мастер-класс

Низамутдинова Савия Тауфиковна

«Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану
(мастер-класс)

Икенче буын федераль белем бирү стандартларына нигезләнгән
программалар татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына түбәндәге
максат-бурычларны куя:
1. әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фи-
керләүне, иҗади күзаллауны үстерү;
2. матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
3. укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен
беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;
4. татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен
формалаштыру.
5. укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;
Шушы бурычларны хәл итү өчен заманча технологияләрне куллану
зарур. Укучының белемнәрне пассив үзләштерү түгел, киресенчә алардан
танып белү эшчәнлегендә актив файдалана алуы беренче урынга чыга.
Тәнкыйди фикерләү технологиясе нәкъ менә шушы юнәлештә эшләүне
күз алдында тота һәм әдәбият дәресләрен югары дәрәҗәдә оештырырга
мөмкинлек тудыра.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Хәзер әдәбият дәресләрендә үзем кулланган
тәнкыйди фикерләү технологиясе, аның алымнары белән сезне дә таныш­
тырып үтәсем килә.
Тәнкыйди фикерләү нигезендә
· кызыксыну
· эзләнү,
· үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?)
· җавап табу,
· үз фикереңне булдыру,
· башкалар фикеренә колак салу,
· кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау ята.
Әлеге технология буенча уздырылган дәресләр 3 этаптан тора:
1. Кызыксындыру этабы.
2. Төшенү этабы.
3. Рефлексия этабы.
Кызыксындыру этабында мин укучыны тема, әсәр белән кызыксын­
дырам. Моның өчен проблемалы сорау кую алымын кулланам: сез ничек
уйлыйсыз, әсәр ни өчен шулай дип аталган?
Кызыксындыру этабында һәм әсәрне укыганнан соң, рефлексия этабында
да тутыртам.
Төшенү этабында исә әсәр өстендә эшлим. Бу этапта «тукталышлар
белән уку» алымы отышлы, чөнки әлеге алым укучыларны фикерләргә
һәм үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтә. «Тукталышлар белән уку» алымы
өчен бик озын булмаган хикәя алам,ул укучыларга таныш булмаска тиеш.
Әсәрне укый башлыйм һәм иң кызыклы, урынында «тукталыш» ясыйм.
Тукталышта төрле характердагы сорауларга җавап эзләү аша укучы-
ларның фикерләрен беләм. Моның өчен түбәндәге алымны кулланам.
Бирелгән кояш нурларында сораулар бирелгән. Нурларына игътибар
ит сәгез, алар кыскадан озынга бара һәм төсләре дә куера бара. Бу исә
сорауның гадидән катлаулыга таба барганын күрсәтә.
· Гади сорау – фактик материалны белүне таләп итә, бу очракта
эчтәлек сөйләү булырга мөмкин.
· Сорау –төпченү – «сез чынлап та шулай уйлыйсызмы?….», «мин
сезне дөрес аңладыммы?…»
· Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең
асылына төшендерү, сәбәпләрен аңлау (ни өчен?)
·Сорау –чагыштыру– дәрестә чишелгән проблеманы бәяләү.Төрле
фикерләр чагыштырыла.
· Иҗадисорау (фараз) – «Сез ничек йлыйсыз, алга таба нәрсә була­
чак, …?»
· Практик сорау – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр
идегез…?».
Сорауларны сыйныфның әзерлек дәрәҗәсеннән, әсәрнең характерын­
нан чыгып сайлыйм. Шулай ук укучының үзенә дә сайларга мөмкинлек
калдырам.
Әсәрнең кызыклы бер урынында янә тукталыш ясыйм. Әсәрнең дә-
вамы турында фикерләрне белү өчен «Фаразлар агачы» тутырабыз. Эш-
ләү технологиясе менә болайрак:
Кәүсәсенә төп сорау языла. Ә ботакларга фаразлар языла, фаразлар
образның эш-гамәленә, характер сыйфатларына бәйле булырга мөмкин.
Яфракларда исә шушы фаразлар дәлилләнә. Ни өчен? соравына җавап
эзлибез.
Дәреснең соңгы – рефлексия этабында әсәр, аның тәрбияви әһәмияте,
образларның эш-гамәлләре хакында гомумиләштерелә. Минем өчен уку-
чыларымның әлеге проблема буенча үз карашларын, дәлилләрен белү
кызыклы. Әлеге фикерләрне белү өчен төрле фикерләү ысулларын кулла­
нып, эшне төркемнәрдә оештырам. Ә фикерләү ысулларын төсле каран­
дашлар формасында бирәм. Мәсәлән,
Ак төс: фактларны санау, аларга ничек бар – шулай бәя бирү.
Сары төс: әсәрнең уңай якларын барлау.
Кара төс: тәнкыйть күзлегеннән карау – нинди тискәре яклар күренде?
Кызыл төс – эмоциональ кабул итү – сездә нинди хисләр туды?
Зәңгәр төс – фикерләрне гомумиләштерү, йомгак ясау.
Слайдлар ярдәмендә мастер классның темасын ачыклау
Укучылар, бүгенге дәресебез “Кеше булып кала бел!” девизы астында үтәчәк! Сез бу гыйбарәне ничек аңлыйсыз?
Укучылар, сезнең уйламыйча, берәр нәрсә эшләп, үкенгән чакларыгыз булдымы? (фикерләр тыңлана)