Яңа ел бәйрәме.

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

Яңа 2017-2018 нче ел бәйрәм- тамаша сценариясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2017-18_word.docx39.94 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме 2017-2018

Алып баручы. Борын – борын заманда, безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып кайтырга урманга киткән.

( Бу вакыт Батыр булып киенгән бер бала чыршылар арасында – урманда йөри, бер чыршы янына килеп туктый.)

Батыр малай. Мин - Батыр атлы малай.

Ефәк билбау билемдә,

Көмеш балта кулымда,

Зифа буйлы бер чыршы,

Үсеп утыра юлымда

Урманда эчендә йөрим, үземә чыршы эзлим. ( Бу чыршыны кисәм дип селкенүе булган, чыршы төбеннән Куяннар килеп чыккан.)

Куяннар: Минем яраткан агачны

Зинһар өчен кисмә син,

Мин бит шушы урманда

Чыршы төбендә яшим.

Батыр: Ярый, ярый, Куянкайлар, кисмим сезнең чыршыгызны.

Алып баручы: Куяннар бик шатланганнар. Сөенеченнән үзенең балалары белән бии башлаганнар.

Батыр юлын дәвам иткән.

Батыр: Ефәк билбау билемдә

Зифа буйлы бер чыршы,

Үсеп утыра юлымда.

Балта белән селтәнүе булган, агач төбеннән Төлке килеп чыккан.

Төлке: Ашыкмачы ,әй Батыр,

Бу чыршыны кисми тор

Бу чыршы матур түгел,

Әнә тегесе матур .

Батыр: Ярый, Төлкебикә, ямьсез чыршы миңа кирәк түгел.

Алып баручы: Төлке бик шатланган, сөенеченнән бии башлаган.

Батыр икенче чыршы янына барып кисмәкче булган. Чыршы төбеннән Аю килеп чыккан да үкереп җибәргән. Шулай йөри торгач, Батыр урмандагы йорт янына килеп җиткән.

Батыр: Нинди матур йорт. Кем яши икән монда? (ишек шакый, өйдән кар кызы чыга)

Кар кызы: Син кем?

Батыр: Мин – Батыр атлы малай. Урман эчендә йөрим, үземә чыршы эзлим. Ә син кем?

Кар кызы: Мин – Кар кызы. Мин балалар елкасына клубка  барырга җыенам, анда Яңа ел бәйрәме. Аларның чыршылары да бар. Әгәр теләсәң сине дә алып барам.

Батыр: Бик барыр идем дә, аягымда итекләр, кулымда балта, балалар миннән куркырлар бит.

Кар кызы: Борчылма Батыр малай. Мин сине татар егете итеп киендерәм.

Кар кызы: Менә Батыр дә әзер. Киттек бәйрәмгә..

Җәнлекләр: Безне дә алыгыз бәйрәмгә.

Кар кызы: Әйдәгез, дусларым, әйдәгез.

Барысы бергә чыгып китәләр.

(Сүз мәктәп бакча директоры Гөлниса Шайдулловнага бирелә)

Күңелле көй астында балалар керә.

Кар кызы: Исәннәрмесез, саулармысез?! Хәерле көн хөрмәтле кунаклар!  Менэ тагын Яңа елга аяк басабыз. Барлык  илдә бәйрәм ителеп килэ торган зур бәйрәмнәрнең берсе - иң матуры, иң күңеллесе балалар да өлкәннәр дә котеп алган Яңа ел! Яңа ел барчабызга бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек алып килсен. Ә бүген сезне  әкияти сәяхәткә алып барырбыз. Бәйрәм геройлары төрле илләрдә яшәүче дусларыбыз булыр.

Без башлыйбыззз!
Азалия. Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Илгиз. Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур бәйрәм

Җырлыйбыз да биибез,

Уйныйбыз әйлән - бәйлән

Азамат. Үсте чыршыбыз урманда,

Шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа,

Матур ул һаман да.

