Әбием сандыгы

Загретдинова Ляйля Мунировна

Әбием сандыгы
Ләйлә. Менә, кунакларыбыз да килеп җитте.Әйдәгез балалар кунакларыбызны саф татарча итеп, исәнләшеп каршы алыйк әле.
Балалар. Исәнмесез!
Ләйлә. Балалар, бүген нинди матур көн! Шушы матур мизгелләрдә бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле.
Ильяс. Без –татарлар, шушы исем белән
Җирдә яшәү- үзе бер бәхет.
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
Лилия.Бүген без сезнең белән татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр белән танышырбыз.
Инсаф. Татар хатын-кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
Ләйлә.Бу байлыклар сандыкта ята.Ләкин сандык бикле. Аны ачар өчен матур сүзләр әйтеп карарга кирәк. Ягез, кайсыгыз җитез!
Адилә. Матур сандык.
Динә. Яшел сандык.
Агачтан ясалган сандык.
Ислам. Борынгы сандык.
Камилә. Әбием сандыгы.
Ләйлә. Менә бит балалар, сандык үзе турында матур сүзләр ишеткәч,ачылып та китте. Әйдәгез бергәләп карыйк әле. Ниләр бар икән анда?
Лилия.Менә бу түбәтәй!
Ләйлә. Әйе. Бу түбәтәй. Безнең ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кияләр иде.Карагыз әле , ничек матур итеп бизәлгән. Аны алтын җеп, энңе-мәрҗән һәм төрле ташлар белән бизи идек.
Динар. (
Лилия. Ә менә бусы калфак-татар кызлары башларына калфак кия торган булганнар.Шулаймы әбием?
Ләйлә. Әйе кызым. Аны матурлап лалә чәчәкләре, өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшли идек.
Динә. Сандыкта ятты озак,
Әбием чиккән калфак.
Ул калфакны әбием,
Яратып кигән һәрчак.
Лилия. Менә бу кулъяулык.Нинди матур итеп чигелгән.
Ләйлә. Чынлап та, шулкадәр матур итеп чигелгән бит ,әйеме балалар? Менә без кызлар аулак өйләрдә кич утырып бүләк итәргә кулъяулыклар чигә идек.
-Балакайларым минем сезгә бер бик зур үтенечем бар.Үзегезнең туган телегезне яратыгыз! Кая гына китсәгез дә үз телегезне онытмагыз! Татар халкына гыны хас булган гореф-гадәт һәм йолаларны буыннан –буынга тапшырыгыз яме, нәниләрем!
Лилия.Инде утырып аргансыздыр. Әйдәгез бер биеп тә алыйк инде!