Контроль эшләр, олимпиада биремнәре.

Контроль эшләр, олимпиада биремнәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_syynyf.doc37 КБ
Microsoft Office document icon 8_nche_syynyf.doc28 КБ
Microsoft Office document icon kontrol_esh_7_klass.doc60 КБ
Файл kontrol_esh.docx30.23 КБ
Файл olimpiada_biremnre_7_syynyf.docx14.54 КБ
Microsoft Office document icon olimpiada_biremnre.doc85.5 КБ

Предварительный просмотр:

Калдык белемнәрне тикшерү өчен контроль эш.

7 сыйныф (рус төркеме)

1. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын табып яз.

бай-...                                      салкын-...

зур-,..                                      биек-...

калын — ...                            усал - ...

күп-...                                     кыш-...

2.1) Предложи другу почитать книгу о Татарстане.

2)  Спроси у друга:

- какие животные обитают в Татарстане;

-  какие реки протекают через Татарстан.

3.Что ты скажешь в следующих ситуациях?

1) Вы собираетесь на Сабантуй. Ваша подруга не хочет идти. Убедите её, что на празднике будет весело.

2) Предложите другу спеть песню на татарском языке.

3)   Из Турции приехали гости.  Они не знают, что это за праздник. Расскажите им.

4.Предложи другу:

-    поехать в Казань в аквапарк;

-    посмотреть башню Сююмбике;

-    прочитать стихи Габдуллы Тукая;

-    спеть песню на татарком языке.

5. Поставь вопросы к данным предложениям.

1) Мин песиемне бик яратам. 2) Песием дә мине бик ярата. 3) Ул бик акыллы һәм хәйләкәр. 4) Ул кара һәм ак төстә. 5) Аның тәпиләре көчле.

6. Күп нокталар урынына сораулар куеп яз.

.............................................................?

Без Татарстанда яшибез.

-............................... ?

-Татарстанда  татарлар,  руслар,   башкортлар  һәм  башка милләт кешеләре яши.

-    .................................................... ?

- Алар дус һәм тату яшиләр.

Калдык белемнәрне тикшерү өчен контроль эш.

7 сыйныф (рус төркеме)

1. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын табып яз.

бай-...                                      салкын-...

зур-,..                                      биек-...

калын — ...                            усал - ...

күп-...                                     кыш-...

2.1) Предложи другу почитать книгу о Татарстане.

2)  Спроси у друга:

- какие животные обитают в Татарстане;

-  какие реки протекают через Татарстан.

3.Что ты скажешь в следующих ситуациях?

1) Вы собираетесь на Сабантуй. Ваша подруга не хочет идти. Убедите её, что на празднике будет весело.

2) Предложите другу спеть песню на татарском языке.

3)   Из Турции приехали гости.  Они не знают, что это за праздник. Расскажите им.

4.Предложи другу:

-    поехать в Казань в аквапарк;

-    посмотреть башню Сююмбике;

-    прочитать стихи Габдуллы Тукая;

-    спеть песню на татарком языке.

5. Поставь вопросы к данным предложениям.

1) Мин песиемне бик яратам. 2) Песием дә мине бик ярата. 3) Ул бик акыллы һәм хәйләкәр. 4) Ул кара һәм ак төстә. 5) Аның тәпиләре көчле.

6. Күп нокталар урынына сораулар куеп яз.

.............................................................?

Без Татарстанда яшибез.

-............................... ?

-Татарстанда  татарлар,  руслар,   башкортлар  һәм  башка милләт кешеләре яши.

-    .................................................... ?

- Алар дус һәм тату яшиләр.



Предварительный просмотр:

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.

1. “Сак- Сок” бәетендә әни балаларын ни өчен каргый.

А. Тыңламаганнары өчен

Б. Тимер укны рөхсәтсез алганнары өчен

В. Тавышланганнары өчен.

2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:

А. Иске фикерле

Б. Яңа фикерле.

3. “Беренче театр” ул-

А. Драма

Б. Трагедия

В. Комедия.

4. Г.Исхакыйның туган елы-

А. 1906

Б.1878

В. 1886

5. Сөннәтче бабай шәҗәрәсе:

А. Миләш

Б. өй

В. Пәке

6. Г.Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәре ул-

А. Роман

Б. Автобиографик әсәр

В. Хикәя.

7. Муса Җәлил шигыре-

А. “Имән”

Б. “Хәят апа”

В. “Туган авыл”

8. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым

Гомеремне дә бирәм халкыма- бу юллар кайсы шигырьдән.

А. “Имән”

Б. “Катыйльгә”

В. “Җырларым”

9. Нәби Дәүли әсәрләре

А. “Идел кызы”, “Акчарлаклар”

Б. “Яшәү белән үлем арасында”, Җимерелгән бастион”

В. “Туган ягым- яшел бишек”, “Җидегән чишмә”

10. “Чәчәкләр сөйли белә” повестенең төп герое-

А. Мансур

Б. Нурия

В. Барый.

11. Р.Мөхәммәдевның нинди әсәре Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек белды.

А.”Сират күпере”

Б. “Кенәри- читлек кошы”

В. “Беренче умырзая”

12. .Р.Мөхәммәдевның “Беренче умырзая”  повестендәге чишмә атамалары.

А.Бакырчы, Ат, Тау

Б. Карт тирәк, Бакырчы, Фазыл, Чегән

В. Фазыл, Ат,  Чегән.



Предварительный просмотр:

Контроль эш 7 класс

7 класс

Тема: Белем һәм тормыш 

  1. Күпнокталар урынына рәвешләр  өстәп яз.

... укый, ... эшли, ... чишә, ... файдаландык, ... үзгәртмә, ... дәлиллә, ... уйлама.

  1. Түбәндәге схемалар буенча диалоглар төзе.

а) - совет                                         б) - совет

   - вопрос                                            - вопрос

   - убеждение                                    - доказательство

    - согласие                                    - согласие

  1. Бирелгән сыйфатларга антонимнар тап.

акыллы-                                 билгеле -

белемле -                         тырыш -

әйбәт -                                 тәртипле -

зур -                                 игътибарлы -

файдалы -                         яңа -

  1. Сообщи родителям, что:

- в нашей школе начал работать новый директор;

- вам раздали новые учебники;

- вы будете учиться в первую смену;

- твой друг перешел в другую школу;

- в ваш класс пришли 2 новых ученика;

- будет встреча с известным писателем.

  1. Посоветуй другу:

- бережно обращаться с книгой;

- быть серьезны мальчиком;

- не бросать книгу куда попало;

- не читать лежа;

- после чтения убирать книгу на полку;

- вовремя возвращать книгу в библиотеку;

- не читать книгу во время еды.

