Авторская программа. Серле һәм данлы туган як.

Мифтахова Гульсина Гумеровна

Авторская  программа. Серле һәм данлы туган як, 34 часа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Авторская программа.42.94 КБ

Предварительный просмотр:

Серле һәм данлы туган як.

(X сыйныфлар өчен электив курслар, 34 сәгать)

 

 

 

Аңлатма язуы.

 

           Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә  газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүнең состав өлешенә әверелеп китте.Әмма мәгариф эшчәнлегендә милли төбәк компонентын өйрәнү әлегә фәнни яктан тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән.

           Безнең Нурлат төбәге аның тарихы, төрле һөнәр ияләренең тормышы бик кызыклы. Шуңа күрә 1996 нчы елдан башлап, укучылар белән туган якны өйрәнүгә җитди игътибар итә башладык. Татар театр сәнгатенә нигез салуга күп көч куйган Г. Кариев, татар халкының тарихын өйрәнүче  күренекле галим С, Алишев, язучы-галим К. Фәсәхов, галимнәр бертуган Галиуллиннар һәм тагын күп шәхесләрнең тормыш юлы безнең як белән бәйле. Археология фәннәре докторы, академик А. Халиковның тәрҗемәи хәлендә дә Нурлат төбәге искә алына. Атаклы мәгърифәтче шәхесләр Утыз-Имәни, Г. Кандалый, Н. Думавилар да Нурлат төбәгендәге Кизләү мәдрәсәсендә укыганнар.

 

           Туган як тарихын өйрәнү өчен төзелгән электив курслар түбәндәге максатларны куя:

 -         районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү;

 -         укучыларда эзләнү, материалларны системага салу күнекмәләре формалаштыру.

     Нинди нәтиҗәне күз алдында тотабыз? Укучыларда милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге барлыкка килү һәм әби-бабайларының мирасын кадерләп саклауда өлеш кертү һәм башкалар.

 

 

 

Тема

Кулланылган материал

Өстәмә эш

Сәг.

саны

1

Кереш. Нурлатым – нурлы ягым (100 ел эчендә ирешелгән уңышлар һәм казанышлар)

“Нурлат” җыентыгы

Сибагатуллин Ф.С.

Хәйруллина С.Н.

1999 нчы ел “Дуслык” газеталарыннан материаллар

 

Сочинение “Туган ягым табигате”

1

2

Шәһәребез һәм районыбыз тарихы.

Шәһәр үзәк музеена сәяхәт дәрес

К. Фәсәхов “Авылым легендалары” Татарстан китап нәшрияты, Казан 1999нчы ел. Музей материаллары

 Шәһәр һәм районыбыз тарихына караган материаллар туплау

1

3

Данлыклы шәхесләребез.              Г. Кариев – татар театрына нигез салучы

Садретдинова Г.С.

Садретдинова Г.Х. “Туган җире Кари Габдулланың”, Казан, 1996 нчы ел

Г. Кариев туган авылы Колбай Мораса авылының Г. Карие музеена сәяхәт

2

4

Шәһәр һәм район мәгарифе тарихы.

Г. Утыз-Имәни, Г. Кандалый,      Н. Думави кебек атаклы мәгърифәтчеләр укыган Кизләү, Мораса мәдрәсәләре тарихы

 

Хронологик таблица төзү. Кизләү авылы музеена сәяхәт

1

5

Нурлат төбәгенең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбыз йолалары

Халыктан җыелган күңел бизәкләре. Т. Галиуллин “Гомер тәлгәшләре”, “Казан утлары” №7, 1998 нчы ел

Иҗади эш. Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре

1

6

Районыбыз тарихы үсешендә югалмас эз калдырган шәхесләр. Социалистик хезмәт Герое Гыйматдинов Габбас Кыям улының хезмәт юлы

“Дуслык” газетасы, 1995 нче ел, 9 нчы февраль.

