Урта мәктәптә татар һәм рус балаларына исем сүз төркемен өйрәтү

Ахметшина Лариса Михайловна

Мәктәп программасында сүз төркемнәрен өйрәнүгә зур гына вакыт бирелгән. Татар мәктәпләрендә сүз төркемнәре 6 нчы сыйныфта ел буена өйрәнелә.  Алай гына да түгел, 7 нче һәм 8 нче сыйныфларда дә грамматик төшенчәләрнең асылын, грамматик билгеләрен еш кына сүз төркемнәреннән башка ачыклап булмый. әйтик, теге яки бу җөмлә кисәгенең нинди сүз төркеме белән белдерелүе аның бер мөһим грамматик билгесе булып тора. Шулай ук 9 нчы сыйныфта да сүз төркемнәрен ныгыту һәм ситемалаштыру өчен берничә дәрес бирелгән.<?xml:namespace prefix = o /??>

Рус мәктәпләрендә укучы балалар исә сүз төркемнәрен һәр дәрестә әкренләп-әкренләп үз сөйләмнәренә кертеп, ныгытып, үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен ныгытып баралар.

Һәр сүз төркемен аерым-аерым караганга кадәр, сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат биреп китү  уңышлы. Болай иткәндә укучыларга алдагы дәресләрдә өйрәнәчәк материалны үзләштерү, белемнәрен билгеле бер системага салу  җайлырак булачак.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kursovoy_-_isem.doc148.5 КБ

Предварительный просмотр:

Урта мәктәптә татар һәм рус балаларына исем сүз төркемен                                       өйрәтү

                                   Эчтәлек

  1. Кереш.

- Татар теле морфологиясен өйрәнү тарихыннан.

- Морфология турында гомуми төшенчә.

- Сүз төркеме буларак исем.

2. Төп өлеш.

- Сүз төркемнәрен өйрәтү методикасы

-  Исем сүз төркемен  татар мәктәпләрендә  укыту

- Исем сүз төркемен рус мәктәпләрендә укыту

3. Йомгаклау.

Мәгълүм  булганча, татар телен өйрәнүнең берничә гасырга сузылган тарихы бар. Бу юнәлештәге беренче фәнни хезмәт 18 нче йөзнең икенче яртысында ук дөнья күрә.  Ул – С. Хәлфиннең 1778 нче елда Мәскәү университеты типографиясендә басылган “Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов” дигән китабы. Бу хезмәт асылда татар теленең фонетикасын өйрәнүгә багышланган.  19 нчы йөз башында татар теленең грамматикасы буенча да хезмәтләр бер-бер артлы басылып чыга башлый.  

Рус телендә русларга татар телен өйрәтү өчен язылган бу грамматик хезмәтләр Казан гимназиясендә, Казан рухани академиясендә һәм академиясендә һәм соңрак казан университетының Көнчыгышны өйрәнү бүлемендә укучы студентлар өчен дәреслек-кулланма рәвешендә төзелгәннәр.

Татар теленең беренче грамматикалары шул чордагы рус грамматикалары үрнәгендә язылсалар да, аларда татар теленең авазлар составы, грамматик төзелеше шактый эзлекле яктыртылган. Аерым алганда, морфология өлкәсендә, мәсәлән, сүз төркемнәре системасы, аларга хас грамматик категорияләрнең бирелеше хәзерге грамматикалар белән нигездә туры килә.

19 нчы йөз ахырларына таба татарча язылган грамматикалар да басылып чыга башлый һәм бу өлкәдә бөек мәгърифәтче, энцеклопедист галим К.Насыйриның роле аеруча зур. Г.Фәезхановның 1887 нче елда басылып чыккан “Татар телигә кыскача гыйльме сарыф” исемле грамматика китабы хронологик яктан татарча язылган грамматикаларның беренчесе булып санала. 1895 нче елда исә татар теленең беренче фәнни грамматика-

сы – К.Насыйриның “Әнмүзәҗ”е басыла.

“Әнмүзәҗ” (Үрнәк) грамматикасы дүрт бүлектән тора. Беренче бүлек татар теленең авазларын һәм исем сүз төркемен өйрәнүгә багышланган. Калган өч бүлектә морфология һәм синтаксис буенча белешмә бирелә.

        “Морфология” бүлегендә автор гарәп грамматикалары үрнәгендә сүз төркенмнәрен өчкә бүлә: исем, фигыль һәм хәреф. Исем бүлегендә исем, сыйфат, алмашлык, сан сүз төркемнәре берләштерелеп бирелә; фигыль сүз төркеме аерым тикшерелә.         Хәреф сүз төркеменә исә ярдәмлек сүз төркемнәре һәм рәвеш кертелә,  бу бүлектә шулай ук исем сүз төркеменәренең төрләнеш үзенчәлекләре дә китерелә.

        1900 – 1905 нче елларда татар теле буенча берничә дәреслек дөнья күрә. Ә соңрак, 1911 – 1915 нче елларда шактый югары фәнни дәрәҗәдә язылган хезмәтләр басыла һәм алар арасында   Г.Ибраһимовның “Татар сарфы” һәм “Татар нәхүе” исемле хезмәтләр дә бар. Г.Ибраһимовның дәреслекләре берничә тапкыр басыла һәм татар теле укытыла торган уку йортларында зур популярлык казана. Бу чорда инде татарча тел белеме терминнары да формалаша. Сүз төркемнәрен, мәсәлән, Г.Ибраһимов болай атый: исем,  сыйфат, фигыль, алмаш(замир), ярдәмлек.

Татар грамматикасын, шул исәптән морфологиясен өйрәнү буенча тагын 1919 нчы елда басылган  Җ Вәлидинең  “Татар грамматикасы”, 1925 нче елда басылган  Г.Алпаровның “Шәкли нигездә татар грамматикасы” дигән китаплар да бар. Аларны татар телен өйрәнүнең алдагы яңа этабы дип күрсәтергә мөмкин.

