Иярчен тәмамлык җөмлә

Матзянова Раушания Гаязовна

План-конспект урока для 8 класса и презентаөия к уроку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon planiyarchen_tmamlyk.doc90 КБ
Office presentation icon iyarchen_tmamlyk.ppt285.5 КБ

Предварительный просмотр:

   Дәреснең темасы: Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләр.

   

     Дәреснең максаты: укучыларның иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан         төрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; тиз фикерләү һәм төгәл җавап бирә белү сәләтләрен үстерү; туган телне ихтирам итү сыйфаты тәрбияләү.

      Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, дәрескә кагылышлы слайдлар, магнитофон, кассета № 14 ( В ягы ), уку-язу әсбаплары, таратма материаллар.

                                           Дәреснең барышы.

  1. Оештыру.

            ( Слайд № 1, Зөфәр  Сабирҗановның "Бу дөньяга татар булып тудым"  шигыре )

             - Укытучы шигырьне укый:

Бу дөньяга татар

булып тудым

   Бу дөньяга татар булып тудым,

   Татар дигән сүнмәс даным бар.

Кешеләргә гел изгелек теләп,

                                          Күңелемдә аткан таңым бар.

        Татар булып тудым, бәхетле мин.

                                          Татарлыгым – минем иманым.

         Ун гомерлек тормыш кичерсәм дә

                                          Халкымны мин сөеп туймамын.

        Татар булып тудым. Милләтемне,

                                          Өммәтемне сатмам, сатылмам.

          Чал тарихым шаһит – хыянәтчеләр

                                          Була алмый татар затыннан.

      Татар булып тудым. Нәселемнең

                                          Тамырлары унар гасырлык.

Ил язмышын иңнәренә алган

                                          Татар булу – үзе батырлык.

                 Кайда татар, шунда дус–туганлык.

                                             Горурлан син, газиз Ватаным.

                                             Бу дөньяның таянычы булып

                                             Мәңге яшә, яшә, татарым!

  1.     Балалар, без татар булуыбыз белән чын-чынлап горурлана алабыз. Үз чиратыбызда, "татар" исеменә тап төшермәс өчен, туган телебезне, татар телен, тирәнтен өйрәнергә тиешбез.

  1. Актуальләштерү.
  1. -     Без сезнең белән татар теле дәреслегеннән "Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре" дигән бүлекне тирәнтен өйрәнә башладык иде. Үткән дәресләрдә "Иярчен рәвеш һәм иярчен күләм җөмләләр" темасын үттек. Сезгә шул тема буенча өй эше бирелгән иде: 121 нче күнегү һәм 93 нче биттәге сорауларга җавап. Күнегүне дәфтәрегездән тикшерермен, сорауларга җавапны карточкаларга язып бирәсез. Иярчен рәвеш җөмлә турында ниләр белгәнегезне күрсәтегез.

( Карточкалар бирелә:

                                         Белемегезне тикшерегез                 

  1. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төре : _____________________________________________________________
  2. Иярчен җөмлә нинди сорауларга җавап бирә ? ____________________________________________________________
  3. Баш җөмләнең кайсы кисәге урынында килә ? ____________________________________________________________
  4. Баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә иярә ? ____________________________________________________________
  5. Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз нинди җөмлә кисәге була ? ____________________________________________________________
  6. Төзелешләре ягыннан нинди төрдә булалар ? _____________________________________________________________
  7. Иярчен җөмләне синтетик төргә әйләндергәндә нинди җөмлә барлыкка килә : кушмамы, әллә гадиме ? _____________________________________________________________

       Эшләрне, төгәлләнгәч, укытучы җыеп ала. )

  1. – Хәзер җөмлә кисәкләрен искә төшереп алыйк әле. Экранда татар халык мәкальләре бирелгән. Кайсы җөмләләрдә җөмлә кисәкләрен билгеләүдә хаталар бар? Нинди хаталар?

 Слайд № 2.  

