Татар теленнән тестлар

Васильева Римма Николаевна

Предварительный просмотр:

ТЕСТ

1.        Нинди хәлләр аерымланмый? Астына сыз.

        Рәвеш хәле                                                           Урын хәле

        Күләм хәле                                                           Шарт хәле

2.        Җөмләләрдә нинди хәлләр аерымланган? Уклар белән күрсәт.

а)         Казанны күрергә дип,                                                      рәвеш хәле

        шәһәргә килде.

б)         Алда, кояш үзенең нурларын                                 максат хәле

        чәчкән кебек, Сөембикә манарасы

        балкый.

3.        Кайсы очракта аерымланган хәлләр янында өтер бер яктан гына куела.

        а) аерымланган хәл җөмлә уртасында килә;

        б) аерымланган хәл җөмлә ахырында килә;

        в) аерымланган хәл җөмлә башында килә;

        г) һәрвакыт ике яктан куела.

4. Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде. Нинди хәл аерымланып килгән?

а)вакыт хәле                                                            б) максат хәле

в) сәбәп хәле

5. Минем җавапны алуга  ул килеп тә җиткән. Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе кирәк?

а) берни дә кирәкми                     б) өтер                в) сызык

ТЕСТ            

1.        Нинди хәлләр аерымланмый? Астына сыз.

        Рәвеш хәле                        Урын хәле

        Күләм хәле                        Шарт хәле

2.        Җөмләләрдә нинди хәлләр аерымланган? Уклар белән күрсәт.

а)         Казанны күрергә дип,                                                      рәвеш хәле

        шәһәргә килде.

б)         Алда, кояш үзенең нурларын                                 максат хәле

        чәчкән кебек, Сөембикә манарасы

        балкый.

3.        Кайсы очракта аерымланган хәлләр янында өтер бер яктан гына куела.

        а) аерымланган хәл җөмлә уртасында килә;

        б) аерымланган хәл җөмлә ахырында килә;

        в) аерымланган хәл җөмлә башында килә;

        г) һәрвакыт ике яктан куела.

4. Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде. Нинди хәл аерымланып килгән?

а)вакыт хәле                                               б) максат хәле

в) сәбәп хәле

5. Минем җавапны алуга  ул килеп тә җиткән. Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе кирәк?

а) берни дә кирәкми                  б) өтер                                в) сызык



Предварительный просмотр:

«Хәлләр”не  кабатлау  өчен контроль эш.

1.Хәлләр  гадәттә  нинди сүз  төркемен  ачыклый?

а)    исемне                                                в) фигыльне

б)    рәвешне                                              г) сыйфатны

2.Эш-хәрәкәтнең нинди ният белән үтәләчәген күрсәткән хәл

а)      вакыт хәле                                               в) максат хәле

б)     сәбәп хәле                                                 г) күләм хәле

3. Нинди хәл билгенең дәрәҗәсен белдерә?

а)    күләм хәле                                          в) шарт хәле

б)    кире хәл                                              г) максат хәле

4.  Шарт хәле  фигыльгә нинди чара  ярдәмендә иярми?

 а)    икән  бәйлек сүзе аша                       в) карамастан бәйлек сүзе аша

б)    шарт фигылҗ формасы аша            г) –мы, - ме кисәкчәсе  аша

5.  Бу җөмләдә  нинди хәл кулланылган?

Алсу  йөзең балкып тора мәк чәчәге  шикелле.

а)    күләм хәле                                          в) шарт хәле

б)    кире хәл                                              г) рәвеш хәле

6. Бу җөмләдә  нинди хәл кулланылган?

 Соңга калган өчен, ул  шелтәгә  эләкте.

а)    күләм хәле                                          в) максат хәле

б)   сәбәп хәле                                             г) рәвеш хәле

7. 5 күләм-чама рәвеше  языгыз.

8. Сәбәп хәле дә, максат хәле дә ни өчен  соравына җавап бирә. Аларның төп аермасы нидә?

9.Бу җөмләдә нинди хәлләр бар?

 Алар иртән  урманга  утын  җыярга  киттеләр.

а)    күләм хәле, вакыт хәле,  сәбәп хәле          

б)   вакыт хәле, урын хәле,  максат хәле

в)   вакыт хәле, урын хәле,  сәбәп хәле  

г)    вакыт хәле, урын хәле,  

10. Аерып бирелгән хәлнең төрен билгелә.

Институтка  үтә алмагач, шәһәрдә    эшкә  калды.

а)    күләм хәле                                          в) вакыт хәле

б)   сәбәп хәле                                             г) рәвеш хәле

11. Аерып бирелгән хәлнең төрен билгелә.

Бу бакча   искитмәле  матур булган.

а)    күләм хәле                                          в) вакыт хәле

б)   сәбәп хәле                                             г) рәвеш хәле

12. Вакыт хәленә туры  килмәгән вариантны  күрсәт.

а)    эш-хәлнең вакытын  белдерә          

б)   ияртүче сүзгә  хәл фигыль формасы аша иярә.

в)   ияртүче сүзгә юнәлеш килеш кушымчасы аша    иярә

13. Төрле хәлләр кулланып,  “Безнең сыйныф” (“Мин яраткан  тапшыру”) темасына инша яз.



Предварительный просмотр:

                                               Тест

1.  Хәбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез:

     Син адаштың, ләкин син яхшы идең. (Һ.Т.)

       1) гади җөмлә

       2) кушма җөмлә

2. Җөмләнең структур төрен билгеләгез:

Син шуны онытма: тургайлар, күккә никадәр биек менеп сайрасалар да, оя корырга барыбер җиргә кайталар. (Г.Р.)

       1) тезмә кушма җөмлә

       2) иярченле кушма җөмлә

3. Җөмләнең структур төрен билгеләгез:

     Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызның куллары буш. (Г.Б.)

       1) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

       2) теркәгечсез кушма җөмлә

       3) синтетик иярченле кушма җөмлә

       4) аналитик иярченле кушма җөмлә

4. Кушма җөмләне табыгыз:

       1) Икенче бер вакыт Олы Тархан авылында ике апаның үзара сөйләшкәндәге интонация байлыгы да минем зур ачыш булган иде. (Г.Б.)

      2) Гыймади, нихәтле генә кызып китмәскә тырышса да, Гомәрнең бу кадап әйткән сүзен  тыныч кына үткәреп җибәрә алмады. (И.Г.)

      3) Яшьлектә шундый чаклар була: бер еллык вакыт бөтен гомерне, язмышны хәл итә. (Ә.Б.)

      4) Шамил, егылган чакта, сал тирәли сузылган тимер чыбыкларның берсенә тотынып өлгерде. (Р.Мөх.)

5. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез:

    Халыкның беләсе килә: нәрсәләр сатмакчы ул? (Г.Б.)