1950 – 1980 нче елларда татар теленең морфологиясен өйрәнүгә яңача нигез салган, татар теле грамматикасы буенча капиталь хезмәтләр язган галимнәрдән В.Н.Хангилдин, Д.Г.Тумашева, М.З.Зәкиевләрне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Алар арасыннан Д.Г.Тумашева – морфология буенча үзенең фәнни мәктәбен тудырган зур галимә, һзм бу өлкздз аның шәкертләренең өлеше дә шактый зур.

1993 – 2002 нче елларда бер төркем галимнәр катнашында рус һәм татар теленең академик грамматикасы бастырылды. Рус һәм татар телләрендә өч томда чыгарылган бу грамматиканың II томнары (1998, 2002) тулысынча морфологиягә багышланган.

Морфология – грамматиканың бер өлешен тәшкил итә,  сүзләрнең төзелешен, төрләнешен, сүз төркемнәрен һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнә.

Татар тел белемендә  барлыгы 12 сүз төркеме бар.  Соңгы вакытта сүз төркемнәрен төркемләүнең түбәндәгечә бирелүе иң уңышлысы дип санала:

  1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш, аваз ияртемнәре.
  2. Ярдәмлек сүз төркемнәре (бәйләгечләр): бәйлек, теркәгеч.
  3. Модаль сүз төркемнәре: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр.

Мәктәп программасында сүз төркемнәрен өйрәнүгә зур гына вакыт бирелгән. Татар мәктәпләрендә сүз төркемнәре 6 нчы сыйныфта ел буена өйрәнелә.  Алай гына да түгел, 7 нче һәм 8 нче сыйныфларда дә грамматик төшенчәләрнең асылын, грамматик билгеләрен еш кына сүз төркемнәреннән башка ачыклап булмый. әйтик, теге яки бу җөмлә кисәгенең нинди сүз төркеме белән белдерелүе аның бер мөһим грамматик билгесе булып тора. Шулай ук 9 нчы сыйныфта да сүз төркемнәрен ныгыту һәм ситемалаштыру өчен берничә дәрес бирелгән.

Рус мәктәпләрендә укучы балалар исә сүз төркемнәрен һәр дәрестә әкренләп-әкренләп үз сөйләмнәренә кертеп, ныгытып, үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен ныгытып баралар.

Һәр сүз төркемен аерым-аерым караганга кадәр, сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат биреп китү  уңышлы. Болай иткәндә укучыларга алдагы дәресләрдә өйрәнәчәк материалны үзләштерү, белемнәрен билгеле бер системага салу  җайлырак булачак.

Сүз төркемнәре – тел гыйлеменең үзәк өлешен алып торган тәгълимат ул. Сүз төркемнәрен өйрәнүнеә укучыларга төрле яктан әһәмияте бик зур: сүз төркемнәрен өйрәнгәндә укучылар сүзләрнең ясалышы, төзелеше, үзгәрешләрендәге әдәби нормаларны танып беләләр һәм телдән, һәм язма сөйләмдәге ролен билгелиләр. Моның нәтиҗәсе буларак, укучыларның сүзлек запасы байый.

Дөньяда тулып яткан барлык әйберләр, үзенчәлекләр  һәрберсе үз атамалары белән аерылып торалар. Бу үз чиратында укучыларның танып белү офыгын киңәйтә. Сүз төркемнәре турында белешмә биргәндә, һичшиксез, укучыларның логик фикерләүләрен үстерүгә игътибар итәргә кирәк, чөнки һәр яңа  сүз төркеме элек үткәннәргә нигезләнеп үзләштерелә. Шуңа күрә дә укытучыга сүз төркемнәрен өйрәтүнең билгеле бер системасын булдыру уңышлы. Болай иткәндә, укучылар сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен җиңел исләрендә калдыралар. Мәсәлән:

  1. Сүз төркеменә билгеләмә.
  2. Сораулары
  3. Төркемчәләре
  4. Төрләнеше
  5. Ясалышы
  6. Җөмләдә роле

 Мондый системага салып өйрәнү дәресләрне авыррак темаларга күбрәк калдыру өчен дә отышлы, шулай ук йомгаклау дәресендә өйрәнелә торган морфологик анализ тәртибенә дә алдан ук өйрәтеп  тә куя.

Болай эшләгәндә, үткәннәр белән яңаны чагыштырырга, аңарга хас охшашлыкларны билгеләргә, аерымлыкларны ачыкларга да туры киләчәк. Бу – фикерләү процессы. Чагыштырулардан чыгып, укучылар кагыйдәләр чыгаралар, нәтиҗәләр ясыйлар, нәтиҗәләрне дәлиллиләр һәм мисалларда ныгыталар. Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә чын мәгънәсендә фәнни фикерләү процессы бара. Укучылар сүз төркемнәрен өйрәнү процессында үзләренең тел өйрәнүдә алга барганлыкларын дә күрәләр һәм аларда фәнгә карата кызыксыну дә үсә.

Укучылар сүз төркемнәре турында башлангыч сыйныфларда ук тапнырга өйрәнәләр, тик үзләштерү генә гамәли планда барган була, ягъни укучылардан сүз төркемнәрен аерып алып күрсәтү, текстта аларны бер-берсе белән бутамау гына таләп ителә. Мәсәлән, исем  сүз төркеме үзенең конкрет мәгънәсе белән генә ачыла, күзгә күренеп торган билгесе белән төшендерелә: өстәл, китап, өй, көйма, болын, урман һ.б. Сыйфат та шулай күренеп торган билгесе белән генә танылып беленә: түгәрәк туп, калын такта, юан бүрәнә һ.б. Ә 6 нчы сыйныфта инде сүз төркемнәре балалар алдында абстракт мәгънәләре белән дә ачыла. Мәсәлән: намуслылык, хыял, йөкы, бәхет ; тынгысыз, бәрәкәтле һ.б.  моннан сүз төркемнәренең кешенең рухи сыйфатларын, эчке характер билгеләрен, кичерешләрен күрсәтә алу сәләте дә ачыла. Бу яклап баланың дөньяны танып белүчәнлеге дә камилләшә. Нәкъ менә шулар исәпкә алынып та инде сүз төркемнәре уку программасына кертелгән.