  1.     Хайванның чуарлыгы тышында -

          Кешенең чуарлыгы эчендә. ( Буа )

  2.     Кыюсыз куәт әрәмгә китә. ( Сориле, ЧР )

  3.     Иренчәк ике эшләр,

          Ахырда бармагын тешләр. ( Буа )    

  4.     Җиңелне өмет иткән, бәхете кире киткән. ( Буа )

  5.     Ялкауның җиренә бодай чәчсәң, билчән үсә. ( Буа )

  6.     Пешкәнен көткән, суынганын көтмәгән. ( Сориле, ЧР )

     -        Балалар, мәкальләрнең мәгънәләренә игътибар итегез әле. Кайсылары бер-берсенә төрдәш ?

  1.     Укучылар, бу мәкальләрнең туган җирләрен беләсегез киләме?
  2.     Нәкый ага Исәнбәт, сез инде беләсез, гомере буе халык җәүһәрләрен җыеп килә. Ул аларны язып, мәгънәләрен аңлатып кына калмый, ә "туган җир"ләрен дә күрсәтеп бара.
  3.     Әйдәгез, хәзер үткән дәресләрне искә төшерик әле.

  1. Төп өлеш.

1) Экранда сез схема күрәсез, ләкин ул буш. Сезгә шуны тутырырга кирәк.

           Слайд  №  3

Кушма җөмлә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  1.    Ничек уйлыйсыз? Бу ике шакмакта нинди сүзләр булырга тиеш? Ә боларында?
  2.    Иярчен җөмләләрнең без кайсы төрләрен өйрәндек?
  3.    Ә бүген без иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрне аерым өйрәнә башларбыз. Хәзер дәфтәрегезне ачып числоны һәм теманы язып куясыз.

( Слайд № 4, дәреснең темасы һәм максаты күрсәтелә)

  1.    Дәреслекләрнең 94 нче битен ачып, темага кагылышлы биремнәрне укыйбыз һәм бергәләп эшлибез.

             ( Дәреслек буенча эш, 94 нче бит )

  1.     Әйдәгез, билгеләмә биреп карыйк .
  2.     Ә хәзер дәреслектәге аңлатманы укып чыгасыз.

-       Сораулар юкмы? Нинди нәтиҗә чыгарабыз инде ? Иярчен сәбәп һәм максат җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә икән ?

  1.     Сораулар булмаса, экрандагы җөмләнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрен билгеләп карыйк әле.

 Слайд № 5

                 

          иярчен максат җөмлә

   Мәсьәлә яхшырак аңлашылсын өчен, мин сине бер вакыйга белән таныштырып китәм. ( Гадел Кутуй )

   

    Чтоб задача была более понятна, я познакомлю тебя с одним случаем.

- Укучылар, бу җөмләнең урысчага тәрҗемәсен укып карыйк әле. Кайсы баш җөмлә булыр? Иярчен җөмләсенең төзелеш ягыннан төрен әйтеп булмыймы икән? Дөрес, синтетик иярчен җөмләләр татар теленә һәм гомумән төрки телләргә генә хас, рус телендә алар юк.                           

  1.  Ә хәзер дәреслектән 122 нче күнегүне язып эшлибез. Һәр төр җөмләгә берәр мисалны дәфтәрләрегезгә язып алырбыз һәм схемаларын төзербез. Калганнарын телдән эшләрбез. Берәм-берәм схемаларны тактада күрсәтербез.

 

  1.  Көндәлекләрегезгә өй эшен язып куйыйк әле: 123 нче күнегү һәм 98 нче биттәге сораулар (белемегезне тикшерегез). Кагыйдәләр җыентыгыннан иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрнең аңлатмасын укып өйрәнәсез.

IV. Ныгыту.

  1. -  Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез ( карточкалар бирелә).

     -  Сезнең алда җыр тексты язылган карточкалар. Бу җырның исеме ничек? Аның авторы кем ?

     - Дөрес, бу - Гомәр Бәшировның " Җидегән чишмә " романы өчен язган бердәнбер шигыре.  Әйдәгез, бу матур моңлы җырны җырлап алыйк әле. (физкультминутка )

 

   -  Ә хәзер җыр текстына төшеп калган тыныш билгеләрен куегыз, җөмләләрнең нигезләре астына сызыгыз...

