Сценарий внеклассного мероприятия "Праздник урожая" (Уңыш бәйрәме "Сөмбелә")

Цель: Обобщить и систематизировать представления детей о дарах осени.
Задачи:
Образовательные: устанавливать связь между сезонными признаками природы;
Развивающие: развивать связную речь, дружеские отношения;
Воспитательные: любовь и уважение к природе.

Представленный материал рекомендуется для детей младшего  и среднего школьного возраста и носит познавательный, занимательный, воспитательный характер. Внеклассное мероприятие «Праздник урожая» проходит в игровой форме. Знакомит детей с приметами осени, осенними изменениями в живой и неживой природе, раскрывает пользу овощей и фруктов, воспитывает уважение к людям сельскохозяйственных профессий, а также показывает значимость профессии хлебороба и пекаря. Сценарий содержит: загадки, песни, танцы и другие виды деятельности, частая смена которых позволяет удерживать внимание и поддерживать интерес детей на протяжении всего мероприятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme.docx18.47 КБ

Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме “Сөмбелә”

Җиһазлау: “Икмәкнең кадерен бел!”,   “Икмәк-зур байлык” дип   язылган плакатлар, ”Көз- муллык ае” стена газетасы, яшелчәләрдән күргәзмә, икмәк, милли ашлар күргәзмәсе, камыр ризыклары.

Алып баручы: Көз көне бакчада яшелчәләр, җиләк- җимешләр өлгерә. Менә инде без бакчадагы  җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне җыеп алдык, ә игенчеләр басу- кырлардан икмәкне җыеп алдылар. Кырлар, басулар, бакчалар бушап калды. Быел уңыш яхшы  булды. Халык бәйрәм итә, ярминкәләр үткәрә. Үзеннән арткан яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне базарда сата.

Без дә үзебезнең мәктәбебездә уңыш бәйрәмен үткәрергә җыелдык.

Укучылар, сез җәй буе үзегезнең бакчагызда үстергән җиләк- җимешләрне, яшелчәләрне, әниләрегез белән пешергән камыр ризыкларын  алып килгәнсез, бик яхшы булган. Бик зур рәхмәт барыгызга да.

- Балалар, сез көз айларын беләсезме?

- Беләбез:  сентябрь, октябрь, ноябрь.

- Ә сез көзне яратасызмы? Ни өчен яратасыз?

- Көз көне без мәктәпкә барабыз. Анда дусларыбыз белән очрашабыз.

- Көз көне җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә.

- Көзге табигать бик матур, шуңа күрә мин көзне яратам.

- Көз көне –с ентябрь аенда минем туган көнем, шуңа күрә мин көзне яратам .

- Көз көне безнең бакчада кып-кызыл алмалар өлгерә.

- Көз көне туйганчы карбыз ашарга була.

Алып баручы: Балалар, сез барыгыз да көзне яратасыз икән. Чыннан да, көзне яратмый мөмкин түгел. Көз- муллык ае. Көзге табигать тә искиткеч матур .

Элекке вакытта август аен Сөмбелә ае дип тә, алма ае дип тә атаганнар. Бу юкка гына түгел, әлбәттә. Август аенда бакчалар алманың хуш исе белән тула.

1 бала . Урман-кырларга

килде матур көз.

Җәй үтте диеп, үкенмибез без.

Бакчада хуш ис,бакчада ямьле.

Берсеннән-берсе алмалар тәмле.

Без шау-гөр киләбез, алманы коябыз.

 Кәрҗин тутырып, алма җыябыз

 Алып баручы: Әйдәгез, балалар, кунакка көз кызын - Сөмбеләне чакырабыз.

Балалар: Сөмбелә, кил безгә! ( Алтын сары кием кигән матур кыз-Сөмбелә керә )

Сөмбелә: Исәнмесез, кадерле дусларым!

Алып баручы: Исәнме, Сөмбелә! Әйдә бәйрәмгә рәхим ит!

Сөмбелә: Минем исемем- Сөмбелә.

Күрәсезме минем чәчем

Алтын көзнең төсендә,

Тук башаклар төсендә.

 Алып баручы: Әйе, Сөмбелә, сез ,чыннан да гүзәл. Сез байлык, муллык китерәсез. Табынга ямь өстисез. Уңыш бәйрәме белән сезне!

Сөмбелә: Бәйрәмегез күңелле булсын!

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез.

Гөлдән матур киенгәнсез.

Нәрсә китердегез көзгә?

Сөйләп бирегезче безгә!

2 бала. Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганар.

Кишер белән чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.

3 бала. Катлам-катлам булып үстем мин җир өстендә. Мәктәп глобусыннан зур, мәсәлән,  мин кәбестә. Шәп- кисәкләп салсаң шулпага. Шәп-мичкәләп тозлап куйсаң да. Шәп утыртсаң майлап уртага. Күзең туймый, үзең туйсаң да.

4 бала. Ә мин кишер. Уңышлар бик күп булды. Хуҗабикәнең кызы бик тырыш бала булды. Су сипте, чүп утады, шуңа уңыш күп булды. Бу мәктәптә укыйдыр дип, рәхмәт әйтергә килдем. Уңган, тырыш, тәртипле дип, һәр җирдә сөйләп йөрдем.