      1) иярчен хәбәр җөмлә

      2) иярчен максат җөмлә

      3) иярчен тәмамлык җөмлә

      4) иярчен ия җөмлә

6. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез:

   Мин ул киткән якка карап калдым.

  1.  синтетик иярчен ия җөмлә
  2.  синтетик иярчен аергыч җөмлә
  3.  синтетик иярчен урын җөмлә
  4.  аналитик иярчен аергыч җөмлә

7. Иярчен хәбәр җөмләне табыгыз:

    1 ) Энәсе үткәннең җебе үтәр. (М.)

    2) Тәкъдир шундый:

       Бик аздан да олы шатлык

       таба алырга,

       Сөенергә кирәк безгә. (Р.Ф)

    3) Аның акчасы беткәнгә дә инде күптән. (Ф.С.)

    4) Бер нәрсәне исеңдә тот: син бу җир йөзендә берәү генә. (Ф.С.)

8. Иярчен аергыч җөмләне табыгыз:

    1) Син булмаган өйгә кайтасым да килми. ( Р. Х.)

   2) Аты бар – арыслан. ( М )

   3) Бер көн эшен калдырган биш көндә дә куып җитә алмас. ( М )

   4) Бер нәрсәне исеңдә тот: син бу җир йөзендә берәү генә. (Ф.С.)

9. Иярчен вакыт җөмләне табыгыз:

      1) Алар сөйләшеп торган арада, аш килде. (Ш.К.)

     2) Үткәннәре түгел, бүгенгесе бөек булса гына, халык бөек санала.

     3) Сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.( Г.Т.)

     4) Сихерле җыр-моң яңгыраган утрау яныннан алар, тукталмыйча, хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китәләр. ( М.Г.)

10. Иярчен рәвеш җөмләне табыгыз:

      1) Ул биргән чигүле яулык та озак еллар түш кесәсеннән төшмәде.(Ш.М.)

      2) Галимҗан кайтып кергәндә, аскы катта аш табыны әзерләнеп беткән иде инде. ( С. П.)

     3) Роза ничек кинәт килеп кергән булса, ул шулай кинәт кенә чыгып та китте. ( Г.Мин. )

     4) Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. ( М.)

11. Иярчен сәбәп җөмләне табыгыз:

      1) ... Яшь күңел ялгыз булганга, өзелеп-өзелеп хат язасы килә башлады Рәмзиянең. (Ш.М.)

     2) Тормышым тәртәсе шулай комга терәлер дип һич кенә уйламаган идем. (Т.Г.)

     3) Шулай уйланып торганда, әнисе килеп чыкты. (С.П.)

    4 ) Балалар кайтуга дип, ...тәмле әйберләр өстәлдә урын алды. ( Г.Г.)

12. Иярчен максат җөмләне табыгыз:

     1) Яшәүне кайгыртып чаба торгач, яшәргә вакыт калмый. ( Ш.Г.)

     2) Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,

        Пар чиләгем тизрәк тулсынга. (Г.Б.)

     3) Кешелек бәлки яшидер

        Җирдә әкият барга. (Р. Ф.)

    4) Мөнирә бик озак, машина күздән югалганчы, ак яулыгын болгады.( Г.Ә.)



Предварительный просмотр:

Тест

Җөмлә кисәкләре. Ия.

1. Ия

а)  мөстәкыйль мәгънәле һәм төрле килештәге исемнәр белән белдерелә.

б) җөмләнең баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәге.

2. Иянең сораулары

а) кем? нәрсә?

б) кемнең? кемгә?кемдә?

в) кем? кемне? кемнән?

3. Ия

а) төрле сүз төркемнәре белән белдерелә.

б) исем белән генә белдерелә.

в) исем, сыйфат, сан белән белдерелә ала.

4. Ия ясалышы ягыннан

а) гади, тезмә, кушма

б)гади, кушма

в)гади һәм тезмә була

5. Иягә хас үзенчәлекләрне күрсәт.

а) баш килештә килә, башка сүзгә буйсынмый.

б) ия янында бәйлек һәм бәйлек сүзләр килә.

в) ия күплек сан, тартым, иркәләү-кечерәйтү кушымчалары ала.

г) кем? нәрсә? соравына җавап булып килә.

6. Көймә килә - эзе юк. – бу җөмләдә ия:

а) көймә

б) эзе

в)көймә,эзе

7. “Язгы җилләр”- тарихи роман.- Бу җөмләдә ия:

а)гади ия

 б) тезмә ия

в)кушма ия

8. Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.- бу җөмләдә ия:

а) сөяк

б) җанны

в) җылы, салкын

9. Гади ия

а) бер генә сүз белән белдерелә.

б)  таркалмый торган сүз белән белдерелә

в) бер һәм берничә сүз белән белдерелә.

10. Тезмә ия

а) бер генә сүз белән белдерелә.

б)  таркалмый торган сүз белән белдерелә

в) бер һәм берничә сүз белән белдерелә.



Предварительный просмотр:

Тест

Җөмлә кисәкләре. Хәбәр.

Дөрес җавапны сайла.

1. Хәбәр

а) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аңа буйсынып килгән кисәк

б) исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче кисәк.

2. Хәбәр төзелеше ягыннан

а) гади хәбәр

б) кушма, тезмә хәбәр

в) гади, кушма, тезмә хәбәр

3. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап хәбәрләр:

а) исем хәбәрләр

б) сыйфат хәбәрләр

в) исем һәм фигыль хәбәрләр

4. Хәбәрнең сораулары

а) нишли? нишләде? нишләгән?

б) кем? нәрсә?

в) нишли? нинди?

5. Гади хәбәр

а) бер сүз белән белдерелә

б) берничә сүз белән

в) таркалмый торган сүзтезмә белән

6. кушма хәбәр

а) бер сүз белән белдерелә

б) берничә сүз белән

в) таркалмый торган сүзтезмә белән

7. Тезмә хәбәр

а) бер сүз белән белдерелә

б) берничә сүз белән

в) таркалмый торган сүзтезмә белән

        

8. Мин сезгә шул турыда сүз бирәм – Бу җөмләдә хәбәр:

а) гади фигыль хәбәр

б) кушма фигыль хәбәр

в)тезмә фигыль хәбәр

9. Иртә белән көн томанлы иде. Бу җөмләдә хәбәр:

а) гади исем хәбәр

б)кушма исем хәбәр

в) тезмә исем хәбәр белән белдерелгән

10. Бүген көн ут кебек.Бу җөмләдә хәбәр:

а) гади фигыль хәбәр

б) кушма фигыль хәбәр

в)тезмә фигыль хәбәр  белән белдерелгән

11.Син безне тәрбияләп үстердең, инде инде без сине тәрбияләргә тиеш. –Бу җөмләдә:

а)хәбәр -үстердең

б) хәбәр -үстердең, тәрбияләргә тиеш

в) хәбәр- үстердең, тиеш

12.Ия белән хәбәр арасында

а) нокта, ике нокта

б)сызык

в) җәя, нокталы өтер куела

13. Әркәмә Пермяков- рус малае. Сызык ни өчен куелган?

а) ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгән.

б)мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен

в)ия-алмашлык, хәбәр-исем белән белдерелгән

14. Бу- шәһәрдәге иң зур, иң биек йортларның берсе. Сызык ни өчен куелган?

а) ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгән.

б)мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен

в)ия-алмашлык, хәбәр-исем белән белдерелгән



Предварительный просмотр:

Тест

Җөмлә кисәкләре.Аергыч.

1. Аергыч

а)Җөмләдә фигыль белән белдергән кисәкне ачыклап килүче сүз.

б) җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүз.

в) Предметның билгесен белдерүче сүз

2. Аергычны ияртеп килгән сүз

а) аерылмыш дип атала

б) аерылмыш яки сыйфатланмыш дип атала

в) саналмыш дип атала

3. Аергыч

а) исем, фигыль, сан белән белдерелә

б) бөтен сүз төркемнәре белән белдерелә

в) сыйфат белән генә белдерелә

4. Аергыч

а) төрле килеш кушымчалары ала ала

б) иялек килеше, баш килеш кушымчалары гына ала ала

в)  килеш кушымчаларын ала алмый

5. Аергыч

а) исемне генә ачыклап килә ала

б) бөтен сүз төркемен ачыклый

в) фигыльне ачыклап килә

6. Аергыч … бүленә

а) 2 төргә

б) 3 төргә

в) бүленми

7. Аергычның сораулары

а) нинди? кайсы?

б) нинди? нишли?

в) кемнең? ничәнче?

8. Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычлар

а) тиңдәш аергычлар дип атала

б) тиңдәш түгел аергычлар дип атала

в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар дип атала

9. Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар

а) тиңдәш аергычлар дип атала

б) тиңдәш түгел аергычлар дип атала

в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар дип атала

10. Декабрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исәләр. –Бу җөмләләр аергыч булып килгән кисәкләр

а) кырыс, җилләре

б) декабрьнең, үзәккә

в) декабрьнең,рәхимсез, кырыс

11. Ал, сары, кызыл чәчәкләр кояшка йөзләрен боралар. – Бу җөмләдә

а) тиңдәш аергычлар

б) тиңдәш түгел

в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар бар

12. Бу буранлы салкын ак кышның аяк басуы иде. Бу җөмләдә

а) тиңдәш аергычлар

б) тиңдәш түгел

в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар бар

13. Өтер…

а) тиңдәш аергычлар арасында куела

б) тиңдәш түгел аергычлар арасында куела

в) өтер бөтендәй куелмый

14. Киң яланнар, биек таулар, куе урманнар аклыкка күмелде.

а) аергычлар арасына өтер куярга кирәк, чөнки тиңдәш аергычлар

б) куярга кирәкми. Тиңдәш түгел аергычлар

в) бернинди тыныш билгесе куелмый.



Предварительный просмотр:

Тест.

Җөмлә кисәкләре.Тәмамлык.

1.Тәмамлык

а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен күрсәтеп, фигыльгә ияреп иярчен кисәк

 б) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген, ачыклап килгән иярчен кисәк(кемгә,нәрсәгә, кемне, нәрсәне сорауларына җавап булып)

2. Тәмамлык үзен иярткән сүзгә төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә иярә

а) туры һәм кыек килеш кушымчалары

б) теркәгеч, теркәгеч сүзләр

в) бәйлек, бәйлек сүзләр

3. Тәмамлык ... бүленә

а) 2 төргә

б) өч төргә

в) бүленми

4. Туры тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт.

а) бәйлек, бәйлек сүзләр

б) чыгыш , төшем, иялек килеш кушымчалары

в) баш килеш, төшем килеше кушымчалары

        

5. Кыек тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт

а) чыгыш, төшем, баш килеш кушымчалары

б) бәйлек һәм бәйлек сүзләр

в)чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килешләре , бәйлек, бәйлек сүзләр

6. Кыек тәмамлыклы җөмләне табыгыз

а) Янам, янам, халык өчен язам.

б) Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни.

в) Мин туганмын, миннән беркем сорамаган.

        

7. Туры тәмамлыклы җөмләне табыгыз

а) Мин үз тирәмдә сәер генә хәлләр күрә башладым.

б) Без бу кыз белән ансат кына таныштык.

в) Хәдичәтти балаларны шулай шатландыра белә иде.

8. Күп нокталар урынына тәмамлык булырдай кушымчаларны сайлап ал. Бакчабызның (җимеш...)бай чагы.

Исерәсең алма (исе...)

Шигырь вә җыр ташый (күңелләр ...)

(Матурлык ...) тою (хисе ...)

а) кә,нә,дән,ны,нә

б) кә,дән,га,быз

в) дән,сыз,лы,га



Предварительный просмотр:

Тест

Аныклагыч.

Дөрес җавапны сайла.

1. Аныклагыч

а)баш килештәге исемне яки зат алмашлыгын ачыклап килүче сүз

б) үзен ияртүче сүздән соң килеп, аңа аныклык, ачыклык, төгәллек бирүче кисәк

2. Аныклагыч

а) гел үзен ияртүче сүздән соң килә, аныклау интонациясе белән укыла

б) үзен ияртүче сүзне ачыклап килә.

3. Аныклагыч үзен ияртүче сүзне

а) ачыклап килә

б) ачыкламый, аның мәгънәсенә аныклык, төгәллек кенә өсти

4. Аныклагыч ачыклап килгән сүз

а) сыйфатланмыш

б) аныкланмыш

в) аерылмыш

5. Аныклагычның мәгънә күләме

а) аныкланмыш мәгънәсеннән таррак та түгел, бердәй дә була алмый

б) аныкланмыш мәгънәсе белән бердәй яки таррак була

6. Аерымланган аныклагычлар янына

а) сызыкча, нокталы өтер, куштырнак куела

б) сызык, нокталы өтерләр, ике нокта, җәяләр, өтер куела

        

7. Аныклагыч

а) җөмләнең аерымланып та, аерымланмыйча да килә торган кисәге

б) җөмләнең аерымланып килә торган кисәге

в) җөмләнең аерымланмыйча килә торган кисәге

8. Аныкланмыш белән аныклагыч арасында нинди мөнәсәбәт була

а) хәбәрлекле

б) ачыклаулы

в) аныклаулы

9. Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерүче чаралар

а) килеш кушымчалары, фигыль формалары

б) бәйлек, бәйлек сүзләр

в) аныклау паузасы, теркәгеч, теркәгеч сүзләр

10. Кәҗә рәхмәт укый:        

Сакалын селкетә. Ике нокта ни өчен куелган?