     -  Эшләрегезне алмашасыз да бер-берегезнекен тикшерәсез. Җаваплар экранда. Карап дөресләгез.  

Слайд № 6

                               Җидегән чишмә

              Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

             Челтер-челтер ага көмеш су.

             Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

            Шул чакларда бигрәк ямансу.

                                 

                                            ( Гомәр Бәширов )

  1. -  Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез. Карточкаларыгызның артында тест бирелгән, шуны карандашлар белән эшләп алабыз.

  1. ( Вакыт калса ) Җавапларыгызны  экрандагылар белән чагыштырасыз, хаталарны дөреслисез.

Слайд № 7

                                                Тест

1.  Хәбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез:

      Син адаштың, ләкин син яхшы идең. (Һ.Т.)

        1) гади җөмлә

        2) кушма җөмлә

2. Җөмләнең структур төрен билгеләгез:

      Әмма,  иркәм, син шуны онытма: тургайлар, күккә никадәр биек менеп сайрасалар да, оя корырга барыбер җиргә кайталар. (Г.Р.)

        1) тезмә кушма җөмлә

        2) иярченле кушма җөмлә

3. Җөмләнең структур төрен билгеләгез:

      Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызның куллары буш. (Г.Б.)

        1) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

        2) теркәгечсез кушма җөмлә

        3) синтетик иярченле кушма җөмлә

        4) аналитик иярченле кушма җөмлә

4. Кушма җөмләне табыгыз:

        1) Икенче бер вакыт Олы Тархан авылында ике апаның үзара сөйләшкәндәге интонация байлыгы да минем зур ачыш булган иде. (Г.Б.)

       2) Гыймади, нихәтле генә кызып китмәскә тырышса да, Гомәрнең бу кадап әйткән сүзен  тыныч кына үткәреп җибәрә алмады. (И.Г.)

       3) Яшьлектә шундый чаклар була: бер еллык вакыт бөтен гомерне, язмышны хәл итә. (Ә.Б.)

       4) Шамил, егылган чакта, сал тирәли сузылган тимер чыбыкларның берсенә тотынып өлгерде. (Р.Мөх.)

5. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез:

     Халыкның беләсе килә: нәрсәләр сатмакчы ул? (Г.Б.)

       1) иярчен хәбәр җөмлә

       2) иярчен максат җөмлә

       3) иярчен тәмамлык җөмлә

       4) иярчен ия җөмлә

6. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез:

    Мин ул киткән якка карап калдым.

  1. синтетик иярчен ия җөмлә
  2. синтетик иярчен аергыч җөмлә
  3. синтетик иярчен урын җөмлә
  4. аналитик иярчен аергыч җөмлә

7. Иярчен хәбәр җөмләне табыгыз:

     1 ) Энәсе үткәннең җебе үтәр. (М.)

     2) Тәкъдир шундый:

        Бик аздан да олы шатлык

        таба алырга,

        Сөенергә кирәк безгә. (Р.Ф)

     3) Аның акчасы беткәнгә дә инде күптән. (Ф.С.)

     4) Бер нәрсәне исеңдә тот: син бу җир йөзендә берәү генә. (Ф.С.)

8. Иярчен аергыч җөмләне табыгыз:

     1) Син булмаган өйгә кайтасым да килми. ( Р. Х.)

    2) Аты бар – арыслан. ( М )

    3) Бер көн эшен калдырган биш көндә дә куып җитә алмас. ( М )

    4) Бер нәрсәне исеңдә тот: син бу җир йөзендә берәү генә. (Ф.С.)

9. Иярчен вакыт җөмләне табыгыз:

       1) Алар сөйләшеп торган арада, аш килде. (Ш.К.)

      2) Үткәннәре түгел, бүгенгесе бөек булса гына, халык бөек санала.

      3) Сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.( Г.Т.)

      4) Сихерле җыр-моң яңгыраган утрау яныннан алар, тукталмыйча, хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китәләр. ( М.Г.)

10. Иярчен рәвеш җөмләне табыгыз:

       1) Ул биргән чигүле яулык та озак еллар түш кесәсеннән төшмәде.(Ш.М.)

