И туган тел, и матур тел!

мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл i_tugan_tel_i_matur_tel.docx17.81 КБ

Предварительный просмотр:

И туган тел, и матур тел!

( Г. Тукайның туган көненә бәйрәм итү сценарийсы)

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Зал бизәлеше. Түрдә Г. Тукай портреты. Ул чәчәкләр һәм гөлләр белән бизәлгән. Алгы планда болынт һәм урман күренешен хәтерләткән урын әзерләнә. Залның бер ягында Г. Тукай китаплар куелган өстәл.

“Туган тел” җыры башкарыла.

Тәрбияче:         Нинди таныш моңлы көй бу?

                             Тукай җыры “Туган тел”

                              Истән бер дә чыкмый торган

                       Халык көе “Туган тел”.

Әйе. Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аеы яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

1нче бала:        “Тугна тел”не яттан сөйләп,

                   Үсеп җиткәнбез шулай.

                        Барлык татар балалары

                        Ярата сине, Тукай.

2нче бала:        Тылсымлы шигырьләреңне

                      Укыйбыз кабат-кабат.

                       Балачак хыялларына

                       Биреләләр алар кабат.

3нче бала:    Шүрәлеләр яшәгәнгә

                        Ышанмый кемнәр генә?!

                         Су анасы әкиятен сөйли

                         Серле җәй төннәрендә.

4нче бала:    Апрель җитсә исемеңне

                        Җырына куша тургай.

                         Милләтемнең кояшы син

                         И моңлы, нурлы Тукай.

“Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

Сәхнәгә кулына кәрзин тотып кыз чыга. Кыз музыка астында, җырлый-җырлый,җиләк җыя.

Кыз: Җиләк җыям чиләккә,

          Дәү әнигә бүләккә.

           Ул бүләккә шатланыр,

          Мине бик тә яратыр.

          Йөгереп җиләк җыям,

            Берәмләп салып куям.

        Чиләгем тиздән тулыр,

        Дәү әнием шат булыр.

Шул ваытта күбәләк очып кырә, кыз күбәләкне куа башлый.

           Кыз: Нинди матур күбәләк!

                    Сөйләшикче бергәләп.

“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла.

Җыр ахрында Шүрәле килеп керә. Күбәләк очып чыгып китә.

Шүрәле: Ә хәзер, килче бире, уйныйк бергә кети-кети.

                Бер дә шикләнмә, кызый, син,

                Мин карак, угры түгел.

                Юл да кисмимен, шулай да

                Мин бик үк тугры түгел.

Кыз: Әйдә соң, уйнык бергә. Ә соңыннан икәү бергә балалар бакчасына Тукай абыйның туган көненә барырбыз.

Шүрәле: Нинди Тукай? Кем соң ул?

Кыз: Сине халыкка чыгарган һәм мәңге яшәткән Тукай абыебыз.

Шүрәле: Нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?

Кыз: Баргач, барысын да күрерсең.

Кыз белән Шүрәле юлларын дәвам итәләр. Каршыларына Сарык белән Кәҗә килеп чыга.

Кыз: Кәҗә белән Сарык сез урманда нишләп йөрисез. Сез бит әби белән бабай янында яшәргә тиешсез.

Кәҗә:                Китсе бездән чыгып кәҗә белән сарык,

                Ашап ята бушка гына алар ризык дип.

                Әби белән бабай безгә капчык тоттырып

                Ил гизәргә чыгырып җибәрделәр.

Сарык:        Урманнан атлап барабыз капчык асып,

                Бүре-аюлар очраса котларыбыз качып.

                Күпме җир үтеп арыдылар аяклар.

                Ачты бик нык тамаклар.

Кыз:Башка барыр җирегез булмагач, әйдәгез соң, безнең белән 5нче санлы “Таңкай” балалар бакчасына, Тукай абыйның туган көненә.

“Агачлар” арасыннан йөриләр, “бакчага” килеп җитәләр.

Кәҗә:         Исәнмесез, саумысыз,

                Нигә кәҗә саумыйсыз?

Сарык:         Бәйрәмгә кунаклар килгән,

                Нигә каршы алмыйсыз?

Кәҗә: Бу 5 нче саны балалар бакчасымы?

Кыз: Исәнмесез, балалар! Бәйрәм белән сезне!

