Татар халык җырларында ата – ана образы

Кеше күңеле җырлап ачыла диләр. Җыр сәнгатенең барлыкка килүе дә табигый. Шатлыкта, кайгыда һәрберебез татарга гына хас моңга тартыла. Татар  халкының җыр   мирасы күп төсле  бизәкләрдә тукылган  моңлы, шигъри бер дөнья булып күз алдына килә. Җырның хискә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәм бай тылсымлы  музыкасы  халыкның тиңдәшсез талант иясе булуын раслый. Җыр хәзинәсендә чал тарих авазлары да тирән булып уелган. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Яппарова Миләүшә Равилевна  

Татар халык җырларында ата – ана образы.

Кеше күңеле җырлап ачыла диләр. Җыр сәнгатенең барлыкка килүе дә табигый. Шатлыкта, кайгыда һәрберебез татарга гына хас моңга тартыла. Татар  халкының җыр   мирасы күп төсле  бизәкләрдә тукылган  моңлы, шигъри бер дөнья булып күз алдына килә. Җырның хискә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәм бай тылсымлы  музыкасы  халыкның  

«

тиңдәшсез талант иясе булуын раслый. Җыр хәзинәсендә чал тарих авазлары да тирән булып уелган.

Шигъри хәзинә буларак тикшергәндә, татар  халкының җыр   мирасы  йола   җырлары, тарихи җырлар, уен җырлары, лирик җырлар төркемнәренә бүлеп каралган.

Гомумән, халык җыры катлаулы, поэтик жанр булып  санала.

          Татар   халкының   гасырлар буена килүче һәм безнең көннәрдә  дә  телдән төшми  яшәүче  җырлары   шактый бай, мәгънәле эчтәлекле тематикасы  2 төрле:

-тарихи җырлар (болгар чорын, Казан ханлыгы чорын, крестьян сугышы, ватан сугышы, шәкерт садалары һәм җырлары, патша рекрутлары турында җырлар). Фольклор  фәнендә  тарихи  җырлар  төркеменә  халыкның  үткән тарихындагы аерым   социаль-тарихи   вакыйгаларга,   күренекле   шәхесләргә   Һәм   билгесез геройларга   багышланган  әсәрләрне кертәләр.

- лирик җырлар (туган як, хәсрәтле тормыш, чит илләрдә бәхет эзләүчеләр, гомер агышы, мәхәббәт җырлары).Бу төркемдә һәрберебезгә дә якын булган уйланулар, кичерешләр, хис – тойгылар ята.

 Шуңа күрә , әлеге җырлар белән танышканда  халкыбызның  талантына, кичерешләренә хәйран каласың. Бу кичерешләр әти – әниләргә бәйле җырларда ачык чыагыла.

        Дөрес, әлеге тема аерым  булып түгел, ә тарихи һәм лирик җырларның төрләрендә балаларга бәйле рәвештә чагыла. Җырлар  аша  ата – ананың мәрхәмәтлелеген, кече күңеллелеген, каядыр, хәтта, мескенлеген сиземлибез, шул ук вакытта миһербансызлыгына, салкын канлылыгына  да тап булабыз.

        Мәсәлән, “Качкыннар һәм тоткыннар турында” җырлар бүлегендә “Староста кызы” текстында әлеге юллар бар:

                        Әтиемнең сивай аты

                        Таймас микән көченнән?

                        Беглыйлар урладылар

                        Әтиемнең үченнән.

Сүз кыз баланың  качкыннар тарафыннан урлануы турында бара. Ата кешенең староста булып,  качкыннарның сүзләрен тыңламавы өчен кызы урлана. Газаплар эчендә кыз бала бары тик әти – әнисен генә искә ала. Һәм бу табигый да, чөнки һәрберебез үз әти – әнисенең баласы, авырлык килсә, иң элек шуларны искә алабыз бит.        

                “Никрутлар йөкләнде муйныма” җырында лирик герой:

                        Быел җәйне урак урдым

                        Ике беләгем сызганып,

                        .......................................

                        Бәне әткәй солдат итте,

                        Бер эскертен кызганып.

Сүз патша армиясенә хезмәткә чакырылган егет турында. Җыр эчтәлегеннән атаның баласын әлеге хезмәттән алып калырга мөмкинлеге булып та, берни дә эшләмәве аңлашыла. Ата “бер эскертен и кызганып” малаен  хезмәт итәргә җибәрә. Җырда улларының әти – әнигә үпкәсе сизелә. Урынлымы бу, урынсыз үпкәме, әти – әни патшага хезмәт итүне тиеш дип санап, газиз балаларын алып калуны кирәк дип тапмыйлар. Әлеге тема “Наемщик” җырында да ачык чагыла:

                        “Бай булса да әти мине, әй, җибәрә”,

чөнки “ ике меңгә бер йөз тулмый”, шуңа күрә әти-әни:

                         “...әй, бәбекәем бәхетең юк,

                        ахры кит син солдат булып, әй, үзең үк”.-

дип, улларын озаталар. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, күп  аналар өчен кыргыйрак күренгән бу күренеш,ул чорда еш кына булгалаган.