а) көттерү паузасы        

б) фигыль белән белдерелгән кисәк аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә

11. Без, малайлар, класс бүлмәсендә калдык. Өтер ни өчен куелган

а) вакытны һәм урынны белдереп килгән сүзләр аныкланган

б) алмашлык белән белдерелгән сүзләр аныкланып килгән

12. Бары соңгы дәрес- география генә күңелле узды. Сызык ни өчен куелган?

а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән.

б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен



Предварительный просмотр:

Тест.

Ия белән хәбәр бәйләнеше.

Дөрес җавапны сайла.

1. Хәбәр кайчан берлек санда гына килә?

 А)ияләр тиңдәш булмаганда

Б) хәбәр фигыль белән белдерелгәндә

 В)хәбәр исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгәндә

Г) составында төп сан булган яки берлек формасындагы исем белән белдерелгән иянең хәбәре

                

 2.Хәбәр кайчан күплек формасында гына була?

А) тиңдәш ияләрнең хәбәре исем белән белдерелгәндә

Б) хәбәр исем белән белдерелгәндә

В) хәбәр фигыль белән белдерелгәндә

Г) тиңдәш ияләрнең хәбәре фигыль белән белдерелгәндә

 3.Кайсы очракта хәбәр берлектә дә, күплектә дә килә ала?

 А)хәбәр исем ролендә килгән сүз белән белдерелгәндә

Б) ия белән хәбәр исемнәр белән белдерелгәндә

В) күплек формасындагы иянең яки тиңдәш ияләрнең хәбәре фигыль белән белдерелгәндә

Г) ия берлек санда булганда



Предварительный просмотр:

Тест.

Сүзләр бәйләнеше.

1.Сүзләр арасындагы тезүле бәйләнешне табыгыз.

А) язгы көн

Б) уку башланды

В) килдек һәм күрдек.

2.Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз.

А) безнең авыл

Б) мәкаләне уку

В) дустымны, Айратны

Г) китап өстәлдә.

        

3.Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора?

Мактап сөйләү.

А) хәбәрлекле

Б) ачыклаулы

В) аныклаулы

4. Сүзләр нинди бәйләнештә тора?

Шәһәрләр,авыллар.

А) тезүле

Б) ияртүле.

5.Сүзләр бәйләнеше нигезендә нинди синтаксик берәмлек барлыкка килә?

Суга бару.        

А) сүзтезмә

  Б) җөмлә

В) аныклагыч

       

         6. Сүзләр бәйләнеше нигезендә нинди синтаксик берәмлек барлыкка килә?

         Әни эштә.

          А) сүзтезмә

          Б) җөмлә

          В) аныклагыч.

7.  Ике атнадан кайту сүзтезмәсенең төзелешен билгеләгез.

А) гади сүзтезмә

Б) катлаулы сүзтезмә.

8. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез.

Җиденче кат.

А) сан сүзтезмә

Б) исем сүзтезмә

В) сыйфат сүзтезмә.

9. Сүзтезмәне сайлап алыгыз.

А) мәктәптән кайту

Б) әтәч гөмбәсе

В) Карлыгач-җитез кыз

Г) Яңа Чишмә районы.

       10. Мактап сөйләү сүзтезмәсендә бәйләүче чара.

        А) янәшә тору

        Б) сүз тәртибе

        В) –п хәл фигыль кушымчасы



Предварительный просмотр:

Тест

Кереш сүзләр.

Дөрес җавапны сайла.

1. Кереш сүзләр

а) а) сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләм эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр

б) сөйләм төбәлгән затны белдерүче кисәкләр

2. Кереш сүзләр

а)  теләсә нинди фикерне белдерә ала

б) фикерне йомгаклый, фикернең гадәтилеген, чикләүне, икеләнү һәм шикләнүне белдерә

в) фикерләрне санау тәртибен, игътибар җәлеп итүне, фикернең шиксез икәнлеген, фикернең чыганагын, сөйләүче тойгыларын белдерә

3. Ышануны, раслауны белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

а)  һичшиксез, шөбһәсез табигый, дөрес, әлбәттә, чынлап та

б) димәк, шулай итеп

в) беренчедән, икенчедән, өченчедән

4. Фикерне санау тәртибен белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

а) башлыча, ниһаять, ахры, ичмасам

б) димәк, шулай итеп

в) беренчедән, икенчедән, бер яктан, ниһаять, барыннан да элек

5. Икеләнү, шикләнүне белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

а) димәк, шулай итеп

б) ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы,мөгаен, шәт, никтер

в) ниһаять, ичмасам, башлыча

6. Фикернең шиксез икәнлеген белдерүче кереш сүзләрне табыгыз

а) әлбәттә, чынлап та, билгеле дөрес, һичшиксез

б)  синеңчә, минемчә, аныңча        

в) гадәттә, табигый, билгеле булганча

7. Фикернең чыгынагын белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

а)әлбәттә, чынлап та, шөбһәсез,  билгеле, дөрес

б)   синеңчә, минемчә, минем уемча, алар фикеренчә

в) гадәттә, табигый, мәгълум булганча

8. Фикернең гадәтилеген белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

а)әлбәттә, чынлап та, шөбһәсез,  билгеле, дөрес

б)   синеңчә, минемчә, минем уемча, алар фикеренчә

в) гадәттә, табигый, мәгълум булганча

        

9. Игътибар җәлеп итүне белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

а) кара әле, тыңла, гафу ит, әйтсәм әйтим

б)  мисал өчен, хәер, киресенчә, димәк, әйтик

в) имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, кызганычка каршы

10. Әйтелгән фикернең үзара мөнәсәбәтен белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез

а) кара әле, тыңла, гафу ит, әйтсәм әйтим

б)  мисал өчен, хәер, киресенчә, димәк, әйтик

в) имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, кызганычка каршы

11. Сөйләүченең тойгыларын

 а) кара әле, тыңла, гафу ит, әйтсәм әйтим

б)  мисал өчен, хәер, киресенчә, димәк, әйтик

в) имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, кызганычка каршы

        

12. Кереш сүз җөмлә башында килсә

а) сызык куела

б) алардан соң өтер куела

в) тыныш билгесе куелмый

13. Кереш сүз җөмлә уртасында килсә

а) тыныш билгесе куелмый

б)  бер яктан өтер куела

в)ике яктан өтер белән аерыла

                

14. Кереш сүз җөмлә ахырында килсә

а) тыныш билгесе алар алдыннан куела

 б) ике яктан өтер белән аерыла        

 в) куелмый



Предварительный просмотр:

Тест

Эндәш сүз.

Дөрес җавапны сайла.

