"Китапларда Чулман тарихы" научная работа

Сафина Глуза Фаузетдиновна

Отражение названия реки Кама в художественных произведениях.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitaplarda_chulman_tarihy.docx48.14 КБ

Предварительный просмотр:

              Китапларда

Чулман тарихы.

Алабуга шәһәре 1нче урта

                                                       мәктәбенең 9 нчы сыйныфы

                                                        укучысы Фәррәхова Айгөл-

                                                      нең татар әдәбиятыннан

                                                                                 фәнни эше.

Җитәкчесе Сафина Г.Ф.

Алабуга, 2012.

Эчтәлек

Кереш                                                                                               1-3 бит

I  бүлек. Чулман елгасының географик урыны һәм исеменең килеп чыгышы.                                                                                           4-5 бит

II бүлек. Чулман-иҗади үрләр яуларга рухландыручы.        6-13 бит

Йомгаклау.  Су ул үзе -тормыш.                                                  14-16

Кулланылган  әдәбият.                                                                   17 бит

Кереш.

                                        Дулкынлана Чулман.

                                                    Дулкыннарын бәрә ярларга,

                                                                     Илһам өсти моңлы, дәртле йөрәкләргә,

                                                Гүзәллеген сибә җырларга.

                                                                                   Л.Абдуллина

    Армый-талмый, ак күбекләр уйната-уйната, куе урманнар, биек тау итәкләреннән, матур әрәмәләр арасыннан,  җәелеп ята торган иксез-чиксез тигез җирләрне иңләп, мәһабәт Чулман ага... Ул - Татарстан җиреннән агып үтә торган икенче зур елга. Чулман олуг елга, ягъни тирән һәм зур сулы икәнлеген татарның “Чулманны чуманга утырып кичмиләр” дигән мәкале ачык күрсәтә. Чулман иделе дип татар халкының бабалары Кама елгасын атап йөрткәннәр. Борынгы бабаларыбыз изге Чулман һәм изге Ител белән ант иткәннәр.

    Чулман тирә-юньдә яшәгән бабаларыбыз чәчәк атып утыра торган шәһәрләр төзеп көн иткәннәр.Ярларындагы хәзерге авылларда халкыбыз тарихына кагылышлы кыйммәтле истәлекләр, фольклор, тарихи, археологик материаллар сакланып калган. Бабалар тормышын бизәп торган Чулман оныкларга да һич хыянәтсез, игелекле ярдәм итеп яшәвен дәвам итә.

     Чулман агышы - безнең йөрәк  тибешебез, яр буйлары - газиз туфрагыбыз, атамасы - бабаларыбыз истәлеге, алар белән безне тоташтыра торган хәтер күпере. Чулман халкыбыз тарихы, үткән заманнарның данлы сәхифәсе. Ул һәрвакыт безнең телебездә, җырларыбызда, хәтеребез түрендә һәм авыз иҗатыбызда.

    Чал тарихка барып тоташа торган мондый атамалар - язучылыр, шагыйрьләр, композиторлар, башка иҗат әһелләрен яңадан-яңа иҗади үрләр яуларга рухландыралар, җырлар, әдәби әсәрләр исеме булып буыннан-буынга күчәләр һәм үлемсезлеккә, мәңгелеккә юл яралар.

   Бу фәнни эшемнең максаты:

 - чал Чулманыбызның төрле тарихи чыганакларда урын алуын тикшерү;

- Чулман атамасының халык җырларында, шагыйрьләр шигырьләрендә еш һәм яратып кулланылуын өйрәнү;

- Чулман елгасының кешеләр белән бәйләнешенең һич аерып булмас дәрәҗәдә тыгыз булуын күрсәтү.

- Чулман елгасының бүгенге хәле турында мәгълүмат  туплау һәм  экологик яктан саклау кирәклегенә басым ясау.