  1. Спроси у сестренки:

- не забыла ли она тетради, книги;

- выполнила ли она все домашние задания;

- правильно ли она решила пример, задачу;

- есть ли ошибки в ее самостоятельной работе;

- как она готовится к урокам.

  1. З. Туфайлованың "Китап" шигырен исеңә  төшер. Саматның китабы  аның турында ниләр сөйли?

  1. Ш. Маннурның "Киңәш" шигырен исеңә төшер. Автор укучыларга нинди киңәшләр бирә?

7 класс

Тема: Өлкәннәр һәм без

  1. Түбәндәге конструкцияләр нигезендә бирелгән исемнәр белән сүзтезмәләр төзе.

а) сыйфат + исем                                 б) исем + фигыль

Исемнәр: бабай, абый, әни, яшьтәш, онык, кыз, бала, ир-ат, хатын-кыз.

  1. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

1) Яшьтәшләр, очрашырга, без, еш, белән, яратабыз.

2) Һәрвакыт, тиеш, өлкәннәрне, хөрмәт, кечкенәләр, итәргә.

3) Тырыш, минем, ирешә, шуңа күрә, әтием, максатына,кеше.

4) Өлкәннәр дә, яшәргә, балалар да, үзләренчә, мөмкин.

5) Өлкән, автобуста, урын, бирергә, кешеләргә, кирәк.

  1. Җөмләләрдән исем фигыльләрне тап, килешләрен билгелә һәм сораулар куй.

1) Ул яшәүнең кызыгын белә. 2) Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы. 3) Исәнләшүнең  үз кагыйдәләре бар. 4) Максатына ирешүгә ул бик сөенә иде. 5) Яшьтәшләре белән очрашуны ул көтеп алды.

  1. Что посоветуешь, если:

- мальчик громко разговаривает в трамвае;

- плохо ведет себя в столовой;  

- смеется над пожилыми людьми;

- в транспорте не уступает место пожилым.

  1. Түбәндәге схема буенча әни белән баланың сөйләшүен яз.

- сорау

- җавап

- килешмәү

- раслау

- килешү

Темалар: 1) Әбисе хәле турында сөйләшә; 2) Дәрес һәм укытучы турында сөйләшү.

  1. Р. Миңнуллиның "Юк инде" шигырен исеңә төшер. Әниләре малайны ни өчен докторга алып китте?

  1. Ш. Галиевның "Тагын бер рәхмәт" шигырен исеңә төшер. Сәлим нинди яхшылыклар эшләде.

7 класс

Тема: Табигать һәм кеше

  1. Җөмләләрне дәвам ит.

1) Минем урманга еш барасым килә, чөнки ... . 2) Табигатьне саклыйк, чөнки ... . 3) Радиоктив матдәләрне кулланмыйк, чөнки ... . 4) Без чиста җир шарында яшәргә телибез, шуңа күрә ... . 5) Табигатьне һәр кеше сакларга тели, ләкин ... .

  1. Бу очракларда син нинди киңәшләр бирер идең?

1) Урамда бер малай агач сындыра.

2) Бер кыз конфет кәгазен җиргә ташлый.

3) Бер бала клумбадан чәчәкләр өзә.

  1. Схема буенча диалог төзе.

а) - сорау                                 б) - сорау

   - җавап                                    - раслаучы җавап

   - киңәш                                    - сорау

   - килешү                                    - җавап һәм киңәш

  1. Табигатьне саклау буенча синең нинди фикерләрең бар? Укучыларга, өлкәннәргә нинди киңәшләр бирер идең.

  1. Л. Толстойның "Алмагачлар" хикәясен исеңә төшер. Бабай ни өчен алмагачлар утырта?

  1. М. Җәлилнең "Бакчачы" шигырен исеңә төшер.
  1. Бакчачы  бабай нинди эшләр башкара?
  2. Ул ни өчен бәхетле?

7 класс

Тема: Син һәм синең яшьтәшләрең.

  1. Сүзләрне антоним парлары белән яз.

Ябык, тупас, таза, тәрбиясез, тиз, яңача, озак, әдәпле, яңалык.

  1. Күпнокталар урынына төшеп калган хәрефләрне яз. Сүзләрнең ясалышын истә калдыр.

Г...ди, кагыйд...ләр, кайб...р, б...рк...м, өлк...н, игът...бар, к...н...г...ть, г...еп, ...зл...ргә.

  1. Ә синең фикерең нинди? Җөмләләрне дәвам ит.

1) Минемчә, оялчан, кызара белә торган егетләр ... . 2) Әдәпле булу модада түгел дип уйлау ... . 3) Модалы киемнәр белән аерылып тору ... . 4) Кешене тыңлый белү, кимчелекләрне гафу итә белү ... .

 

  1. Сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшер. Дәфтәреңә яз.

1) танышу кагыйдәләре -                 юл йөрү кагыйдәләре -

   әдәп кагыйдәләре -                 исәнләшү кагыйдәләре -

  1. кайберәүләр -                         3) һәрвакыт -

 кайчак -                                    һәркайда -

 кайдадыр -                                   һәркайчан -

  1. Җөмләләрне тәрҗемә ит.

1) Он часто обижается, по-моему, это плохая привычка.

2) Мы с друзьями встречаемся часто и весело проводим время.

3) С воспитанными людьми легко общаться, потому что они умеют внимательно слушать.

4) Умение интересно рассказывать - это тоже талант.

  1. Посоветуйте другу:

- при разговоре держать себя свободно;

- при беседе не перебивать;

- слушать внимательно собеседника.

7 класс

Тема: Безнең ял

  1. Җөмләләрдәге сыйфат фигыльләрнең астына сыз.

- Син сәхнәдә җырлаучы кызны беләсеңме?

- Яхшы биегән малайга озак кул чаптык.

- Без барачак тамаша ике көннән була.

  1. Җөмләләрне дәвам ит.

1) Минем буш вакытым аз, чөнки ... .

2) Буш вакытым күп, шуңа күрә ... .

3) Буш вакытта нишләргә белмим, чөнки ... .

4) Буш вакытны файдалы үткәрәм, ләкин ... .

  1. Җөмләләрне дәвам ит.

1) Эскәмиядә утырып ял итәргә була, ләкин ... .

2) Тәмәке тарту - начар гадәт, чөнки ... .

3) Эскәмиядә барлык кеше дә утыра, шуңа күрә ... .

4) Буш вакытны дөрес файдаланырга кирәк, чөнки ... .

5) Малайларга күңелле булды, ә ... .

6) Малалайлар яхшы ял итмәделәр, һәм ... .

7) Ул тәмәке тартмый, буш вакытында спорт түгәрәгенә йөри, шуңа күрә ... .

  1. Иптәшең белән аның ял итүе турында бирелгән схема буенча сөйләш.