Сүз төркемнәрен өйрәнүдә методистлар, укытучылар арасында ике төрле караш йөри:

  1. Беренче төркем сүз төркемнәрен турыдан-туры өйрәнә башлауга өстенлек бирә.
  2. Икенче төркем иң әүвәл кереш дәрес уздырып, укучылар алдында сүз төркемнәренең системасын бирергә тәкъдим итәләр. Бу - укучыларга сүз төркемнәренең перспективасын ачарга ярдәм итәчәк.  

Бу урында  В.Г. Белинскийның  сүзләрен искә төшерү дә уңышлы: “Өлкәннәрнең акылын канәгатьләндерүгә караганда, балалар акылын канәгатьләндерү авыррак. Син аларга ничә сүз төркеме барлыгын гына әйтмә, ә менә ни өчен сүз төркемнәре төгәл санда икәнлеген дә төшендер. Югыйсә, үзеңне балаларның мәнсезлегендә гаепләргә туры киләчәк...”

        Бу фикер дә кереш дәрес булуга өстенлек бирә. Димәк, сүз төркемнәрен аерым-аерым өйрәнә башлаганчы, кереш дәрес бирү уңышлы, дип нәтиҗә ясыйбыз.

 Һәрвакыттагыча дәрес текстны уку һәм аның буенча сөйләшүдән башланана. Моның өчен, мәсәлән, “Тамчылар” текстын алыйк.

                                  Тамчылар.

    И ялтырыйлар, и тамалар тамчылар! И чабалар, и ашыгалар тамчылар! Мин дә тамчылар артыннан калмадым. Артларыннан калмый баргач күрдем:гөрләвеккә әйләнделәр тамчылар. “Нидән шулай ашыгалар тамчылар?” – дигән соравыма тамчылар зур бер елгага кушылдылар дә тыныч кына ага башладылар. Алар электр станциясенә җиттеләр. әй әйләндерәләр, әй гүләтәләр турбинаны тамчылар!”

Текст укылып, эчтәлеге буенча әңгәмә уздыргач, укытучы сорау бирә:

Сорау:   Ягез, башлангыч сыйныфта җткәннәрне искә төшереп, тексттагы сүзләрнең кайсы сүз төркеменә кергәнлеген уйлагыз. Кайсы сүз төркеме иң күбе кулланылган?

Укучыларның җавапларын мөгаллим тактага ике баганага (мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәренә) аерып яза бара. Соңыннан нәтиҗә ясала:

  1. Димәк,  татар телендә ничә сүз төркеме бар? (җавап: 12)

Сорау: Ни өчен сүз төркемнәрен ике төркемгә аердык? Димәк, сүз төркемнәре ничә төргә бүленә? Ә ни өчен аларны мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәренә бүләләр? (Укучылар биргән җаваплардан нәтиҗә ясала)

        

Шуннан соң һәр сүз төркеменең дөрес әйтелеше һәм язылышы өстендә эш үткәрелә. Дәрес ахырында инде укчылар дәреслектшгетекстлардан сүз төркемнәрен билгелиләр, шул рәвешле өйрәнгәннәрне ныгыталар. Дәрес соңында, өйрәнгәннәрдән чыгып, сүз төркемнәре буенча нәтиҗә-йомгак ясала.  Укытучы баларга алдагы дәресләр өчен юнәлеш бирә:сүз төркемнәренең һәрберсенең үзенә генә хас булган мәгънәсе, грамматик билгеләре бар, аларны белүнең сөйләм үстерүдә, грамоталы булуда, дөньяны нечкәләп белүдә әһәмияте барлыгы ассызыклана.  Инде киләсе дәрестә бер-бер артлы конкрет сүз төркемнәре өйрәнелә башлый һәм һәр дәрестә сүз төкеменең үз үзенчәлеге исәпкә алына.

Гадәттә сүз төркемнәреннән  иң беренче итеп  исем  өйрәнелә. Лексик- семантик яктан исемнәр предметлыкны белдерәләр. Предметлык төшенчәсе дигәндә түбәндәгеләр күз алдында тотыла: зат (кеше, укучы,әдип), конкрет предметлар (китап, өй, өстәл), күренеш һәм ваквыйгалар (буран, бәйрәм, тантана), һәртөрле абстракт төшенчәләр (акыл, белем, хыял), предметлаштырылган билге яки эш-хәлләрне (гүзәллек, эшчәнлек, эш).

Морфологик яктан исемгә килеш, тартым, сан һәм хәбәрлек категорияләре хас. Шулай ук исемнәр билгелелек һәм билгесезлекне дә белдерә алалар.

Синтаксик яктан исемнең җөмләдәге типик функциясе – ия яки тәмамлык булып килү. Әмма төрле килеш формаларын алган исем җөмләнең теләсә нинди җөмлә кисәге буларак кулланыла ала.

Исемнәр үз эчендә: ялгызлык һәм уртаклык; предметлыкны һәм матдәлекне белдергән; абстракт һәм конкрет мәгънәле; җыйма исемнәр кебек лексик-грамматик төркемнәргә бүленәләр. Шул ук вакытта бу бүленеш аерым төркемнәр арасында катгый чик куймый,  төрле төркемнәр бер-берсенә керешергә дә мөмкин. Әйтик, конкрет мәгънәле исемнәргә предметлыкны белдергән сүзләр дә, матдәлекне белдергәннәре дә керә; уртаклык исемнәр төркеме калган өч төркемгә караган исемнәрне дә үз эченә ала.

