Без бүлмә гөлләре тәрбиялибез

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Максат: Балаларны бүлмә гөлләре, алар үсү өчен кирәкле шартлар белән таныштыру. Табигать почмагындагы үсемлекләргә игътибарлылык тәрбияләү, өлкәннәр булышлыгы белән су сибәргә, яфракларындагы тузаннарын сөртәргә өйрәтү. Үз өсләренә йөкләнгән эшне башкарып чыгарга өйрәтү. Бүлмә гөлләренең тере икәнлекләрен күзаллау. Гөлләр үстерүгә карата кызыксыну уяту.