Презентация " Нәүрүз бәйрәме"

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon prezentatsiya_navruz.ppt2.15 МБ

Предварительный просмотр:

Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Нәүрүз бәйрәме: Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.

Слайд 2

Нәүрүз бәйрәме Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.

Слайд 3

Нәүрүз мөбарәк булсын! Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Фарсыча “Нәү”-яңа, “рүз”-көн дигәнне аңлата. Көнчыгыш календаре буенча бу-Яңа елны каршылау бәйрәме.

Слайд 4

БАЛАЛАР ЙОРТТАН - ЙОРТКА КЕРЕП, “НӘҮРҮЗ ӘЙТЕП” ЙӨРГӘННӘР: АЧ ИШЕГЕҢ КЕРӘБЕЗ, НӘҮРҮЗ ӘЙТӘ КИЛӘБЕЗ, ХӘЕР-ДОГА КЫЛАБЫЗ, НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘКБАД!

Слайд 5

Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар. Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

Слайд 6

“ Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә балачагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Слайд 7

Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә” дип игълан иткәннәр.

Слайд 8

НӘҮРҮЗ МӨБАРӘК БУЛСЫН! Презентацияне әзерләде: Фәйзулина Р.В.