Татар телендә исемнәр фонетик, лексик-семантик, морфологик(кушымчалау), сүзләрне кушу һәм сорфологик-синтаксик ысуллар белән ясалалар. Шулай ук сүзләрне кыскарту – аббревиация дә телебездә активлаша бара.

Исемнәрнең алда санап үтелгән билгеләре урта мәктәп программасында, тулаем алганда, өйрәнелә. Шулай да программа буенча  алар я гадиләштереп, я өлешчә генә, яки укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып та өйрәнеләләр. Кайберләре исә, мәсәлән, исемнең хәбәрлек категориясе, билгелелек яки билгесезлекне белдерүе мәктәп программасында бөтенләй каралмый.

Башлангыч сыйныфларда ук укучылар исем турында ярыйсы гына мәгълүмат алалар: аның кем? яки нәрсә? соравына җавап булуын һәм килешләр белән төрләнүен беләләр. 6 нчы сыйныфта исем турында тирәнрәк белем бирелә.

Предметларны белдерүче исемнәрне укучылар җиңел үзләштерәләр, ә хәрәкәтне, төрле күренешләрне яки хәлне, төрле билгеләрне һәм тойгыларны белдерүче исемнәрне аерып бетермиләр: батырлык, кыюлык, тапкырлык, шатлык, дөреслек, сөенеч, утырыш, күренеш, тереклек, эрелек һ.б. ш. Конкрет әйберләрне белдерми торган исемнәрне билгеләүдә укучылар авырыксыналар. Кулланылышта йөри торган дәреслекләрдә дә исемнәрнең төрле мәгънә белдерелүе ачылмаган, тик  “предметны белдерүе” генә әйтелгән. Шуңа күрә андый сүзләрнең, бердән мәгънәләрен ачыкларга, икенчедән, исемнәр өчен хас булган грамматик категорияләр алуын билгеләргә һәм, өченчедән,укучыларның игътибарын исемнәрнең ясалыш үзенчәлекләренә юнәлтергә туры килә.

Бу теманы укучыларның яхшырак үзләштерүләре өчен, төрле мәгънәне белдерүче исемнәрне эченә алган түбәндәге таблицаны төзү һәм тутыру уңышлы була:

Исемнәр

Нинди сорауга җавап бирә?

Нинди мәгънә белдерә?

Сандугач

Нәрсә?

кошлар

Буран, томан

Нәрсә?

Табигать күренешләре

Әни, абый

Кем?

Кешеләр

Шатлык, кайгы

Нәрсә?

Хис һәм тойгы

Җыелыш, бәйрәм

Нәрсә?

Җәмгыять күренешләре, урыннары

Аклык, яхшылык

Нәрсә?

Билге исемнәре

Умартачы, тимерче

Кем?

Һөнәр, профессия

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүе, берлек һәм күплек санда килүе, аларның җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләр булып килә алуы турында аңлатканда, укучыларда булган белемнәргә таяну уңышлы була. Материалны ныгытканда, дәреслектә бирелгән күнегүләрдән башка тагын укучыларның мөстәкыйль фикерләүләрен үстерергә һәм танып-белү эшчәнлекләрен активлаштырырга ярдәм итә алырлык, алган белемнәрен гамәлдә куллана белергә өйрәтерлек башка күнегүләрне дә үткәререгә кирәк була. Мәсәлән:

  1. Түбәндәге сорауларга җавап бирү.

Бирелгән сүзләр барысы да исем була аламы? Булмаса, ни өчен? Ул исемнәр нинди мәгънә белдерәләр?

  1. китап, дәфтәр, ишек, тәрәзә, күлмәк;
  2. бала, кеше, кыз, апа, әни;
  3. батырлык, кыюлык, җитезлек;
  4. кайгы, хәсрәт, моң, шатлык;
  5. җәй, көз, яңгыр, буран, җил;
  6. ат сыер, сарык, кәҗә;
  7. бәйрәм, митинг, җыелыш;
  8. акыллы, күркәм, матур, кыю, сабыр, тыйнак;
  9. эреләнә, йокымсырый, уяу, җырлау, язу.

1-7 нче рәтләрдәге сүзләрнең исем булуын, кем? яки  нәрсә? соравына җавап бирүен, аларның төрле мәгънә белдерүен укучылар әйтәләр һәм үзләре уйлаган җөмлә эчендә төрле формаларга куеп карыйлар.  8 нче рәттәге сүзләрнең предметларның билгесен белдерүен, нинди? соравына   җавап бирүен, 9 нчы рәттәге сүзләрнең предметларның эшен, хәлен яки  хәрәкәтен белдерүен, нишли? нишләү?  Кебек сорауларга җавап булуын мисаллар өстендә исбат итәләр; башлангыч сыйныфларда алган белемнәренә таянып, җөмләнең төрле кисәге булуына да басым ясыйлар.

2.        Бирелгән исемнәрне мәгънәләре буенча төркемнәргә аерып язу: эшче, игенче, урындык, урман, кызыллык, яшеллек, болын, эшчәнлек, эрелек, давыл, җил, яшен, имән, кайгы, шатлык.

1)        профессия белдерүче: эшче, игенче;

2)        предмет исемнәрен белдерүче: урындык, урман, болын, имән;

3)        кеше сыйфатларын белдерүче: эшчәнлек, эрелек;

4)        хис-тойгыны белдерүче: кайгы, шатлык;

5)        табигать күренешләрен белдерүче: җил, яшен, давыл;

6)        билге исемнәрен белдерүче: кызыллык, яшеллек.

        

3.        Шуларны перфокарталарда билгеләү.