Районыбызның күренекле шәхесләре турында материаллар туплау

1

7

Батырлыкка тиң язмыш.               Г. Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлы

Г. Сәгыйров “Ике кояш”, Димитровград, “Симбирская книга, 2000 нче ел. “Шатлыклы иртә” Казан китап нәшрияты, 2002 нче ел

 

Реферат язу

1

8

Г. Сәгыйров иҗатында әни образы

Г. Сәгыйров “Кабатланмас моң” Самара, “Әтәч” – Самара, 1999 нчы ел

Шигырьләрен сәнгатьле уку , анализлау. Иллюстрацияләр ясау

1

9

Милләтебез яшәсен дисәң...

Г. Сәгыйров хикәяләре

Г. Сәгыйров “Ике кояш” шигырьләр, хикәяләр, Димитровград “Симбирская книга”, 2000 нче ел

Рәсемнәреннән күргәзмә оештыру

2

10

Туган ягымның күренекле рәссамнары Плониш Н. И., Родионов Н.

Плониш Н. Һәм Родионов Н. рәсемнәре, “Дуслык” №36 24.03. 2007.

Рәсемнәр буенча сочинение язу

1

11

Нурлат ягы – җырлы, моңлы як.

Композитор, шагыйрь М. Макаров иҗаты

М. Макаров “Еллар һәм җырлар”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 нче ел, “Ватаным Татарстан” 17.12.2003

М. Макаров иҗат иткән җырларны тыңлау, өйрәнү.

1

12

Җырчы, композитор – Рамил Мифтахов

Р. Мифтахов “Җырламыйча ничек түзим”, “Мин моңнарым белән бәхетле” альбомнары

Ф. Яруллин сүзләренә язылган “Кара миләш”, Г. Сәгыйров сүзләре, “Тузганак” җырларын  өйрәнү.

1

13

Б.С.Ү. “Җиде бабаңны беләсеңме?”

 

Гаилә альбомнары

Шәҗәрә төзү күнекмәләре

1

14

Нурлат – кара алтын башкаласы.

Шәһәребезнең атаклы нефтьчеләре турында.            Хуҗин М.М. хезмәт юлы һәм җырлары

“Нурлатнефть” Заман, Казан 2001 нче ел, НГДУ

“Нурлатнефть”20 ел. Казан 1990 нчы ел, НГДУ

“Нурлатнефть: кичә, бүген, иртәгә”, Казан 2004 нче ел

Нефтьчеләр хезмәте буенча сочинение конкурсы үткәрү

1

15

Тел күрке – сүз. Филология фәннәре докторы, профессор Галиуллин Т. Н. хезмәтләре

Т. Галиуллин “Шәхесне гасырлар тудыра”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2003 нче ел, “Ватаным Татарстан”, 1993 нче ел, апрель.

Китап укучылар конференциясе.                 Т.Галиуллин хезмәтләре ни өчен әһәмиятле?

1

 

16

Истәлекләр урамына кергәндә... (Туган як темасы)

Т. Галиуллин “Гомер тәлгәшләре”, Казан утлары”, 1998 нче ел

Әсәрне тулысынча укырга

1

17

Т. Галиуллин иҗатында бүгенге көн проблемаларының бирелеше

Т. Галиуллин “Замана балалары”, Казан, 1993 нче ел, “Дәгъва”, Казан, 1995 нче ел, “Элмәк”, “Казан утлары”, 1997 нче ел

Т. Галиуллин әсәрләрен уку, анализлау, бәяләмә бирү

1

18

Балалар әдәбиятында Ирек Диндаровның тоткан урыны

 И. Диндаров “Әбләев хикмәтләре”, Яр Чаллы, 1997 нчеел

Хикәягә иллюстрацияләр

1

19

И. Диндаров – нәсерләр, риваятьләр остасы

“Соңгы мөнәҗәт”, Чаллы, 2000 нче ел, Төркиягә сәяхәт, Чаллы, 1995 нче ел.