а) - сорау                                         б) - сорау

   - җавап                                            - җавап

   - киңәш                                            - сорау    

   - килешмәү                                    - дәлилләү

   - аңлату                                            - килешү

   - килешү

  1. Ф. Хөснинең "Сөйләнмәгән хикәя" хикәясен исеңә төшер. Биктимер турында син нәрсәләр сөйли аласың? Дәфтәреңә яз.

7 класс

Тема: Татарстан сәнгате

  1. Түбәндәге сүзтезмәләр белән җөмләләр төзе.

Атаклы композитор, танылган шәхес, бай мирас, нигез салучы, рухи байлык.

  1. Җөмләләрне дәвам ит.

1) Сара Садыйкова - уникаль шәхес, чөнки ... .

2) Сара Садыйкова композитор гына түгел, ә  ... .

3) Сара Садыйкованың җырларын ... .

4) Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, Сара Садыйкова ... .

  1. Как ты скажешь о том, что:

- Солтан Габаши является создателем первых татарских опер "Сания" и "Эшче".

- "Саяр" - это первая татарская театральная труппа.

- Многие певцы поют песни, которые сочинила Сара Садыйкова.

- Ее мама играла на гармоне.

  1. Посоветуй другу:

- послушать песни Сара Садыйковой;

- прочитать книгу о знаменитом композиторе.

  1. Җөмләләрне дәвам ит.

Татар җырчылары: Илһам Шакиров, ... .

Татар композиторлары: Рөстәм Яхин, ... .

Татар шагыйрьләре: Муса Җәлил, ... .

Татар язучылары: Мөхәммәт Мәһдиев, ... .

  1. Посоветуй другу:

- сходить на концерт народного артиста Республики Татарстан И. Шакирова;

- посетить выставку художников нашей республики;

- сходить в библиотеку и взять сборник стихов Р. Миннуллина;

- посетить музей Г.Тукая;

- послушать музыку С. Садыковой;

- посмотреть балет "Ромео и Джульетта", где главную партию исполняет Ирек Мухамметов.

7 класс

Тема: Беркем дә, бернәрсә дә  онытылмый

  1. Бөек Ватан сугышы турында син нәрсәләр беләсең? Сорауларга җавап бир.

1) Бөек Ватан сугышы кайчан башланган һәм кайчан беткән?

2) 9 нчы май - ул нинди көн?

3) Ни өчен бу сугышны Бөек Ватан сугышы дип атаганнар?

4) Татарстан җирендә Бөек Ватан сугышы булганмы?

  1. Әйтик, иптәшең Бөек Ватан сугышы белән кызыксына. Сезнең арада нинди сөйләшү булырга мөмкин?

  1. М.Сыртланова турында син нәрсәләр беләсең? Дәфтәреңә яз.

  1. Тәрҗемә ит.

1) У бесстрашной Магубы Сыртлановой таких вылетов было много.

2) Пришлось лететь четыре раза.

3) Магубе Сыртлановой хочется своими руками бить врага.

4) Она идет к генералу с просьбой об отправлении ее в Таманьский полк.

5) Герой Советского Союза Магуба Сыртланова участвовала на параде Победы в Москве.

  1. Ф. Кәрим турында нәрсәләр беләсең? Дәфтәреңә яз.

                                                             



Предварительный просмотр:

Контроль эшләр

Белем һәм тормыш

  1. Фигыльләрне таблицага урнаштырыгыз.

укый, чишә, тырыша, кабатлар, сорау бирәчәк, җавап биргән, язган, онытмаячак, ыргытты, тыңлар, ишетәчәк, күрә, ятлый, уйлады, аңламаган

Хикәя фигыль

(Глаголы изъявительного наклонения)

Хәзерге заман

Үткән заман

Киләчәк заман

билгеле

билгесез

билгеле

билгесез

  1. Бирелгән сыйфатларга антонимнар табыгыз.

акыллы — ...        кыска — ...

белемле — ...        тырыш — ...

әйбәт — ...        акрын — ...

зур — ...        матур — ...

яңа — ...        яшь — ...

  1.  Тәрҗемә итегез, җөмләләр төзегез:
  1.  со мной, с тобой, с подругой
  2.  как мама, как Саша, как вы
  3.  о празднике, о дружбе
  4.  после уроков, после концерта
  1.  Сообщите родителям, что:
  •  в вашей школе начал работать новый директор
  •  вам раздали новые учебники
  •  вы будете учиться в первую смену
  •  ваш друг перешёл в другую школу
  •  в ваш класс пришли 2 новых ученика

40

  1.  Посоветуйте другу:
  •  бережно обращаться с книгой
  •  серьёзно относиться к учёбе
  •  не бросать книгу куда попало
  •  не читать лёжа
  •  не читать книгу во время еды
  1.  Спросите у сестренки:
  •  не забыла ли она тетради, книги
  •  выполнила ли она все домашние задания
  •  правильно ли она решила пример, задачу
  •  есть ли ошибки в ее самостоятельной работе
  •  подготовила ли она уроки
  1.  Диалогларга төшеп калган репликаларны өстәгез.
  •  ... ?
  •  Мәсьәләне чишәргә абый булышты.
  •  ... ?
  •  Мисалны үзем эшләдем.
  1.  «Мәктәптә уку» яисә «Дәрес әзерләү» темасына түбәндәге схемалар буенча диалоглар төзегез.
  1. — совет        2)        —        совет
  •  вопрос        —        вопрос
  •  убеждение        — доказательство
  •  согласие        — согласие
  1.  Спросите у библиотекаря:
  •  книгу об истории России
  •  стихи Габдуллы Тукая
  •  местонахождение городской библиотеки
  1.  Пригласите своего друга к вам, предложите вместе готовить уроки.

Без бергә ял итәбез

  1. Сүзләрнең тәрҗемәсен языгыз.

Сүзләр: файдалы, көнозын, ирекле, сыра, гомер, вакыт, шөгыль

  1. Сүзтезмәләрдән сыйфат фигыльләрне аерып, таблицага урнашты рыгыз.

