Туган тел

Киямова Динара Ринатовна

     "Гомеремдә җыйдым гыйлем –

Мөгаллимнәр бирде белем.

Күңелемә якын итеп

Алган сабак – туган телем."

                            Илдус Гыйләҗев.         

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_tugan_tel.docx12.83 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел

        Гомеремдә җыйдым гыйлем –

        Мөгаллимнәр бирде белем.

        Күңелемә якын итеп

        Алган сабак – туган телем.

                        Илдус Гыйләҗев.        

        Туган тел...  Һәркем өчен дә бу иң кадерле, иң газиз сүздер, мөгаен. Чөнки бала дөньяга килү белән, һәрбер ана үз сабыена туган телендә “балам” дип эшдәшә. Кешенең иң беренче тапкыр әйткән “әни”, “әти” сүзләре дә нәкъ менә туган телендә. Ул үзенең уйларын, саф хис-тойгыларын бары тик туган телендә генә ихластан җиткерә аладыр дип уйлыйм мин. Күпме шагыйрьләр, язучылар туган телгә карата дан җырлаганнар һәм бу, әлбәттә, юктан түгел... Лена Шагыйрьҗанның “Туган телгә мәдхия”сендә дә туган телгә карата мәрхәмәтлелек, горурлану хисләре чагыла:

“Әй син телем, туган телем, тамыр телем.

Җир астыннан тарих серен табыр телем...

Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.

Телне тешләп канатырлык сабыр телем...

Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.

Табындагы икмәгем күк телем-телем,

Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...”.

        Һәр кеше өчен дә иң кадерле, иң матур, иң моңлы тел – туган теле. Минем өчен, иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган, сыгылмаган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, бирешмәгән, баш имәгән  татар теле нәкъ шундыйлардан.

        Равил Фәйзуллин  да шигыре белән:

“Түзем тел ул

Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда

Атылса да, асылса да,

Җиңү рухын җуймаган ул.

Гильотина өсләрендә

Яшәү җырын җырлаган ул!” – дип татар теленә карата фикерен белдергән. Дөрестән дә, татар теле - Җәлилләргә, Алишларга сугыш вакытларында уй-фикерләрен, хис-тойгыларын җиткерүдә ярдәм иткән, терәк булган тел.

        Мин дә үземнең татар булуым белән, татар телендә сөйләшүем, уйлавым, фикер алышуым, мәктәптә укучыларга татар теле – туган телемне укытуым белән бик горурланам. Чөнки милләтнең саклануы да телгә бәйле. Тел бетсә, милләт бетә. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, димәк аның үткәнен, тарихын да белмисең һәм киләчәген дә өйрәнә алмыйсың дигән сүз. Шуңа күрә, минем бар булган теләгем: безнең киләчәк буын үз телен, туган телен, ана телен онытмасын иде; чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!