Татар теленнән дәрес эшкәртмәләре

Васильева Римма Николаевна

Татар теленнән дәрес эшкәртмәләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Васильева Римма Николаевна,

Кайбыч муниципаль районы М.К.Кузьмин исемендәге

Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                               

Тема.  Иярченле кушма  җөмләләрдә тыныш билгеләре.  (сингапур алымнары кулланып)

Максат.

  1.  Дидактик. Иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,  җөмлә төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

     2.   Үстерешле. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү.

     3.   Тәрбияви. Төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланылган сингапур структуралары:  ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН, СИМАЛТИНИУС  РАУНД ТЭЙБЛ,  ТИК-ТЭК-ТОУ,  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.

Җиһаз. мультимедиа, презентация,  физкультминут өчен  бию көе, схемалар, МЭНЕДЖ МЕТ.

Дәрес барышы

I Оештыру.

Психологик уңай халәт тудыру.

  • Дәрескә без әзерме?
  •  Безнең кәефләр яхшымы?   Көн дә бүген кояшлы, безнең кәеф тә яхшы!

II Актуальләштерү.

  1. ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН   (ТЭЙК ОФ – бас, ТАЧ ДАУН-утыр)
  • Укытучы әйткән фикерләр белән килешүчеләр  урыннан торып баса, килешмәүчеләр  урында кала.
  • Ике яки  берничә хәбәрлектән торган җөмлә кушма җөмлә була.                +
  • Тезмә кушма җөмләдә  гади җөмләләр үзара  көттерү паузасы  ярдәмендә теркәлә. -
  • Тезмә кушма җөмләдә  бәйләүче чара булып санау интонациясе килә ала. +
  • Тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр арасына   сызык  куела ала.              +
  • Тезмә кушма җөмләдә  бәйләүче чара булып  ияртүче теркәгечләр катнаша.  -
  1. Өй эшен тикшерү.  

III.  Яңа төшенчәләр,  күнекмәләр формалаштыру.

  1. Экранда җөмлә бирелгән.  

    Яфраклар коелган, шуңа күрә агачлар моңсуланып калган.

  • Хәбәрлек санына карап, җөмләнең төрен билгелик. Бу нинди җөмлә?
  • Җөмләләр үзара нинди чара  ярдәмендә бәйләнгән?
  • Җөмләләр арасындагы бәйләнешнең төрен билгеләгез.
  • Бу нинди җөмлә?
  • Димәк,  без бүген нинди җөмләләр  турында сөйләшербез? (Тема ачыклана).
  1. “Иярченле кушма кушма җөмлә” белән  бәйле  нинди сүзләр яза аласыз?

СИМАЛТИНИУС  РАУНД  ТЭЙБЛ  СТРУКТУРАСЫ кулланыла.

      Һәр укучыга аерым битләр таратыла.  Уйлар  өчен 10 секунд бирелә.  Укучылар “Иярченле кушма җөмлә” белән бәйле сүзләр  яза. Укытучы туктата. Эшләрен сәгать теле уңаена түгәрәк буенча бер-берсенә җибәрәләр. Үз эше килеп җиткәч,  сүзләр язуны дәвам итәләр.

Төркемдә  2 нче номерлы укучы таныштыра, калганнары билгеләп бара.        

  1.  Модельләштерү.
  • Иярчен  җөмлә  төзелеше ягыннан нинди төрләргә  бүленә? (схемада күрсәтелә)
  • Схемада иярчен җөмләләрнең  мәгънәсе буенча кайсы төрләре  күрсәтелмәгән? ( мәгънәсе буенча кайбер иярчен җөмләләр төшеп калган, шуларны табалар).

    Модельгә таянып, кагыйдәләрне искә төшерү.  Һәр төркемнән 3 нче номерлы укучы әйтеп карый.

  1. Иярченле кушма  җөмләләр - халык авыз иҗатында.

                              Сынамышлар.

  • Көз озын килсә,  яз соң килер.
  • Имәндә чикләвек күп булса,  кыш салкын килә.
  • Суган кабыга калын булса,    кыш салкын була.
  • Әгәр беренче кар коры булса,  җәй яхшы булыр, ашлык уңар.

Бирем. Беренче ике җөмләнең схемасын төзү.

                               Мәкальләр.

  • Кем эшләми, шул ашамый.
  • Кемнең эше бар, шуның ашы бар
  • Кем үзен тыйнак тота, аны һәрчак хөрмәт итәләр.
  • Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Бирем. Соңгы ике җөмләнең схемасын төзү.

  • Бу сынамышларда иярчен җөмләләр    мәгънәсе  буенча нинди  төргә карый?
  • Мәкальләрдә иярчен җөмлә төзелеше ягыннан нинди төрдә кулланылган?
  1. Иярченле кушма җөмләләрдә  тыныш билгеләре куелышы.

Синтетик

иярченле кушма  җөмлә

Аналитик

иярченле кушма  җөмлә

1.(...-са), [  ].                                                        

2.(...-ү белән), [  ].

3.[...(...-ү белән)...].                                             4. [... (...не)... ].

5. (  ) [  ].

1. [ ], (чөнки...).

2. ( ), [шуңа күрә...].

3. [ ], (әйтерсең...).

4.(кайда...), [шунда...].

5. [... шул]: ( ).

6. [ ]: ( ).

Иярченле кушма җөмләләрдә  тыныш билгеләренең куелышын  искә төшерәләр,  кагыйдәләрне әйтәләр.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. “ТИК-ТЭК-ТОУ” структурасы кулланыла.

 “Табигать” темасы буенча бер  сүздән  торган 9 карточка тәкъдим ителә.

Карточкалар 3х3 итеп таратып куела. Диоганаль, өстән аска, уңнан сулга куелган  3 сүзне кертеп,  иярченле кушма җөмлә төзиләр.

Табигать

тиңсез

хәзинә

саклау

чишмәләр

кадер

юкка чыгу

матурлык

кошлар

    Табигатькә сакчыл караш турында фикер алышу.  

    Бер җөмләгә  синтаксик анализ ясау.

”ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР” структурасы  буенча физкультминут.

  • Урындыкларны этеп куябыз.  
  • Бер-бер артлы тезелеп басабыз. (Бию көе яңгырый)
  • Беренче булып баскан  укучының хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.

(Музыка туктагач,  алдагы укучы артка күчә,  кабат бию көе җибәрелә, икенче укучы лидер була, шулай дәвам итә)

  1. Дәреслек белән эш.   80 нче күнегү.

1, 3 нче номерлы укучы күнегүдән   иярченле кушма  җөмләләрне таба.

2, 4 нче номерлы укучылар  тезмә  кушма  җөмләләрне билгели.

V. Рефлексия.

  • Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?
  • Төзелеше ягыннан иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленә?
  • Синтетик иярченле кушма җөмләдә  нинди тыныш  билгеләре куела?
  • Аналитик иярченле кушма җөмләдә нинди тыныш билгеләре куела?

 Билгеләр кую.

VI. Өй эше. “Табигать  ул  - үзебез!” дигән темага, иярченле кушма җөмләләрдән файдаланып,  кечкенә  күләмле  инша  язарга.