4.        Төрле мәгънәне белдерүче исемнәр кертеп, җөмләләр язу яисә бирелгән җөмләләрдәгет исемнәрне мәгънәләре һәм нинди кушымчаларны алулары ягыннан тикшәрү.

        

Укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәренә нигезләнеп, уртаклык һәм ялгызлык исемнәре, аларның аларның аермасы һәм язылышы турында белем бирелә. Алдан эшләнгән таблица ярдәмендә укучылар аны танып белә алалар:

Уртаклык исемнәр

Ялгызлык исемнәр

Кеше исемнәре, фамилияләре

Хайван кушамат-лары

Географик

атамалар

Оешма исемнәре

Газета-журнал, китап исемнәре

Дәфтәр

Асия

Акбаш

Идел елгасы

“Иген”

күмәк хуҗалыгы

“Юлдаш”

газетасы

Мәктәп

Азат

Актырнак

Кара диңгез

“Спартак” фабрикасы

“Ялкын” журналы

Китап

Гомәр Бәширов

Мияубикә

Кавказ таулары

С.Сәйдәшев

исемендәге клуб

“Намус” романы

Таблица өстендә әңгәмә үткәргәндә, ялгызлык исемнәренең төзелешенә һәм язылышына аеруча игътибар итәргә кирәк була. Моның өчен ясалыш ягыннан сүз төрләрен искә төшерүнең әһәмияте зур. Чөнки ялгызлык исемнәр арасында төрле төзелештәге исемнәр бар: кушма (Актырнак), парлы(Аму-Дәрья) һәм тезмә исемнәр (Идел елгасы, “Спартак” фабрикасы). Тезмә исемнәр  кайбер очракларда куштырнаклар эченә алына (“Маякчы кызы”). Тезмә исемнәр составына кергән ялгызлык исемнәрнең яки хөрмәт күрсәтү өчен әйтелгән мактаулы исемнәрнең һәр сүзе баш хәреф белән языла (Түхбән Кама, Хезмәт Герое) һ.б.

Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен кайбер укучылар дөрес язмыйлар, аларны русча язылыш белән буташтыралар: Наил, Илдар, Илсөя кебек сүзләрне “ь”   билгесе белән язалар; Сөләйманов, Галимҗанов, Таҗетдинов кебек фамилияләрне Сулейманов, Галимзянов, Тазетдинов рәвешендә язалар; татар теленең үзенчәлекле аваз хәрефләре белән языла торган сүзләрне шулай ук бозып язалар: Илһам (Илгам), Һади (Гади яки Ади), Җамал (Замал, Джамал яки Чамал) һ.б.

Язма эшләрендә шундый хаталар булмасын өчен, дәреслектә бирелгән кнегүләрдән  тыш, укучыларны активлаштыра һәм мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә һәм үтелгәннәрне хәтерләрендә ныгыта торган мөстәкыйль  һәм иҗади эшләр үткәрүнең әһәмияте зур. Мәсәлән: кеше исемнәрен һәм фамилияләрне уйлап язалар, шул вакыт география, әдәбият, табигать һ.б. фәннәрдән алган белемнәрен дә, тормышта кулланыла торган сүзләрне дә файдаланалар; ул сүзләр белән билгеле бер темага хикәя яки кыска сочинение язалар: тагын төрле диктантлар язу, сүзлекләр белән эшләү, программалы укыту элементларыннан файдалану кебек алымнар да алган белемнәрен хәтерләрендә ныгытуга зур ярдәм итә.

Башлангыч сыйныфларда укучылар исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында өлешчә белем алалар. 6 нчы сыйныфта исә, программа нигезендә тирәнрәк белем бирелә һәм катлаулырак биремнәр белән тагын да тинәнәйтелә, укучылар белемнәрен гамәлдә куллана белү күнекмәләре дә алалар.

Укучыларның актив катнашуы белән, исемнәрнең тартым белән төрләнеше, тартым кушымчаларының өч затка каравы, аларның берлек һәм күплек санда да килә алуы турында укытучының үзенә аңлатырга, икенче төрле үйтсәк, башкачарак якын килергә кирәк була.

Еш кына укучылар төрле авазларга беткән исемнәргә тартым кушымчаларын дөрес ялгамыйлар һәм ялгыш язалар. Шунлыктан “Исемнәргә тартым кушымчаларының ялганышы һәм аларның дөрес язылышы” темасын аерым дәрестә үтеп, шулар буенча укучылардан төрле күнегүләр эшләтү максатка ярашлы була.

Алдан әзерләнгән түбәндәге таблица буенча тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлату, тартым һәм килеш кушымчаларына игътибар иттерү һәм ул кушымчаларның язылышын күзәтү нәтиҗәле була, соңыннан төрле биремнәр белән ул ныгытыла. Авыр үзләштерелә торган теманы аларга тиз аңларга ярдәм итә.

Килешләр

сораулары

I зат

II зат

III зат

Баш килеш

Нәрсәм?

(-ң, -се)

китабым

китабың

китабы

Иялек килеше

Нәрсәмнең?

(-ңнең, -сенең)

китабымның

китабыңның

китабының

Юнәлеш к.

Нәрсәмә?

(-ңә, -сенә)

китабыма

китабыңа

китабына

Төшем к.

Нәрсәмне?

(-ңне, -сен)

китабымны

китабыңны

китабын

Чыгыш к.

Нәрсәмнән?

(-ңнән, -сеннән)

китабымнан

китабыңнан

китабыннан

Урын-вакыт килеше

Нәрсәмдә?

(-ңдә, -сендә)

китабымда

китабыңда

китабында

         

Исемнәрнең ясалышы турында укучыларга мәгъбиргәндә, сүз ясалышына карата алдагы дәресләрдә алган белемнәренә таянып эш ителә. Таблица ярдәмендә алар материалны үзләре танып белә алалар; төрле күнегүләр эшләтү юлы белән тема ныгытыла.