Сыйфат фигыльнең заман формалары

Кушымчалар

Мисаллар

Хәзерге заман сыйфат фигыль

Үткән заман сыйфат фигыль

Киләчәк заман сыйфат фигыль

Сүзтезмәләр: әйтер сүз, балык тотучы малай, биегән кыз, барасы юл, урамда уйный торган бала, җырланачак җыр, сайрый торган кош, щрэчәк кеше, эшләгән апа

  1.  Җөмләләрдәге сыйфат фигыльләрнең астына сызыгыз.
  1.  Син сәхнәдә җырлаучы кызны беләсеңме?
  2.  Яхшы биегән малайга озак кул чаптык.
  3.  Минем белмәгән эшем юк.
  4.  Җөмләләрне дәвам итегез.
  •  Минем буш вакытым аз, чөнки ....
  •  Буш вакытым күп, шуңа күрә ....
  •  Буш вакытны файдалы үткәрәм, ләкин ....
  •  Минем буш вакытым булса        
  •  Тәмәке тарту — начар гадәт, чөнки ....
  •  Ул буш вакытында спорт түгәрәгенә йөри, шуңа күрә ... .
  1.  Җөмләләрдән исем фигыльләрне табыгыз, килешләрен билгеләгез һәм сораулар куегыз.
  1.  Ул яшәүнең кызыгын белә.
  2.  Табигатьне саклау — һәр кешенең изге бурычы.
  3.  Исәнләшүнең үз кагыйдәләре бар.
  4.  Өлкәннәрне хөрмәт итү — изге бурыч.
  5.  Мин ял итүгә каршы түгел.
  6.  Эш эшләнүдән тәм табам.
  1.  Ул алмашлыгын килешләр белән төрләндерегез.
  2.  Иптәшең белән аның ял итүе турында бирелгән схемалар буенча сөйләшегез.

а) — сорау        б) — сорау

  •  жавап        —        җавап
  •  киңәш        —        сорау
  •  килешү        —        килешмәү
  1.  Диалогларга төшеп калган репликаларны өстәгез.

1. — ...?

  •  Әйе, бүген буш вакытым бар.
  •  ... ?
  •  Мин синең белән дискотекага барырга риза.
  1.  —Олег, әйдә чана шуарга барабыз.

—...?

  •  Сәгать алтыда.
  •  Әйе, Айдар белән Гена да бара.
  1.  — ...?
  •  Әйе, минем кесә телефоным яңа әле.
  •  Кайчан алдыгыз?
  •  Еш шалтыратасыңмы?

—... ?

— Кесә телефонында төрле уеннар да уйныйм.

  1.  Спросите у друга:
  1.  какое у него любимое занятие
  2.  играет ли он в шахматы
  3.  катается ли он на велосипеде
  4.  читает ли он книги
  5.  играет ли он на компьютере
  6.  слушает ли он музыку
  7.  ходит ли он в бассейн
  8.  есть ли у него свободное время
  9.  много ли у него свободного времени
  1.  Предложите другу:
  1.  в выходные пойти на концерт любимых артистов
  2.  поиграть на компьютере
  3.  вместе поработать на даче

Өлкәннәр һәм кечкенәләр

  •  Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

матур, матуррак, сап-сары, иң матур, кып-кызыл, кызгылт, ямь-яшел, зәңгәрсу, зәп-зәңгәр, аксыл

  •  Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.
  1.  Яшьтәшләр, очрашырга, без, еш, белән, яратабыз
  2.  Ьәрвакыт, тиеш, өлкәннәрне, хөрмәт итәргә, кечкенәләр
  3.  Тырыш, минем, әтием, кеше
  4.  Өлкән, автобуста, урын, бирергә, кешеләргә, кирәк
  •  Что посоветуете, если мальчик:
  1.  громко разговаривает в трамвае
  2.  плохо ведет себя в столовой
  3.  смеется над пожилыми людьми
  4.  в транспорте не уступает место пожилым

44

  • Түбәндәге схема буенча диалог төзегез.
  1.  сорау
  2.  җавап
  3.  килешмәү
  4.  килешү

Темалар: 1. Әбигә дару алып кайту. 2. Дәрес әзерләү.

  •  Тәрҗемә итегез, җөмләләр төзегез.

6 часов, в 6 часов, 6 часов 10 минут, половина шестого, без пяти минут 6

  •  Допустим, друзья приглашают вас на улицу. А мама сообщает, что скоро придут гости, просит ей помочь. Какой разговор произойдет между вами и друзьями, между вами и мамой?
  •  Составьте предложения с вводными словами минемчә, синеңчә, беренчедән, минем фикеремчә.

Без Татарстанда яшибез

  1.  Сүзнең тәрҗемәсен сайлап языгыз.

Көньяк-көнчыгыш —

  1.  юго-запад
  2.  юго-восток
  3.  северо-запад
  1.  Җөмләләрне язып бетерегез.
  1.  Күптән түгел Татарстанда ....
  2.  Универсиадада безнең ....
  3.  Телләр белсәң, ....
  1. Как скажете о том, что:
  1.  вы любите свой родной край
  2.  у вас в Татарстане много друзей
  3.  в вашем классе учатся русские, татары, чуваши, украинцы
  4.  вы знаете несколько национальных праздников
  5.  вам нравится город, в котором вы живете
  1.  Какие вопросы вы зададите, если хотите узнать:
  1.  сколько километров до Казани
  2.  какие поэты и писатели жили в Татарстане
  3.  знает ли он(а) столицу Татарстана
  4.  есть ли в библиотеке татарские газеты и журналы
  5.  был ли ваш друг в татарском театре
  1.  Предложите другу:
  1.  съездить на каникулах в Казань
  2.  посетить Национальную библиотеку Татарстана
  3.  побывать в Кремле, посмотреть башню Сююмбике, мечеть Кул Шариф
  1.  Кайсы раслау белән килешмисез? Сезнеңчә ничек?
  •  Татарстан флагы өч төсле: кызыл, ак, яшел.
  •  Казанда кызыклы урыннар бик күп түгел.
  •  Минемчә, телләрне белергә кирәк.
  1.  Финалистов конкурса «Мин татарча сөйләшәм* пригласили в гости в Казань. Там они побывали на концерте на улице Баумана, на празднике Тукая, в театре имени Галиасгара Камала, гуляли по парку «Кырлай», обедали в «Макдональдс»е. Но, к сожалению, не ездили на метро. Как они об этом расскажут?
  2.  Әйтик, сез телевизордан татарча тапшырулар карыйсыз. Төшеп калган репликаларны куеп языгыз.

—... ?

  1.  Юк. Нинди тапшыруны?
  2.  Юк, карамадым, ә нинди яңалыклар булды?
  3.   ... . 
  1.  Килгән кунакларга сез үзегезнең мәктәбегез (районыгыз, шәһәрегез) турында нәрсәләр сөйләр идегез?
  2.  Әйтик, сез Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булдыгыз. Төшеп калган репликаларны өстәп, диалогны языгыз.
  1.  вопрос
  2.  ответ
  3.  вопрос
  4.  объяснение
  5.  вопрос
  6.  согласие, предложение
  1.  Сорауларга җавап языгыз.
  1.  Сез кайсы милләттән?
  2.  Сезнең туган телегез — нинди тел?
  •  Дусларыгыз нинди телләрдә сөйләшә?

 Татарстанда дәүләт теле ничә?

