Алиянең туган көне

Тазеева Гульнур Агзамовна

Балалар бакчасында татар теле эшчәнлеге атнага өч тапкыр алып барыла. Өченче эшчәнлектә без татар мультфильмнары, әкиятләре карыйбыз, уеннар уйныйбыз, төрле ситуацияләрнең эзлеклелеген уеннар аркылы ныгытабыз. Бу эшчәнлек шундыйларның берсе. Балалар эшчәнлек вакытында чын-чынлап үзләрен туган көн бәйрәмендә итеп тойдылар. Бүләк алу, күңел ачу, уен уйнау, табында утыру кебек бәйрәм элементлары аша өйрәнгән сүзләр искә төшерелде һәм ныгытылды.