 

1

20

Б.С.Ү. Нурлатка багышлап язылган җырлар

 Ф. Мөхәммәтова “Өлешемә тигән көмеш”, Казан, 2001 нче ел

Нурлат гимнын өйрәнү

1

21

Альберт Сафин иҗатының үзенчәлекләре

А. Сафин “Ак сыерчык” хикәяләр, повесть, Чаллы, 1993 нче ел

Әсәрләрен уку, анализлау

1

22

Район матбугат тарихы. “Дуслык” газетасы үсеше

“Дуслык” газеталарыннан тупланма

 

 Шәһәр һәм район газетасы редакциясенә сәяхәт

1

23

Сафин Д.С. – галим, Казан Дәүләт Университеты доценты, дәреслекләр авторы

Садретдинова Г.С. “Туган җире Кари Габдулланың”, Казан,1996 нчы ел, 4-7 нче битләр

КДУ тарихын укырга

1

24

Нурлатның данын күтәрүче шәхесләр. Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Сибагатуллин Ф. С. Хезмәт җимешләре

“Нурлат” җыентыгы, Казан, 1999 нчы ел, газета-журналлар материаллары

Иҗады эш. Туган шәһәремне киләчәктә ничек күрәм?

1

25

Фәүзия Мөхәммәтова – туган якның моңлы шагыйрәсе

Ф. Мөхәммәтова “Сиңа дигән җырым”, Казан, “Рухият” нәшрияты, 2000 нче ел

Шигырьләрен сәнгатьле уку һәм сөйләү

1

26

Ф. Мөхәммәтова сүзләренә иҗат ителгән җырлар

Ф. Мөхәммәтова “Өлешемә тигән көмеш”, Казан, 2001 нче ел

Җырларын магнитофон язмасыннан тыңлау, җырларын өйрәнү

 

1

27

Бөек Җиңүгә  керткән өлеш (Нурлат төбәгеннән Бөек Ватан сугышы геройлары турында)

“Хәтер китабы”, Казан, 2005 нче ел

Сочинение “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”

2

28

 

Туган ягым табигате.         Фәлсәфи шигырьләр

авторы – С. Хәйруллина

С. Хәйруллина “Көзләремнән язлар көнләшә”, Казан “Рухият” нәшрияты,2004 нче ел

 

Шигырьләренә иллюстрация ясау

1

29

Роза Мәсләхова иҗатында табигатьне саклау проблемасы

 Р. Мәсләхова “Киекле – Киек иле” шигырьләр җыентыгы, Казан: ООО “Офсет”, 2003 нче ел

Шигырьләрен сәнгатьлеуку, анализлау

1

30

Мөнәвәрә Усманова “Җырланмаган җырым син”

“Дуслык” 2000 нче ел, апрель, 2001 нче ел, ноябрь, “Дуслык”, 2002 нче ел, 15 нче февраль    М. Усманова “Гомерем агышлары”, Казан, 2006 нчы ел

“Мин табигатьбаласы” – шигырен яттан өйрәнү

1

31

Ләйнә Ильясова “ Ул балачак эзләреннән үзен эзли”

Ләйнә Ильясова “Чияле тау”, Казан, “Матбугат йорты”, нәшрияты, 2005 нче ел, “Чәчәкле сөт”, Казан, 2006 нчы ел

“Чияле тау” җырын өйрәнергә, Г. Сайфуллин музыкасы

1

 

         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                              Файдаланылган әдәбият исемлеге.

 

 1.     Сибагатуллин Ф. С. “Нурлат”, Казан, 1999 нчы ел

 2.     Фәсәхов К. “Авылым легендалары”, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1969 нчы ел

 3.     Садретдинова Г.С. “Туган җире Кари Габдулланың”, Казан, 1996 нчы ел

 4.     Галиуллин Т.Н. “Гомер тәлгәшләре”, “Казан утлары” журналы № 7,1998 нче ел

 5.     Сәгыйров Г.Ш. “Ике кояш”, Димитровград, 2000 нче ел, “Шатлыклы иртә” , Казан, 2002 нче ел,  “Кабатланмас моң”, Самара.

 6.     Макаров М. А. “Еллар һәм җырлар”, Казан,2002 нче е

Дәрес темасы: Батырлыкка тиң язмыш.

 Максат:

 

Г.Сәгыйровның батырлыкка тиң тормыш юлы, иҗаты белән танышу. Шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, тематикасын билгеләү, алар аша үзеңдә ихтыяр көче, шагыйрь якташыбыз булуы белән горурлану хисе тәрбияләү.

      Җиһазлау:

 папка, Г.Сәгыйровның шигырь китаплары, видеотасма, мультимедиа системасы, фотолары, рәсемнәреннән ясалган стенд, стенгазета.

