аятьтә.”Гыйлем алу юлына баскан кешенең Аллаһы Тәгалә җәннәткә керү юлын җиңеләйтә”. “Галимнең башкалардан артыклыгы йолдызлар янындагы тулган ай кебектер”.Пәйгамбәребез:”Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз”,-дигән.

Кешене кеше итә торган икенче сыйфат – дин.

Дин турындагы мәгълүматларны мәктәпләрдә кертелгән”Дин тарихы” дәресләрендә генә биреп калмыйча, һәрдаим колакларына кертү зыян итми.Сыйныфта төрле диндәге балалар  булырга мөмкин.Ләкин нинди генә

дин булмасын, ул - кешеләргә дөрес юлны күрсәтүче маяк. Дин турында сөйләшкәндә дә Р.Фәхреддиннән өзекләр укып күрсәтү әһәмиятле.Көнләшү, ялкаулык, ялган сөйләү, нахак сүз әйтү, кешеләргә, хайваннарга рәхимсезлек кылу-диндә  дә тоелган нәрсәләр.

Кешене кеше иткән өченче сыйфат-оят.

Хайваннарда оят дигән хис  юк, кешеләр дә оятларын югалтмаска тиешләр.Әлеге кыйммәт югала барган заманда балаларда аны тәрбияләү аеруча әһәмиятле.“Адәмне адәм иткән - әдәп”,”Әдәпле кеше-солтан, әдәпсезнең  бите - олтан”, “Атаның улына биргән бүләге - күркәм әдәп” кебек мәкальләрне күпкитерергә булыр иде.

Р.Фәхреддин хезмәтләрендә дә шул фикер дәвам итә:“Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас.Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер”[4:3].

Аналарга, кызларга атап әйткән юллары аерым урынны алып тора:“Тәрбияле балалар оятсыз, әдәпсез сүзне сөйләмәсләр, әмма кыз балалар оятсыз, әдәпсез сүзне һич тә сүзләмәсләр.Үзләре сөйләмәк түгел, тәрбиясез баладан берәр төрле гаеп сүз ишетсә, оялырлар вә ишетмәс өчен бер читкә китерләр”[4:12].

Әдәпле, тәрбияле булу өчен, иң беренче чиратта, үз телеңне белергә кирәк.Халык:”Әдәп башы - тел”,- дигән бит. Газиз туган телебезгә бәйле әсәрләрнең исемлеге бик озын булыр иде.”Кеше күрке йөз булыр, йөзнең күрке күз булыр, телнең күрке сүз булыр”.

Дүртенче сыйфат – изге гамәлләр.

Безгә изге гамәлләрне кылырга, изге гамәл кылучыларны күрә белергә, аларны күрсәтә белергә кирәк.”Начарлыкны карамагыз, начарлыкны

сөйләмәгез, начарлыкны тыңламагыз.Әгәр шулай эшләсәгез – начарлыкны таратучы булырсыз” дигән сүзләр бар.

Татар халкында “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, халикъ белер”,-дигән мәкальдә бар бит.

Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” китабыннан түбәндәге мисалны китерергә мөмкин:”Куәте барында изге гамәл кыйлмаган кеше зәгыйфь вакытында катылык күрер”[1:38].

Без тәрбияләгән балалар бу дөньяга кеше булып туган икән, кешелек сыйфатларын югалтмыйча яшәргә дә тиеш!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы