Урок по татарскому языку проведенной в 5 классе

Тазеева Миляуша Мунировна

5 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)
Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча
I. Максатлар:
1) Фәнни максат: укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяж тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, сыйфат дәрәҗәләре турында төшенчә бирү,рус теле аша чагыштырып,охшаш һәм аермалы якларын билгеләтү ;
2) Коммуникатив максат: укучыларга сыйфатлар ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, сыйфат дәрәҗәләрен аерырга өйрәнү, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру;
3) Тәрбияви максат: дусларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предмет буенча нәтиҗәләр:
- нәрсә ул сыйфат икәнен белү;
- сыйфатларга сораулар куя белү;
- текстан сыйфатларны таба белү;
- башка сүз төркемнәреннән сыйфатларны аера белү;
УУГ
Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;
- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Метапредмет нәтиҗәләре: дәрестә куелган максатны аңлау, аны тормышка ашырырга тырышу, дәреслектән кирәкле мәгълүматны таба белү, информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек,
үз эшеңне тикшерә алу, сорауларга җаваплар бирү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу, үз белемеңне бәяләү.
Шәхси нәтиҗәләр: эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу; туган телебезнең матурлыгын аңлау.
II.Бурычлар: 1) сыйфат дәрәҗәләре турында мәгълумат бирү;
2) күнегүләрне эшләү, сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү;
3) укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга әңгәмәләр үткәрү;
III. Укыту ысуллары:
1) Аңлату-күрсәтү ысулы;
2) Өлешчә эзләнү ысулы.
IV. Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, фонетик күнегүләр эшләү.
V. Дәреснең төре: ГКФ- грамматик күнекмәләр формалаштыру.
VI.Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.
VII. Предметара бәйләнеш: рус теле, әдәбият.
VIII. Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.
IX. Әдәбият исемлеге:
Хәйдәрова Р.З., Г.М. Әхмәтҗанова Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Бер кисәктә. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. – 78 бит.