 Музыкаль бизәлеш:

 Якташыбыз Р.Мифтахов көе “Тузганак” җыры, “Әхмәтем” җыры.

 

Дәрес барышы:

 I. Оештыру өлеше.

          Укытучының кереш сүзе: Кеше язмышы төрледән төрле, алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Берәүләргә язмыш гомер буе иркәләп, сөеп, шәфкать белән карый. Ә икенче берәүләрне язмыш алай иркәләми, киресенчә сынауларны бер-бер артлы яудырып тора. Әле күптән түгел без шундый язмышка дучар булган шагыйрь Ф.Яруллинның гыйбрәтле тормышы, иҗаты белән таныштык. Аның иҗаты белән якыннанрак танышкач, күңелләр пакъләнеп киткәндәй булды. Менә шундый горур, язмыш сынауларын җиңә белүче Островский, Ф.Яруллиннаркебек көчле рухлы шагыйрьләребез арасында якташыбыз Г.Сәгыйров та бар.

 

Дәресебезне, укучылар, якташыбыз, горурлыгыбыз булган шагыйрь Г.Сәгыйров иҗатына багышлыйбыз.

 

II.Төп өлеш.                

 

 1938 нче елның 15 февраль көнендә Татарстанның ерак бер почмагында Октябрь районы, Әхмәт авылында Шәрифулла һәм Хәбибҗамал Сәгыйровлар гаиләсендә беренче бала, малай туа. Беренче зур шатлык, беренче ышаныч һәм өмет кешесенә Гакыйл, ягъни “акыл иясе” дигән исем кушалар. Ләкин бәхет озакка бармый. Әтисе Шәрифулла абый сугыш башланганның икенче көнендә үк Ватанын яклап сугышка китә һәм шул ук елның көзендә Хәбибҗамал апа иренең Смоленск тирәсендәге каты сугышта һәлак булуы турында хәбәр ала. Шулай итеп, Хәбибҗамал апа, ике баласын кулына тотып, бу авыр тормышта япа-ялгыз кала. Балаларны бик авыр хәлдә үстерергә, аякка бастырырга туры килә аңа.

    Тормыш алга таба дәвам итә, малайлар акрынлап үсәләр. Менә инде көтеп алынган 1945 нче ел, Җиңү елы да килеп җитә. Бу елны Гакыйл абый беренче класска укырга керә. Авыр еллар булуга карамастан, ул бик тырышып укый. Укулары гел “бишле” генә. Башлангыч сыйныфны Әхмәт авылында тәмамлаганнан соң, ул күрше Биккол авылына бишенче сыйныфка укырга килә.

      Гакыйл абый бөтен яктан да сәләтле бала була. Ул мәктәпнең рәссамы да, шагыйре дә, гармунчысы да. Барлык имтиханнарны да бишле билгеләренә генә тапшырып, җиденче сыйныфны мактау грамотасы белән тәмамлый.

   Әтиләре сугыштан кайтмагач, әниләре Хәбибҗамал апа ике улын, Гакыйл белән Наилне ияртеп, Әхмәт авылыннан Самара өлкәсенең Кошкы районы Иске Җүрәй авылына күчеп китә.

         Гакыйлнең хыялы бик бай була, аңарда – рәссам да, шагыйрь дә, гармунчы да булу теләкләре туа. Шуңа да рәссам булырга хыялланып, Пензадагы рәссамнар училищесына гариза яза, аннан уңай җавап килә.

     Ләкин 1959 елда язмыш үзенең каһәрен яшь егет өстенә ташлый. Гакыйл көтмәгәндә генә авырый башлый. Аны Самара хастаханәсенә салалар. Умыртка сөягенә ясалган операция уңышсыз чыга һәм егетнең аяк-куллары хәрәкәтсез кала. Егерме бер яшьлек егет башына газаплану, әрнү һәм әллә нинди сагышлы уйлар килә. Кемгә кирәк ул бу хәлендә? Аңа җиңел түгел. Ул хәтта утыра да алмый. Гакыйл менә шул хәлдә тормыш дигән олы диңгез эчендә кала. Шуңа да карамастан, яшәргә кирәк, ничек кенә булса да, яшәргә, яшәргә, яшәргә...