1. Эндәш сүз        

а) сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләм эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр

б) сөйләм төбәлгән затны белдерүче кисәкләр

2. Эндәш сүз булып

а) икенче бер зат белән бәйле булган теләсә нинди сүз килергә мөмкин

б) кайбер сүзләр генә килә ала

3. Эндәш сүздән соң

а) өтер куелмый

б) өтер яки көчле тойгы белән әйтелгәндә, өндәү билгесе куела

в)  тыныш билгесе бөтенләй куелмый

4. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүздән соң

а)  тыныш билгесе куелмый

б) ике яктан да өтер белән аерыла

5. Эндәш сүз булып килә алучы сүзләр

а) кеше исемнәре

б) хайван, кош, предметларны атаучы сүзләр

в) нисби сыйфатлар, рәвешләр

6. Эндәш сүз алдыннан  килгән и ымлыгы

а) өтер белә аерыла

б)  өтер белән аерылмый

7. Әйдә чап, кучер, Казанга!

а) тыныш билгесе кирәкми

б)  тыныш билгесе дөрес куелган

в) эндәш сүз- кучер сүзе



Предварительный просмотр:

Тест.

Аерымланган аныклагычлар.

Дөрес җавапны сайла.

1. Аныклагычлар кайсы очракта аерымлана?

 А)билгеләү алмашлыгы яки җыю саны белән белдерелгәндә;

Б) аныкланмышы белән бер грамматик формада килмәгән очракта;

В) билгеләү алмашлыгы яки җыю саныннан башка сүзләр белән белдерелгәндә һәм аныкланмыш белән бер үк грамматик формада булганда;

Г) һәрвакыт.

2. Аныкланмыштан соң кайчан ике нокта куела?

А) аныкланмыш исем белән белдерелгәндә;

Б) аныкланмыш рәвеш белән белдерелгәндә;

В) аныкланмыш фигыль белән белдерелгән хәбәрне ачыклаганда;

Г) аныкланмыш алмашлык белән белдерелгәндә.

 3.Нинди тыныш билгесе кирәк?

Ул безнең янга Шамилне үзенең оныгын җибәрде.

А) өтер;

Б) сызык;

В) җәяләр

 Г)ике нокта.

4. Алгоритм нинди тыныш билгесе таләп итә? Аерымланган аныклагыч; атаманы тәрҗемә аша ачыклый.

 А)өтер;

 Б)сызык;

В) ике нокта;

Г) җәяләр.

5. Аныклагыч янында ничә төрле тыныш билгесе куела?

 А)1

 Б)2

В) 3

Г) 4

6. Бирелгән җөмләдә тыныш билгесен дөрес аңлаткан очракны күрсәтегез.

 Безнең мәктәп залында - икенче каттагы өч зур тәрәзәле класс бүлмәсендә - язучылардан кемнәрне генә күрмәдек без. (И.Әүхәдиев)

А) исем белән белдерелгән аныкланмыштан соң килгән аныклагыч аның башка исемен белдерә һәм хәбәрдән ераклашкан;

Б) гомумиләштерүче сүздән соң килгән тиңдәш кисәкләрнең ике ягына сызык куелган;

В) исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасында сызык куелган;

Г) бу җөмләдә сызык куелырга тиеш түгел.



Предварительный просмотр:

Тест.

Урын хәле

Дөрес җавапны сайла.

 1.Нинди хәл урын хәле була?

А) эш яки хәлнең вакытын белдергән

Б) эш яки хәлнең урынын белдергән

В) эш яки хәлнең сәбәбен белдергән

 Г)эш яки хәлнең рәвешен белдергән

 2.Урын хәле нинди сорауларга җавап бирә?

 А)кайда? кая? кайдан?

Б) кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы?

В) ник? нилектән? ни сәбәпле?

Г) ни өчен? нигә? нинди максат белән?

 3.Урын хәле нәрсәләр белән белдерелә?

А) кыек килештәге исемнәр

 Б)рәвеш һәм кыек килештәге исемнәр

В) урын рәвеше, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр

Г) төшем килешендәге исемнәр        

Тест.

Рәвеш хәле

Дөрес җавапны сайла.

1. Нинди хәл рәвеш хәле була?

А) эш яки хәлнең урынын белдергән

Б) эш яки хәлнең вакытын белдергән

В) эш яки хәлнең рәвешен белдергән

Г) эш яки хәлнең сәбәбен белдергән

2. Рәвеш хәле нинди сорауга җавап була?

А) ничек? ни рәвешле?

Б) кайда? кайдан? кая?

В) кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле?

 Г)ни өчен? нигә? нинди максат белән?

 3.Рәвеш хәлен билгеләгез. Чишмә булсам, саф суларым тәңкәдәй чылтырар иде. (Ә.Ерикәй)

А) чишмә булсам

Б) саф

 В)чылтырар идем

 Г)тәңкәдәй

4. Рәвеш хәле ничек белдерелгән? Ул тырышып укый.

А) хәл фигыль белән

 Б)сыйфат фигыль белән

В) рәвеш белән

Г) исем фигыль белән

Тест.

Күләм хәле

Дөрес җавапны сайла.

1. Күләм хәле нинди сорауларга җавап була?

А) ничек? ни рәвешле?

Б) кайда? кайдан? кая?

В) кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле?

Г) күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? ничә тапкыр?

        

2. Бу нинди хәл? Хәл төре; эш яки хәлнең күләмен, дәрәҗәсен белдерә; күпме? никадәр? кебек сорауларга җавап була.

 А)вакыт хәле

 Б)урын хәле

В) күләм хәле        

Г) рәвеш хәле

 3.Күләм хәле була торган сүзләрне билгеләгез.

А) укыгач, аптырап

 Б) дөрес җавап юк

В)сөйләшә-сөйләшә

Г) шатлыктан

Тест.

Сәбәп хәле.

Дөрес җавапны сайла.

1. Сәбәп хәле нинди сорауларга җавап була?

 А)ник? нилектән? ни өчен? ни сәбәпле?

 Б)күпме? никадәр? ничә? ничә тапкыр?

В) кайчан? кайчаннан бирле?

 Г)кайда? кайдан? кая?

2. Сәбәп хәлен табыгыз. Акморат, хәрәкәтсез торганга күрә, туңа, калтырана башлавын сизде. (Ф.Кәрим)

А) хәрәкәтсез

Б) хәрәкәтсез торганга күрә

В) туңа башлавын

 Г)калтырана

 3.Сәбәп хәле ничек белдерелгән? Аны күп белгәне өчен яраталар.

А) исем + бәйлек

Б) исем + бәйлек сүз

В) сыйфат фигыль + бәйлек

Г) исем фигыль + бәйлек

Тест.

Максат хәле

Дөрес җавапны сайла.