Раушан. Когда бенгальские огни сияют,

Когда хлопушек раздается гром –

Всех с Новым годом,

С новым счастьем поздравляют

И мы на празднике про елочку споем!

Кәрим. Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә

Көтеп тора безнең

Биеп җырлаганны

Тирәсендә әйлән

бәйлән уйнаганны.

Җыр  “Чыршы”

Ислам. Мы елочкой любуемся сегодня,

Она нам дарит хвойный аромат,

И самый лучший праздник – новогодний

Приходит вместе с нею в детский сад!

Рамазан.  Кто в нарядной, теплой шубе
С длинной белой бородой
В Новый год приходит в гости
И румяный, и седой?
Он играет с нами, пляшет,
С ним и праздник веселей!
-Дед Мороз на елке нашей
Самый главный из гостей!

(Җил давыл тавышы ишетелә)


Кар кызы: Балалар, ни булды? Бу нинди тавыш?


   (Кар Патшабикәсе Керә)
Кар патшабикәсе. Мин бик горур һәм бик бөек. Мин Кар патшабикәсе. Минем йөрәгем боздан. Сезгә бәйрәм булмаячак. Ха-ха-ха! Менә нишләттем сезнең җир шарыгызны? Карта буенча сәяхәт итәргә ярата кыш бабагыз. Ә мин картаны бозга әйләндердем. Ул сезгә юлны таба алмаячак. Бүген бәйрәм булмаячак. Ха-ха-ха! Бу миңа ошый.(Чыршы төбендә бозга әйләнгән глобусны калдырып чыгып китә)

Кар кызы.  Ай-яй карагыз әле балалар, Кар патшабикәсен. Нишлибез хәзер? Кыш бабай безгә юлны ничек табар? Балалар, ә бу бозны ничек эретеп булыр микән? Боз нәрсәдән эри ул?(балаларның җавапларын тыңлау)
Кар кызы: Балалар, ә уттан да нәрсә көчлерәк? (Кояш, йөрәк,безнең йөрәк җылыбыз).

Кар кызы: Чынлап та иң җылы әйбер ул безнең дуслыгыбыз, безнең йөрәк җылыбыз. Әйдәгез, без кулларны кулларга тотышыйк та, бер беребезнең җылысын тоеп сәяхәткә әзерләник, һәм без һичшиксез, узебезнең йөрәк җылыбыз, мәрхәметебез белән җир шарын эретербез! Сез әзерме сәяхәткә?

Җыр: Яңа ел сәгатьләре
(көй ишетелә,барабан каккан тавышлар ишетелә)

Кар кызы: Балалар, кая килеп чыктык икән без?

Сез ишетәсезме, барабан тавышлары ишетелә. Бу Африка барабанчылары! Димәк без сезнең белән Африкада. Әйдәгез, Африка дусларыбызны алкышлап каршы алыйк әле (Кул чабу ритмга)

(африканецлар булып киенгән балалар керәләр)

 1 бала. Ак кешеләр, сәлам сезгә! Тумба-юмба!(бөтенесе бергә)
2 бала. Без сезнең күңелсез хәлгә юлыкканыгызны ишеттек һәм җир шарының картасын җылытырга булышырга эзер! Тумба-юмба!!!(бөтенесе бергә).
3 бала.   Ләкин аның өчен безнең телдә бер-беребезне Яңа ел белән котларга кирәк! Тумба-юмба!!! (бөтенесе бергә).

Кар кызы:  Яңа ел бәйрәмендә африкада төрле биюләр бииләр. Узләренең иң зур папуаслары нәрсә әйтә, хәм нинди хәрәкәт күрсәтә, шуны эшлиләр. Балалар, әйдәгез без дә африка гадәте буенча бер –беребезне котлыйк эле!