                “Син китәсең инде”(никрут анасының җыры). Әлеге җырда ананың никрут улын сагынып елавы сурәтләнгән:

                        Син китәрсең инде, мин калырмын

                        Камышлардан күпер салырмын;

                        Син кайтасы юлга карый – карый,

                        Камышлардан сары калырмын.

Ана хәсрәте тирән, көче җитсә улын “ ятлар кырына” җибәрмәс иде. Ул аның бердәнбер баласы:

                        Син дә бәбекәемнән дә аерылгач

                        Кемнәр бирер миңа бер киңәш?

Патша хөкүмәте ялгыз ананың хәленә керми. Баласының 25 ел хезмәт итеп кайтуы да икеле. Бу хәсрәт заманында малае булган һәр йортк да агылган.

                “Хатын-кыз язмышы” турындагы җырлар үтә бер моң, күз яше белән сугарылган. Җырлар эчтәлеге, нигездә, кыз баланы теләмәгән кешегә кияүгә бирү, сатып җибәрүдән гыйбарәт.  Бу моңның чыганагын иске тормыш шартларыннан, җәмгыятьтә һәм гаиләдә хатын-кызларга тискәре мөнәсәбәттән эзләргә кирәк. Патша Россиясендәге хатын-кызлар хәле турында Максим Горький болай ди: “Чиркәү ирләрне хатынга «икенче сортлы», түбән дәрәҗәле җан иясе итеп карарга өйрәтте. Каторга хезмәте кебек авыр хезмәт аркасында миңгерәүләнгән надан хатыннар йорт хайваны сыйфатында яшәделәр... Алар ирләренең кыйнавына, хуҗаларының мыскыллавына дучар булдылар һәм хурлыклы, коточкыч язмышларын кайгылы җырлары белән йоттылар”. Бу темага караган җырларны анализлаганда, татарда да, ул чорда, шулай ук ,хатын – кызның теләге, хисләре белән  исәпләшүне кирәк үк дип тапмаганнар. Ата – ана кызларын кияүгә биргәндә, билгеле сәбәпләр аркасында, башкалары белән беррәттән,  материаль якны да исәпкә алу ягын караган. Мәсәлән, “Фәрүзә кыз” җырында ата кеше кызын карт , мул яшәүче берәүгә киягә бирә. Кыз :

                        “Бирмәдең, әтием, үз тиңемә,

                        Бирдең картка, адәм кименә,” –

дип елый, ләкин  язмышына буйсынмыйча нишләсен? Җыр текстында кызның нинди гаиләдән икәне сиземләнми. Бәлки, гаилә башлыгы баласының тук тормышта яшәвен теләгәндер? Атаның яхшы ниятләр белән эш кылганын баласы соңыннан аңлагандыр? Шул ук  тема “Әткәй мине картка бирде”, “ Кыз картка китте”,“Сабый кияү”, “Ник үстердең буемны?”, “Сөйгәнемә баралмадым”, “Нигә  тудым?”исемле  һәм башка бик күп җырлар халык тарафыннан иҗат ителгән.

                Нәтиҗә ясап әйткәндә, югарыда билгеләп үтелгән барлык җырларда, кабатлап әйтәм, ата – ана темасы баласы белән булган вакыйгаларга бәйле рәвештә ачыла. Һәм бу табигый да: авырлык, кайгы-шатлык килгәндә, баласы өчен сөенгән, көенгән, аны кайгырткан кешеләр кемнәр? Әлбәттә, әти –әниләр! Шулай ук, баласының зарына игътибар бирмәүче әти-әниләр дә сурәтләнгән. Заманасына күрә бу күренеш булгандыр һәм әле  дә бар. Нишлисең,  ата – ананы сайлап алмыйлар!

                Җырлар, нигездә, моң, сагыш белән тугарылган. Тарихи җырлар тулысы белән үк, лирик җырларның туган якка, социаль тормышка, чит җирләрдә бәхет эзләүчеләргә, яшәү кадеренә, хатын – кыз язмышына багышланган текстларында бу тема тулысынча ачыла. Мәхәббәт, дуслык, шаян җырларда исә әлеге тема яктыртылмый диярлек.

                Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә.  Һәр җыр – ул тарихның бер кисәкчеге, чорның үзе. Аны өйрәнү, татар халкына гына хас моңны югалтмау киләчәктә җыр чишмәсене саекмавына өмет бирә.

Библиография

  1. Надиров И.Н. Татар халык иҗаты “Тарихи һәм лирик җырлар”.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,1988.
  2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,1981.
  3. ТР Яшел Үзән районы Бишнә авылы халкыннан язылып алынды,1988.