    Эшемне язу барышында төп игътибар Чулман елгасының иҗат кешеләрен  рухландыручы, әледән-әле яңа үрләр яуларга илһамландыручы булуын яктыртуга юнәлтелде. Бу максатыма ирешү юлында түбәндәге бурычлар куелды:

- Чулман атамасы кергән дастаннарны, тарихи һәм хәзерге чор җырларын, легенда-риваятьләрне, шигырьләрне, әдәби әсәрләрне  барлау;

 - тарихи вакыйгаларда Чулман елгасының телгә алынуы турында тарихи истәлекләрне өйрәнү;

 - Татарстан республикасының гидроним эзләнүләренә тукталу;

 - Татарстан гидронимнары сүзлегенә таяну;

 - Татарстан республикасының рельефы һәм геологик төзелеше турында материалларга таяну

Теманың актуальлелеге: Бүгенге көндә табигатебез көннән көн пычрана, эчәр суларыбызның сыйфаты түбән.Ә су ул үзе –тормыш.Әдәби әсәрләрдә сулыкларга зур урын бирелә, тормыш символы булып та, образ булып та алар килеп керә.     Ә Чулман елгасы- монда гомер иткән халкыбызның гомер агышы,сагышы, яшәү рәвеше ул. Бу нәкъ шулай итеп бирелә дә әдәби әсәрләрдә. Китапларда, картиналарда бирелгән матурлыгын, әһәмиятен бүгенге көндәге хәле белән чагыштыру бүгенге көндә актуаль дип таптым.

Фәнни эшемнең күләме һәм төзелеше.Бу эш керештән, ике бүлектән, йомгактан, файдаланылган чыганаклардан тора.

   

                                                        I бүлек.

 Чулман елгасының географик урыны һәм исеменең килеп чыгышы.

    Чулман елгасы - Удмуртия Республикасы Югары Кама калкулыгыннан, сазлыктан башлана. Киров, Пермь өлкәләре аша да ага.  Иделнең иң зур һәм күп сулы сул кушылдыгы. Кама Тамагы янында Куйбышев  сусаклагычына коя. Кушылдыклары: Нократ, Агыйдел, Чусовая, Вишяра, Зәй, Шушма, Иж, Мишә, Ык. Чулман елгасының гомуми озынлыгы 1805 км. Татарстан аркылы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба ага һәм Казаннан 80 чакрым түбәнрәк  урында Идел белән кушыла.Татарстан территориясенә Чулман елгасының 360 чакрым озынлыгындагы иң күп сулы түбәндәге өлеше керә. Бүгенге  көндә су агышы Кама, Воткинск, Түбән Кама, ГЭС плотиналары белән көйләнелә. Аның яры буйларында Алабуга, Чаллы, Чистай, Менделеевск, Түбән Кама шәһәрләре урнашкан. Чулман яры буйларында зур урманнар, авыллар, пристаньнар, ял йортлары урнашкан. Идел кебек үк, Чулман елгасы да гаять әһәмиятле су чыганагы. Ул Урал елгалары суы белән тулыландырыла. Идел белән икесе дә тигез җирдән агуларына карамастан, Чулманның агымы тизрәк. Ә уң яры бөтен җирдә диярлек кыя, биек. Сул ягы сөзәк.

   Республикабызда Идел, Чулман кебек мәһабәт елгалардан башлап, һәр вак чишмәнең исеме бар. Һәр атама - үзе бер тарих ул, диләр галимнәребез. ”Чулман” сүзе халыкка якын, таныш һәм үз. Атама борынгы, тарих баскычлары үсешенә шаһит буларак безгә кадерле. “Идегәй” дастанының шигъри юлларында да ул кат-кат кабатлана. Казан профессоры С.М.Шпилевский Чулман атамасын болгарларның чулматы дип аталган бер кабиләләре белән бәйләп карый (Чулан суы янында яши торган чулыматылар).

    Чулман тирәләрендә бик борынгыдан бирле яшәгән фин-уйгыр халкы - мариларның бабалары да бу атаманы үзгәртмичә диярлек Шолман дип атаганнар. Бу факт Чулман тирәләрендә яшәгән төрки халыкларның тамыры  бик  борынгы чорларга барып чыгуын  раслый. Гадәттә, географик атамалар ялгыз гына барлыкка килмиләр, яңгырашлары бер булган башка шундый исемнәр рәтендә яшиләр. Чулман белән бергә куеп карый ала торган Чуллы исемендәге елга һәм авыл атамалары Татарстан җирендә байтак. Мәсәлән, Алабуга районында Туйма елгасы кушылдыгы Чуллы суы ярында Чуллы авылы бар.                    