1. Максат хәле нәрсәне белдерә?

А) эш яки хәлнең, билгенең күләмен белдерә

Б) эш яки хәлнең максатын белдерә

В) эш яки хәлнең сәбәбен белдерә

 Г)эш яки хәлнең рәвешен белдерә

2. Максат хәленең соравын табыгыз.

А) ник? нилектән? ни өчен? ни сәбәпле?

 Б)күпме? никадәр? ничә? ничә тапкыр?

В) ничек? ни рәвешле?

Г) ни өчен? нигә? нинди максат белән?

 3.Максат хәле ничек белдерелгән? Планны вакытыннан элек үтәү өчен, без тырышып эшләдек.

А) исем фигыль + бәйлек

 Б)инфинитив        

 В)исем + бәйлек

 Г)исем фигыль + бәйлек сүз

Тест.

Шарт хәле.

Дөрес җавапны сайла.

1. Нинди хәл шарт хәле дип атала?

А) эш яки хәлнең максатын белдергән

Б) көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдергән

В) эш яки хәлнең шартын белдергән

 Г)эш яки хәлнең сәбәбен белдергән

2. Шарт хәле ничек белдерелгән? Энем, исән булсаң, мине искә алырсың. (М.Җәлил)

 А)шарт фигыль + сорау кисәкчәсе

 Б)шарт фигыль

 В)шарт фигыль + икән сүзе

Г) хикәя фигыль

3. Шарт хәле ничек белдерелгән? Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.

А) шарт фигыль + сорау кисәкчәсе

Б) шарт фигыль

В) шарт фигыль + икән сүзе

Г) хикәя фигыль

4. Шарт хәле була ала торган сүзләрне билгеләгез.

 А)укыса, борчыла икән, телиме

 Б)укып, борчыла-борчыла, тиз

В) укыса да, борчылуга карамастан

Г) күп, биш ел, җиде тапкыр

Тест.

Кире хәл.

Дөрес җавапны сайла.

1. Бу нинди хәл? Хәлнең бер төре; эш яки хәлнең киресе булачагын аңлата; нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларын куеп була.

 А)кире хәл

 Б)шарт хәле

В) күләм хәле

Г) максат хәле

 2.Кире хәле булган җөмләне билгеләгез.

А) Муса, тынычланып, салмак кына атлавын дәвам итте. (Ш.М.)

Б) Мәрьям, көлә-көлә, аны чәй белән сыйлады. (Н.Ф.)

В) Ул, бу хикәяне укый калса, миңа ачуланыр. (М.Г.)

Г) Хаклык иелсә дә сынмый. (М.)

        

 3.Кире хәл була ала торган сүзләрне күрсәт.

А) укыса, борчыла икән, телиме

Б) укып, борчыла-борчыла, тиз

В) укыса да, борчылуга карамастан

Г) күп, биш ел, җиде тапкыр



Предварительный просмотр:

“Исем” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1.Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган фәне:

а) фонетика

ә) морфология

б) синтаксис

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәре:

а)  сөйләмдә тойгы белдерүгә булышлык итә торган ярдәмче чаралар

ә) мөстәкыйль сүзләргә ияреп кулланыла торган сүзләр

 б) телдә аерым кулланылышта йөри торган тулы мәгънәле лексик берәмлекләр

3. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

ә) билгенең билгесен

б) предметны

4. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?

а) барлык җанлы әйберләргә

ә) кешеләргә

б) кешеләргә һәм хайваннарга

5. Ялгызлык исемнәре дип нинди исемнәр атала?

а) төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә

ә) төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар

б) географик атамалар

6. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем

а) кушма исем дип атала

ә) ясалма исем дип атала

б) парлы исем дип атала

7. Алмагач ясалышы буенча нинди исем?

а) тамыр

ә) ясалма

б) кушма

8. Берлек санның күрсәткече 

а) –нар/-нәр

ә) –лар/-ләр

б) дөрес җавап бирелмәгән

9. Татар телендә ничә килеш бар?

а) алты

ә) биш

б) җиде

10. – лары/ -ләре исемнәрдә нинди кушымча?

а) Иялек килеш кушымчасы

ә) 3 зат күплек сан тартым кушымчасы

б) Баш килеш кушымчасы

11. Авылыңның исеменә нинди кушымчалар ялганган?

а)  2 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

ә) 1 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

б) 2 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары

12.Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем;

ә) сыйфат;

б) фигыль;

13.Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде?

ә) нинди? кайсы?

б) кем? нәрсә?

14.Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, агач;

ә) китап, дәфтәр;

б) Мәскәү, Идел;

15.Ясалма исем:

а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала;

ә) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала;

б) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала;

16.Тезмә исемнәр:

а) бер тамырдан тора;

ә) биш тамырдан ясала;

б) ике яки өч тамырдан ясала;

17.Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:

а) парлы;

ә) кушымча;

б) тезмә;

18.Иялек килешендәге сүзне тап:

а) агачка;

ә) урманны;

б) китапның;

 19.Исемнәр җөмләдә:

а) ия, тәмамлык;

ә) хәбәр, аергыч;

б) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә.

 20.Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:

а) килеш кушымчалары;

ә) тартым кушымчалары;

б) сүз ясагыч кушымчалар;



Предварительный просмотр:

“Алмашлык” темасына тест.

1. Лексик- грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый?

1) мөстәкыйль;

2) бәйләгеч;

3) модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

1) эш яки хәлнең яисә билгенең билгесен белдерә;

2) предметның билгесен белдерә;

3) исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләренә ишарә птә.

3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?

1) җөмлә кисәге булмыйлар;

2) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

3) аергыч кына булып киләләр.

4. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.     (Г. Тукай)

Бу җөмләдәге безнең, минем алмашлыклары нинди җөмлә кисәге?

1) ия;

2) хәбәр;

3) аергыч;

4) тәмамлык;

5) хәл.

5. Ул ничә еллардан бирле шунда тора иде. (А. Алиш.)  

Шунда алмашлыгының нинди җөмлә кисәге булуын   билгелә.

1) ия;

2) хәбәр;

3) аергыч;

4) тәмамлык;

5) хәл.

6. Мин, син, ул, без, сез, алар, кем, нәрсә, һичкем, һичнәрсә, кемдер, нәрсәдер, үз, үзе  кебек алмашлыклар кайсы сүз төркемен алмаштыралар?

1) исемне;

2) сыйфатны;

3) санны;

4) рәвешне.

7. Кайсы  алмашлыклар  килеш, сан, тартым белән төрләнәләр?

1) исем алмашлыклары;

2) сыйфат алмашлыклары;

3) сан алмашлыклары

4) рәвеш алмашлыклары;

8.Ул тырышып укый, шулай укыса, мәктәпне уңышлы тәмамлаячак.