        Алдан  әзерләнгән түбәндәге таблица ярдәмендә укчылар, сүзләргә төрле кушымчалар кушып, исемнәр ясалуы һәм аларның дөрес язылышы турында танып белә алалар һәм үз мисаллары белән ныгыталар.

Исем

Кушымча

Нинди сүз төркеменә кушыла

Балыкчы, эшче

-чы, -че

Исемгә

Авылдаш, көрәштәш

-даш, -тәш

Исемгә, фигыльгә

Ачкыч, элгеч

-кыч, -геч

Фигыльгә

Басым, белем

-ым, -ем

Фигыльгә

Болынлык, печәнлек

-лык, -лек

Исемгә

        Укучыларның игътибарын таблицада булмаган һәм тактада  яки алдан кәгазьгә язылган кайбер сүзләргә ( бакчачылык ,аңлылык, кешелеклелек, белемлелек) юнәлтеп , берничә кушымча кушып та (-чы, -лык) исем ясалуы турында нәтиҗә үзләреннән чыгартыла һәм кайвакыт, берничә кушымча кушып исем ясаганда,барлык ясагыч кушымчаның да исем ясагыч кушымча булмыйча ,башка сүз төркеме ясаучы кушымча булып килә алуы турында да искәртелә.Мәсәлән, аң-лы-лык, бел-ем-ле-леккебек сүзләрдә      -лы, -ле кушымчасы сыйфат ясаучы кушымча була,ул кушымчадан соң тагын  -лык, -лек кушымчасы кушылып ,икенче җыйма мәгънәне белдерүче исем ясала.Аерым кушымчаларның  теге яки бу сүзне ясауда актив катнашмавы ; аларны аерып алырга мөмкин  булмавы турында мисаллар өстендә укучыларга аңлатырга кирәк: күпчелек сүзедә -че кушымчасы аерым карала алмый, күпче дип сөйләшмиләр.Күп сүзеннән исем ясаганда ,ул –лек кушымчасы белән бергә йөри (-челек).

        Тагын да кушымчаларның калын һәм нечкә әйтелешле булуы, яңгырау, саңгырау һәм борын авазларына беткән исемнәргә нинди кушымчалар ялгануы; кайбер очракларда, сүзләр борын авазына бетсә дә, -лык, -лек формасында килүе; тагын фамилия, иркәләү һәм кечерәйтү исемнәре ясый торган кушымчалар да булуы, аларның язылышы турында мисаллар өстендә, укучыларның үзләрен әңгәмәгә тартып аңлатырга; төрле күнегүләр эшләтү, “Сүз төзелеше”, “Сүз ясалышы” темаларына бәйләп, морфологик анализлар үткәрү юлы белән, укучыларга ныгыту күнекмәләре биререгә кирәк. Ул алда өйрәнгәннәрне яңасы белән бәйләп ныгытырга да, аларны яхшы үзләштерергә дә ярдәм итә. Соңыннан, үткәннәрне күрсәтмәле рәвештә хәтерләрендә калдыру максаты белән, укучылар алдына танып белү бурычы куеп, исемнәрнең ясагыч кушымчалары схемасын сыздырырга ( яки таблица рәвешендә бирергә) мөмкин.

Исем ясагыч кушымчалар

Яңа мәгънәле исем ясагыч кушымчалар

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

 Фамилия

  ясаучы

 кушымчалар

Иркәләү   һәм                          

кечерәйтү исем-      

нәре ясаучы

кушымчалар    

        Бу тема буенча башкарыла торган күнегүләрне сөйләм үстерү эшләре белән дә үреп баруның зарурлыгын истән чыгармаска кирәк. Бигрәк тә синоним исемнәр, исемнәрдәге ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар өстендә эшләгәндә, төрле мөстәкыйль һәм иҗади эшләр үткәрү юлы белән, укучыларга сөйләм үстерү күнекмәләрен уңышлы биреп була.

        Кыскартылма исемнәр турында укучылар,  “Сүз төзелеше” темасы буенча алган белемнәренә таянып, үзләре танып беләләр, төрле күнегүләр эшләтеп, материал ныгытыла. Укучыларның үзләштергән белемнәренә таянып, исемнәрнең нинди җөмлә кисәге булып килүенә дә басым ясала һәм мисаллар белән ныгытыла. Барлык темалар да шул тәртиптә өйрәнелеп беткәч, исемгә морфологик анализ ясау иәртибе бирелә һәм морфологик анализ үткәреләһәм шул рәвешле тема ныгытыла. “Исем” темасы алда әйтеп кителгән система буенча өйрәнелгәндә, аны үзләштерү һәм истә калдыру укучыларда кыенлык тудырмый. Тема ахырында, укучыларның белемнәрен  тикшерү максатында, укытучы сайлавы буенча төрле характердагы язма эшләрнең берсе үткәрелә. Язма эшнең икенче дәресен  хаталар өстендә эшләү һәм диктантларны анализлау, кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү өчен бирү уңай нәтиҗәләргә китерә.

Татарстанда яшәүче һәр кеше ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен яхшы белергә, телне яратып өйрәнергә, аралашырга, сөйләшергә, укырга, язарга тиеш. 1990 нчы еллардан башлап, татар телен чит тел буларак укыту методикасына игътибар артты. Татарстандагы барлык балаларга да татар теле дәүләт теле буларак укытыла башлады.  Аның үзенә генә хас теориетик нигезе, максатлары, бурычлары, укыту ысуллары, дидактик, методик, лингвистик, психологик принциплары барлыкка килде.

        Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту бер-берсенән шактый нык аерылып торучы түбәндәге өч юнәлештә алып барыла:

  1. татар телен татар мәктәпләрендә ана теле буларак укыту;
  2. татар телен рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана теле буларак укыту;
  3. татар телен рус телле (татар булмаган) балаларга чит тел буларак укыту.

