БРТ әзерлек очен тестлар җыелмасы 2

БРТ әзерлек очен тестлар җыелмасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_ariant_s2.doc26.5 КБ
Microsoft Office document icon 1_bulek.doc92 КБ
Microsoft Office document icon 1_variant.doc48 КБ
Microsoft Office document icon 1_v-t_s_2.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче вариант

  1. Сообщи другу (подруге) о том, что сегодня после уроков вы идете в бассейн.

            Аня, бүген дәрестән соң без бассейнга барабыз.

                  Андрей,бүген  дәресләр беткәч, без бассейнга барабыз.

  1. Спроси у друга (подруги), будет ли у вас сегодня урок литературы.

            Алсу, әйт әле, бүген безнең әдәбият дәресе буламы?

  1. Допустим, вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите, во сколько начинается представление.

             Алло, исәнмесез! Бүген тамаша (спектакль, концерт) сәгать ничәдә ( кайчан) башлана?

  1. Как скажете маме, что вы заняли первое место на районной олимпиаде по татарскому языку.

           Әнием, мин татар теленнән район  бәйгесендә беренче урынны алдым.

  1. Предложите другу (подруге) пойти в воскресенье в кино.

            Андрей, әйдә  якшәмбе көнне кинога барабыз (барыйк).

2 нче вариант

  1. Сообщите другу, что завтра начинается фестиваль татарской песни.

              Артур, иртәгә безнең шәһәрдә  татар җыры фестивале башлана.

  1. Поздравьте маму с днем рождения и пожелайте ей здоровья и счастья.

           Кадерле  ( яраткан, сөекле) әнием! Мин сине туган көнең белән котлыйм! Сиңа

           сәламәтлек, бәхет телим.

  1. Уточните у прохожего, который час.

     Гафу итегез    , әйтегез әле, сәгать ничә?( вакыт күпме?)

           

  1. Спросите у учителя о том, когда начнутся экзамены.

           Укытучы апа,  имтиханнар кайчан башлана?

  1. Поблагодарите одноклассника за то, что он помог вам найти нужную книгу.

             Алсу,  сиңа бик зур рәхмәт!  Син миңа китап табырга булыштың. Ул миңа бик кирәк.



Предварительный просмотр:

                                                  1 нче вариант

   1 нче бүлек

    Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста (1- текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2- текстка туры килми), и о чем в тексте не сказано (3- текстта әйтелми).

 

                                                Аралашу этикеты.

Кешеләр үзара аралашып яшиләр: сөйләшәләр, аңлашалар, бәхәсләшәләр, фикер алышалар... Авыру- табиб белән,  укучы укытучы белән аралаша, егетләр- кызлар белән, син дустың белән очрашасың. Аралашуның билгеле бер кагыйдәләре була. Мәсәлән, сез китапханә коридорында, ди. Кешеләр, озак утырып эшләгәннән соң, бераз ял итәләр.Кемдер әрле-бирле йөри, берәүләр сөйләшә, басып торучылар да бар. Әгәр шунда бер кеше гимнастика ясый башласа, бик сәер булыр иде. Әдәпле кеше болай эшләми.

Кеше күп автобуста сез шәхси тормышыгыз турында кычкырып сөйләшәсез, ди. Һич ярамый. Бу да әдәпсезлек.

Аралашу кагыйдәләре буыннан буынга  тапшырылып килә. Шулар конкрет ситуациядә үз-үзенңе тоту үрнәкләрен билгелиләр дә инде. Кешеләр һәрвакыт үзара бәйләнештә яши, мәсәлән, ир һәм хатын, әни һәм бала, хуҗа һәм кунак,  сатучы һәм сатып алучы һ.б

Һәр мохиттә бер-береңә аңлаешлы кодекс - кабул ителгән аралашу кагыйдәләре була.

А1. Кешеләр үзара аралашып яшиләр: сөйләшәләр,  ачуланышалар, фикер алышалар...

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А2. Аралашу кагыйдәләре  әби -бабайлардан  тапшырылып килә.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А3. Кешеләр, озак утырып эшләгәннән соң, бераз бииләр, җырлыйлар.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А4. Шулар конкрет ситуациядә үз-үзенңе тоту үрнәкләрен билгеләмиләр.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А5.. Әгәр шунда бер кеше гимнастика ясый башласа, бик дөрес булыр иде.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А6. Бу да әдәпсезлек.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А7. Кешеләр һәрвакыт үзара бәйләнештә яши.