Шулай алмашлыгы кайсы төркемчәдәге фигыльне алмаштырган?

1) хикәя фигыльне;

2) исем фигыльне;

3) хәл фигыльне.

9. Шулайрак язарга кирәк иде.

 Шулай алмашлыгы нинди кушымча алган?

1) килеш кушымчасы;

2) тартым кушымчасы;

3) дәрәҗә кушымчасы.

10. Алмашлыклар нинди әһәмияткә ия?

1)сөйләмне җәенкеләндерәләр;

2) сөйләмгә образлылык өстиләр;

3) бер үк сүзне кабатлаудан котылдыралар, сөйләмне җыйнакландыралар.

11. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр?

1) сан;

2) килеш;

3) тартым.

12. Капитан, сез ялгышмадыгызмы? (Г. Әпсәләмов)

Сез алмашлыгы ни өчен күплек санда кулланылган?

1) икенче затның күплеген белдерә;

2) җөмләдә ялгыш кулланылган;

3) хөрмәт йөзеннән бер генә кешегә мөрәҗәгать иткәндә кулланыла.

13. Килеш һәм сан белән төрләнгәндә, III зат алмашлыгы нинди үзгәрешкә дучар була?

1) үзгәрми;

2) ул  тамырын а  га алмаштыра.

3) дөрес җавап бирелмәгән

14. Аңар, аңарда, аңардан, аңарда  алмашлыклары нәрсәгә карата кулланылалар?

1) кешегә - затка карата;

2) предметларга.

3) дөрес җавап бирелмәгән

15. Бу, шул, теге алмашлыклары кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнәләр?

1)  зат я предметка күрсәткәндә;

2) билгегә ишарә иткәндә;

3) эш-хәл билгесенә ишарә иткәндә.

16. Кайсы күрсәтү алмашлыкларны төрләнми?

1)  исем алмашлыклары;

2) сыйфат алмашлыклары;

3) рәвеш алмашлыклары.

17. Бу, шул, ул күрсәтү алмашлыкларын килеш һәм тартым белән төрләндергәндә, нинди үзгәреш күзәтелә?

1) кушымчалар үзгәрә;

2) тамыр үзгәрә;

3) үзгәреш күзәтелми.

18. Мин үзем укыйм.  Үз  алмашлыгы нинди мәгънәдә?

1) зат алмашлыгы мәгънәсендә;

2) әйбернең иясен белдерә;

3) затны, предметны  аерып      күрсәтә.

19. Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга нинди кушымчалар ялганып ясала?

1) –ның , -нең;

2)-сы, -се;

3) –ныкы, -неке;.

20.  Киләсеңмени сүзеннән нинди сүз төркемнәрен  аерып чыгарырга була?

1) фигыльне;

2) фигыль  +  кисәкчәне;

3) фигыль  +  кисәкчәне +  алмашлыкны.



Предварительный просмотр:

“Рәвеш” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1. Рәвеш нинди сүз төркеменә керә?

а) мөстәкыйль сүз төркеменә;

б) модаль сүз төркеменә;

в) бәйләгеч сүз төркеменә.

2. Рәвеш лексик- грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны белдерә;

б) хәрәкәтне;

в) яки хәлнең билгесен;

г) предметның билгесен.

3. Морфологик яктан рәвешнең төп характерлы үзенчәлеге нинди?

а) төрләнми;

б) төрләнә.

4. Рәвеш кайчан сыйфатны ачыклап килә?

а) предметның билгесен белдергәндә;

б) билгенең билгесен белдергәндә;

в)эш яки хәлнең билгесен белдергәндә.

6. Нинди мәгънә белдерүенә карап, рәвешләрнең төркемчәсен билгеләгез.

Күп, аз, шактый, бертуктаусыз, бераз, тәмам, иртә-кич.

а) саф рәвешләр;

б) урын рәвешләр;

в) күләм-чама рәвешләре.

7. Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.

Мамыктай, кушканча, ишетелгәндәй, яшьләрчә, үзенчә.

а) вакыт рәвешләре;

б) охшату-чагыштыру рәвешләре;

в) саф рәвешләр.

8. Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.

Салмак, әкрен, тиз, җәяү, кинәт, аягүрә, яланаяк, ашык-пошык.

а) саф рәвешләр;

б) урын рәвешләре;

в) сәбәп-максат рәвешләре.

9. Болар, төркемчәсенә карап, нинди рәвешләр?

Юри, бушка, тикмәгә, тиктомалга, әрәмгә.

а) вакыт рәвешләре;

б) сәбәп-максат рәвешләре;

в) саф рәвешләр.

10. Болар төркемчәсе буенча нинди рәвешләр?

Ерак, югары, түбән, анда, монда, ары, бире, якын.

а) урын рәвешләр;

б) охшату-чагыштыру рәвешләре;

в) сәбәп-максат рәвешләре.

11. Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.

 Минемчә, кышын, акчалата, икәүләп, уттаө, татарча.

а) ясалма рәвешләр;

б) кушма рәвешләр;

в) тамыр рәвешләр.

12. Болар ясалышы ягыннан нинди рәвешләр?

Бераз, бертуктаусыз, яланбаш.

а) парлы рәвешләр;

б) ясалма рәвешләр,

в) кушма рәвешләр.

13. Рәвешләрнең ясалыш төрен билгеләгез.

Аз-маз, иртә-кич, ачыктан-ачык.

а) парлы рәвешләр;

б) ясалма рәвешләр;

в) кушма рәвешләр.

14. Рәвешләрнең төзелеш ягыннан төрен билгеләгез.

Аз, күп, кинәт, тиз, әкрен.

а) тамыр рәвешләр;

б) кушма рәвешләр;

в) ясалма рәвешләр.

 15. Түбәндәге рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Клубта халык күп. Безнең авыл моннан ерак түгел.

а) ия;

б) хәл;

в) аергыч;

г) хәбәр.

16. Рәвеш кайсы сүз төркемнәрен ачыклап килә?

а) исем;

б) сыйфат;

в) сан;

г) алмашлык;

д) фигыль.

17. Бу төркемчәдә кайсы рәвеш артык?

 Бер-бер артлы, салмак, берьюлы, иртә-кич.

а) саф рәвеш;

б сәбәп-максат рәвешләре;

в) күләм-чама рәвешләре;

18. Төзелеше ягыннан кайсы рәвеш артык?

  Ишетелгәнчә, көндезен, яхшылап, икеләтә, бераз.

1) кушма рәвеш;

2) парлы рәвеш;

3) тамыр рәвеш.



Предварительный просмотр:

“Сан” темасын йомгаклау өчен тестлар.

  1. Сан нинди  сорауларга җавап бирә?

 а) кем? нәрсә?

 б) нинди?

 в) ничә? күпме?

 г) нишли? нишләде?