        Телне чит тел буларак укыту методикасында грамматиканы урынлы куллану мәсьәләсе һәрвакыт үзәктә булды. Укыту, әлбәттә, татар теле фәненә таяна.Ләкин, кызганычка күрә, грамматиканы үзләштереп кенә, ул телдә сөйләшергә өйрәнеп булмый әле. Шуңа күрә грамматикага өйрәтүне телгә өйрәтү белән бергә алып барырга туры килә, моны гадәттә тәрҗемәи-грамматик ысул дип атыйлар.

         Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, укучының ана телен (бу очракта рус телен) яхшы белүе кирәк.  Бу, үз чиратында, укучылар сөйләмендәге хаталарның сәбәпләрен ачыкларга һәм вакытында кисәтергә ярдәм итә. Татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәтү – укытуның төп методик принципларыннан берсе. Беренче көннәрдән үк лингвистик терминнарны биреп бару кирәк: исем, күплек, сузык, тартык, килеш, хәзерге заман һ.б.  берничә дәрестән соң терминнарны бары тик татар телендә генә әйттерергә кирәк, чөнки теоретик материал катлана барган саен, кагыйдәләр, гыгармаларны аңлатканда, терминнарга таяну укытуны күпкә җиңеләйтә. Шунысы бик мөһим: рус баласына татар телен укытканда дәресләрне бмөмкин кадәр татар телендә алып барырга, әгәр ихтыяҗ туса, ике телдә аңлатырга, чагыштырып бирерг кирәк. Болай өйрәтү укытуның сыйфатын арттыра, татарча аңлашу, сөйләшүне тизләтә.

                Рус мәктәпләрендә укчы татар баларына татар телен укыту мөгаллимнәр алдына гамәли максатлар куя. Иң мөһиме – укучыны прграммада билгеләнгән лексик һәм грамматик минимум  һәм аралашу даирәләре кысаларында татарча сөйләмне аңларга, татарча сөйләргә, укырга, язарга өйрәтү.

        Тел белеменең төп бүлекләренә караган материал программада сыйныфларга бүлеп бирелә.  5, 6, 7 нче сыйныфларда – орфография, фонетика, сүз ясалышы, морфология; 8-9 ларда синтаксис өйрәнелә; 10-11 нче сыйныфларда грамматикадан белем бирү, дөрес язу һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү дәвам иттерелә.

         Программада уку материалы укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып урнаштырылган. Кайбер темалар баскычлы принцип белән бәян итүне сорый. Мәсәлән “Сүз ясалышы”, “Исем”, “Сыйфат” темалары

 5,6,7 нче сыйныфларда шулай бирелә. Укытуның төрле этапларында бер үк темага кабат әйләнеп кайту узган материалны хәтердә яңартып, укучыларның белемнәрен тирәнәйтергә һәм тулылындырырга мөмкинлек бирә.

        5,6,7 нче сыйныфларда  баскычлы принцип белән өйрәнелә торган темаларның берсе – исем сүз төркемен өйрәнү. Мәсәлән,  5 нче сыйныфның беренче дәресендә башлангыч сыйныфларда өйрәнелгәннәр искә төшерелә. Моның өчен укучылар якын-тирәдә булган әйберләрне атыйлар, сүзләргә сораулар куялар, күплек саны кушымчаларын әйтәләр. Күнегәләрне телдән һәм язмача башкарганда, сораулар куялар, күплек сан кушымчаларын атыйлар, үзләре кагыйдәне искә төшереп, нәтиҗә ясыйлар.

         Дәреслекләрдә, балаларга кызыклы итү максатыннан, кайбер терминнар кагыйдә формасында түгел, бәлки ребус һәм башваткыч рәвешендә биреләләр. Әлеге ребусларны чишү  теманың искә төшерүгә йомгак ясап кую өчен уйлану –эзләнүне таләп итә торган методик алым дип санарга мөмкин.

         6 һәм 7 нче сыйныфларда исә 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәр ныгытыла,  күнегүлә дә бераз катлаулана төшә, текстларның күләме дә арта. Алдагы елларда өйрәнелгәннәр белән бергә яңа белем-күнекмәләр дә бирелә.

        Рус телле балаларга исемне өйрәткәндә кыенлык тудыра торган темалар бар, шуларның берсе,мәсәлән, – тартым.  Тәүге тапкыр тартым турында 5 нче сыйныфта мәгълүмат бирелә.  Билгеле булганча, тартым – татар теленә генә хас грамматик категория. Мондый категория рус телендә юк. Предметның кайсы затка яки затларга карагангалыгын, ягъни кемнеке икәнлеген белдерүче тартым категориясе шактый катлаулы булуы белән аерылып тора. Аның үзенә генә хас кушымчалары бар., алар 4 төрле юл белән белдерелә. Тартым категориясен өйрәнгәндә, иң беренче чиратта балаларның русча уйлаулары исәпкә алына. Тартым кушымчаларының укучыларның сөйләмендә дөрес һәм мөмкин кадәр ешрак кулланылуына ирешү өчен, укытучы дәресне җанландыра торган төрле чараларга (гаилә альбомнарына, уеннарга, ребус һәм кроссвордларга һ.б.) мөрәҗәгать итсә, тагын да отышлырак була.

        Исемнәрне өйрәнгәндә, аеруча синоним һәм антоним исемнәргә игътибар итәргә кирәк. Аларны сөйләмдә мөмкин кадәр күбрәк куллану балаларның сүзлек запасын баетырга да ярдәм итә, шул ук вакытта укучыларда телгә карата кызыксынуны да үстерә.

