Күренекле рус прозаиклары Л.Н.Толстой, И.В.Бунин, Ф.М.Достоевский иҗатларына Коръән тәэсире

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Күренекле рус прозаиклары Л.Н.Толстой, И.В.Бунин, Ф.М.Достоевский иҗатларына Коръән тәэсире

Скачать:


Предварительный просмотр:

Күренекле рус прозаиклары Л.Н.Толстой, И.В.Бунин, Ф.М.Достоевский иҗатларына Коръән тәэсире

Чыгышымны Л.Н.Толстойның мондый сүзләре белән башлыйсым килә: "Как ни странно это сказать, для меня, ставящего выше христианские идеалы и христианское учение в его истинном смысле, для меня не может быть никакого сомнения в том, что Магометанство [Ислам] по своим внешним формам стоит несравненно выше церковного православия”.

Иң беренче шуны ачыкларга кирәк: Л.Н.Толстой тормышында мөселманнар белән кисеш юллары бар микән? һәм ул Ислам дине турында нәрсәләр белгән? Толстойга 13 яшь булганда, алар гаиләсе Казанга күченә. 1844 елда ул Казан университетына укырга керә һәм анда Мирза Казымбек җитәкчелегендә гарәп һәм төрки телләрне өйрәнә.

1851 елда олы абыйсы Николай аны үзе белән Кавказга барырга үгетли. Лев Николаевич Терека буендагы казаклар станицасында 3 ел яши, һәм Кизляр, Тифлис, Владикавказга барып, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша (башта ирекле, аннары хезмәттә). Үзенә җәлеп итә торган табигать, яуларда көрәшүче халыкның тормыш-көнкүреше генә түгел, ә аларның характерларын ачыклау, ислам динен күрү һәм тою “Казаки”, “Набег”, “Рубка леса”, “Хаджи-Мурат» һ.б. хезмәтләрендә чагылыш тапкан.

Россиягә кайткач, Л.Н.Толстой, әлеге “Кыргый төбәкне” яратуы турында үзенең көндәлегенә яза: “Әлеге төбәктә ике каршылык - иреклелек белән сугыш тоташа” ди ул. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул үзенең казак дуслары турында искә ала торган булган.

 «Севастопольские рассказы» дигән хезмәте Кырым сугышында язылган була. Әлеге сугышта Толстой артиллерия командиры була, соңыннан ул Анна ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Кырымда ул батырлык белән генә түгел, ә кырым татарларының тормыш-көнкүреше, ислам диненең үзенчәлекләре белән таныша һәм яңа дингә нигез салу – Христосның динен чистарту һәм гамәлгә кертү турында хыялланы (он мечтал об «основании новой религии» — очищенной и практической религии Христа)

Соңрак ул Мисыр мөфтие, реформатор юнәлешендәге танылган мөселман эшлеклесе Мөхәммәд Абдо белән хат алыша, күп кенә татарлар белән дә аралашып яши.

Кыскасы, Л.Н.Толстой ислам динле белеме булмаса да, ислам дине турында байтак белем һәм тәҗрибә туплаган була.

“Хадҗи Морат” әсәре аша кавказ халкының яшәү рәвеше, күңел матурлыгы, холкы, гореф — гадәткә һәм шәригатькә буйсынган көндәлек тормышлары турында күп нәрсә беләбез. Әлеге хезмәтне мөселман кешесе язган кебек, чөнки Толстой болай дип яза: Хаҗи Морат шулай уйга талды ки, ул үзенең кувшиныннан су акканын да сизмәде”

( «Хаджи-Мурат так задумался, — пишет Толстой, — что не заметил, как нагнул кувшин, и вода лилась из него»). Әлеге алым Мөхәммәднең хаҗ кылганда кувшиннан су агып торудан туктамаган мизгелен күз алдына китерергә мөмкин.

“Кавказский пленник” исемле хезмәтендә, Толстой 19 гасырда Кавказда барган сугышлар һәм батыр рус офицеры Жилин турында яза. Кавказда яшәп, аның тәртипләре белән танышкач, бу әсәре белән ул тау халкының барлык көнкүреш чынбарлыгы, хәтта кием бизәүгә кадәр, - дөрес, тулысынча реаль итеп яза. Шуның аша укучыларны ислам диненә якынайта, автор әлеге дини мотивларны укучының  күз алдына китереп бастырырлык итеп сурәтли.

