"Мин Бит Татар Малае"

Идрисова Гульназ Рафиковна

Мин бит татар малае.

Дөньяга аваз салдым
Мин татар гаиләсендә.
Әти-әни өйрәтте
Татарча сойләшергә.

Мин бит- татар малае
Татарстан- илем минем.
Мин бит- татар малае
Саф ислам динем минем.

Компьютерны беләм мин
Интернетны өйрәнәм
Сабантуйда сынатмыйм-
Көрәшергә өйрәнәм.

Мин- ялкау малай тугел
Иртүк таннан торам мин.
Әтием белэн бергә
Гаетлэргә барам мин.

Сүз бирәмен үземә
Миллэтемне якларга.
Беркемнэн дэ курыкмый
Туган илне сакларга!
Фирюза Хафизова