       2) Галимҗан кайтып кергәндә, аскы катта аш табыны әзерләнеп беткән иде инде. ( С. П.)

      3) Роза ничек кинәт килеп кергән булса, ул шулай кинәт кенә чыгып та китте. ( Г.Мин. )

      4) Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. ( М.)

11. Иярчен сәбәп җөмләне табыгыз:

       1) ... Яшь күңел ялгыз булганга, өзелеп-өзелеп хат язасы килә башлады Рәмзиянең. (Ш.М.)

      2) Тормышым тәртәсе шулай комга терәлер дип һич кенә уйламаган идем. (Т.Г.)

      3) Шулай уйланып торганда, әнисе килеп чыкты. (С.П.)

     4 ) Балалар кайтуга дип, ...тәмле әйберләр өстәлдә урын алды. ( Г.Г.)

12. Иярчен максат җөмләне табыгыз:

      1) Яшәүне кайгыртып чаба торгач, яшәргә вакыт калмый. ( Ш.Г.)

      2) Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,

         Пар чиләгем тизрәк тулсынга. (Г.Б.)

      3) Кешелек бәлки яшидер

         Җирдә әкият барга. (Р. Ф.)

     4) Мөнирә бик озак, машина күздән югалганчы, ак яулыгын болгады.( Г.Ә.)

 V.  Йомгаклау.

     1)  Эшләнгән эшләргә бәя бирелә, билгеләр куела.

     2)   -   Бүген без дәрестә туган телебез, халкыбызның җәүһәрләре турында күп сөйләштек. Безнең туган телебез – бик борынгы телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.

           Туган телебез турында танылган язучыларыбыз төрле затлы сүзләр әйткәннәр. Дәресебезне бөек язучыбыз Әмирхан Еникинең тел турындагы әйтеме белән тәмамлыйсы килә.

        ( Магнитофоннан тыңлана, кассета № 14, В ягы. )


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле Туган җирең Идел буе, Яндың да син, туңдың да син, Һәр телнең бар туган иле. Нишләтмәде язмыш сине. Туган җирең кебек назлы, Дөньяда күп нәрсә күрдең, Җырдай моңлы татар теле. Әй, мөкатдәс Тукай теле. Ак алъяпкыч бәйләсәләр, Төрмәләргә дә яптылар Өзелеп тора кызлар биле. Җәлил белән бергә сине. Кызлар кебек шат чырайлы, Төрмәләрдә дә килмешәк Ачык йөзле татар теле. Булмадың син, татар теле. Халкың кебек уңган да син, Зинданнарны ярып чыктың, Хезмәттә син көне-төне. Ялкынланып чыктың кире, Ир-егетләреңдәй дәртле, Хәтта фашист тегермәне Гайрәтле син, татар теле... Тарта алмады анда сине, Әй син, батыр татар теле. ...Ассалар да, киссәләр дә Кабатланмас үткәннәрең - Үлмәдең син, калдың тере. Гасырларның яман чире. Чукындырган чагында да Кабатлар сине гасырлар, Чукынмадың, татар теле. Татар теле, дуслык теле. Наҗар Нәҗми

Слайд 2

( Буа ) ( Сориле, ЧР ) ( Буа ) ( Сориле, ЧР )

Слайд 3

Кушма җөмлә И Я Х Ә Б Ә Р Т Ә М А М Л Ы К А Е Р Г Ы Ч Х Ә Л Иярченле кушма җөмлә ВАКЫТ УРЫН РӘВЕШ КҮЛӘМ СӘБӘП МАКСАТ ШАРТ КИРЕ Тезмә кушма җөмлә ТЕРКӘГЕЧЛЕ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ТЕРКӘГЕЧСЕЗ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ ҖӨМЛӘ

Слайд 4

Дәреснең темасы: Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләр. Дәреснең максаты: иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турындагы белемнәрне тирәнәйтү; тиз фикерләү һәм төгәл җавап бирә белү сәләтен үстерү; туган телне ихтирам итү сыйфатын үстерү.

Слайд 5

( Гомәр Бәширов )