"Аулак өй" - театрлаштырылган күренеш

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

"Аулак өй" - театрлаштырылган күренешләрне сәхнәләштерү - Бәләбәй татар гимназиясендә һәр елны октябрь-ноябрь айларында оештырыла. Күренешләргә сценарийлар төзү татар теле һәм әдәбияты укытучылары, сыйныф җитәкчеләренә йөкләтелә. Укучылар рольләрне башкаралар. Чаралар бик күңелле уза. Монда тамашачылар булып ата-аналар, картинәй-картәтиләр дә, апа-абыйлар да килә. Сәхнәдә иң элек укытучылар "Аулак өй" күренешләрен укучыларга, ата-аналарга сәхнәләштереп күрсәтәләр. Бу күренеш 1997нче елда куелган.