 1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                    

А8. Монда ау белән шөгыльләнү, балык тоту, гөмбә һәм җиләк җыю, автомобильдә һәм мотоциклда йөрү рөсхәт ителә.      

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                  

А9. Мин кешеләр белән аралашырга яратам.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                  

А10. Әдәпле кеше болай эшләми.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                

А11.  Ир белән хатын һәрвакыт  үзара бәйләнештә яши.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                

   Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-6 и текстами А-Д. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

                                                                                           

В1.   1.Язны көтеп алу.                5. Сыерчыкның сайравы.

         2. Сыерчыкларның                 6. Ояга сыерчык килүне көтү.                    

          төньякка очып китүләре.      7. Шамилнең сыерчык оясы буш.   

         3. Сыерчыкларның оя сайлавы.  

         4. Шамилнең куанычы.

А.    Кабат яз килде. Бу язны Шамил аерым бер түземсезлек һәм өмет белән көтеп алды. Моның үзенә генә билгеле сәбәбе дә бар иде.

Ә.  Узган елны аларның колга очына кадакланган сыерчык оялары буш калды. Сыйныфташы Ильясларга килде сыерчык, ә менә Шамилләрнең оясында җил уйный.  

Б.  Малайлар арасында, яшен тизлеге белән, сыерчык килгән дигән хәбәр таралды. Шул көннән башлап, һәрберсе үзләренә сыерчык килүне көтте. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да бу хакта сүз чыкмый калмый иде. Сыерчыклар, чыннан да, өй кыекларына, лапас түбәләренә килеп кунгалыйлар, бакча башларындагы, су буендагы өянкеләрдә күренгәлиләр, кайберләре биеккә кадакланган оялар тирәсендә чуала, аны кереп тикшереп чыгалар. Алар оя сайлыйлар.

В. Сыерчык килү хәбәре таралганның икенче көнендә үк Шамил янына Ильяс йөгереп керде.

- Безгә килде, сайрап утыра, әйдә, тизрәк, карыйбыз, - диде ул килеп кергәч. Малайлар ишеккә ташландылар. Капкадан чыгып, Ильясларга таба йөгерделәр.Ильясларның капка төбендәге тирәктә, чыннан да, сыерчык утыра иде. Ботакка кунган да, муенын сузып, кара каурыйлары белән кояшта җемелдәп, сайрапмы-сайрый. Шундый бәләкәй гәүдәгә каян килгән диген ул кадәр дәрт.

Г. Шамил бу юлы инде ояны колга башына түгел, ә тәрәзә каршындагы юан өянкегә менгереп кадаклады. Ул түземсезлек белән ояга сыерчык килүне көтте.

Д.  Беркөнне, торып, өметсез генә тышка караса, ни күрсен: оя янындагы ботакта пар сыерчык утыра.

Шамил куанычыннан:

-Әни, сыерчык килгән, ояга сыерчык килгән, - дип, табын хәзерләп йөргән әнисен сискәндереп, яланөс килеш ишегалдына йөгереп чыкты.

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Исемнәр

                                              2 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, напечатанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2 - В7 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию В2 -В7.

В2.  

Эштә телефон шалтыраса, ..... алырга һәм үзегезнең учреждение исемен әйтергә кирәк.

трубка

В3.  

Шалтыраткан кеше үз исемен әйтмәсә, телефон трубкасын ..... кеше бу турыда сорый ала.

ал

В4.

Монда инде, гафу ......, исемеңне әйтергә кирәк.

үтен

В5.

Әгәр үзенең кем икәнлеген әйтмәсә,  ......  туктатырга, трубканы куярга мөмкин.

сөйләшү

В6.

Әгәр кеше ..... шалтыратса, ул учреждениенең исеме әйтелә.

учреждение

В7.

Мөмкин булганда, мәсьәләне ..... дә хәл итәргә ярый.

үзегез

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, напечатанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В8-В13 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию В8-В13.

В8.

“Кем бу?” дигән  .... секретарь гына бирә ала.

 сорау

В9.

 Эш телефоныннан озак  .....  ярамый.

 сөйләшү

В10.

 Әгәр телефонлы  ..... берничә кеше эшләсә, әкренрәк тавыш белән сөйләшергә кирәк.

 бүлмә

В11.