Уен “Африканнар котлавы”
(Уенны Кар кызы үткәрә)
(Көй яңгырый африканларча, балалар түгәрәктә йөриләр)
«Кадерле дустым” бер берсен кочаклыйлар
« сине күрүемә мин бик шат»- бер берсенә борылып башларыннан сыйпыйлар
« Яңа ел белән котлыйм»- кулларын өскә күтәреп селкиләр, бергәләшеп  «акуна матата!»
дияләр.(Уен берничә тапкыр уйнала, кызурак әйтеп була, урыннарын алмаштырырга була ишарәләрнең)

Кар кызы. Ә хәзер безгә Африка кунаклары үзләренең шигырләрен сөйләп күрсәтсеннәр әле.

(детсад балалары шигырьләр сөйли)

Өлкән папуас (тәрбияче): Җир анабыз мул уңыш китерсен!Гаиләләрегездә сабыйлар күбәйсен! Безнең бүләгебез сезгә шатлык бирсен! 
(Бию “Чунга- чанго”)
Өлкән папуас (тәрбияче):Ә хәзер, туганнар, әйдәгез дусларыбызга ярдәм итеп бозлы картаны эретик. (Глобуска кулларын куялар)
Кар кызы балаларга глобусны күрсәтеп: Менэ бит Африканы җебеттеләр, и рәхмәт Сезгә бу җирдә яшәүче дусларыбыз! Ә без юлга кузгалыйк! 
(Күңелле көй астында ялтыравык оча, серпантиннар аталар,)
Кар кызы: Нәрсә бу? Бу юлы без кая килеп чыктык? 

Бала йөгереп чыга арттан: Сез Бразилияда! 
Бразилия, 
Могҗизалар иле! 
Мондагы кояш яктысы

Матурлыкның чаткысы.

Җыр бию уен көлке

Ошар Сезгә барчасы. 


(Бразилия биюе)
Бию ахырында балалар чәчәкләр салган поднос алып чыгалар.
Кар кызы: Бразилия халкы йолалары буенча Яңа елда диңгезләр падишаһын юмаларга кирәк икән. Чөнки анда яәшүчеләрнең күбесе балык тоту белән шөгыльләнә. Яңа елда бәхет тагы да елмайсын, уңыш мул булсын  өчен диңгезгә чәчәкләр ату, изге теләкләр теләү традициясе әле дә яши. Без дә бүген бу илнең кунаклары буларак шушы йоланы үтәп китик.  
Эйдәгез диңгез янына килеп “Яңа ел” белән дип суга изге теләкләребезне әйтеп чәчәкләр атыйк. (Зәңгәр материал җәелә шуңа чәчәк ыргыталар балалар)
  (Карнавал көе уйный)
Кар кызы глобус шарны алып чыгып: Дусларым, карагыз сезнең йөрәк җылыгыз, дуслыгыгыз могҗиза ясый монда. Картаның тагы бер өлешен җебеттек! Киттек алга!
(Кантри көе яңгырый, ковбойлар килеп чыга биеп)

Ковбойлар биюе.

Кар кызы: Дусларым, без Америкага җиттек ахры! Исәнмесез, хөрмәтле ковбойлар! Безнең башыбызга бәла төште бит әле, Кар патшабикәсе кыш бабабыз киләсе юлларны бозга әйләндергән. Безгә булыша алмассызмы икән үзегезнең җылыгызны бүләк итеп.

Ковбой 1. Булышырбыз әлбәттә, ләкин безнең башта беләсебез килә иде, сез бездәге йолаларны беләсезме икән? 
Ковбой 2. Америкада борынгы йола буенча иске елны озаталар, шуннан соң гына яңа елны яңа кыңгырау чыңы белән каршы алалар. Безгә шушы гадәтне күрсәтеп китсәгез бик шат булыр идек.
Кар кызы: Әлбәттә, без сезнең теләгегезне тормышка ашырырбыз, ләкин үзебезнең кыңгыраучыкларыбыз белән.

Иске ел.  Менә минем елда ничек матур итеп җырларга, биергә өйрәнделәр. Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул адымда  - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. Өмет тулы хисләр белән Яңа елга керик дуслар, иске елда калсын безнең барлык борчулар.

Яңа ел. Яңа елда да шулай җырларсызмы, биерсезме?

Балалар. Тагы да матуррак җырларга, биергә тырышырбыз.