    Борынгы халыклар өчен елгалар, сулар тирә-юньдә ориентир хезмәтен үтәгәннәр, юл итеп файдаланылганнар, халыкларның аралашу чаралары булган. Монгол халыкларының хәзерге көнгә кадәр Зөһрә йолдызын Чульман дип йөртүләрен дә галимнәр шушы ориентир функциясе белән бәйләнешле булуын искәртәләр. Якутиядә Чульман исемле шәһәр тибындагы поселок та бар. Бу елганы Чулман дип Көнбатыш Себер якларыннан килгән, үзләре формалашкан киң җирлекләрдә күченеп йөргән төрки халыклар әйткән, болгар төркиләре кабул иткән. Алтын Урда дәверендәге төркиләр өчен ул бер бөтен елга итеп каралган һәм Идел дип йөртелгән. Х.Болгари “Тәварихы Болгария” хезмәтендә аны Идел дип карый, “Чулман иделе” икәнлеген дә ишәрәли. Элек басылып чыккан китапларда язылганча, язгы ташуның куәте ягыннан Чулман Иделдән өстенрәк. Чулман суы аккан урыннар зур диңгез булган дип тә язылган тарихи чыганаклар бар. Аның төбендә һәм тирә-юнендә диңгез төпләрендә очрый торга кабырчыклар табылган. Гарәп галимнәре һәм сәяхәтчеләре язып калдыруы буенча, Идел Чулман кушылдыгы булган, анда хәрби, сәүдә, балыкчы көймәләре йөргән. Чулманның  суы Иделгә караганда әле дә мулрак. Чөнки Идел суын күп зур шәһәрләр чама белми тота һәм пычрата.

                                                             II бүлек.

Чулман – иҗади үрләр яуларга рухландыручы.

     Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Су үзе - тормыш. Татарстан үзәгендә ике зур елга - Идел һәм Чулман бергә килеп кушыла. Борынгы заманнардан ук Европа  белән Азияне тоташтыруда әһәмиятле юл хезмәтен үтәгән шушындый зур елгалар агу халкыбызның мәдәнияте һәм экономикасы үсүгә сәбәп булган. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. ”Елгам минем - аллам минем”, “Елгаларым - тормыш тоткаларым” дигән мәкальләр халыкның елга-инешләрне илаһилык дәрәҗәсенә  күтәреп олылавын күрсәтә. Халык су чыганакларына атама биреп кенә чикләнмәгән, бәлки, күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр дә чыгарган. Су-елга атамалары дастаннарда, тарихи җырларда, легенда-риваятьләрдә дә киң кулланыла. Һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас матур шигъриятле урыннары бар. Чулман буе нәкъ менә шундый шигъриятле бер урын. Җырларга кушып җырланган, атаклы шагыйрьләр данлаган чал Чулман - күпне күргән елга. Шуңа аның исеме татар халкы дастаннарында, җырларында  һәм башка авыз иҗаты әсәрләрендә  түрдән урын алган.

    “Идегәй” дастаны Алтын Урда дәүләтенең тарихын ачык күрсәтә. Бу дастан  безгә Волга рус елгасы гына түгел, ә татарлар һәм алар белән аралашып яшәгән халыклар күңелендә дә  Идел-дәрья, Ватан символы икәнлекне күрсәтә. Бөтен поэма Идел-анага, Чулман, Җаек, Нократ елгаларына күңел түреннән чыккан моңлы да, якты да булган мәхәббәт белән сулый, көйли һәм җырлый:

...“Идел, Җаек суларны,

     Иртеш белән Чулманны,

     Дүрт дәрьялы  йортыңны

     Дүрт бүләрмен “,-дигәне; (40 бит).

...Тора килеп урыныннан,

    Шаһ Тимергә аны әйтте:

    -Идел белән Җаектан,

    Нократ белән Чулманнан,

    Әзгәри суккан Болгардан

    Халыгым кубып килгәндә

    Каршы барып алаем;(135 бит)

 ...Сарай белән Болгарның

    Чулман белән Нократның

    Халкы ханнан өреккәндә,

    Өркеп мине көткәндә,

    Без дә анда булаек...(“Идегәй”дастаны)

“Җик Мәргән” дип аталган тарихи дастанда да Агыйдел, Чулман, Җаек сулары бербөтен, бер халык яши торган төбәк булып тасвирлана.

Халык күңелендә Чулман һәрвакыт Идел белән бергә йөри.Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” дигән романында Идел, Чулманга һәм төрки халыкка менә болай дип дан җырлана:

...Җир-суларга,урманнарга

   Атак! Атак!

   Бөек Чулман, Ителемә

   Атак! Атак!  (дан)  (Н.Фәттах”Ител суы ака торур”).