Сүзлек диктантлары

Белем һәм тормыш

күңелле, килешә, дәрес, мәсьәлә, тырыш, имтихан, укытучы, ачулана, җиңел, сыйныф җитәкчесе, дәреслекләр, яңа, фән, тикшерә, ышана, көзге, көндәлек, аңламыйм, өй эше, хуҗа, китапханә, китапханәче, теләсә кая, теләсә кем, язма эш, хата, пычрак, борынгы, гарәп, балчык, һәйкәл, шагыйрь, ыргыта

Бирем. Фигыльләрне табыгыз, 3—4 җөмлә төзеп языгыз.

Без бергә ял итәбез.

эш вакыты, ял вакыты, файдалы, файдасыз, ирекле, кызыклы, үткәрә, шөгыль, ял көне, кызыксына, риза, тамаша, тамашачы, кул чаба, юкка, бушка, җырчы, сайлый, кәеф, арый, гадәт, кесә телефоны, чаңгы шуа, чана шуа, түгәрәк, сыра, эчемлек, мавыга, яраткан эш, зыян

Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

гади, кагыйдә, өлкән, гаеп, һәрвакыт, еш, гадәт, очрашабыз, әдәпле, алдаша, ябык, таза, киң җилкәле, кыска буйлы, оялчан, алдакчы, үкенә, ояла, гафу үтенә, кызара, дуслаша, уртаклаша, сөйләшә, күңел ача, тыйнак, акыллы, батыр

Бирем. Кешенең тышкы кыяфәтен сурәтләгән сүзләр һем сүзтезмәләрне табыгыз, 3—4 җөмлә төзеп языгыз.

Без Татарстанда яшибез

туган җир, туган ил, туган як, Ватан, ил, дәүләт, тату, мәйдан, төньяк, көньяк, көнчыгыш, көнбатыш, дәүләт, ил, җир, икътисади система, күз алдына китерү, затлы, кырыс, шартлар, уңдырышлы туфрак, мул сулы, уртача, урнашкан.

Бирем. Сүзтезмәләр белән 3-4 җөмлә төзеп языгыз

Изложениеләр

Һәркем үзенчә хаклы

Өлкәннәр дип әби-бабайларга, әти-әниләргә, апа-абыйларга әйтәбез. Ә кечкенә-ләр — өлкәннәрнең уллары, кызлары, оныклары. Билгеле, кечкенәләр үзләренчә яшәргә тели. Алар күбрәк уйнарга, дуслар белән очрашырга, дискотекаларга йөрергә, музыка тыңларга яраталар. Ә өлкәннәр моңа риза түгел. Өйдә күбрәк булырга кушалар. Әлбәттә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. Ләкин иптәшләр белән аралашу шулкадәр рәхәт, кайвакыт өйгә кайту да онытыла. Әлбәттә, һәркем үзенчә хаклы.

Кинога барганда

Көн матур, кояшлы иде. Агачлардан тәмле ис килә. Бал кортлары бал җыя иде.

Әнисе Шамилгә кибеткә барырга кушты. Шамил кибеткә китте. Юлда сыйныфташы Салихны очратты. Ул кинога бара иде. Шамилнең дә кинога барасы килә. Әнисеннән рөхсәт сорады. Шамил кинога китте. Кинога барганда, яңгыр ява башлады. Шамил түбәле капка янына туктады. Аның янына яланаяклы бер кыз килеп басты. Кинәт Кыз кычкырып җибәрде: «Акчам юк! Акчам агып китте! Күрше апа авырый. Аңа дару алып кайтырга кирәк. Ул мине көтә». Шамил бер акчага, бер кызга карады. Кинога да барасы килә, кыз да кызганыч...

Бирем. Хикәяне 2—3 җөмлә белән дәвам итегез.

Безнең музейларыбыз

Казан шәһәрендә музейлар бик күп. Иң зурысы — Татарстанның Милли музее. Ул 1895 нче елда ачыла. Аны күренекле археолог һәм тарихчы Андрей Федорович Лихачев оештыра. Музейда 700 меңнән артык экспонат бар.

Карл Маркс урамында Сынлы сәнгать музее бар. Ул 1959 нчы елда ачыла. Музейда 20 меңгә якын экспонат саклана. Якташыбыз Иван Иванович Шишкин иҗат иткән картиналарга игътибар бик зур.

Казанда шулай ук Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил музейлары эшли. Аларга халык еш йөри.

Безнең Татарстан

Татарстан Республикасы Европаның көнчыгышында урнашкан. Татарстан — Башкортсган, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия һәм шулай ук Самара, Ульяновск, Киров, Оренбург өлкәләре белән чикләшә.

Татарстан Республикасы 67,8 мең кв. км мәйданны алып тора. Бу — Ирландия, Литва, Шри-Ланка кебек дәүләтләрнең мәйданына тигез дигән сүз. Республика территориясе төньяктан көньякка 290 км, көнбатыштан көнчыгышка 460 километрга сузыла.

Республикада уртача континенталь климат. Җәйләре җылы, кайчак бик эссе, ә кыш уртача салкын була. Иң салкын ай — гыйнвар. Гыйнварда уртача температура — минус 14 градус. Ә иң эссе ай — июль. Июльдә уртача температура — плюс 19 градус.

Сочинение темалары

  1.  Яхшы уку вчен ...
  2.  Минем буш вакытым.
  3.  Минем яраткан әсәрем.
  4.  Өлкәннәрне хөрмәт итү — изге бурыч.



Предварительный просмотр:

7 нчесыйныф(татар төркеме).

Мәктәпкүләм олимпиада биремнәре.

1.Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз:5б

Яхшы, матур, кечкенә,авыр,эссе.

2.Сүзләргә басым куегыз:5б

Бүген, минемчә, җырла, орденҐжурналист.

3. Алмашлыкларның төркемчәсен билгелә:5б

Шундый,минеке,бу,һичкем, әллә ничек.

4. “Минем дустым” темасына 25-30 сүздән торган хикәя языгыз.10б

10 сыйныф

Мәктәпкүләм олимпиада биремнәре.

1.Берьялгызы сүзенә фонетик анализ ясагыз.

2. Телнең төп функцияләрен языгыз.

3.Сизмәделәр:яннарыннан

   Тарих бара иде үтеп.-җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.

4. “Су- яшәү чыганагы” темасына 40-50 сүздән торган хикәя       языгыз.

6 сыйныф (рус төркеме)

Олимпиада биремнәре.

1.Җөмләләрне дәвам итегез:

-Китап – минем якын... .

-Минем дусларым... .

-Минем әтием төзүче ... .

- Беренче китапларны балчыктан... .

2.Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясагыз:

-Юл, тарих, эш, тел, тәрҗемә.