Яңа ел :

Мин яңа ел -, өр яңа ел

Бу ел миннән башлана

Яңа ел белән сезне

Минем ел котлы булсын

Кырларда иген уңсын

Табыннар мул булсын

Яңа ел белән , яңа бәхетләр белән!

Азалия. Яңа елда исән - мул тормышка

Аяк бассак иде йә Рабби!

Кил, яңа ел, изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый

Кәрим. Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә

 Көтеп тора безнең

Биеп җырлаганны

Тирәсендә әйлән

бәйлән уйнаганны.

Әйдә чыршы түрдән уз,

Туңгансыңдыр, тиз җылын

Җырла безгә быелгы

Дәртле Яңа ел җырын.

Илгиз.

Син килдең бүген сөенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

(Җыр: Яна ел)


(Кыңгырау чыңы ишетелә. Кыңгыраучыклар тоткан балалар бии “Санта клаус”)

Ковбойлар кулларын глобуска куялар. Кар кызы рәхмәт әйтеп балалар белән сәяхәтен дәвам итә.  

Фин кызы йөгереп чыга да нидер әйтә үз телендә: 
Тютто: Хювя пяйвя! Исанмёсыз! ( с акцентом)
Кар кызы: Исәнмесез! Сез әйтә алмассызмы, без кайсы илгә килеп чыктык икән?
Тютто: Суоми – Финляндия!
Кар кызы: Сез безгә ярдәм итә алмассызмы икән? Безнең башыбызга бәла төште бит әле, Кар патшабикәсе кыш бабабыз киләсе юлларны бозга әйләндергән.
Тютто: (с акцентом)  мин булышам әлбәттә! Ләкин миңа берүземә күңелсез, мине шатландырыгыз. Минем күңелле фин бию карыйсым һәм биисем килә.
Кар кызы: Бик рәхәтләнеп өйрәндек, рәхим ит!

Танец «Финская полька»

Тютто: Дусларым минем илемдә яңа елны каршылау белән үк балалар һәм өлкәннәр урамга чыгып кардан торле фигуралар ясыйлар. Әйдәгез минем белән кар бабай ясыйк.
Игра «Снежный ком»

Тютто: кулын глобуска куя һәм Кар кызы белән балалар хушлашып китәләр . 
Көй яңгырый һәм КАР патшабикәсе керә.

Кар патшабикәсе: Ну ничек, кыш бабагызны таптыгызмы? Әлбәттә юк шул! Чөнки мин дөньядагы иң бөек тылсым иясе!
Кар кызы: Яңа ел алдыннан могҗизалар куп була. Һәр бала кечкенә генә тылсымчыга әйләнә ала. Балалар әйдәгез кыш бабабызны җыр җырлап чакырыйк!
Җыр «Кыш бабай»
(Кар патшабикәсе чыршы төбенә китеп утыра) 
Кыш бабай тавышы: Ишеттеееем! (Слышу! Слышу!)
Кар кызы: Балалар сез ишетәсезме! Кыш бабай килеп җитә, әйдәгез качышлы уйнап алабыз, чыршы артына качып торабыз. (балалар чыршы артына качып тора) 
Кыш бабай чыга.
Кш бабай. (әти-әниләргә карап сөйли). Ой ничек дәү үскәннәр! Менә нинди бәләкәйләрдән менә никадәр зур булганнар! Вәт кечкенә халык!
Кар кызы: Кыш бабай алар бит тамашачылар, әти-әниләр, кунаклар! 
Кыш бабай. Ай бу картлык галәмәте кызым!
Мин монда уенчыклар утырган дип торам, ә болары балаларым дип буталып йөрим икән.
     Исәнмесез, балалар

Исәнмесез әниләр

Исәнмесез әбиләр

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигерәк матур

Елык - елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз

Котлы булсын яңа ел.

Ә балалар кая кызым (туктап тора) кая алар?

Кар кызы: Бабакай ә син таягың белән шакып җибәр, алар хәзер йөгерешеп килерләр. (Таяк белән тукылдата) 
Кыш бабай. Кая әле тизрәк дөбертәтеп алыйм.