5 бала. Ә бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр әле

Сап-сары бәрәңге белән,

Тирән базыбыз тулды.

6 бала . Йодрык-йодрык булып үстем.

Алма кебек кызарып пештем.

Үзем бик матур, мине кем әйтер?

Бергә. Помидор.

7 бала. Исәнмесез, дускайлар!

Минем исемем- җиләк.

Хуҗам бик уңган бала

Җыйды берничә чиләк.

Рәхмәт әйтим әле диеп,

Мәктәпкә килдем эзләп.

8 бала. Мин чөгендер.

Җир астына төштем,

Кып-кызыл булып пештем.

Ашка тәм һәм төс бирәм.

Миннән салат та ясыйлар.

Ә сез мине яратасызмы?

Балалар. Әйе, яратабыз.

9 бала. Катлам-катлам ак башлы

             Ачы-ачы, ап-ачы

            Ашыйм дисәң, әрчим дисәң,

            Кара аны, сак әрче!

10 бала. Ә мин- кыяр.

Уңышым бик мул булды.

Хуҗам бик тырыш бала

Түтәле  дымлы булды

Чүпне гел утап торды.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар. Сез бик уңган, тырыш икәнсез.

Сөмбелә:  Рәхмәт, балалар. Сез бик булдыклы, бик тырыш. Шуңа мул булган уңыш.

 Алып баручы: Балалар, сезнең Сөмбеләгә сорауларыгыз бармы соң?

Балалар: Бар. Сөмбелә, Сөмбелә, әйт әле,  кәрҗинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрҗинемдә кыярлар,помидор һәм алмалар.

Балалар: Сөмбелә, Сөмбелә, әйт әле, кәрҗинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрҗинемдә сары , кызыл, алтын сары төсләр бар.

Балалар: Сөмбелә, Сөмбелә, әйт әле, кәрҗинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрҗинемдә бик күп табышмаклар бар. Мин сезгә табышмаклар алып килдем. Сез тыңлагыз һәм табышмакларның җавапларын әйтегез.

 ( Табышмаклар ярышы)

Алып баручы: 5 нче сыйныф укучылары татар халык биюен бииләр.

Сөмбелә: Сез бик акыллы һәм тапкыр балалар икәнсез.

Алып баручы: Әйе, Сөмбелә. Безнең мәктәптә бик акыллы, бик тырыш балалар гына укыйлар.Без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмле-тәмле ризыклар пешерәбез. Ә сез иң тәмле, иң кирәкле ризыкны беләсезме?

Балалар: Икмәк.

Алып баручы: Иң кирәкле, иң кадерле, иң тәмле ризык ул - ипи. Ипи басуда үсә. Аны игенче үстерә. Ипи өстәлгә килеп җикәнче, бик озын юл үтә. Шул ипигә бик күп кешеләрнең көче кергән, шуңа күрә икмәкнең кадерен бел, сакла син аны. Бер бөртеген да әрәм итмә. Балалар, әгәр өйдә икмәк булмаса, өйнең яме юк. Ашның да тәме юк, ботканың да тәме юк, хәтта чәйнең дә тәме юк, табынның да яме юк.  Ә безнең өстәлдә нәрсә генә юк, бары тик ипи генә юк.  Кайда соң безнең ипиебез? (11 нче   бала  ипи алып чыга һәм Сөмбеләгә бирә. Сөмбелә аны табынга куя.) Менә хәзер ипиебез дә бар. Ә хәзер , балалар, Алабуга шәһәренең күренекле шагыйре Гарәфи Әгъләмҗанның “Ипи хакы” шигырен тыңлагыз. (Ипи алып чыккан бала шигырь сөйли.)

Икмәк-бәхет, икмәк-шатлык,

Икмәк- хезмәт җимеше.

Икмәк иктек, тиргә баттык,

Икмәк- тир һәм җир эше.

Ялгар өчен ач йөрәкне

Һәркемдә бер үк теләк:

Тау кадәр алтын кирәкми,

Бер телем икмәк кирәк!

Өстәлеңдә ипи торсын,

 Уйларың якты булсын..

...Ә синең шул ипекәйгә

Карашың яктымы соң?

Алып баручы: Бик зур рәхмәт.  Икмәк булса, җыр да була. Икмәкле ил көчле була.

Сөмбелә: Ә сез көз, уңыш бәйрәме турында җыр беләсезме?

Алып баручы: Әйе, Сөмбелә, безнең балалар җырлый да беләләр. Әйдәгез бергәләп, “Уңыш бәйрәме”  җырын җырлыйбыз.(Җыр) .

Сөмбелә: Бик зур рәхмәт, балалар. Мин сезгә күчтәнәчкә алма алып килдем. Бергәләп ашарсыз. Ә хәзергә сау булыгыз. Киләсе елда очрашканга кадәр.

Балалар: Хуш, Сөмбелә.

“Уңыш бәйрәме” “Туган як” җыры белән тәмамлана. Соңыннан түгәрәк өстәл янында чәй эчү