Илдар Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты

Матзянова Раушания Гаязовна

11 нче сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i.yuzeev.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстанның халык шагыйре Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучылар гаиләсендә туган. Ямадыдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950—1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954—1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы сәркатибе, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967—1971 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977—1987 елларда исә Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире һәм идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара. Ул — 1958 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

И. Юзеев башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. 1943 елда ун яшьлек укучы баланың «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басылып чыга. Ул шулай ук пьесалар язуда да көчен сынап карый, хәтта шулардан берсе — «Алсу гөлләр» дигәне мәктәп сәхнәсендә дә уйнала. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы, «Кызыл таң» газетасы кебек республика матбугатында күренә башлый.

Классик татар поэзиясе, аерым алганда, Һ. Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлаган И. Юзеев үзенчәлекле шагыйрь буларак илленче — алтмышынчы елларда формалаша. Аның табигый шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. Ул — ике дистәдән артык поэмалар авторы. 1951 елда язылган «Тормыш җиңә» исемле беренче эпик әсәрендә үк шагыйрь иҗатының төп билгеләре — хис һәм фикер гармониясенә, табигыйлеккә омтылу, тел-стиль һәм сурәтләүдәге музыкальлек, лирик моң, тирән кешелеклелек сыйфатлары ачык төсмерләнә. Ә 1955 елда иҗат ителгән һәм яшьләр арасындагы мәхәббәт кичерешләрен дәртле шигъри тел һәм романтик күтәренкелек белән тасвирлаган «Таныш моңнар» поэмасы авторга бигрәк тә зур уңыш китерә. Әсәр шул ук елны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, аннары әдипнең беренче шигъри җыентыгында («Таныш моңнар», 1956) басылып чыга, музыкаль-драматик радиоспектакль рәвешендә Татарстан радиосының дәвамлы-тотрыклы репертуарында урын ала. Поэманың аерым кисәкләре, композитор Т. Мәҗитов тарафыннан көйгә салынып, халык арасында мөстәкыйль җырлар булып тарала һәм киң популярлык казана.

Шагыйрьнең шуннан соң язган шигырь һәм поэмалары, романтик-лирик хасиятләрен, моң һәм хис муллыгын саклаган хәлдә, гражданлык мотивлары, үзгәрүле заман таләпләренә һәм ихтыяҗына бәйле олы идеяләр, социаль эчтәлек белән сугарыла бара. «Әнкәй» (1959), «Фәрит — Фәридә» (1959), «Идел — Даугава» (1962), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Соңгы сынау» (1968), «Канкай угылы Бәхтияр» (1970), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәс кыллар» (1977), «Олы юлның каены» (1983), «Сез кабызган утлар» (1986) кебек лирик, драматик поэмаларында, шигъри «Мәхәббәт китабы»нда (1979), балладаларында, күп санлы лирик шигырьләрендә әдип, заман темаларына һәм тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, хөр фикергә, батырлыкка, мәхәббәткә дан җырлый, дөньядагы һәртөрле явызлыкка, шәфкатьсезлеккә, ялганга үзенең нәфрәт хисләрен бәян итә. Бу әсәрләрдә, заман чынбарлыгыннан, шагыйрьнең үз тормыш тәҗрибәсеннән алынган вакыйгалар, геройлар белән беррәттән, олы һәм фаҗигале язмышлы тарихи шәхесләрнең — халыклар азатлыгы өчен көрәш юлында гомерләрен фида кылган Муса Җәлил, Хәйретдин Мөҗәй, Фатих Кәрим, Бәхтияр Канкаев кебек фидакяр җаннарның — самими образлары шигъри гәүдәләнеш таба.

«Миләүшә» исемле җыентыгына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И. Юзеев, шагыйрьләрдән беренче буларак, Татарстан яшьләре оешмасының М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, ә «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәс кыллар» исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстанның иң дәрәҗәле бүләге — Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

И. Юзеев поэзиясенең халыкчан сыйфатлары — тирән моң, лиризм, фикер-хис бөтенлеге, форма төгәллеге композиторларны да даими илһамландыра килә. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй язылган. Халык арасында киң таралыш алган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында җыр» (икесе дә С. Садыйкова музыкасы), «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (Азат Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С. Ибраһимов музыкасы), «Хуш инде» (Ф. Мортазин музыкасы), «Туган ягым каеннары» (М.Имашев музыкасы) һәм башка күп җырлар И. Юзеев шигъриятенең үзенчәлекле бер тармагын тәшкил итә. Композитор Р.Кәлимуллин белән берлектә «Ерактагы кәккүк авазы» исемле опера иҗат итеп, И. Юзеев либретто жанрында да эшләргә сәләтле икәнен күрсәтте.