Балалар йөгереп чыгалар да: Исәнме кыш бабай! дип кычкыралар.
КЫШ БАБАЙ: Кызым Карчәчәк кара әле, балалар ничек матур итеп киенгәннәр, ничек дәү үскәннәр.

Кар кызы: Кыш бабай, безнең балалар син килешкә бик күп шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?
Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.

 Азамат: Әй! Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең

Безне котлап килгәнсең

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең!

Раушан: Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан, кыш бабай, тыпырдап,

Бик шәп бии башлады

Биемәскә, аягында –

Безнең апа башмагы.

Кәрим: Кыш бабай килгән

Ап – ак тун кигән

Көтә: кем генә

Чыгар, дип, өйдән

Чыксаң – чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Ислам: Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай

Әйлән бәйлән уйный идек

Килеп керде Кыш бабай.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Хуш киләсең, уз бире,

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

 Алсу: Ах, какой хороший

Добрый Дед мороз.

Из лесу нам елку

К празднику принес.

Рамазан: Он весь из снега, изо льда

И борода его седа.

Но каждый год его мы ждем,

С ним праздник к нам приходит в дом.

Он всем подарки нам принес

Конечно это...

(барысы бергә): Дед мороз!

Сәмир: Дед мороз, Дед мороз,

Деткам ёлочку принес.

А на ней фонарики,

Золотые шарики.

Раушан: Ап – ак таягың кулыңда,

Ап – ак туныңны кигәнсең,

Бөтен җирең бәсләнгән

Күп җирләр гизгән икәнсең

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Хуш киләсең, үз бире,

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

Зәйнәб: Дед Мороз.

Ах, какой хороший

Добрый Дед Мороз!

Елку нам на праздник

Из лесу принес.

Огоньки сверкают,

Красный, голубой,

Хорошо нам, елка,

Весело с тобой!

Кәрим: Бәйрәмебез, син килгәч,

Матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безнең сөйгән кунак син

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер уйнат син!

Кыш бабай турында җыр. Кыш бабай.

Кыш бабай: Балалар ә нишләп чыршыбызны тагы да ямьләндереп утлар янмый.? Эйдәгез бергә әйтәбез тылсымлы сүзне: Бер-ике-өч, чыршыбыз кабынсын! ӨФФФ өрәләр.
(Утлар кабына кул чабабыз)
Кыш бабай: Ай яй булдырдыгыз!! Карап торам бик яхшы әзерләнгәнсез икән. Чыршыбыз да бик матур утыра. Ә беләсезме без аны кар кызым белән ничек бизәгәнне? Күрәсегез киләме?

  • Әйе.
    Песня – игра «Мы повесим шарики»

Чыршы төбендә утыручы Кар патшабикәсен күреп ала кыш бабай: Ә монсы кем тагын? Нинди кунагыгыз бар мин белмәгән?

Кар кызы: Ә, ул бабакай, Кар патшабикәсе. Ул синең юлларыңны бозга әйләндереп безнең янга сине китертмәскә тырышучы.
Кыш бабай. ӘХә, шушы мени инде ул тылсымчы?! Хәзер без аңа үзебезнең тылсымны күрсәтәбез. Карарбыз, кем көчлерәк?
Кар патшабикәсе: Әйдә кыш бабай син беренче!.
Кыш бабай. Ярый соң, кара- хәзер таяк белән селтәнүем була кар ява. Хәзер синең чират. (хлопушка шартлата)
Кар патшабикәсе: Шул да булдымы тылсым! Ямьсез эш бу, барлык кешеләрне куркыттың! Хәзер мин күрсәтәм шәп тылсым! Сезнең күз алдыгызда чыршы үсеп чыгачак. (Сихерли)  чыршы үс, үс, балалар тс тс! (Чыкмый) Тукта…. Кая соң минем шпаргалкам? (таба, укый) утыртабыз, су сибәбез, тәк, тәк. Хәзер чыршы була. Ә сездә тылсымлы энәләр бармы? Лейка да бармы? 
Кар кызы: Бар! Бар!!
Кар патшабикәсе: (Чыршы әйләнәсендә йөри су сипкән кебек һәм чыршы төбеннән кактус алып чыга.). Менә!Булды!