  1. Сан белән ачыкланган исем:

  а) сыйфатланмыш дип атала;

  б) саналмыш дип атала;

  в) берничек тә аталмый;

  г) аныкламыш дип атала.

  1. Ясалышы ягыннан саннар:

        а) кыскартылма була;

        б) тамыр гына була;

        в) тамыр, кушымча, тезмә, парлы була.

  1. Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр?

             а) 4;

             б) 3;

             в) 5;

              г) 2.

  1. Рус телендә нинди саннар юк?

  а) микъдар саны, тәртип саны;

  б) бүлем саны, чама саны;

  в) җыю саны, тәртип саны;

  г) микъдар саны, җыю саны.

  1. “ Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны:

  а) җыю саны;

  б) микъдар саны;

  в) тәртип саны;

  г) өлеш саны.

  1. “ Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый” мәкалендә бер, мең саннары:

  а) ия;

  б) аергыч;

  в) хәбәр;

  г) тәмамлык.

  1. Саннар җөмләдә ничә төрле җөмлә кисәге булып килә?

  а) бер төрле;

  б) ике төрле;

  в) күп төрле;

  г) биш төрле.

  1. Җыю саннарын әйтегез:

  а) борау, сорау;

  б) тау, бау;

  в) алтау, җидәү;

  г) җыю саннары юк.

 10. Кайсы җөмләдә бүлем саны бар?

  а) иртәгә Илдус күлдә йөзәр;

  б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта;

  в) бер чокырда мең чокыр;

  г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты



Предварительный просмотр:

“Сыйфат” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1.Сыйфат:

        а) предметның билгесен белдерә;

        б) предметның эшен белдерә;

в) предметны белдерә;

г) эш-хәлнең билгесен белдерә.

     2. Гади дәрәҗәдәге сыйфатны тап:

        а) кызылрак;

        б) ямь-яшел;

        в) ак;

        г) кап-кара.

     3. Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?

         а) -лар, -ләр;

         б) -да, -дә;

         в) -рак,- рәк;

         г) -лы,-ле кушымчалары чрдәмендә.

     4. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат:

        а) предметның гадәти билгесен белдерә;

        б) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге  билгедән артык икәнлеген белдерә;

в) бер предметтагы билгенең икенчесендәгегә караганда артыграк яки азрак булуын күрсәтә;

г) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге предмет билгесеннән кимрәк икәнлеген белдерә.

     5. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны тап:

а) зәңгәрне;

б) чибәрнең чибәре;

в) күгелҗем;

г) тозлы.

     6. Сыйфат җөмләдә:

а) ия;

б) тәмамлык;

в) аергыч, хәбәр, хәл;

г) аныклагыч була.

     7. “Теле татлының дусты күп” мәкалендә исемләшкән сыйфат:

а) теле сүзе;

б) татлының сүзе;

в) исемләшкән сыйфат юк

г) күп сүзе.

      8.  Сыйфат ачыклап килгән исем

а)  аерылмыш дип атала

ә) саналмыш дип атала

б) сыйфатланмыш дип атала

      9. Татар телендә сыйфатлар тартым, килеш белән кайсы очракта төрләнә?

а) исемнәре төшеп калса төрләнә

ә) төрләнми

б) дөрес җавап бирелмәгән

10.Ясалышлары буенча сыйфатлар

а) тамыр, кушма, парлы булалар

ә) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма булалар

11. Сыйфат дәрәҗәләре

а) гади, чагыштыру, кимлек, кечерәйтү

ә) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык,

б) дөрес җавап бирелмәгән

12. Исемләшкән сыйфатлар дип

а) үзе ачыклап килгән исемнән ераклашкан сыйфатлар атала

ә) ачыклап килгән исеме төшеп калган сыйфат атала

б) исемнән соң килгән сыйфат атала



Предварительный просмотр:

Фигыль темасын йомгаклау өчен тестлар.

    1.  Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.

а) хәл фигыль;

ә) исем фигыль;

б) инфинитив;

в) хикәя фигыль.

2. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.

Иң элек уйла, аннан соң эшлә.

а) боерык фигыль;

ә) шарт фигыль;

б) хикәя фигыль;

в) хәл фигыль.

3. Затланышлы фигыльләр - ...

а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;

ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

б) исем,  хикәя, хәл фигыльләр;

в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.

4. Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 3.

5. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

а) исем фигыль;

ә) сыйфат фигыль;

б) хикәя фигыль;

в) шарт фигыль.

6. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.

а) сана, уйла, шатлан;

ә) язган, яса, сөйлә;

б) менгән, саубуллаш, эшлә;

в) кочакларга, килгән, укы.

7. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;

ә) –ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;

б) –лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;

в) –ча/-чә; -дай/-дәй.

8. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.

Яхшылык ташны да эретә.

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

б) үткән заман сыйфат фигыль;

в) үткән заман хикәя фигыль.

9. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:

а) предметны белдерә;

ә) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.

10. Баруы, эшләмәве, килүе исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) зат – сан белән;

ә) килеш белән;

б) тартым белән;

в) төрләнмәгән.

11. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне күрсәтегез.

а) кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;

ә) бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;

б) шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;

в) сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.

12. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән;

ә) килеш белән;

б) барлык-юклык белән;

в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.

13. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.

а) шарт фигыль;

ә) хикәя фигыль;

б) кире шарт фигыль;

в) инфинитив.

14. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.

а) тәмамлык;

ә) шарт хәле;

б) максат хәле;

в) хәбәр.

15. Төшем юнәлеше кушымчаларын билгеләгез.

а) –н, -ын/-ен;

ә) –ыл/-ел, -л;

б) –ш, -ыш/-еш;

в) –дер/-дыр, -тыр/-тер; -т; -ер/-ыр; -р; -кыр/-кер.

16. Ярдәмче фигыльләрне күрсәтегез.

а) кил, бит, инде, барса;

ә) иде, икән, имеш, бул, кыл;

б) бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;

в) тиккә, укый, язып, җибәрү.

17. Кайсы раслау дөрес?

а) татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән төрләнә ;

ә) татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә;

б) татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман белән төрләнә;

в) татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән төрләнә.

18. Хәл фигыльнең IV төрен билгеләгез.

а) көлә-көлә, елмая-елмая, сөйли-сөйли;

ә) кайткач, килгәч, укыгач;

б) күргәнче, укыганчы, кайтканчы;

в) тырышып, карап, күзәтеп.

19. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?

Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.

а) хәбәр;

ә) аергыч;

б) тәмамлык;

в) хәл.

20. Ялгыш билгеләнгән фигыльне күрсәтегез.

а) кайтуын – исем фигыль;

ә) яратырга – боерык фигыль;

б) тырышкач – хәл фигыль;

в) икән – ярдәмче фигыль.