        Сүз төркемнәрен,  шул исәптән исемне өйрәнгәндә дә, еш кына сүзләрне төзелеш ягыннан тикшерү күнегүләре үткәрергә киңәш ителә.  Андый күнегүләрнең максаты – туган телебезнең морфологик төзелешен укчыларның аңлап үзләштерүләренә, сөйләм практикасында дөрес куллануларына ирешү. Эчтәлеге буенча морфологик күнегүләрне ике төргә бүләргә мөмкин:

  1. сүз төзелешен  тишерү
  2. сүз төркемнәрен билгеләү

Әлеге күнегүләрнең икеседә әһәмиятле, беренче төр күнегүләр  икенче төр күнегүләрнең уңышлы булуына нигез сала һәм икенче төр күнегүләрдә һәрвакыт чагыла. Һәр дәрес саен әлеге күнегүләрне  теге яки бу дәрәҗәдә үтәү укучыларны  исемгә морфологик анализ ясарга да өйрәтә. Мондый тикшерүләрне схемалар буенча да үткәрергә мөмкин. Сүзләр һәм аларның формалары  схемадагы баганаларга урнаштырыла яки, баганалап, сүзләр һәм аларның формалары язып күрсәтелә. Мәсәлән:

Сүз

Тамыр

Кушымча

Ясагыч

Төрләндергеч

балыкчылар

балык

-чы

-лар

балыкчылык

балык

-чы+лык

__

балыкларны

балык

__

-лар+ны

балыклы

балык

-лы

__

балыкта

балык

__

-та

         Рус мәктәпләрендә укучы татар булмаган балаларга татар телен укытканда, иң отышлысы – ике телне чагыштырып укыту.  Исемне укытканда, иң беренче чиратта,  әлеге сүз төркеменең  ике телдәге уртак һәм аермалы якларына игътибар итәргә кирәк була. Охшаш якларга, мәсәлән, сан, килеш категорияләре керә. Рус телендә генә булган, ә татар телендә булмаган категориялшргә - род һәм җанлы-җансызлык (одушевленность-неодушевленность) категорияләрен кертәбез.  Татар телендәге тартым категориясе (категория принадлежности) исә рус телендә юк. Шулай ук ике телдә дә  исемнәрнең уртак билгеләре дә бар: ялгызлык һәм уртаклык исемнәре; төрле җөмлә кисәкләре булып килү; ясалышларында уртаклыклар булу.һ.б. Әлеге билгеләр практикада исемне ике телдә дә чагыштырып уку алымын да кулланырга мөмкинлек бирә.

         Дәресләрдә русчадан татарчага тәрҗемә итүне дә киң кулланырга кирәк. Әлеге алымны кулланганда да исемнәрне өйрәнү, аларны чагыштырып карау, укучыларның сөйләмен баетуга зур ярдәм итә.

        Исем – сүз төркемнәре арасында иң беренче булып укучыларга өйрәтелә торган сүз төркеме. Без предметлар дөньясында яшибез. Башка сүз төркемнәре шул предметларга бәйле рәвештә өйрәнелә, чөнки алар теге яки бу яктан шул предметларга бәйле (сыйфат – предметның билгесен; сан – санын, исәбен; фигыль – хәлен, хәрәкәтен, торышын; рәвеш –  предметның хәленең яки хәрәкәтенең, торышының билгесен һ.б.) Исемне балаларга дөрес итеп бирә белүнең әһәмияте зур һәм башка сүз төркемнәрен өйрәтүдә ныклы нигез булып тора.

Укучылар исемнәрне, гомумән алганда, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә әдәби телнең күптөрле нормаларын үзләштерәләр, сүзләрнең төрләүен яки төрләнмәвен беләләр, төзелеше составын җиңел билгелиләр, мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләрнең телдә кулланылуын һәм, шуларга бәйле рәвештә, аларның дөрес язылышын һ.б. өйрәнәләр.Шуларны яхшы белсә, аларны җөмләдә дөрес куллана алса, укучы синтаксис буенча бирелгән мәгълүматны да тирән үзләштерә ала.         

Исемнәрне өйрәнгәндә, даими рәвештә сүзлек белән эшләргә кирәк. Сүзләрнең лексик мәгънәләренә  игътибар, омонимнар, антонимнар һәм синонимнар өстендә дә эшләргә, морфология белән лексиканы бәйләргә кирәк була.

Кыскасы, исем сүз төркемен өйрәнү, башка барлык сүз төркемнәрен өйрәнгәндәге кебек үк, укучыларны синтаксис курсын үзләштерергә әзерли, аларның орфография буенча белемнәрен үстерә, язу кагыйдәләрен үзләштерергә һәм сүзлек запасын баетуга ярдәм итә.

        

Әдәбият.

  1. И.Садриев “Морфологияне терәк конспектлар ярдәмендә өйрәнү”,

“Совет мәктәбе” журналы, 1990 нче ел, №7.

  1. Ф.С. Сафиуллина “Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре”,

  “Мәгариф” журналы, 1992 нче ел, №5.

  1. Ф.Харисов, Ч.Харисова “ 5 нче сыйныфта татар теле дәресләре”,

   “Мәгариф” журналы, 1995 нче ел, №8.

  1. Х.Фәрдиева “Яңа программа белән ничек эшләргә?”, “Мәгариф” журналы, 1997 нче ел, №12.
  2. М.Шәкүрова “Татар телен чит тел буларак укыту мәсьәләләре”, “Мәгариф” журналы, 1997 нче ел, №12.
  3. Ф.С.Вәлиева, Г.С.Саттаров “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”, Казан, “Раннур” нәшрияты, 2000.
  4. Ф.М.Хисамова “Татар теле морфологиясе”, Казан, “Мәгариф”, 2006.
  5. Валиуллина З.М. “Сопоставительная грамматика русского и татарского языка”, Казан, “ТКН”, 1983.
  6. “Татар грамматикасы”, II том (“Морфология”), Казан, “Мәгариф” 2002 нче ел.
  7. “Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре”, Казан, “Школа”, 2005.