 Ялгыш номер җыйсагыз, гафу  .....  онытмагыз.

  үтен

В12.

 Телефонга  ....  дә булса чакырырга кирәкме?

 кем

В13.

 Хәзер тормышны  .......  күз алдына китереп булмый.

 телефон

                 

                                          3 нче бүлек

Для ответа на задания С1 и С2 используйте бланк ответов №2.

При выполнении задания С1 и С2 обратите внимание на то, что ваши ответы будут оцениваться только по записям, сделанным на бланке №2. Записи в черновиках при проверке экспертом не учитываются.

Соблюдайте указанный объём письменной работы С1(70-80 слов).

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

   Икенче чирек тәмамлангач, кышкы каникуллар башлана. Ул Яңа ел бәйрәме белән бер вакытта була. Без мәктәптә Чыршы бәйрәмен үткәрәбез. Кышкы каникуллар бик тиз үтә, ләкин мин һәрвакыт бик канәгать калам.

  Гадәттә, кышкы ялны кайда үткәрәсез? Ял вакытларында нәрсәләр эшлисез һәм кемнәр белән аралашасыз?  Кышын Татарстанда һава торышы нинди була?

В задании С2 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1.Сообщите другу(подруге) о том, что завтра после уроков вы идёте в  гости к родственникам.

2. Спросите у друга(подруги), будет ли у вас сегодня урок  русской литературы.

3. Как скажете  классному руководителю о том, что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.

4.Поблагодарите   соседку за то, что она помогла вам найти нужную книгу.

5. Поздравьте  дедушку с днём рождения и пожелайте ему здоровья, счастья, долгих лет жизни.

                               2 нче вариант

 1 нче  бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста (1- текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2- текстка туры килми), и о чем в тексте не сказано (3- текстта әйтелми).

 

                                                 Урман

      Урман - матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул табигатьнең барлык якларына да тәэсир итә: су агышын җайга сала, эрозияне киметә, климатны яхшырта. Урман кыргый хайваннарга һәм кошларга азык бирә, аларның яшәү урыны булып тора. Кырлардагы урман полосалары авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыра.                                                                                                               Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә аларны күпләп  утырталар.                                                                        Урманнарны сакларга, алардан акыл белән файдаланырга кирәк. Урманда уйнап йөрүче балалар, ял итәргә чыккан яшүсмерләр еш кына агачларны сындыралар, кырмыска ояларын туздыралар, бакаларны, еланнары үтерәләр, шуңа күрә урманга зыян килә.Урманда ут ягу да куркыныч. Утта үсемлекләрнең тамырлары пешә, агач һәм куаклар корый. Ут шулай ук янгын чыгуга да сәбәп була.                                                                                                                                                                                   Урман хайваннарын, бөҗәкләрне аеруча сакларга кирәк.                                                                                      Татарстанда Идел- Кама тыюлыгы бар. Монда ау белән шөгыльләнү, балык тоту, гөмбә һәм җиләк җыю, автомобильдә һәм мотоциклда йөрү рөсхәт ителми.        

 Урманнарны саклауда бөтен кеше катнашырга тиеш.

А1. Урман кыргый хайваннарга һәм кошларга азык бирә, аларның яшәү урыны булып тора.

  1. Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А2.  Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә аларны күпләп  утыртмыйлар.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А3.  Урманны  саклауда билгеләнгән кешеләр катнашырга тиеш.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А4.  Урманда ут ягу  начар.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А5.  Урман -  гүзәллек  һәм сәламәтлек чыганагы.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А6.  Урман хайваннарын, бөҗәкләрне аеруча сакларга кирәк.  

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

А7.  Ут шулай ук янгын чыгуга да сәбәп була.            

 1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                    

А8.  Монда ау белән шөгыльләнү, балык тоту, гөмбә һәм җиләк җыю,автомобильдә һәм мотоциклда йөрү рөсхәт ителә.      

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                  

А9.  Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала.            

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                  

А10.  Кеше ул байлыкның кадерен белергә, аннан акыллы файдалана белергә тиеш.                                                                                                                                                            

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                

А11.  Мин урманга еш йөрим.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми                

   Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-6 и текстами А-Д.  Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

                                                                                           

В1.   1.  Табылдык.                          5. Мәскәүдән кайтуым.                                    

         2. Әнигә янчыкны бирүем.   6.Беренче сыйныфта укыган вакытым.

