Габдерәхим Утыз Имәни

Матзянова Раушания Гаязовна

9 нчы класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabderhim_utyz_imni.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

” Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл,

Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул”

«Габдерәхим Утыз Имәни»

 КВН-дәрес

Максат:

  1. Чор әдәбиятының үзенчәлеген өйрәнү. Күренекле шагыйрь, галим, җәмгыять эшлеклесе-Утыз Имәнинең иҗатын өйрәнү.
  2. Сораулар, уеннар аша укучыларда фикерләү дәрәҗәсен, сүз байлыкларын үстерү.
  3. Балаларда туган телгә-шагыйрьләребез теленә мәхәббәт хисе Һәм хөрмәт уяту. Туган як табигатенә, хезмәткә мәхәббәт тәр-бияләү, укучыларда әхлакый-тәрбияви сыйфатлар булдыру.

Җиhазлау: Утыз Имәнинең портреты, әдәби китаплар, язучыга багышланган газета, стенд, рәсемнәр; дәреслекләр.

 

КВН- дәрес барышы:

-Игътибар, тыңлагыз!

-Ишетми калмагыз! Бездә бүген КВН.

Укытучы сыйныфны 2 командага бүлә. Командаларның исемнәре, девизлары табыла.

-Командалар игътибар белән тыңларга, актив катнашырга тиеш.

-Барыгызга да уңышлар!

   I. Җавапсыз калдырма!

Бу сораулар командаларга берәрләп бирелә.

- Шагыйрнең әдәби псевдонимы – Утыз Имәни, ә чын исеме ничек?

-Габдерәхим бине Госман бине Сәрмәки бинеКырым  әл-Болгари

- Шагыйрь кайда туган ?

- Чирмешән районы Яңа Кади авылы.

- Ул ничә яшендә ятим кала Һәм кем аны тәрбияли?

- 3 яшендә, җиңгәсе.

- Шагыйрьнең беренче хатынының исеме ничек?

- Фәтхия

- Утыз Имәни туган теленнән тыш тагын нинди телләрне камил белгән?

- Гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк.

- «Утыз Имәни мәсләге» - нәрсә ул?

- Чукындыруга каршы булганга……..

- Утыз Имәни барыннан да элек мөгаллим, педагог. Ул тудырган йөзләп китап нинди темаларга карый?

- Педагогик, гыйльми хезмәтләр, сүзлекләр, төрле шәрекләр Һ.б.

- Утыз Имәни кайсы әсәрләрнең җыйнама текстын булдырган?

- «Дини гыйлем теркәү», «Мәсләви»

- Шагыйрьнең Ислам диненә карашы?

- Уңай карашта…….

- Утыз Имәни шигырьләрен ничә юллык строфа белән язган? Мисал китерегез.

-2 юллыклар ярдәмендә язган. 

Һәр команданың да мисаллары тыңлана.

II. Дөрес җавапны сайлап ал!

  Компьютерда төзелгән тестлар өләшелә, командалар дөрес җавап-ларны сайлап алалар.

«Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә»

☺ яшьлек турында

☺мәхәббәт турында

☻егетлек - илгә бурыч турында

« Заманның мөҺим билгеләре»

 ☻тормыш, яшәү рәвеше турында

 ☺ табигать турында

 ☺ сугыш темасы

« Гаварись – эз-заман» « Замана укымышлылары»

 ☺ байлык турында

 ☻ илгә, телгә тугрылыкны яклау, надан калмау турында

 ☺ ел фасыллары турында

« Сату итү»

 ☺ алдарга өйрәтү

 ☺ җәмгыятьне сату

 ☻дөреслек – барыннан да өстен

        Командалар тиз Һәм дөрес итеп җавап бирергә тиеш. Бу билге(☺) дөрес түгел җавапны, ә бу билге(☻) дөрес җавапны аңлата.

III. «Мине юлда калдырма!» - дип атала.

   Командаларга мәкальләр бирелә, тәртибенә китереп, урнаштырып, дөрес әйтергә тиешләр.

   Укучылар уйлаган вакытта музыкаль пауза уздырыла.

Мәкальләр:

Ялкау ята белмәс,

Оятсыз агарыр

Курыкма үлемнән,

Яшь чагыңда исемеңне сакла

Акылның кадере әдәп белән,

Командирга хөрмәт ит

Оятлы кызарыр,

Ятса тора белмәс.

Яңа чагында киемеңне сакла,

Күәтнең кадере сәләт белән

Кечегә шәфкать ит,

Куркак башын югалтыр

Сүз хәйләсен белмәгән үзенә сүз китерә,

Артыннан мең кул иярә

Батыр башлап җибәрә

Көч хәйләсен белмәгән үзенә көч китерә

Онытчак бүреген югалтыр,

Курык оятка калудан

Төсләр белән бирелеш укытучы өчен генә.

IV. «Белем- белмәмеш» - дип атала

  Командаларга вакыт бирелә Һәм мондый сорау тәкъдим ителә.

- Кайсы команда бирелгән вакыт эчендә Утыз Имәнинең шигырьләрен күбрәк Һәм төгәл, дөрес итеп бирә.

-Укучылар лектән эшлиләр.

- Укучылар язган вакытта тамашыларга табышмаклар әйтелә.

-Командаларның җаваплары тыңлана

V. «Сәхнә, мәңге яшә!»

Бу өлештә укучыларга бирелгән өзекне сәхнәләштерергә тәкъдим ителә.

Өзек                ( өзекне укытучы укый)

   Бервакыт Габдерәхим  хәзрәт кырдан кайтып килә икән, юлда анны ат белән баручы бер кеше куып җиткән. габдерәхим аның арбасына утырган. Икесе дә бик гади киенгән, аякларында чабата икән. Бервакыт теге кеше анны-моны уйлап тормыйча, кычкырып җыр-лап җибәргән.  Аның җырлавы Габдерәхимгә бик ошаган, Һәм ул үзе дә аңа кушылып җырлый башлаган. Теге кеше  бик кызыксынып: «Син кем буласың, кайсы авылныкы?»- дип сораган. Гбдерәхим аңа: «Үзең дә беләсеңдер инде , Габдерәхим хәзрәт дигән кеше буллам мин»- дип җавап биргән. Теге кеше моны ишетеп: « Ай, хәзрәт, бик оятлы булдым, зинҺар гафу ит. Тышкы киемең, гадилегең белән без аңлаган хәзрәткә бер дә охшамагансың бит»- дип гафу үтенә башлаган. Габдерәхим аңа: « Чү-чү, тавышланма! Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәннәр.  Менә җырлавың миңа бик ошады, мин сиңа иярдем. Инде син дә минем фикеләремә  ияр»- дигән.

  Кайсы команда матур, чын артистларча сәхнәләштерә - шуңа балл өстиләр.              Биремнәр эшләнеп беткәч, нәтиҗә ясала, урыннар билгеләнә.

- КВН-дәресне йомгаклау.

- Билгеләр кую.

- Саубуллашу