Шагыйрь прозасында дөнья сурәте чагылышы

Шайдуллин Фарит Ахметзиович

Туган җиренә, замандашларына эчкерсез гашыйк шагыйрь чәчмә әсәрләре белән дә әдәбият мәйданында урыны  түрдән дәгъваларга лаек. Сайланма әсәрләрнең 2 нче томына [Әхмәдиев 2001; 1]туплаган эпик әсәрләре белән генә таныш укучы да әлеге фикерне,шәт,кире какмастыр.

Шагыйрьнең проза өлкәсендә иҗади уңышлары, җитди фикерләре хакында гомуми кузаллаулар формалаштыру өчен, хикәя-повестьларын,нәсер-сәяхәтнамәләрен бергә туплау бик урынлы гамәл дияргә кирәктер.

Төрле елларда язылган чәчмә әсәрләре белән якыннан танышканнан соң, без, һич икеләнмичә, проза әсәрләре дә, үзеннән-үзе көй сорап торган шигырьләре кебек үк, аһәңле, күңел кылларын кузгалтырлык, хәтер катламнарында бик озакка сакланырлык илаһи көчкә ия дигән нәтиҗәгә килдек. Һәм бу язмабызда әлеге фикер-нәтиҗәләргә китергән  сәбәпәрнең кайберләренә тукталырга булдык.