Бу тарихи әсәрдә болгар бабаларыбызның Чулман ярлары буенда гомер итүләрен, моннан мең еллар элек үз бәйсезлекләре өчен көрәшүләрен, бөтен яшәешләренең бу елга белән янәшә булуын  күрәбез.

“...Алмыш хан урыныннан торды.

-Чулман буен тез чүктереп кайттым, - диде ул, сүзгә башлап.- Чулманны алдым - катаусыз калдым...”

“... Ител ага да ага... Алар монда икәү. Ителнең яртысы - Чулман. Алар кавышканнар, алар табышканнар...”

“...Тагын Чулманда боз кузгалды,  җылы яктан кояш белән бергә кошлар килде. Балыкчылар ауга чыктылар. Бозын ватып, шаулап - җәелеп аккан елга кебек, тормыш тагын ярларына сыеша алмыйча гөрләп ага башлады...” (Н.Фәттах ”Ител суы ака торур” романыннан).

      Бөтен Чулман буе, бозлы диңгезгәчә, бик борынгыдан Ак хан җире булган. Казаяк белән Акбүре ырулары кайчандыр Чулманның түбән агымында - Ител белән Чулман кушылып, өчпочмак ясаган иркен җирләрне биләгәннәр. Шулай итеп, Чулман елгасы Болгар дәүләтенең чәчәк аткан чорын, бабаларыбызның ил бәйсезлеге өчен башларын салуларын да  күргән тарихи шаһит булып тора.

“...Сулар акты. ...Дөнья яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да сулар шул бер якка юнәлделәр. Инешләр, елгалар, ташулар - барысы да Чулман атлы олуг суның кочагына омтылдылар, кушылдылар, көчәйделәр, ургып-шаулап, алга ыргылдылар. Чулман исә ераклардан, якыннардан җыеп алган язгы суны, бозны-карны тагып ары алып китте. Кайдадыр кояш баешта, кыялы ярлар янында олуг Чулман үзенең бөек туганын очратырга тиеш. Алар шунда кавышалар, бергәләшеп, кочаклашып, көн ягына юл тоталар. ...Ител-Чулман суын ямансулап иксез-чиксез диңгез көтеп ята. Хазар диңгезе көтеп ята...

...Җир яңара, җир яшәрә. ...Өзелмичә, туктамыйча, бөек Чулман кебек, Ител кебек, көн-төн җирдә тормыш ага...

     Яз килде! ...Киң Чулманга - кояш белән, ай-йолдызлар белән яшьтәш Чулманга ашыгып төрле яктан сулар ага...” (Н.Фәттах ”Ител суы ака торур” романыннан).

Шулай итеп, Н.Фәттах романында Чулманыбыз  яшәү символы, тарихны күреп-күзәтеп торучы җанлы образ итеп бирелә.

  Ә Алабуга шагыйрьләре әсәрләренә килгәндә, Чулман атамасы ориентлашу чарасы буларак та, күңел хисләренен рухландыручы  буларак та телгә алына.

... Гасырларга маяк булып янган

    Ак каласы Бөек Болгарның.

    Идел-Чулман! Алкын суың белән

    Кырларыңны мең ел сугардың.

... Шуны раслап чал Чулман чайкала,

    Күккә чөеп акчарлакларын.  (Г.Әгъләмҗан ”Алабуга гимны”).

... Чулман суының дулкыны

      Килеп ярларга кага.

      Чулманга көч өстәп әле

      Тойма елгасы ага... (Г.Фәттахова ”Алабугам”).

... Ярларына сыймый ага Чулман,

    Бәргәләнә гасыр ташына.

    Какшамыйча Чулман яры өстендә

    Чал чәчле калабыз балкый ла. (Р.Гиниатуллина “Алабуганың 1000еллыгына”).

... Яшел урманнарның хозурында,

      Чулман ярларында йөргәндә

      Хыялларым еракларга китә,

      Әллә кая, узган көннәргә.

  ...Бүген әнә ап-ак кала үскән

     Нәкъ шул җирдә, Чулман буенда. (Д.Каюмова “Алабугам”).

  ...Кама буйлап йөзгән теплоходлар

     Сиңа туктап сәлам бирәләр. (Ф.Шәех ”Алабугам”).

 ...Чулманның ярсу дулкыны,

    Ярларга җырлый барып.

