урок Г. Баширов "Туган ягым яшел бишек"

Демухаметова Гульшат Мехаматнакиповна

 

”Туган ягым-яшел бишек”әсәрен өйрәнүне йомгаклау;

сөйләм телләрен баету, табигать күренешләре, гореф-гадәтләр    турында сөйләшү;

 туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлану хисе    тәрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.bashirov.doc599.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Муниципаль белем бирү учреждениесе

шәһәр тибындагы Кукмара поселогы

З нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Демухаметова Г.М.

Тема:Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрен йомгаклау.

Максат:”Туган ягым-яшел бишек”әсәрен өйрәнүне йомгаклау;

сөйләм телләрен баету, табигать күренешләре, гореф-гадәтләр                                                                                                                 турында сөйләшү;

 туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлану хисе    тәрбияләү.

Җиһазлау:Г.Бәширов портреты,китаплары, рәсемнәр.

                                             Дәрес барышы.

І.Актуальләштерү.

1.Н.Исәнбәтнең “Туган ил” шигыреннән өзек уку.

             Китми күңелемнән минем һич

             Шул сөекле илкәем;

             Анда сөйгән дәртле халкым,

            Анда сөйгән әнкәем. 

Анда таңнар җәйге диңгез

Балкуыннан нурлырак;

Анда җырлар сандугачның

Сайравыннан моңлырак.

            Кайларга барсаң да, имеш,

           Бер кояш бар җиргә баш;

           Юк, туган җирдә бүтән ул,

           Анда тик чын, үз кояш.

-Шигырьдән күренгәнчә бөтен җиргә бертигез яктырткан кояш ни өчен туган җирдә тагын да яктырак, ягымлырак, җылырак?

-(чөнки туган җир ул кадерле, якын; .... )

-Укучылар, сезнең җаваплардан чыгып нинди нәтиҗә ясап була? Кеше өчен кадерле җир кайсы җир?

 -(туган җир,туган ил....)

2. теманы һәм максатны әйтү.

-Бүген дәрестә Г.Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклап китәрбез. Әлеге теманы ачар өчен тулы әсәр буенча сөйләшербез, туган фикерләрегез  белән уртаклашырбыз.Әсәрдә сурәтләнгән кебек безнең туган ягыбыз да гүзәлме икән? Шул хакта да сөйләшербез. Дәресебезнең эпиграфына игътибар итегез әле.

-   (укытучы үзе укый)         

            Анда җырлый җирдә һәр таш,

           Кул изи һәрбер агач.

                                      Н.Исәнбәт

Н.Исәнбәтнең әлеге юллары Г.Бәшировның”Туган ягым-яшел бишек”әсәрен тулысынча ачып тора. Бергәләп шушы эпиграфны әсәр өстендә эшләп ачыйк. Әсәрне укып нәрсә белдегез?

-(авторның туган авылы, андагы гореф-гадәтләр турында ....)

-Әсәрнең кайсы өлешләре сезгә ошады? Ни өчен?(Өзекләр уку, үз фикерләрен әйтү)

ІІ.Яңа белем һәм күнекмәләр өстендә эш.

1.Әсәрнең өзекләрен сөйләү.

а).”Эзләр” дигән өлешне сөйләү.

-Нәтиҗә: чыннан да, укучылар, бу өлеш тулы әсәргә кереш өлеш булып тора. Язучы әсәрен язар алдыннан туган авылына кайтып, балачак сукмакларыннан йөргән.

Күңелендә туган матур мизгелләрне, тойгыларны үз әсәрендә чагылдырган.

б).”Кызлар утырмага килделәр” өлешен сөйләү.

-әсәрнең бу өлешеннән нинди гореф-гадәт турында белдегез?

-(.....)

-Тагы нинди йолалар сүрәтләнгән?

в).”Сабантуй”, “Кичке уен”,  “Орлык чыккан көн”дигән өлешләрне уку.

-Нәтиҗә: нинди күркәм гореф-гадәтләр, йолалар.Сабантуй бәйрәме хәзергәчә сакланып калган.Бүгенге көндә “Каз өмәсе”авылларыбыз йортларында күзәтелә башлады.