3. Попросите друга помочь вам:

-нести сумку;

-пропылесосить;

-решить задачу;

-решить примеры;

4.Абдулла Алиш кем ул? Аның турында ниләр беләсез?



Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен

 татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

2010/2011 нче уку елы

9 нчы сыйныф

  1. Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез.

Филология

        Филология сближает современное и прошлое человечество. Она сближает человечество и разные человеческие культуры не через стирание различия в культурах, а осознанием этих различий. Филология сближает не через уничтожение отдельных культур, а на основе выявления различий между ними. Она воспитывает людей на основе уважения и терпимости к другим культурам. Она воскрешает старое для нового. Филология – очень личная и очень национальная наука. Она нужна как для отдельной личности, так и для развития национальных культур. Она оправдывает свое название (“филология” – любовь к слову). Филология  опирается на любовь к словесной культуре всех языков. Она пробуждает уважение и интерес ко всем словесным культурам. Она стоит в начале культуры и завершает ее, выражает ее.

 (По Д.С.Лихачеву)

II. Текстка нигезләнгән тестларны эшләгез.

1. Көзнең килүен агачлар хәбәр итә. 2. Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенәләр, шомырт һәм миләш агачлары ялкынга охшыйлар. 3. Усаклар кызгылт сарыга әйләнә. 4. Яфраклар ник коела? 5. Алар ник туган агачларын ташлыйлар? 6. Һәр агач тамырлары белән җирдән су ала. 7. Су белән кирәкле тозларны да суыра. 8. Аларны үзләрендә калдырып, яфраклар суны парга  әйләндерәләр дә һавага очыралар. 9. Бер ак каен биш-алты тонна суны һавага очыра. 10. Яфраклар кышка калса, алар җирдән җитәрлек су ала алмас һәм агач һәлак булыр иде. (Г.Хәсәновтан)

Фонетика

1. 1-3 нче җөмләләрдә тел арты тартыклары кергән ничә сүз бар?

а)  3;

ә) 4;

б) 5;

в)  6.

2. Кайсы җөмләдә тел арты ассимиляциясенә буйсынган сүз бар?

а) 2;

ә) 5;

б) 10;

в) 8.

3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а)  1, 2, 3, 4, 5;

ә) 3, 4, 5, 7, 8;

б) 5, 6, 7, 9, 10;

в) 1, 2, 4, 8, 9.

4. Кайсы җөмләләрдә саңгырау тартыклар гына кергән сүзләр бар?

а)  3, 5, 6, 7, 8, 9;

ә) 1, 2, 3, 4, 5, 6;

б) 1, 2, 6, 7, 9, 10;

в) 5, 6, 7, 8, 9, 10.

5. “Өрелмәле, парсыз, саңгырау, кече тел тартыгы” билгеләмәсенә туры килгән тартык аваз хәрефе кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 8, 9;

ә) 6, 10;

б) 1, 2;

в) 2, 6.

Лексикология

1. Кайсы җөмләдә интернациональ сүз бар?

а) 8;

ә) 5;

б) 9;

в) 1.

2. 10 нчы җөмләдәге алынма сүз кайсы?

а) яфрак;

ә) һәлак;

б) җир;

в) алынма сүз юк.

3. 2 нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәле сүзләрне билгеләгез:

а) охшый, шомырт;

ә) ялкынга, миләш;

б) андый сүз юк;

в) алтыннан, киенәләр.

4. 4, 5 нче җөмләләрдәге кайсы сүзләр үзара синонимик мөнәсәбәттә? Язып куегыз.

5.   1, 6, 9, 10 нчы җөмләләрдәге кайсы сүзләрнең даими антонимнары бар? Язып куегыз.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1. Кайсы җөмләләрдә дүртәр мәгънәле кисәктән торган сүзләр бар?

а) 1, 2, 5, 8;

ә) 4, 5, 6, 9;

б) 5, 7, 9, 10.

в) 6, 7, 8, 9.

2. Икешәр мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчасы булган сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 3, 4, 5, 6;

ә) 4, 6, 8, 10;

б) 1, 2, 7, 10;

в) 2, 4, 8, 9.

3. 1, 7, 9 нчы җөмләләрдә ясалма нигезле сүзләр ничә?

а)  3;

ә)  4;

б)  5;

в)  6.

4. 2 нче җөмләдәге бер үк авазлардан торган кушымчаларның аермасын аңлатыгыз.

5. Тезмә сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 2, 9;

ә) 3, 8;

б) 1, 10;

в) 5, 7.

Морфология

1. Исемләшкән сыйфат кайсы җөмләдә?

а) 5;

ә) 7;

б) 2;

в) 3.

2. Текстта ничә алмашлык бар?

а) 7;

ә) 6;

б) 5;

в) 4.

3. 9 нчы җөмләдәге парлы санның төркемчәсе нинди?

а) микъдар;

ә) чама;

б) бүлем;

в) парлы.

4. Йөкләтү юнәлешендә килгән фигыльләр кайсы җөмләләрдә?

а) 2, 3;

ә) 9. 10;

б) 8, 9;

в) 4, 5.

5. Бәйләгеч сүз төркемнәренә кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 1, 2, 4, 5,;

ә) 5, 6, 7, 8;

б) 2, 3, 9, 10;

в) 2, 6, 7, 8, 10.

Синтаксис

1.  10 нчы җөмләнең төрен билгеләгез:

а) тиңдәш иярүле  күп иярченле кушма җөмлә;

ә) иярченле кушма җөмлә;

б) тезмә кушма җөмлә;

в) катнаш кушма җөмлә.

2. Кайсы җөмлә тезмә кушма җөмлә?

а) 8;

ә) 2;

б) 6;

в) 10.

3. Әйтү максаты буенча 4,5 нче җөмләләр нинди?

а) хикәя;

ә) сорау;

б) боеру;

в) тойгылы.

4. Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә бар?

а) 3, 10;

ә) 2, 3;

б) 2, 8;

в) 8, 10.

5. 1, 2 нче җөмләләрдә фигыль сүзтезмәләр ничә?

а)  5;

ә) 3;

б) 4;

в) 2.

III.  Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.

Ял итүчеләр  теплоход  ярга җитәр-җитмәс үк аннан сикереп чыгарга омтылдылар. (Р.К.)

А. Тыныш билгеләрен куеп, аларның ни өчен куелуын аңлатыгыз.

Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен  языгыз.

Б. Ярга сүзенә фонетик анализ, омтылдылар сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан, үк, аннан һәм ял итүчеләр сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен

 татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

2010/2011 нче уку елы

11 нче сыйныф

  1. Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез.