    Чулман җыры , сагыш булып,

    Күңелгә керә ярып.  

               Дулкыннар ярга омтылып,

               Сер сөйли талга барып.

               Чулман җыры, сагыш булып,

               Күңелгә үтә ярып. (Г.Әгъләмҗан ”Чулман гүзәлем”).

...Туган көнең бүген. Килдек әле

   Котлар өчен Чулман ягыннан...

   Котлый сине җилләр, котлый гөлләр,

   Котлый Чулман, туган-тумача.

   Котлар иде болай сине кемнәр?-

   Синдәй берәү җиргә тумаса. ( Г.Әгъләмҗан ”Туган көнең белән, Ык кызы!”).

...Чишмәләр кавышкан җирдә -

   Чулманда барам йөзеп...

...Чал Чулман чайкала ярга,

   Су өсте тоташ дулкын...

...Кыя ташлары бабамның

   Яшьлеген сөйләр әле. (Г.Әгъләмҗан ”Чал Чулман”).

...Дулкыннарын алып куенына,

   Ябынып боз-кышкы юрганын,

   Тынып кала Чулман кыш буена,

   Белми йоклый хәлен дөньяның.

   Җил-курайчы уйный”Кышкы җыр”ны,

   Корал итеп Чулман камышын... ( Г.Әгъләмҗан ”Чулманда кыш”).

...Уйнаса да шәүләләре кояшның,

     Чулман сулары барыбер сагышлы. (С.Андерзянова).

...Киң һәм тирән Чулман суларыдай

   Серләрең күп, данлы Алабуга. (Г.Әхтәмова ”Алабуга”).

 Д.Каюмоавның “Өзелгән шомырт чәчәкләре” әсәрендә  Хабра Чулман елгасын үзенә дус, иптәш итә, таныш түгел Алабуга шәһәрендә әле аның сер сөйләрлек кешесе башта булмый.

“...Биек ярга карагач, Хабраның башы әйләнеп китте. Ул күңеленнән ”Саумы, Чулман яры! Саумы, Алабуга!” - диде.

...Бу төбәктә мул сулы Чулманнан тыш таррак сулы елгалар да бар икән, дип бераз тирә-ягын күзәтеп басып торды.

...Хабра Чулман яры өстенә басып, куаклыклар, печән кибәннәре тулы гаҗәеп матур манзараны күзәтә. Чулман өстендә тирә-якны нурга өретеп, меңләгән якты нурлары белән, моңлы итеп кычкыра-кычкыра ак пароход үтә.”

   Э.Касыймовның ”Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә сүз Чулман буенда яшәүче, хезмәт итүче эшче яшьләр турында бара. Чулман елгасында алар балык тоталар, су коеналар,  ярларына утырып моңланалар, дөнья хозурлыгын тоялар.

”...Күк аяз булгангамы, Чулман-Идел салмак җилдә шадраланып, тонык кына елтырап ята...ж

...Алабуга тирәләрендә мәгърур Чулман - дәрьяда боз апрельнең 14 дә үк кузгалды. Шуңадыр, бүген яр буена  халык аерата күп сибелгән. Табигатьнең елына бер килә торган  шанлы, иләсләндергеч манзарасын карап туя алмыйча тамаша кылалар.

- Оныклар, оныклар...Чулман-дәрьябызның  кадерен  белерме  инде  алар?!

- Ник белмәсен ди? Дөньяның тагы да шәбрәк тоткасы аларга күчә бит.

Дөнья хозурлыгы: түбәндә Чулман-дәрьяда шашынып, актарынып боз ага, ә баш өсләрендә зәңгәр тирәлектә ярсынып-тилереп тургай сайрый иде.”                                             (Э.Касыймов “Чулман -оныклар дәрьясы”).

   Э.Касыймов күп кенә язмаларын, әдәби әсәрләрен нефтьчеләргә багышлый. Чөнки  1958 еллардан Алабуга нефть чыгара башлый.  Ә соңрак, Кама(Чулман) өстендә нефть чыгару вышкалары куела. Кама яры нефть төяп җибәрү причалыннан “Боревая” баржасы үзенең трюмнарында 6600 т. Кама нефтен алып китә. Халык “Принимай, Родина, камскую нефть!” дигән язуны бүгенгедәй хәтерли. Ә бу авыр йөкне Чулман күтәрә, пычрануларына түзә.