Шүрәле: Миндә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз! Зыян салмам. Сезнең өйрәнгән ширырьләрне, җырларыгызны тыңлармын.

Тәрбияче:        Әйдәгез түрдән утегез кунаклар.

                Безнең белән бергә-бергә

                Бераз бәйрәм итәрсез.

                Тукай абыегыз язган

                Шигырьләрне тыңларсыз.

Зал уртасына акбай белән шәкер булып киенгән балалар чыга.

Шәкерт:        Әйдәле, Акбай, өйрән син,

                Арт аягың белн тор.

                Аума, аума, туп-туры тор,

                Төз утыр, яхшы утыр!

Акбай:        Ник газаплыйсың болай син,

                Мин әле бик кечкенә.

                Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

                Юк кирәкми, мин өйрәнмим,

                Минем уйнысым килә.

                Шул болыннарда ятасым,

                Шунда ауныйсым килә.

Шәкерт:         Ах, юләр маэмай!

                Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул.

Тәтбияче: Булдырдыгыз балалар! Хәзе берәр җырда җырлап күрсәтегез инде.

“Су анасы” турында җыр

Су анасы усал диләр,

Бер дә усал түгел ул.

Бер дә усал түгел ул.

Алтын тарагы бар аның

Көн дә чәчен тарый ул,

Көн дә чәчен тарый ул.

Сөлекләргә, кыслаларга, әкемнәргә-төкемнәргә

Чабакларга, маймычларга, балыкларга башлык ул.

Балкларга башлык ул.

Су анасы: Усал булырсың менә шул, шундый матур бәйрәмгә миңа әйтмичә китеп баргансыз.

Шүрәлене, кызны, сарык белән кәҗәне ачулана.

Тәрбияче: Су анасы ачуланма инде. Син әле соңга калмадың бәйрәмнең кызган чагына гына килеп кердең. Хәзер менә сиңа багышлап бию башкарырлар.

Су кызлары биюе.

Шүрәле: Балалар, ә сез беләсезме: Габдулла Тукайның иң яраткан уены нинди булган?

Балалар: “Ачык авыз”

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз.

“Ачык авыз” уены. Балалар, икешәрләп (аллы-артлы), түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач, тиз генә прлашып басалар. Прасыз калган бала “ачык авыз” була.

Су анасы: Их! Ә минем бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлармын дигән идем.

Тәрбияче: Тыңла, Су анасы! Безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр.

Кәҗә: Мә-ә! Күрәсезме иңсәмдәгә капчыкны, балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм, өемә кайткач, үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен. Башлыйк булмаса.

Шигырьләр:                1. Тукай абыйга. И. Трофимова.

                                2. Туган авыл.  Г. Тукай.

                                3. Безнең гаилә. Г. Тукай.

                                4. Эшкә өндәү. Г. Тукай.

                                5. Тукай сандыгы. Н. Йосыпова.

Сарык: Кәҗә дус, мин дә калмыйм синнә. Мин дә шигырьләр җыям. Тукай абый да миңа бер әкиятен багышлаган, ә сез беләсезме, балалар, ул әкият ничек дип атала?

Балалар(бергә): “ Кәҗә белән сарык”

Тәрбияче: Ә син, Сарык дус, үзең берәр әкият беләсеңме?

Сарык: Әкиятләр беләм. Ә шигырьләрне бик аз беләм. Шуңа, өйрәнергә дип, капчыкка җыйдым мин аларны.

Тәрбияче: Ә шулай да, сөйлә әле бер генә шигырь булса да.

Сарык:                Борын-борын заманда

Ерак кара урманда

Яшәгәннәр җәнлекләр.

Ай күргәч йоклаганнар.

Кояш күргәч уянганнар,

Ашарга әзерләмәгәннәр.

Тик азык табу серләрен

Нигәдер белмәгәннәр.

Кыз: Ә Тукайның китаплары бар серләне өйрәтә. Әнә! Теге өстәлдә бер яхшы китап ята. Бар әле, Шүрәле дус, алып кил әле шул китапны. Без аны бүләк итик балаларга.Алар ул китапны өйрәнсеннәр, Тукай абыйларын онытмасыннар.

“Тукай абый”(М.Шәмсетдинов көе, З. Тайфулова сүзләре) җыры белән тәмамлана.м