г).”Китап җене кагылган малай” бүлеген уку.

-Китап укуга булган омтылыш ничек бирелгән?

-(.....)

2.Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен сөйләү.(сәләтле укучы яттан сөйли)

-(......) фикер алышу.

-Нәтиҗә:Г.Тукай язучы өчен якташ та, матур шигырьләр авторы да, гади халыкның хәлен аңлаучы буларак та якын.Тукай әлеге шигыреньдә туган авылы табигатен, чишмәсе һәм суының тәмен чагылдыра.Бәлки нәкъ шушы шигырьне укыгач, Г.Бәширов та туган җиренең матурлыгын тойгандыр һәм “Туган ягым- яшел бишек”повестен язгандыр.Туган ягы чишмәсенең гүзәллеген ул бердән-бер шигыренә салган.”Җидегән чишмә” шигыренә Сара Садыйкова көй язган.Шул җырны тыңлап китик һәм игътибар итегез, сез нәрсәләр күз алдына китерерсез?

3.”Җидегән чишмә” җырын тыңлау.

-Укучылар, шушы саф сулы чишмә тирәсендәге табигатьне күз алдына китердегезме? Г.Бәширов әсәрендә авыл табигатен ничек сүрәтли?

-(..... өзекләр уку)

-Нәтиҗә: ул үз туган җиренең табигатен оста итеп ачып биргән. Андагы һәрбер күренеш аның өчен үзенчәлекле. Г.Бәширов 98 яшен билгеләп үткәндә,  без укып киткән туган җиренең табигатенә сокланып  һәм шул туфрактан дөньяга килгән күренекле кешеләре белән горурланып түбәндәге юлларны әйткән: “Арча ягы Г.Тукай, С.Хәким, Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Р.Төхфәтуллин кебек талантларга бишек булган. Аларны биргән Кушлавыч, Кышкар, Ташкичү, Яңа кырлай, Казанбаш, Гөберчәк, Яңасала авыллары киләчәктә экскурсияләр үткәрү өчен бер боҗра тәшкил итәчәк.Милләтебезнең шәҗәрәсе авыллар тарихында ныгыячак,”-ди.

  4. -  Моннан тыш, Г.Бәширов үзенең шәҗәрәсен дә белгән. Ул кайсы өзектә?

-(.....өзекне уку) Дәфтәрләргә язып кую.

-Әле укырга да кермәгән Гомәр үзенең шәҗәрәсен белгән.Сез үзегезнең шәҗәрәгезне беләсезме?

-(үзләре әзерләп килгән шәҗәрәләрне уку)

-Безнең Кукмара төбәгендә нинди күренекле кешенең шәҗәрәсе билгеле?

-(Таип Яхин)

-Арча ягы күренекле кешеләргә бай булган кебек безнең Кукмара төбәге дә язучыларга бай.Сез кемнәрне беләсез?Кайсылары күбрәк туган як темасына иҗат иткән?

-(Рәшит Бәшәр, Газинур Морат Һ.б.)

5.Туган як турында мәкаль һәм әйтемнәр әйтү, мәгънәләренә төшенү.

Туган илең-туган анаң.

Бердә түгел-илдә көч.

Иленнән аерылган-канаты каерылган.

Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил.һ.б.

ІІІ.Йомгаклау.

Димәк, туган ил һәр кеше өчен газиз һәм кадерле.Ул кайдан гына булмасын, Кукмараданмы, Арчаданмы һәр кешегә үз туган иле, өе, нигезеннән дә газиз җир юк.Чөнки анда һәр нәрсә күңелгә якын.Тиккә генә Н.Исәнбәт тә әлеге шигырь юлларын язмагандыр.

                                                   Анда җырлый җирдә һәр таш,

                                                                   Кул изи һәрбер агач.

                                                                                              Н.Исәнбәт

ІV.Өй эше.

Якташ язучылар турында мәгъләмат туплап килергә яки туган як табигате турында кечкенә күләмле хикәя язарга.