Г.ГЫЙЛЬМАНОВНЫҢ “ҮЧ ХӘТЕРЕ” ХИКӘЯСЕНДӘ МИФОЛОГИК МОТИВ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Г.ГЫЙЛЬМАНОВНЫҢ “ҮЧ ХӘТЕРЕ” ХИКӘЯСЕНДӘ МИФОЛОГИК МОТИВ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_g.gyylmanov_-_uch_htere.docx21.6 КБ

Предварительный просмотр:

Г.ГЫЙЛЬМАНОВНЫҢ “ҮЧ ХӘТЕРЕ” ХИКӘЯСЕНДӘ МИФОЛОГИК МОТИВ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

Г.Гыйльманов татар әдәбиятына татар халкының борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышлары элементларын кертеп, әлеге юнәлешне үз иткән, аны алга таба үстергән һәм баеткан шәхес. Әдип әлеге мирасны җыйган һәм барлаган, аларны өйрәнгән һәм халыкка ирештерү эшләре алып барган (1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан «Татар мифлары» — биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә).

Г. Гыйльманов иҗатына Д. Заһидуллина, Ф. Урманчиев, Л. Минһаҗева, А. Шәмсутова һ.б. кызыклы гына күзәтүләр эшләделәр. Шулар арасыннан Алсу Шәмсутова Г. Гыйльмановның үзенә генә хас сурәтләү алымы турында: “Әдәби әсәрдә яңа дөнья, дөньяның үзенчәлекле моделен тудыру алымы бар. Әдәбият белемендә мондый күренешне “миф тудыру... дип атыйлар...”, - дигән фикер әйтә [5: 142].

Ләйлә Минһаҗева Г.Гыйльмановны әкияти һәм реальлекнең тыгыз бәйләнеше әсәрләрнең спецификасын тудыручылар рәтенә кертә. Ягъни, “Татар балалар язучылары легенда һәм риваятьләр, әкияти сюжетлар һәм хәзерге яшәеш арасында параллельлек үткәрергә омтылалар. Бу хәл мәгънәгә тирәнрәк үтеп керергә, халык, тарих белән горурланырга мөмкинлекләр ача. Мондый әсәрләрдә төп геройлар бөтен бер персонажлар системасын специфик итә”, - ди, һәм шул язучылар исәбендә Г.Гыйльмановны да атый [4: 692].

Г.Гыйльманов – әдәбиятта үзен танытып өлгергән өлкән язучы. 1972 елларда матбугатта күренә башлап, ике дистә елдан артык вакыт татар әдәбиятын үзенең әсәрләре белән тулыландырып бара.

“Кемнеңдер рәнҗешенә дучар булганда тарих, яшәеш, нәсел җепләре бутала – битарафлык яисә үч барлыкка килә. Нәсел хәтерендә уелып калган рәнҗеш исә бурыч булып киләчәк буынны киләсе көннәргә озата, бәлки бурычны үтәү үзе – бер хыялга әверелә. Ә иң зур рәнҗеш ул – кемнеңдер нигезен, йортын басып алу, яулау, тар-мар итү... Мондый тарихлар аерым бер нәсел, гаилә язмышында тетрәндергеч итеп бирелергә мөмкин” [1]. Нәселгә төшкән рәнҗешне үтәү бурычны, хыялга әверелдереп,  реаль тормыш кысаларныда тасвирлау өчен, мифологик сюжет сызыгын чынбарлык белән тоташтыру кирәк.

Әлеге төр күренешләрне тасвирлаганда татар әдәбиятында реализм кысаларына да, романтизм иҗат юнәлешенә дә сыеша алмаган үзенчәлекле һәм үзгә әсәрләр пәйда була. Әсәр эчтәлеген укучыга җиткерү өчен, бер әсәр чикләрендә төрле темалар, әдәби алымнар, стильләр, төрле әдәби-тарихи традицияләрнең очрашуы кирәк булып чыга [3: 141].

Үзәккә фәлсәфи як (яшәү фәлсәфәсеме ул, дөньяны танып-белү яки кабул итү рәвешеме), рухи кыйммәтләр һәм татар халкының ислам, мәҗүсилек белән бәйле образлары, фикерләре куелган; алар аша экзистенциаль идеяләр үткәрелгән әсәрләрдәге  гел реалистик буяулар белән генә сугарылган татар әдәбиятында яңа юнәлеш – “метафизик реализм” юнәлеше формалашкан әсәрләрдән Галимҗан Гыйльмановның күп кенә хезмәтләрен күрсәтеп була (“Оча торган кешеләр”, “Фәрештә”, “Күрәзә”, “Җанбалык”, “Үч хәтере” һ.б.).

Метафизик реализм – Яшәешнең метафизик дәрәҗәсен ачуны үзмаксат итеп куйган, рухи эзләнүләрне нигез итеп алып, кеше күңеленең яшерен урыннарын, дөнья яратылышының серле, билгесез якларын үзенчәлекле итеп сурәтләгән алым. Әлеге алымның нигезе булып реализм кала һәм аңа “яшерен дөнья”, “яшерен чынбарлык”, “хакыйкый чынбарлык” дигән параллельләр өстәлә” [6: 140].