3. Гөлнарага кофтаның килешүе.     7. Гөлнара күзләренең җавап көтүе.

4. Акчаның мине кызыксындырмавы.    

А. Ял көне иде. Күрше кызы Гөлнара ипигә чыгып киткән җиреннән шатланып кайтып керде. “Әни, мин акча таптым! Менә! Бер мең сум! – диде ул сикерә – сикерә.

Ә.  Дүрткә бөкләнгән акчаны әнисенә сузды.  Рәйсә апа белән  Фәрит абый ни әйтергә белми бер мизгелгә аптырап калдылар. Ә Гөлнара бәхет тулы күзләрен бер әнисенә, бер әтисенә төбәп җавап көтә иде. Йөрәк депелдәп куйды: “Әти –әнисе нәрсә дип әйтер икән?”Шул  мизгелдә күңел  бала чакка кайтып, үзем белән бер вакыйганы  күз алдыннан үткәрдем.

Б. ...Беренче  сыйныфта укый идем.Кар әле эреп бетмәгән. Аяк асты начар булганга, күрәсең, күзне җирдән алмыйча, я карлырак, я кипкәнрәк урыннарга басып, эреле-ваклы  адымнар белән мәктәпкә барам. Ярты юлга җиткәндә, күзем кар өстендә яткан акча янчыгына төште. Аны тиз генә эләктереп алдым. Эчендә   бер йөз сум акча  бар  иде. Хәзер көлке инде, ул чакта акча тапканымны сыйныфташларыма әйтсәм  дә,сумкамны  күздән  ычкындырмадым.

В. Дәресләр бетүгә, атылып өйгә кайтып кердем. Бәлки әле, мин  Гөлнарадан да ныграк шатланганмындыр. Әни генә өйдә иде.”Әни,акча таптым”-дип,кулымдагы  янчыкны аңа суздым. Әни, аны алып эчендәге акчасын карады. Әнинең:”Молодец , кызым!”-дип әйтәчәк сүзләрен түземсезлек белән  көткән  минутымны онытасым юк.

Г. Ләкин...”Кайсы  бәхетсезе төшереп калдырды икән? Ярар,сорашырбыз әле, кызым. Авыл  җире бит. Бәлки иясе табылыр”,- диде ул борчулы тавыш белән. Бу сүзләр миңа шул кадәр көчле тәэсир иткән, күрәсең, ул минем бик нык исемдә калган. Үсә төшкәч тә мин бу турыда уйлана идем. Ә бит аңласаң, ул  вакытта минем  шатлыгымны кайгыга әйләндергән  әни минем  күңелемә кешелеклелек орлыкларын сеңдергән.  Кеше кайгысы синең  шатлыкка әверелмәсен,  кызым, дигән ул. Акча мине кызыксындырмый да, шатландырмый да иде инде.

Д . ... Икенче көнне Гөлнара тапкан меңлек  кызыл кофтага әйләнде. Ул болай  да матур Гөлнарага бик килешә иде. Ләкин бу матурлык миңа, ни өчендер, сабын куыгы сыман, кагылуга сүнеп китәр кебек тоелды.

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Исемнәр

                                              2нче  бүлек

    Прочитайте текст. Преобразуйте слова, напечатанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2 - В7 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию В2 - В7.

В2.  

Челтер-челтер чишмә ага,  әллә җырлый,  әллә көйли, әллә ....

еларга

В3.  

Бу юллардан кемнәр генә үтмәгән, ...... генә чишмәнең көмештәй суын эчмәгән!

кем

В4.

Елгаларга таба челтер -челтер  ......  ага, әйтерсең ул күл, инеш, елга, диңгез, океаннарга җан бирә.

чишмә

В5.

Идел,  Кама кебек зур елгалар  ...... башланганнар .

чишмәләр

В6.

Элек - электән чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чөнки чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка ..... мөмкин түгел.

яшәргә

В7.

Чишмә яшәүдән туктаса, елга -күлләрдә су бетәчәк,  ....  матурлык калмаячак.

табигать

    Прочитайте текст.  Преобразуйте слова, напечатанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В8 - В13 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию В8 -В13.

В8.

Соңгы елларда табигать ярлылана,  чирәм, ..... начар үсә.

үлән

В9.

Кешеләр  .....  чистартмыйлар,  һәм алар кибәләр.