Без, татарлар, Чулман дисәк, ә ярларына урнашкан шәһәрләрдә яшәүче башка милләт кешеләре  аны Кама дип йөртәләр һәм аңа багышлап  җырлар , шигырь-ләр иҗат итәләр.

...Здесь Кама разливается, как море

     Неповторимой в мире красоты.

     Стыдливо сосны прячут зори,

     Здесь так легко рождаются стихи! (И.Долонина ”Город мой”).

...Елабужские зори, и Кама, словно море,

     Течет себе неспешно, а рядом жизнь моя. (С.Поспелов”Елабужские зори”).

...Ты расти, расцветай, наш город,

   Пусть поет тебе Кама-река,

   Поднимается до самого неба,

   Чтоб ласкали тебя облака! (из книги “Вышки над Камой”).

   Бу өзекләрдән күргәнебезчә, чал Чулман таш гасыр эпохасыннан бирле кеше тормышында зур әһәмияткә ия булган елга икән. Ә халык исә үз чиратында  

Чулман атамасын, бу олуг елганың исемен  иҗади әсәрләрендә мәңгеләштерә.

И.И.Шишкин да үз әсәрләрендә бу матурлыкны чын барлыктагыча итеп сурәтли. 1877 елда язылган “Пихтовый лес на Каме”, “Кама” (1882), “Святой ключ близ Елабуги” (1886), “Корабельная роща” (1898) картиналарында менә гасырлар буе бер дә үзгәрмичә Чулман буйлары күңелләргә рәхәтлек бирә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли, кәгазь битләренә шигырь язарлык  хисләр тудыра. Димәк, кеше үзе торган, үзе туган географик җирлек белән йөзләрчә җепләр аша бәйләнгән. Шуңа кеше аңа атап шигырьләр, әсәрләр, картиналар,

җырлар яза, оныкларына кадәр җитәрлек итеп йортлар төзи, читкә китсә өзелеп-өзелеп сагына. Без күзәтү ясаган әсәрләрдә Чулманын халык ничек итеп кенә тасвирламый, ничек кенә аңа эндәшми! Мәсәлән: чал Чулман, йолдыз-кояшка яшьтәш Чулман, изге елга, шаһит елга, гүзәл Чулман, сулары сагышлы Чулман, мул сулы елга, мәгърур Чулман-дәрья, шадраланган Чулман, матур һәм тарихи Чулман.

Дулкынлан син,Чулман

Дулкыннарың ашсын ярыңнан.

Якты хыялларым,

Бөек идеалларым,

Балкып торсын синең нурыңнан.(Л.Абдуллина.”Чулман”)

 

       

       

       

                               


                                                Йомгаклау.

                                        Су ул үзе-тормыш.

     Чулман елгасын ничек кенә данласак та, ул беренче чиратта, безгә тормыш чыганагы, яшәү чыганагы  булган  су  биргәнгә  кадерле. Шуңа җиребезнең бу кыйммәтле байлыгы җырыбыздан да, телебездән дә төшми. Идел, Чулман кебек мәһабәт елгалар кайчандыр кечкенә генә, бала атлап чыкмаслык бәләкәй чишмәләрдән башланган. Димәк, су кадере чишмәләрдән  башлана.  Ага башлаганнарына күп еллар үткән, алар искергән, картайган дип, Идел белән Чулманны агуыннан туктатып булмый. “Кечкенә инеш суларын буып булса да, Ител, Чулман суларын буу кеше кулыннан килми”,- дигән Алмыш хан заманында.