 Кар кызы: Хөрмәтле тылсымчы! Шушымы инде синең чыршың?
кар патшабикәсе: Чыршы бу!
Кар кызы: Каян алып? 
Кар патш-се: Нишләп яшелдер бит?
Кар кызы: Яшеел!
Кар патш-се: Энәләре бармы?
Балалар: Бар!

Кар патш-се: Димәк, чыршы!
Кар кызы: Балалар бу нәрсә әле?

Балалар: Кактус!

Кар патш-се: (хәйләле елмаеп). Әйе шул, кактус! Минем өчен ул чыршы- мин аның янында әйлән- бәйлән уйныйм, сезнең дә уйнысыгыз киләме?

Кар кызы: ЮЮЮк, әйдә без сиңа чын чыршы бүләк итәбез. Бәлки син дә яхшы якка үзгәрерсең, чөнки яңа елда могҗизалар куп була. 
Кар патш-се: әле миңа беркемнең дә бүләк биргәне юк иде. Рәхмәт сезгә!
Кар кызы: Кыш бабай син безне кунакка чакырдыңмы?

К.б: Чыкырдым!

Кар кызы: Балаларны бик көттеңме?

Кыш бабай: Сагынып беттем!

Кар кызы: җырлар җырладык, биедекме?

Кыш бабай: Нинди генә хәтта мине дә уйнаттыгыз!

Кар кызы: Ә бүләкләр тулы тылсымлы капчык бармы соң?

Кыш бабай: Әлбәттә бар кызым капчыгым да килде, аннан башка ничек булсын ди. Ул каядыр шушында гына булырга тиеш. Кая куйдым соң әле. Урманда йөргәндә оныттыммикәнни.?

Капчык тавышы: Әй кызыл борын, кыш бабай!.

Кыш бабай: Кем әле мине котырта, хәзер үк килсен монда.
(Көй астында капчык йөгереп чыга, Кыш бабай белән кочаклашалар, сөенәләр)

Кыш бабай: Менә ул минем капчык,

Мин сине таптым дусчык!

Кая югалып йөрдең? 

Капчык: мин гулять итәргә булдым!

Кыш бабай: Син минем янда булырга тиешсең, минем белән бергә йөрергә тиеш син! 
капчык: Юк, бүген яңа ел,

Була киресе.

Мин бүген гади түгел

Булам сихерле. 
(Кыш бабай әйткәнне капчык үти)

Кыш бабай: Алайса син сикер,

Аякларыңда йөгер,

Уңга сулга борыл син

Балаларга баш ий син!

Хәзер миңа әйт әле,

Тукта, тукта качма әле! 
(капчык йөгереп чыгып китә кыш бабай аны куып  тоткан кебек ишектән икенче капчыгын тартып керә)

Кыш бабай: Тоттым мин аны

Эләктеңме, башка җибәрмәм мин аны.
Кыш бабай чын күчтәнәчләр алып керә, бүләкләр өләшә матур көй астында.
Кыш бабай: Барыгыз да бүләк алдымы? Берәрегез онытылып калмадымы?
Балалар: Рәхмәт сиңа кыш бабай! Безгә тагын кил бабай!

Кар патшабикәсе: Бүгенге могҗизалы көн онытылмас, безнең хәтерләребездә мәңге сакланыр!


Кыш бабай:

Рәхмәт сезгә. Безгә китәргә кирәк, сау булыгыз, исән -имин тагын очрашырга язсын.

Яңа еллар килсен бәхет алып.

Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар, моңаеп

Уңышлар юлдаш булсын.

Кыш бабай Кар кызы: Сау булыгыз, дуслар.Яңа еллар котлы булсын!

(Китәләр)

Балалар: Сау бул,Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!