Родина

Что умещается в одном слове – Родина? Это самолет в небе и птицы, летящие на север над нашим домом. Родина – это растущие города и малые, в десять дворов, деревеньки. Это имена людей, названия рек и озер, памятные даты истории и планы на завтрашний день. Это ты и я с нашим миром чувств, нашими радостями и заботами.

Родина подобна огромному дереву. Но всякое дерево имеет корни, без которых его повалил бы даже несильный ветер. Корни питают дерево и связывают его с землей. Корни – это то, чем мы жили вчера, год назад, сто, тысячу лет назад. Это наша история. Это наши деды и их дела, молчаливо живущие рядом с нами, в их делах и удивительных песнях, сказках. Это славные имена полководцев, поэтов и борцов.

Человеку важно знать свои корни. Тогда вода и воздух, которым мы дышим, будет целебен и вкусен. Дороже будет моя земля и легче будем чувствовать значение жизни человека.

(По В.Пескову)

II. Текстка нигезләнеп төзелгән тестларны эшләгез.

1. Безнең авыл янында тәлинкә шикелле түм-түгәрәк күл ялтырап ята. 2. Аннан ары чит-читләрен яшел камышлар, ак, сары төнбоеклар каплаган зур күл сузылып киткән. 3. Зур күлнең аргы башыннан текә ярлы, бормалы Ык елгасы ага.

4. Шушы күлләрдә, Ыкта көймәдә йөрүләре, балык каптырулары, су коенулары искиткеч күңелле. 5. Ык болыннарында кузгалаклар, юалар, балтырганнар үсә. 6. Аларны ашый-ашый телләребез яшелләнеп бетә.

7. Авылның икенче ягында Чияле тау бар. 8. Аның сөзәк итәгендә чия уңа. 9. Чияле тау ягыннан зифа ак каеннар, төз наратлар үскән зур куе урман башлана. 10. Без анда җир җиләге белән каен җиләге җыярга йөрибез. 11. Монда кара бөрлегән һәм карлыган да күп була. 12. Көзгә таба балан, шомырт, миләш өлгерә. 13. Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә. (Г.Мөхәммәтшин)

Фонетика

1. Кире (яки ирен) ассимиляциясе күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 5, 7;

ә) 1, 2;

б) 9, 10;

в) 11, 13.

2. 1-3 нче җөмләләрдә иренләшкән сузыклар кергән ничә сүз бар?

а) 10;

ә) 7;

б) 8;

в) 9.

3. Беренче өч җөмләдәге кайсы сүздә “ирен-ирен, өрелмәле, шаулы, яңгырау тартык аваз” ны белдергән хәреф бар?

а) күл;

ә) түм-түгәрәк;

б) авыл;

в) андый сүз юк.

4. 4 нче җөмләдәге көймәдә сүзенең икенче хәрефе алфавитта ничәнче урында тора?

а) 17;

ә) 16;

б) 19;

в) 18.

5. Кайсы җөмләләрдә сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр бар?

а) 1, 3;

ә) 2, 9;

б) 11, 12;

в) 4, 5.

Лексикология

1. Кайсы җөмләдә азык, ризык, тәгам, ашамлык сүзләренә синоним булган сүз бар?

а) 7;

ә) 9;

б) 10;

в) 13.

2. 5 нче җөмләдәге кузгалак сүзенең русчага тәрҗемәсе ничек?

а)  дикий лук;

ә) борщевик;

б) щавель;

в) свергубец.

3. Сөзәк  сүзенең татарчага дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

а) резкий;

ә) пологий;

б) крутой;

в) ровный.

4. Текстта рус теленнән кергән ничә алынма сүз бар?

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

5. Алдау, ялганлау, алдашу сүзләрен алыштырырлык каен сүзе кергән фразеологик әйтелмә языгыз.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1. Беренче  3 җөмләдә ясалма нигезле ничә сүз (исемнәр белән сыйфатлар) бар?

а)  4;

ә) 5;

б) 3;

в) 6.

2. 7-9 нчы җөмләләрдә модальлек кушымчалары булган ничә сүз бар?

а) 5;

ә) 7;

б) 6;

в) 8.

3. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 2, 3, 9, 10;

ә) 3, 4, 6, 13;

б) 2, 4, 6, 10, 13;

в) 1, 5, 7, 9.

4. Болыннарында сүзенең морфемаларга дөрес бүленгән вариантын билгеләгез.

а) болын-нар-ын-да;

ә) болын-нар-ы-нда;

б) бо-лын-нар-ын-да;

в) болын-нары-нда.

5. Тамыр, ясагыч кушымча, ике модальлек кушымчасы булган сүз кайсы җөмләдә?

а) 9;

ә) 5;

б) 3;

в) 13.

Морфология

1. Кайсы җөмләләрдә мөстәкыйль фигыль ярдәмче фигыль функциясен үти?

а) 6, 2, 1;

ә) 13, 3, 10;

б) 11, 3, 9;

в) 12, 4, 5.

2. Үткән заман сыйфат фигыльләр кайсы җөмләләрдә?

а) 10, 12;

ә) 2, 9;

б) 3, 11;

в) 2, 8.

3. Хәл фигыльнең беренче төре  ничә җөмләдә очрый?

а) 5;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

4. Артыклык дәрәҗәсендә кулланылган сыйфатлар кайсы  җөмләләрдә?

а)  2, 3;

ә) 9, 10;

б) 5, 6;

в) 4, 1.

5. Ике билгеләү алмашлыгы һәм бер зат алмашлыгы кергән җөмләне билгеләгез.

а) 6;

ә) 11;

б) 13;

в) текстта андый җөмлә юк.

Синтаксис

1. Текстта иярченле кушма җөмләләр ничә?

а) 3;

ә) 1;

б) 2;

в) 4.

2. Баш килештә килгән исем белән белдерелгән аергычлар кайсы җөмләләрдә?

а) 1, 2;

ә) 3, 5;

б) андый җөмлә юк;

в) 6, 7.

3. Кайсы җөмләләрдә төрле җөмлә кисәкләре үзара тиңдәш булып килгән?

а)  2, 4;

ә) 1, 3;

б) 5, 6;

в) 5, 7.

4. Җөмлә кисәкләренең кире тәртибе кайсы җөмләдә күзәтелә?

а) 4;

ә) 10;

б) андый җөмлә юк;

в) 13.

5. Текстта фигыль белән белдерелмәгән гади хәбәрле ничә җөмлә бар?

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

III.  Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.

       Кыз ничаклы яшереп маташса да ана сизә иде баласының күңеле кая таба кемгә таба барганны күреп тора иде.(М.Г.)

А. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның  ни өчен куелуын аңлатыгыз.

Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен күрсәтегез.

Б. Яшереп сүзенә фонетик анализ, баласының сүзенә төзелеше һәм ясалышы ягыннан, ничаклы, да  һәм барганны сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен

 татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

2010/2011 нче уку елы

10 нчы сыйныф

1.Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез.

