Тукай дөньясында
- Әлеге чара Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын чагылдыра.
Аның аша укучылар шагыйрьнең балачагын, катлаулы тормышы, белемгә омтылышы, тырышлыгы һәм иҗаты белән таныша .5-6 нчы сыйныф укучылары алган белемнәре белән сынашып карый ала. - 4
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23.46 КБ |
Предварительный просмотр:
«Тукай дөньясында»
(V-VI сыйныф укучылары өчен «Бәйге-викторина»-класстан тыш чара)
Максат:Габдулла Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына,
тормышына мәхәббәт, кызыксыну уяту; укучыларныңбәйләнешле сөйләмен,фикерләү, иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру; , иҗади сәләтләрен; милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Г.Тукай портреты; мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш; әкият, шигырьләренә ясалган укучыларның рәсемнәре;
Чара үтәсе зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, “ Туган тел” көе яңгырап тора. Сәхнә түренә “Халык мәхәббәте - синең исемең, халык гомере - синең гомерең!” дип язылган. Интерактив тактадан, слайдлардан файдалану мөмкинлеге тудырыла. Залда Г.Тукай иҗадына багышланган укучыларның рәсемнәре дә урын алган.
Кичәнең барышы
Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле укучыларабыз, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!Апрель ае, гади табигатьнең яз фасылы гына түгел. Бу айда татар халкының бөек шагыйре Тукай дөньяга килгән. Габдулла Тукай бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаять зур рухи байлыгын калдырган. Быел сөекле Тукаебызның тууына 132 ел тула.Шагыйрь үзе исән булмаса да, аның иҗаты безнең йөрәкләрдә мәңгелек урын алган. Бүген олылар да, балалар да Г.Тукай шигырьләрен, әкиятләрен яратып укый, олылап искә ала.
Без бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча үткәреләчәк бәйгегә җыелдык. Б әйге уен формасында , ике командага бүленеп үткәрелә. Уеныбыз 8 турдан торачак. Һәр тур саен командаларга баллар куелачак, ахырда иң күп балл җыйган команда җиңүче булачак. Уенны башлыйбыз. Укучылар 2 командага бүленә: 1нче команда “Зирәкләр”, 2 нче команда “Тырышлар”.
Слайд №1 I тур. “Кем тизрәк?”
Сорауларга дөрес һәм тиз җавап бирергә.
1 нче команда
- Тукайның туган авылы (Кушлавыч)
- “Кызыклы шәкерт” шигырендәге этнең исеме (Акбай)
- Безнең Гали бигрәк тату нәрсәбелән ? (кәҗә)
- “Шүрәле” әкиятендәгеегетнеңисеме (Былтыр)
- Г.Тукайтуган ел (1886)
- Сандугачбеләнсөйләшкәнкызныңисеме( Фатыйма)
2 нче команда
- Шагыйрьүлгәншәһәр (Казан)
- Су анасыныңюгалтканәйбере (тарак)
- КәҗәбеләнСарыкнәрсәпешерәләр? (ботка)
- Бүребашынкемнәртапкан ?( КәҗәбеләнСарык)
- Тукай үлгән ел(1913)
- “Шүрәле” әкиятендәниндиавылтабигатесурәтләнгән ?(Кырлай)
Слайд № 2 II тур.“Иң оста сөйләүче”
Һәр командадан икешәр укучы яттан Г.Тукайның шигырьләрен сөйли.
Слайд № 3 III тур. “Табышмакларны чиш”
-Һәр ел фасылытурында Г.Тукайның табышмаклары да бар, 2 командага ике табышмак бирелә.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Еглап елгалар
Яшләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәркыскара.
Букайсывакыт,
Я, әйтеп кара. (Яз.)
Ашлыкларүсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халыкашыга,
Китәбасуга.
Урагын ура,
Букайчакбула? (Җәй.)
Кырлар буш кала,
Яңгырларява.
Җирләрдымлана,
Букайчакбула? (Көз.)
Һәрҗиркарланган,
Суларбозланган.
Уйныйҗил-буран,
Букайчактуган? (Кыш.)
Слайд № 4 IV тур. “ Яшь талантлар”
Укытучы.
Иң матур җир кайда дисез
Билгеле, Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Әкияттән өзекләр уку, исемен әйтергә һәм сәхнәләштереп күрсәтергә. (“Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләре)
Слайд № 5 V тур. “Кем игътибарлырак?”
- Кайсы шигырь артык?
- Бала беләнкүбәләк 3. Гали белән кәҗә
- Кызыл ромашка 4. Буран
2.Бу әсәрләрнең кайсын Г.Тукай язмаган?
1. Сер тотмас үрдәк 3. Шүрәле
2. Су анасы 4. Кәҗә белән Сарык
3. Бу юллар кайсы шигыреннән?
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармым.
- Тәү фыйклы песи 3. Кызыклы шәкерт
- Кошларга 4. Сыерчык
4.”Эш беткәч уйнаргаярый” шигырендә бала янына нәрсә килми?
1. Кояш 3. Эт
2. Сандугач 4. Алмагач
Слайд № 6 VI тур. “Шигырьнең исемен беләсеңме?”
- “И, сабыйлар, эшләгезсез,
Иң мөкатдәс нәрсә – эш...” (Эшкә өндәү)
- “Тау башынасалынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул ...” (Туган авыл)
- “Нәкъ Казан артындабардыр бер авыл-Кырлай диләр,
Җырлаганда көй өчен “Тавыклары җырлай” диләр” ... (Шүрәле)
- Әйдәле Акбай, өйрән син,
Артаягың белән тор... (Кызыклы шәкерт)
Слайд № 7 VIIтур. “ Кем күбрәк сүзләр уйлый?”
Габдулла Тукай сүзендәге хәрефләрдән сүзләр уйлап язу
Слайд № 8 VIII тур “Тукай иҗаты буенча ясалган рәсемнәр”
Залдагы алдан ясалган рәсемнәрне яклау
Йомгаклау
Нәтиҗә ясау. Балларны санау. Җиңүчеләрне бүләкләү.
Укытучы.
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Халкым күңеленә ак нур сиптең
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаед ай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарыйк.
Шуның белән сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган бәйгебез тәмам. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телибез.Сау булыгыз!