чишмәләр

В10.

Хәзер кайбер урыннарда чишмәләрне барлау һәм  ....  оештырыла башлады.

чистартырга

В11.

Мәктәп  укучылары да бу эш белән ..........

шөгыльләнергә

В12.

Чишмәләребезне  әби-бабаларыбыз да кадерләгән,  хөрмәт  ....

итәргә

В13.

Алар озын гомерле булсын һәм  ....  дә гомерләрен озынайтсыннар иде!

кешеләр

                                              3 нче бүлек

   Для ответа на задания С1 и С2 используйте бланк ответов №2.

При выполнении задания С1  и  С2 обратите внимание на то, что ваши ответы будут оцениваться только по записям, сделанным на бланке №2. Записи в черновиках при проверке экспертом не учитываются.

Соблюдайте указанный объём письменной работы С1(70-80 слов).

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

...Мин укый торган 129 нчы мәктәп -  Казан шәһәрендә иң яхшы мәктәпләрнең берсе. Ул шәһәрнең Идел буе районында Яңа Дәүләки урамында урнашкан.

... Сезнең мәктәп ничә катлы? ... Анда нинди кабинетлар бар? ... Сезнең сыйныфта ничә укучы бар?... Синең яраткан укытучың кем? Аның турында сөйлә .

В задании С2 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1.Сообщите  другу(подруге) о том, что завтра после уроков вы идёте в спортивный зал.

2. Спросите у друга(подруги), будет ли у вас сегодня урок татарской литературы.

3. Как скажете соседке о том, что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.

4. Поблагодарите библиотекаря за то, что он помог вам найти нужную книгу.

5. Поздравьте подругу (друга)  с днём рождения и пожелайте ей(ему)  здоровья, счастья, долгих лет жизни.



Предварительный просмотр:

1 нче вариант

1 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста (1 – дөрес), какие не соответствуют ( 2 – дөрес түгел), и о чём в тексте не сказано (3 – текстка туры килми).

 Без авылда яшибез. Авылыбыз Агыйдел буенда урнашкан. Авылда ике меңнән артык кеше яши. Авылыбыз зур, матур, төзек. Без авылның уртасында яшибез. Безнең урам Тукай урамы дип атала.  Без таш йортта торабыз. Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчабыз бар.

     Гаиләбез бик зур һәм тату. Бабай күп еллар колхозда эшләгән, хәзер пенсиядә. Аның исеме – Галимҗан.  Бабаебыз – сугыш һәм хезмәт ветераны. Бабайга 75 яшь. Бабайның гармуны бар. Ул гармунда бик яхшы уйный.

     Әбиебезнең исеме – Гөлбикә. Аңа 72 яшь. Әби дә колхозда эшләгән. Ул умартачы булган. Әбием тәмле ризыклар пешерергә бик оста. Ул коймак, пәрәмәч, өчпочмак, чәкчәк пешерә.

     Бабай белән әбинең җиде баласы бар. Алар барысы да исән-саулар. Кызлары авылда яши, ә уллары Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр.  Әби белән бабайның унбиш оныгы бар.

     Әниебезнең исеме – Гөлсинә. Ул – әби белән бабайның иң кечкенә кызы. Әни хисапчы булып эшли.  Әтиебезнең исеме – Камил. Ул агроном булып эшли.

      Гаиләдә без ике бала: мин һәм абыем. Минем исемем – Әлфия. Абыемның исеме – Илдар. Ул Казан университетында укый.

     Гиаләбез бик тату. Без әти-әнигә, әби белән бабайга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз.    

А7. Әлфия шәһәрдә яши.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А8.  Әлфиянең гаиләсе авыл үзәгендә яши.

текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А9.  Казан зур, матур, төзек.

текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А10. Әлфиянең бабасы сугышта катнашкан.

1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А)11. Әлфиянең әбисе сатучы булган.

текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

В3.

Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками  1-6 и текстами А – Д. Запишите свои ответы  в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Арысланның көндезге тормышы  2. Гаилә белән ауга чыгу  3. Әсәрләрен башкару

4.  Арысланның уңай сыйфатлары  5. Арысланның көченә каршы тору  6. Төнге хөҗүм

7. Җәнлекләр патшасының тышкы кыяфәте

А     Арысланны җәнлекләр патшасы дип атыйлар. Аның горур сынында куркусызлык, тынычлык күренеп тора. Зур күзләренең карашы чын патшаларча, гәүдәсе ихтирам уята, хәрәкәтләрендә үз-үзенә һәм җиңүгә ышану. Башы аның шактый зур, озын һәм куе ялы бар, йоны куе һәм кыска, озын койрыгы очында чугы бар.