Николай Константинович Дмитриев

Н.К.Дмитриев – один из ведущих тюркологов не только в нашей стране, но и в мире. Он был  глубоким знатоком древних классических, многочисленной группы тюркских, славянских и западноевропейских языков. В совершенстве владел 27 языками, на английском, немецком, французском и итальянском – свободно писал свои научные статьи.

Младший  брат Н.К.Дмитриева вспоминает, что, еще будучи студентом, Н.К.Дмитриев в день серебряной свадьбы родителей преподнес им поздравительный адрес, написанный на 25 языках. В день своего 50-летия на мночисленные поздравления ученых тюркоязычных республик и областей он отвечал каждому на его родном языке!

Широк был круг научных интересов ученого.  Он занимался сравнительной грамматикой тюркских языков, изучением современных тюркских языков Кавказа, Крыма, Поволжья, Приуралья и др. народов.

Велико научное наследие Н.К.Дмитриева. Он является автором научных грамматик туркменского, башкирского, балкарского, чувашского и др. народов. Острый ум, высокая культура, большая любовь к науке сделали Н.К.Дмитриева ученым с мировым именем.

(По В.Аракину)

II. Текстка нигезләнеп төзелгән тестларны эшләгез.

1. Быел керпе дөньяга биш бала китерде. 2. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. 3. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

4. Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. 5. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре нык чәнечкеләр белән алышынды. 6. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.

7. Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп булды. 8. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. 9. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. 10. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.

11.  Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. 12. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты. (М.Рафиков)

Фонетика  

1. Беренче өч җөмләдә аваз һәм хәреф саны туры килмәгән  сүзләр ничәү?

а) 2;

ә) 3;

б) 4;

в) 5.

2. Кире ассимиляция күзәтелгән сүз кайсы җөмләдә?

а) 1;

ә) 2;

б) 9;

в) 3.

3. Сингармонизм законының ике төре дә күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 1, 2, 3, 4, 5, 6;

ә) 7, 8, 9, 10, 11, 12;

б) 6, 7, 8, 9, 11, 12;

в) 4, 5, 6, 7, 8, 9.

4.   4, 5, 6 нчы җөмләләрдә тел уртасы тартыгы булган ничә сүз бар?

а) 3;

ә) 4;

б) 5;

в) 6.

5. Мөстәкыйль сүзендә ”шаулы, йомык, саңгырау, парлы, увуляр тартык аваз”ны белдергән хәрефне билгеләгез:

а) “тэ”;

ә) “ка”;

б) “эс”;

в) “эм”.

Лексикология

1. Тексттагы сүзләрне файдаланып, керпе сүзен ачыклаган синонимик рәт төзегез.

2. Антонимик мөнәсәбәттә торган сүзләр кергән җөмләне билгеләгез:

а) 2;

ә) 5;

б) 6;

в) 9.

3. Алынма сүзләр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез:

а) 1, 5, 7, 8, 9, 10;

ә) 1, 3, 4, 7, 10, 12;

б) 2, 4, 5, 7, 9, 11;

в) 5, 7, 9, 10, 11, 12.

4. Инәләр һәм чәнечкеләр сүзләре арасындагы мәгънә уртаклыгын һәм аермасын ачыклау өчен, нинди сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

а) татарча-русча сүзлек;

ә) татар теленең аңлатмалы сүзлеге;

б) синонимнар сүзлеге;

в) тел белеме терминнары сүзлеге.

5. Тиздән, озакламыйча, күп тә үтми сүзләрен алмаштырырлык сүз кайсы җөмләдә?

а) 3;

ә) 5;

б) 8;

в) 11.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1. Ясалма нигезле сүзләр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 2, 4, 5, 6, 9, 12;

ә) 1, 2, 3, 4, 5, 7;

б) 1, 2, 3, 5, 6, 9, 12;

в) 3, 5, 7, 9, 10, 12.

2. Якынлашкач сүзендә ничә морфема бар?

а) 2;

ә) дөрес җавап варианты бирелмәгән;

б) 4;

в) 3.

3. Урта мәктәп программасы буенча төзелгән дәреслеккә сүз ясалышының ничә ысулы кертелгән?

а) 5;

ә) 7;

б) 6;

в) 8.

4. 10 нчы җөмләдә бәйләгеч кушымчалары булган ничә сүз бар?

а) 5;

ә) 4;

б) 6;

в) 7.

5. Мәгънәле кисәкләр схемасына туры килгән җөмлә кайсы?

              ⃞⃞                          ⃞                           

а) 11;

ә) 1;

б) 4;

в) 8.

Морфология

1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 1, 3, 6, 8;

ә) 4, 5, 7, 11;

б) 1, 8, 9, 10;

в) 7, 9, 11, 3.

2. Төшем юнәлешендәге фигыльләр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 2, 3, 4;

ә) 2, 5, 6;

б) 5, 6, 9;

в) 10, 11, 12.

3. Бәйләгеч сүз төркемнәре кергән җөмләләр ничәү?

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 7.

4. 1-4 нче  җөмләләрдә ничә билгеле үткән заман хикәя фигыль бар?

а) 3;

ә) 4;

б) 5;

в) 6.

5. Тартым белән төрләнгән һәм төшем килешендә килгән исемнәр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 4, 8, 11;

ә) 2, 5, 10;

б) 4, 7, 5;

в) 10, 11, 7.

Синтаксис

  1. Тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 2, 3;

ә) 6, 9;

б) 5, 11;

в) 3, 10.

  1. Тезмә кушма җөмләләр ничәү?

а) 4;

ә) 3;

б) 2;

в) 1.

3. Иярченле кушма җөмләләр ничәү?

а) 1;

ә) 3;

б) 2;

в) 4.

4. Баш килештәге исем фигыльләр аергыч булып килгән җөмләләрне билгеләгез?

а) 3, 5;

ә) 6, 8;

б) 1, 11;

в) 4, 10.

5. 4 нче җөмләне ничә сүзтезмәгә таркатып була?

а) 2;

ә) 3;

б) 4;

в) 5.

III.  Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.

 Табигать йокысыннан уянырга әзерләнгәндә Ык ярындагы тал балан шомырт яфраклары җиңелчә генә лепердәшеп куйдылар аларның ботакларына кунып сайраучы кошларның тавышы сагаеп акрынаеп калды. (Ф.Садриев)

А. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның  ни өчен куелуын аңлатыгыз.

Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен күрсәтегез.

Б. Шомырт  сүзенә фонетик анализ, акрынаеп сүзенә төзелеше һәм ясалышы ягыннан, әзерләнгәндә, җиңелчә, кошларның  сүзләренә морфологик анализ ясагыз.