Озак еллар дәвамында татар халкының ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү; борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын җыю һәм барлау юлында гыйльми эзләнүләр белән шөгелләнгән Г.Гыйльманов әлеге күренеш яки образларны үзенең күп кенә әсәрләрендә куллана.  Шунысы игътибарга лаек, автор аларны халык авыз иҗатындагыча гадәти итеп кенә түгел, ә чынбарлык белән бәйләп тасвирлый. Ягъни, әсәрне уку һәм анализлау барышында, мәсәлән мифик образлар, миф түгел, нәкъ менә реаль тормыштагы кешеләр белән бер сызыкта сурәтләнәләр. Образлар системасы гына түгел, сюжет сызыгында риваять-легендаларны ышанырлык итеп куллану үзенчәлеге дә Г.Гыйльманов иҗатына хас алым. Мәсәлән, “Үч хәтере” хикәясендә, исеменнән күренгәнчә үк, нәселдән нәселгә тапшырылып килгән “кан дошман” турындагы васыять-легенда реаль тормыш кануннарына буйсынып кулланыла. Беренче карашка мифологик мотив ачык чагылмый кебек. “Рухлар бакчасы”нда Мансурга бабасы тарафыннан сөйләп калдырылган риваять – үткәнне искә төшерү кебек кенә чагылыш таба. Ләкин, Мансур образының әлеге хәтирәсе нәкъ менә тарих – бүгенге көн – киләчәк чылбырын төзи һәм легенданы чынбарлыкка күчерә.

Мунча нигезенә таш кирәк булу сәбәпле, Мансур образы аша үткәндә булган вакыйганы сурәтләргә кирәк була. Ягъни үткәнгә әйләнеп кайтып, Г.Гыйльманов “Рухлар бакчасы”нда Мансурга бабасы сөйләп калдырган вакыйганы искә төшерә. Әлеге хәтирә яңарту алымын кулланып, автор  сюжет сызыгы яссылыгында мифологик мотивны бүгенге көн нормасы итеп тасвирлый, тик шул ук вакытта легенданың, ягъни нәселдән нәселгә күчеп килгән “бурыч кайтару” процессының бүген дә яшәп килүен искәртә. Биредә мифологик мотив белән чынбарлык янәшә куелып кына калмый, ә бербөтен булып кабул ителә. Бу очракта Мансурның бабасы сөйләмен тәшкил итән сюжет сызыгы беренчесенең башына барып тоташа: “Рухлар бакчасы”на барыр алдыннан Мансур аңа кадәр булган вакыйганы искә ала. Хатыны Хәния белән әлеге бакчага бару һәм андагы вакыйлар исә өченче сюжет сызыгын  тәшкил итеп беренчесенең ахырына килеп ялгана. Шул рәвешле, модернистик әдәбиятка хас алым – мифологик материалны иҗади үзләштерү күзәтелә [3: 143].

Әсәр ахырында Хәния тарафыннан: “Әбекәй! Мин үчебезне кайтардым!”  [2: 51], - дип әйтелгән сүзләр Мансур белән хатынының  ике як дошман нәселе варислары булуын ачыклый. “Кан үче” алыну вакыйгасында “чынбарлык” гомумән бүтән стильдә: капма-каршылыклар үтә җете булып чагыла, һәм хөкемдар сурәт өстенлек ала. Шулай итеп, хикәяләү барышында әдәби әсәр, беренче карашка, чынбарлык вакыйгаларына гына корылган дигән фикергә китерсә, ташның күккү күтәрелеп, аннан соң Мансур өстенә төшеп аны изүе, Мансур җанының бәрелә-сугыла тән читлегеннән очып чыгып китүе – мифологик мотив элементлары күзгә ташланырлык булып өстәлү, әлеге өлеш уйлап табылган икәнлеге асызыклана. Әсәр чынбарлыгының укучыга билгеле бер күләмдәге мәгълүматны җиткерү, вакыйганы тасвирлау яки сөйләп бирү өчен тудырылуы ахырда аңлашыла.

Әдәбият

  1. Гыйльманов Г. https://tt.oxforddictionaries.com
  2. Гыйльманов Г. Тәкъдиргә юл: хикәяләр, новеллалар (2001-2012) // Г.Гыйльманов. – Казан : Рухият, 2014. - 447 б.
  3. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык) // Д.Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2006. – 255 б.
  4. Мингазова Л.И. «Детская поэзия Г. Гильманова в контексте этических исканий современности» // Материалы Международной научно-практической конференции «Искусство и художественное образование в контексте межкультурного взаимодействия» // Л.И. Мингазова. –  Казань: ИФИ, 2013. – 692 с.
  5. Шәмсутова А. Галимҗан Гыйльманов иҗаты. Мәйдан 2007 - №4, 142 бит.
  6. Шәмсутова А. Җан сурәте // Мәйдан. – 2007. – № 4. – 140–143 б.