Ә   Көндез җәнлекләр патшасы үзен бик тыныч тота. Оясында йоклый, ял итә яки тау башына менеп баса да тирә-якны күзәтә. Бу вакытта ул куркыныч түгел. Кайвакыт кешеләр һәм җәнлекләр аның яныннан үтеп китәләр. Ә менә төннәрен инде эш бөтенләй башкача...

Б   Төн җитә. Барысы да тирән йокыга китә. Кинәт куркыныч тавыш ишетелә. Сарайдагы хайваннар хәрәкәткә килә, сарык һәм кәҗәләр йөгерешә, сыерлар бер почмакка җыелалар. Барысы да курка. Этләр качып бетә. Менә арыслан койма янында. Ул бер сикерүдә койма аша үтә, куркып калган хайваннарга карый һәм үзенең корбанын сайлый. Аның хөҗүме әнә шундай.  

В  Гадәттә, ул ауга үзе генә чыга, кайвакыт гаилә белән дә чыгалар. Ауның планын яхшылап уйлыйлар. Әйтик, зебралар көтүе йөри. Алар каршысына арыслан балалары йөгереп чыга. Зебралар алардан курыкмый. Шул вакытта көтүгә ата һәм ана арыслан якынлаша.  Ата арыслан үләннәр аша сикерә һәм бер зебраны эләктереп ала.  

Г  Билгеле, дөньяда һәр көчкә каршы торырлык көч була. Арыслан өчен иң куркыныч җәнлек – озын мөгезле буйвол. Әгәр арыслан буйволга каршы көрәшә башласа, бу көрәшнең кем файдасына бетүе билгеле түгел. Әлбәттә, кайвакыт арыслан җиңә, ләкин еш кына буйвол да аны мөгезенә күтәреп ала һәм җиргә китереп кыса. Буйвол аны таптый, туп кебек һавага чөя.    

Д   Җәнлекләр патшасы ана арысланга һәрвакыт тугрылыклы, балаларын бик ярата. Хәтта аны “кешелекле” җәнлек дип әйтергә мөмкин, чөнки ул үзенә кирәгенчә генә аулый. Башка җәнлекләр кебек кирәгеннән артык үтерми. Батырлыгы турында әйттик инде.

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Исемнәр

2 нче бүлек

Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2 – В7 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует  отдельному заданию.

В4

Без дусларыбызга һәрвакыт бүләкләр  …………  .

БИРЕРГӘ

В5

 ……………….. кыйммәте аның бәясендә түгел.

БҮЛӘК

В6

.......................... – кешеләр арасында иң матур мөнәсәбәт.

ДУС

В7

Дуслар  …………. булса да кирәк, кайгы килсә дә кирәк.

ШАТ

В8

Дусларың   ……………… булсын.

ЯРДӘМ

3 нче бүлек

      С1.  Сез татар дустыгыздан  хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 – 80 сүздән торырга тиеш.

... Безнең якның табигате бик матур. Безнең җиребез аша зур елгалар ага. Урманнарыбызда төрле агачлар үсә. Ә җиләк-җимеш, гөмбә күпме урманда!

... Ә синең туган ягың нинди? ... Ул нәрсәләргә бай?...  Туган якның гүзәллеген саклыйсызмы?  

С2.  Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1.Сообщите другу(подруге) о том,что сегодня после уроков вы идете в бассейн.

2.Спросите у друга(подруги),будет ли у вас сегодня урок литературы.

3.Как скажете маме о том,что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.

4.Допустим,вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите,во сколько начинается представление.

5. Предложите другу(подруге)пойти в воскресенье в кино.



Предварительный просмотр:

ГИА С 2

1 нче вариант

  1. Сообщи другу (подруге) о том, что сегодня после у роков вы идете в бассейн.

  1. Спроси у друга (подруги), будет ли у вас сегодня урок литературы.

           

  1. Допустим, вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите, во сколько начинается представление.

             

  1. Как скажете маме, что вы заняли первое место на районной олимпиаде по татарскому языку.

  1. Предложите другу (подруге) пойти в воскресенье в кино.