Осталык дәресе.Сырлы өслекле кәгазьдән роза чәчәге ясау.

Гимадеева Рамзия Раисовна

— Бүген дәрестә без сырлы өслекле кәгазьдән роза чәчәге ясарга өйрәнербез.Күңел җылысын биреп, тырышып эшләсәк, бүгенге бәйрәм уңаеннан иң якын кешеләребез, әниләребезгә зур бүләк булыр иде. Безнең ясаган роза чәчәкләре хуш исле дә булмаслар,тик шулай да үз кулларың белән ясаган бүләктән дә олы бүләк юктыр.Без бу чәчәкләрне роза чәчәкләре – чәчәкләр патшасы дип атыйбыз, ә саф татар телендә ул гөләп чәчәкләре дип тә, гөлчәчәкләр дип тә очрый.