   Аның караваты тәрәзә янында гына. Инде ул дөньяның матурлыгын, гүзәллеген шул тәрәзәдән генә күзәтергә мәҗбүр. Ул моңа да риза, чөнки Гакыйл тормышны бик ярата. Ә аңа тормышны сөяргә, бу дөньяны якты итеп күрергә яшәү көчен биреп торучылар – аның иң якын кешеләре - әнисе Хәбибҗамал апа һәм энесе Наил. Алар аның юатучысы да, шәфкать туташы да булалар. Вакыт алга таба тәгәри, көннәр, айлар үтеп кенә торалар һәм, ниhаять, Гакыйл үзендә бер ниндидер сихри көч таба. Аның Николай Островский, Фәнис Яруллин кебек язучыларның тормыш юллары турында укыганы бар. Нишлисең бит, хәзер ул үзе дә шул язмышка дучар ителгән.

 

“Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормыш... һәм бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә - көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын”. Николай Островскийның бу юллары Гакыйл Сәгыйровка яшәү этәргече, яшәү көче була. Ул әнисеннән кәгазь, карандаш сорап язарга, рәсем ясарга керешә.

        Күпме хисләр! Язар иде ул аларны шигырь юлларына салып. Их, куллар тыңламый шул... Шулвакыт тормышының беренче терәге, әлбәттә, әнисе Хәбибҗамал апа ярдәмгә килә. Авызына, тешләре арасына карандаш кабып, озын кышкы төннәрдә туган тәүге шигьри юлларын да Гакыйл иң беренче тапкыр ак кәгазьгә әнисе ярдәме белән төшерә. Тора-бара ул шул ук ысулны кулланып рәсемнәр ясый башлый.

   Шул чаклардан бирле ярты гасыр гомер үтеп тә киткән... Бүген Гакыйл Сәгыйров – күренекле татар шагыйре, танылган рәссам, төрле елларда дөнья күргән алты шигырь китабы авторы (“Тормыш җиле”, “Айбагарлар”, “Ике кояш”, “Кабатланмас моң”, “Шатлыклы иртә”, “Неповторимая мелодия”), Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Сахаб Урайский исемендәге әдәби премияләр, рәсемнәре өчен бирелгән “Филантроп” бүләге лауреаты. Мондый дәрәҗәләргә ирешү өчен аңа күпме көч куярга туры килгәндер, боларны ул үзе генә белә.

 

(Шагыйрь китапларына реклама. Китап күргәзмәсендәге китаплары белән танышу.Сүзлек

 

III. Проблемалы сорау кую

    - Ә хәзер сүзне аның шигырьләренә бирик. Сезгә бирем: дәфтәрләрегезгә укылган шигырьләр исемен, аларның тематикасын яза барыгыз, бу язмалар дәрескә йомгак ясаганда кирәк булыр.

 

                       IV.  Укучылар фикере.

       Беренче укучы чыгышы: Менә минем кулымда “Кабатланмас моң” дигән шигырьләр җыентыгы. Китап ике телдә бастырылган, димәк шагыйрьнең безгә әйтергә теләгән фикерен ике дус милләт ишетә ала дигән сүз бит бу! Бу җыентыкны кулыма алгач, дулкынланып укып та чыктым.

 

Китапның кайсы битен генә ачсаң да, һәр шигыре – “Кабатланмас моң”, “Яратам күкрәүле яңгырны”, “Аяз иртәләрдә”, “Яңа җыр”, “Ике кояш”, “Кояш чыкты урам өсләреннән”, “Айбагарлар”, “Кайсыгыз анда, туйган яшәүдән”, “Гүзәллек дөньясы” – барысы да урман чишмәсенең саф сулары янында хисләренә бирелеп, күңеле тулганга өзелеп-өзелеп җырлаган җыр кебек, чын йөрәктән агыла. Шуңа күрә аның моңы, безнең йөрәкләргә күчеп үткән шатлыкларны һәм сагышларны искә төшерә. Кайгылы, ямансу вакытларны йөрәккә ял булып яхшы өметләр уята.