Моннан 1000 еллар элек Алмыш хан елгалар үзләре үк агудан туктарлык булып дөнья үзгәрер дип уйламагандыр шул. Бүгенге көндә елгаларның элекке матурлыгы югала,сулары кими, ярлары җимерелә, чишмә башлары томалана. Чишмәләр Идел, Чулман кебек елгаларның аналары бит югыйсә. Ә чишмәләрне чистартмыйча томалау, ул анаң каберен оныту, белмәү инде. Вакытлар үтә, яшьләр үсә, буыннар алмашына, ә алар һаман агарга тиеш! Җирдә тереклекнең яшәве менә шул була.  Моның өчен, чишмәләрне ел саен чистартырга, тирә-юньнәренә агачлар утыртырга кирәк. Алар вак һәм эре елгаларга суны күбрәк бирерләр. Кесәләрендә бернинди диплом булмаган бабайларыбыз заманында чишмәләрне, сулыкларны карап торучы аерым кешеләр булган. Рус патшасы Пётр I Нива елгасына саклаучылар куйган. Елгадан су алучының чиләге пычрак булса да, ул кешене Себергә озатканнар. Безгә, бернигә карамыйча, дөньядагы тереклеккә җан өрүче булган су кадерен белә башларга кирәк. Югыйсә, Чулман - оныклар дәрьясы булудан туктар! Безгә бер хакыйкатьне онытмаска кирәк: туган ил, туган туфрак, туган нигез –эчкән суларыңнан башлана. Татарстан дәүләте җирле су чыганакларын саклау максатыннан, күп кенә елгаларны, күлләрне табигать тыюлыклары итү турында карар да кабул итте.Ләкин һәркем моны акылы белән кабул итәргә тиеш.Чишмәләр томалану, экологик хәл начараю аркасында вак елгаларның күбесе кибеп беткән инде. Безнең республикада гына XXI  гасыр башына 1000нән артык күл кибеп беткән, урыннары сөрелгән.

    Табигать байлыгы чиксез түгел.Бүгенге буын киләчәк буыннарга нәрсә язып калдырыр?! Болгар бабаларыбыз Бөек Чулманыма дан, дип  җырлаганнар. Ә без:”Эссе көндә Чулманымда колач җәеп су коендым. Күрше шәһәрнең тавык фабрикасы йоннары тәнемә ябышуы да, ярга чыккач тәнемнән көмеш су түгел, ә әллә нинди майлы, тәнгә сылаша торган су агуы да кәефемне төшермәде. Чөнки тәнемнең кызуы сүрелде”, - дип язып калдырсак, киләчәк буын безне начарлык белән искә алыр, минемчә. Алар безне битарафлыкта гаепләячәкләр, И.И.Шишкин картиналарында сурәтләнгән Чулман елгасының географик урынын тапмаячаклар. Ни әйтсәктә, дәүләт тарафыннан хәзерге вакытта актуаль булган зур проблема, табигатьне саклау мәсьәләсенә игътибар артты. Ә калганы безнең битарафлык.

    Фәнни эшемне йомгаклап шуны әйтәм: Чулман елгасының мул суы, ярларының матурлыгы, аны тасвирлап язылган әдәби әсәрләр киләчәк буыннарга мирас булып калсын. Чулман атамасы иҗат кешеләрен яңа үрләр яуларга рухландырсын, чал елгабыз кешеләр өчен булган әһәмиятен югалтмасын. Киләчәктә дә Чулман турында халык аһәң белән тулган шигырьләр иҗат итсен һәм җырлар юлласын.


Кулланылган әдәбият.

  1. Абзянов  М.,Мухаметзянов А. Вышки над Камой. Казан,1978.
  2. .”Алабуга нуры “газетасы. 2007 ел, 23 август.
  3.  Әхтәмова Г.БорынгыАлабуга (тарихи эзләнүләр). Алабуга,1995
  4.  Гарипова Ф.Г.    Елгалар дөньясына сәяхәт.Казан,1992.
  5.  Гобәйдуллин. Г. Тарихи сәхифәләр ачылганда.Казан,1989

      6. Гарипова Ф.Г.    Инешләрдән иңгән моңнар бар.Казан,1995.

     7.  Г.Әгъләмҗан .Урак өсте. Казан,2000.

     8.  Каюмова Д. Өзелгән шомырт чәчәкләре. Алабуга,1997.

    9.   Касыймов Э.Чулман- оныклар дәрьсы.Казан,1984.

    10.  Нурихан Фәттах. Ител суы ака торур.Казан,1980

    11.  Путеводитель:Кама,Волга,Дон. Пермь,1967.

   12.   Салихов Р.Солнце рассеивает туманы. Елабуга.2004.

    13. Татар халык дастаны. Идегәй. Казан,1994.

    14. Татар энциклопедия сүзлеге.Казан,2002

    15.Филатов В.И. Бабанов Ю.В Природа Республики Татарстан. Казан,1993

    16. Хәйруллин Х.Ф. Иҗат чишмәләре.Казан,1975.

    17. Хөсәенов Җ.А. Географиядән сүзлек. Казан, 2003

    18. Шәехов Ф. Дала тулпары.Чаллы,1996

    19. Шәехов Ф. Дала тулпары.Чаллы,1996

~  ~