Алтмышынчы еллардан башлап И. Юзеев драматургия тармагында да актив эшли. Ул — танылган татар драматургларыннан берсе, комедия, драма, трагедия жанрларында ике дистәгә якын сәхнә әсәрләре авторы. Әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән аерылып тора. Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты, гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.

И. Юзеевнең пьесалары Татарстанда һәм татар сәхнәсендә генә түгел, чит республикаларда һәм башка милли театр сәхнәләрендә дә уңыш белән бара. Драматургның иң күп куелган пьесасы — «Сандугачлар килгән безгә» исемле моңсу комедия. Ул үз вакытында татар, башкорт, мари милли театрлары, Тува, Ленинград һәм башка төбәкләрдәге рус театрлары сәхнәләрендә куела, телеспектакль рәвешендә күп кенә шәһәрләрнең телевидение экраннарыннан күрсәтелә, Бөтенроссия фестивалендә (1978) Тува рус театры куйган сәхнә варианты өчен театр коллективы һәм пьеса авторы Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм фестиваль лауреаты дигән исемгә лаек була. Шагыйрь-драматургның «Янар чәчәк», «Бөркетләр кыяга оялый», «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Гомернең алты сәгате», «Онытылмас бәет», «Сөйгәнемнең туган көне», «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз», туксанынчы елларда иҗат  ителгән «Ак калфакны төшердем кулдан», «Хуш, Хәйбуш!», «Моңлы бала түгел идем...», «Эзләдем, таптым, югалттым» кебек драма һәм комедияләре дә профессиональ театрларның репертуарында ныклы урын алып тора.

И. Юзеевнең пьесаларында тормыш күренешләре һәм кеше характерлары күп очракта лирик-романтик планда, хис-фикерләр бәрелеше аша ачыла. Кешеләр арасындагы каршылыклы фикер мөнәсәбәтләрен калкурак чагылышына ирешү һәм тормыш чынбарлыгын, аның фәлсәфи асылын бер фокуска туплабрак бирү өчен язучы еш кына сәнгатьтәге шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә, әсәр тукымасына аерым бер идея-эчтәлеккә, тәэсир көченә ия булган символик образларны мул кертә. Бу сыйфатлар, бу үзенчәлекләр аның «Соңгы төн», «Очты дөнья читлегеннән», «Мәңгелек белән очрашу» кебек шигъри трагедияләренә аеруча хас.

И. Юзеев иҗат эшчәнлегенең башыннан ук татар балалар әдәбияты белән даими багланышта һәм хезмәттәшлектә яшәде. «Ялкын» журналының унике ел дәвамында әдәби хезмәткәре һәм редколлегия әгъзасы буларак, шулай ук Язучылар берлегенең яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире сыйфатында ул татар балалар әдәбиятын үстерүгә, яшь әдәби алмаш тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертте. Аның балаларга адресланган үз әсәрләре дә байтак. Алар шагыйрьнең «Пони малае нәни Җирәнкәй» (1967), «Аю сатам, кем ала?» (1999) исемле җыентыкларында урын алган.

И. Юзеевнең туксанынчы еллардагы иҗаты, заманның кискен үзгәрешләренә һәм үзенең тормыш тәҗрибәсенә бәйле рәвештә, хис-фикер, тел-стиль образлылыгы, кичерешләре ягыннан тагы да тирәнәя төште, кеше шәхесе, яшәеш, халык-милләт турындагы шигъри-фәлсәфи уйланулары яңа поэтик сыйфатлар, төсмерләр белән баеп-ялтырап китте («Уйлый күңелем төрлесен» шигырьләр җыентыгы, «Татар моңы» поэмасы, «Таш диварлар авазы» поэмасының яңа редакциясе һ. б.).

И. Юзеев 1968—1999 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, озак еллар Россия Язучылар берлеге идарәсендә, Азия-Африка илләре белән багланышлар буенча Совет комитетында, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының әдәби репертуар советында, «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Идел» журналларының редколлегияләрендә әгъза булып торды, РСФСР язучыларының Дүртенче (1975), Бишенче (1979) съездларында делегат булып катнашты.

Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевкә 1979 елда Татарстанның, 1983 елда Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде, 1986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән  бүләкләнде. Ниһаять, 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М. Шәймиев фәрманы белән Илдар Юзеев «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек булды.

Илдар Юзеев 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат булды.