      Ул китапны әти-әнием, туганнарым, сыйныфташларым да укыдылар, шагыйрьнең язмышы белән кызыксындылар. Чыннан да Гакыйл Сәгыйровның һәрбер шигыре искиткеч сихри көчкә ия, һәр сүзе затлы энҗе бөртекләрен бер – берсенә тезеп чиккән, кыйммәтле зиннәт, нәкыш әсәре кебек әйтеп бетергесез зур эстетик ләззәт бирә. Шушы урында бу җыентыкның редакторы – үткен телле сатирик язучы Фәнзаман Баттал сүзләрен китереп үтү урынлы булыр: “Мин аны мәхәббәт, саклык белән, хәтта кайсыбер төшләрендә күз яшьләрен тыя алмыйча редакцияләдем. Татар халкының кайнар йөрәге сыеп беткән бу китапка”.

      Шагыйрь сабый чактан ук һәр беребезнең күңелендә сакланып, гомер буенча безгә көч һәм илһам биреп торучы, эчке кичерешләр, якты хатирәләр дөньяның тылсымлы гүзәллеге, саф мәхәббәт, иксез-чиксез бөек Ана  мәхәббәте, фидакарьлек, фәлсәфи уйланулар турында яза.

      Миңа бигрәк тә, аның шигырьләрендәге Ана образы бик охшады. Тормыш сикәлтәләрен ничәмә-ничә еллар зарланмый – сыкрамый улы белән үтүче, аның күңеленә көч-дәрман, җанына шифа-сихәт биреп торучы Хәбибҗамал апа образы ул. Тик бик кызганыч, күптән түгел ул безнең арабыздан мәңгегә китеп барды. Бары улының шигырьләрендә генә үлмәс якты хатирәләр калды, ә сизгер күңелдә иң кадерле, иң изге бөек Ана мәхәббәте мәңге сакланыр.

 Әнкәй, әнкәй синең күңел җылың

 Дәва булды һәрбер зарыма,

 Минем өчен күргән кайгыларың

 

Дәрьяларның сыймас ярына, - дигән юллар моны дәлилли дә. Язмыштан узмыш юк диләр. Ислам дине кануннарын саклап яшәгән сабыр Ана гына “дәрьяларның да ярына сыймас” кайгылар килгәндә дә көчле, ышанычлы, нечкә күңелле булып калган һәм шул сыйфатларны үзенең газиз баласында да тәрбияли алган. Шагыйрь үзе күрсәткән кайгылары өчен кичерү сорый:

 

Мин бәхетсез иттем, әнкәй, сине,

 Кичерерсең микән, юк микән?

 

Кайсы ана үз баласын гаепли, кичерми икән? Ана бит үзен бәхетсез тоймый, ә бары баласы, бәгырь ярасы гарип булганга гына әрни.

 

Шагыйрьнең әнисеннән кичерүен сорау инде үтенүгә күчә:

 

Мин үтенәм синнән – кичер мине,

Хыялыңа хыянәт итмәдем.

 

Әнә бит төп фикер кайда ята: язмыш шагыйрьнең очар канатларын көйдерсә дә, ул әнисенең хыялын аклаган – чын кеше булып кала алган.

       Г.Сәгыйров шигырьләр генә язып калмый, әле ул күп хикәяләр, парчалар, мәсәлләр авторы да. “Ул бит улым минем” дигән хикәясендә балалары өчен җан атып яшәүче ана образы сүрәтләнгән. Тудырган, аларны кадерләп үстергән әниләре, картая башлагач улына кирәкми башлый. Бу шәфкатьсезлек белән килешә алмый ана. Улы аның янына хәл белергә дә килми башлагач, төрле сәбәпләр уйлап таба. Ә улы дөньяның байлыгын куып тотарга, рәхәт яшәргә генә омтыла.

 

Менә ананың соңгы сулышы якыная. Әле ул һаман да сөекле улын көтә. Аңа инде ул килгәндер, аны кертмиләр, аның янына җибәрмиләр төсле тоела. Ана шәфкать туташларына ялвара, улын җибәрүләрен сорый. Тик Хәкимҗаны гына туган көн бәйрәменә китеп барган шул. Хәзерге көн өчен мөһим булган ана һәм бала проблемасы күтәрелгән бу хикәядә.

