Ләбибә Ихсанованың тормыш юлы һәм иҗаты

Матзянова Раушания Гаязовна

6 нчы сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lbib_ihsanovanyn_tormysh_yuly_hm_izhaty..doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ләбибә Ихсанованың тормыш юлы һәм иҗаты.

Максат : Ләбибә Ихсанованың тормыш юлы турында мәгълүмат

                   бирү. Иҗатына күзәтү ясау. Туган ягыбызга карата горур-

              Исән лану хисләре  тәрбияләү   .

Җиһазлау: портреты, китапларыннан күргәзмә, “Якташ язучылар”     дәреслек-хрестоматиясе.

                                Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. ләшү.
  2. Фонетик – лексик зарядка.
  3. Сүзлек эше. (Тактада һәм сүзлек дәфтәрләрендә эшләнә)

Мәгълүмат – информация

Әнкәй – мать, мама

Олуг – великий(-ая)

Балкып тора – сияет

Омтыла – стремится

Эшчәнлек – деятельность

Күзәтү – обзор

Беркатлылык – наивность

Эчкерсезлек – искренность.

  1. Актуальләштерү.
  1. Әңгәмә.
  1. Язучылардан кемнәрне беләсез?
  2. Якташ язучыларыбыздан кемнәрне беләсез? Нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?
  1. Максатны җиткерү.

Бүгенге дәрестә без Ләбибә Ихсанованың тормыш юлы турында мәгълүмат алырбыз. Иҗатына күзәтү ясарбыз, кайбер хикәяләренең эчтәлеге белән танышырбыз.

Бу дәрестән соң сезнең күңелегездә менә нинди минем туган ягым, менә нинди күренекле язучылары бар дигән горурлык хисе калса,  мин бик шат булырмын.

  1. Яңа белемнәр булдыру.
  1. Ләбибә Ихсанованың тормыш юлы белән танышуга әзерлек .

Ләбибә Ихсанова турындагы сүземне Ш.Мостафинның “Елмаю Сезгә бик тә килешә...” шигыреннән өзек белән башлыйсым килә. Ул бу шигырен , үз сүзләре белән әйткәндә “балалар әдәбиятының олуг әнкәсе Ләбибә ханым Ихсановага” багышлый.

...Елмаю Сезгә бик тә килешә!-

Аналарча ак һәрбер сүзегез...

Барча балага җылыгыз җитә,-

Кояшка тиң олы күң(е)легез!

Елмаю Сезгә бик тә килешә!

(портретны күрсәтү)

Портретыннан үк күренгәнчә, Ләбибә Ихсановага елмаю бик тә килешә. Чыннан да, игътибар итегез әле, аның йөзе балкып тора. Ш.Мостафин атаганча, “балалар әдәбиятының олуг әнкәсен” башкача күз алдына китереп тә булмый.

Укучылар, уйлап карагыз әле, ни өчен әни дигән икән ул аны? Әни кем ул? (Җаваплар тыңлана).

Һәрбер язучы әдәбиятка үз юлы аша килә. Кайберәүләр кечкенәдән язучы, шагыйрь булырга омтыла. Ә кайберәүләр үзләрендә сәләт барлыгын сизсә дә, бөтенләй башка юлны сайлый. Тик әдәбият дигән серле дөнья барыбер аларны үзенә тартып китерә. Ләбибә Ихсанова да шундыйлардан.

2.А) Тормыш юлы белән безне ... таныштыра.(Алдан әзерләнеп килгән укучы сөйли)

Б)Әдәби эшчәнлеге белән дә алдан әзерләнеп килгән укучы таныштыра.

Сөйләгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясау.

Димәк, Ләбибә Ихсанова безгә бер яктан балалар язучысы буларак якын булса, икенче яктан ул кем буларак якын?

  1. Якташыбыз.

     В)   Шәхси тормышы да әлбәттә инде сезне кызыксындыра. Ире- шагыйрь Шәрәф Мөдәррис. Алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта Ләбибә Ихсанова оныкларын тәрбияләргә булыша. Димәк, ул әби кеше дә икән әле.

3. Хәзер кайбер әсәрләренең эчтәлеге белән танышырбыз.

(Алдан укып килгән укучылар  “Наил һәм Фаил”, “Милиционер малае” һ.б. әсәрләренең эчтәлеген кыскача сөйлиләр)

  1. Ныгыту.
  1. Шагыйрәнең иҗаты, тормыш юлы турындагы сөйләшүне аның “Рухи туган ягым” язмасыннан алынган өзек буенча дәвам итәрбез.

А) уку

-укытучы укый

-укучылардан укыту.

Б) сорауларга җавап бирү

- Сүз кем турында бара?

- Нинди вакыйгаларга туктала?

-“Өметле яшь каләмнәр” дип кемнәрне күрсәтә?

  1. Йомгаклау.
  1. Тактага сүзләр, даталар эленә. Ләбибә Ихсанова турында шушы ярдәмче сүзләрдән чыгып сөйләгез.

1923, Түбән Шөн, “Пионер”(“Ялкын”), “Көмеш елга”, “Наил һәм Фаил”, А.Алиш исемендәге

премия.

  1. Укытучының йомгаклау сүзе.

Ничек уйлыйсыз, үзебезнең төбәктән чыккан язучыларны, аларның әсәрләрен өйрәнеп, укып без үзебез өчен нәрсә алабыз, нәрсәгә ирешәбез?

  1. Өй эше.

Ярдәмче сүзләргә нигезләнеп биографиясен язып килергә(истә калганны).

  1. Бәяләү.