 

Икенче укучы чыгышы: Шагыйрьнең иҗатында туган якка мәхәббәт темасы җеп булып сузылып бара.

 

 “Туган ягым киң кырлары белән йөрәгемә кереп урнашкан”, - ди ул. Олы йөрәгенә туган якны сыйдыра ала шагыйрь. Чирмешән буендагы имәннәре, авылының ак төннәре, күкрәүле яңгырлары, һавадагы моңсу торна тавышлары кемнең генә күңелен кузгалтмас икән?! Туган якның матур табигатенә табыну, аңа соклану, аны ярату хисе белән сугарылган бу шигырьләрне укып гаҗәпләнәсең.

 

Шагыйрь йөрәге тар тәрәзә өлгесеннән дә дөнья матурлыгын, олылыгын күрә белә, саф җилләрнең күәтле агышын бөтен җаны-тәне белән тоя.

 

Чирмешән, сиңа дип килмәдем,

                            Син шундый матур дип  белмәдем. 

Бар икән талларың, имәнең, 

Сокланып туймаслык җирләрең.

 

Бу шигъри юллар туган илгә мәхәббәт җыры булып яңгырый. “Әхмәтем”, “Авылым”, “Сагыну”, “Җүрәем” шигырьләре шуларга дәлил.

          Нурлат ягын – туган җирен – беренче ватаны дип саный Гакыйл абый.

 

Әхмәтем, гомерлек мәхәббәтем,

 Балачактан бирле килгән –

 Сиңа олы рәхмәтем, - дигән юллар да нәкъ менә шул хакта иде.

 

Шагыйрь үзе әйткәнчә, “Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, - төшми яңгыр тамчысы, кайдан алсын шигырь шагыйрь, булмаса илһамчысы”. Әйе, Гакыйл Сәгыйров та туган туфрактан шифалы тамчылар белән сугарылып, туган авыл кешеләреннән илһам алып, зур иҗат белән янып-көеп яшәде.

 

Өченче укучы чыгышы: Язмышы нинди генә ачы булмасын, ул “таш кыяны ярып үскән нарат” сыман, бөгелмичә, “чын бәхетне” белеп яши. Ә бу дөньяда бөтен кешегә дә бирелми. Аның шигырьләрен укыгач, “аның кебек саф күңелле, чын йөрәкле була алсак иде без дә”, дигән уйлар башка килә. Чын бәхетне белеп, тирә-юньгә файда китереп яшәү үзе бәхет түгелмени? Гакыйл абый юкка гына үзенең бер шигырендә:

 

Кирәк түгел

Андый-мондый бәхет,

Мин тормышка

                      Карыйм тирәннән, - димәгәндер шул.

 

Хәзерге буталчык елларда ниндидер көчләр бик зур осталык белән кешеләрнең холкын-фигылен бозып, аларны ике аяклы җанварлар халәтенә кайтарырга тырыша сыман. Гакыйл абый кебек шәхесләрнең яшәве, эшләве безнең өчен күңел юанычы, рухи чыганак, зур горурлык, олы үрнәк ул.

 Бер-береңә булыйк миһербанлы,

Кирәк чакта күреп, сузыйк кул.

 Бик катлаулы тормыш сынаулары,

 Әкияттә генә түгел шул.

 

Бу шигьри юлларны укыгач, уйга калдым. Хәзерге буталчык елларда, дөньяның һәр почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар сагалап торган заманда шагыйрь шушы афәтләрдән яшь буынны саклап калырга, халыкка көч бирергә тырыша, гүзәл шигырьләре белән начарлыкка, явызлыкка каршы армый-талмый көрәшә икән бит. Үзенең тормышы, үзенең кояшлы иҗаты белән кешеләрне үз язмышларына хуҗа булырга, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә.

 Кайсыгыз анда туйган яшәүдән,

 Тыгыз уйлардан, мәшакатьләрдән,

 Тынгысызлыктан, кыен эшләрдән

 

Һәм тирләп-пешеп, янып яшәүдән! – дип шагыйрь бу якты дөньяда яшәү үзе зур бәхет икәнен аңлата.