Достоевский хезмәтләренә күз салыйк. Аның “Преступление и наказанаие” Романы 6 өлештән тора: 1 өлеше-җинаять, 5 өлеше - җәза. Раскольников Романның композицион һәм рухи үзәге булып тора. Аның образында «яңа кешене» терелтү «нең дини идеясе, аның дингә тартылуы, Ходайга әйләнеп кайту юлында газап һәм үкенү хисләре идеясе төзелгән, кешене Илаһи башлангыч белән үтерүче хакимият идеясе күрсәтелгән. Биредә Контрастлык принцибы тормышка ашырыла-Раскольников эксперимент үткәрергә улый һәм җинаять кыла («тварь я дрожащая или право имею»). Мәхәббәт, газаплану һәм мәрхәмәт аша коткару идеясен йөртүче-Соня Мармеладова образы Раскольников язмышында аеруча мөһим роль уйный. Әлеге образ «тереләр дөньясы белән Үлекләр патшалыгы»ның рухи «проводнигы», ягъни ике дөнья арасындагы рухи үткәргеч бер сукмак булып тора.

Роман структурасының төп элемент булып шул ук  - Соня Мармеладова образының Родион Раскольниковка Лазарьның Яңадан туу турындагы Библия эпизодын уку өлеше тора, бу өлеш әсәрдә дини проблематиканы раслый, чөнки бу өлештәге мәгънә шуннан гыйбарәт: кешене Ходай тарафыннан яратыла, Ходай яраткн бәндәсенә сынаулар җибәрә дигән караш аңлатыла.

Достоевскийның дингә карашын һәм фикерләрен өйрәнмичә торып, аның хезмәтләрендәге(произведенияларындагы) дини карашларны тиешле дәрәҗәдә аңлап булмый. Язучы карашларын төптән өйрәнмичә, романдагы геройларның рухи тормыш, кичерешләрен, факторларны 100% аңлап бетермәскә мөмкин. Ягъни, Достоевский өчен дини мораль – ул аның авторлык позициясе, әсәрдәге вакыйга-күренешләрне контрльдә тоту, шулай ук, дини образлар, ягъни образларга дин элементлар өстәү – чынбарлыкны сәнгати торгызу чарасы түгел, ә геройларның рухи тормышы факторларын сурәтләү һәм аларны нәкъ шулай карарга кирәк тә.

Достоевскиның “Идиот” романында да дини мотивларны аерып күрсәтергә мөмкин. Мышкин фамилияле кеше(романданы герой) Христос идеалына якынлаштырылган образы. Биредә кырыс экспериментны күрергә мөмкин: Явызлыктан арынырга теләгән Христос вәгазе(проповедь) белән үлчәгәндә, заманча дөнья ул нинди? Шуңа күрә Князь Мышкинның романдагы миссиясе аерым бер рынны алып тора. Автор фикере буенча, ул эгоизм белән зарарланган кешеләрнең күңелләрен шифалауны максат итеп куя.

Мисал итеп, ислам динендә көненә 5 намазны уку әлеге дөньяда, кешеләр арасында кабул ителгән кебек, Мышкин да җир йөзендә динне югарылыкка күтәрер өчен үзенең көчен кертергә тиеш. Үзенең хезмәте аша ул кешеләрдә игелек, гаделлек хисе уятырга, бөек диннең шифалыгын, изгелеген күрсәтергә тиеш.

Бунин. «Я обречен познать тоску всех стран и всех времен», –  дип язган Бунин үзенең «Эт» («Собака») шигырендә. Язучының беренче ерак сәяхәте Кырым ярымутравы белән бәйле. Бу искиткеч матур табигатьле гаҗәеп җирләр турында Бунинның бик күп шигырьләрендә телгә алына. Беренче баруында ук ул Пушкин һәм Лермонтов эзләреннән йөреп Кырымны аркылыга-буйга әйләнеп чыга. Көндәлекләреннән күренгәнчә, 1896 елның 1 июнендә Иван Бунин тимер юл буйлап Александровкадан (Запорожье) Бакчасарайга  таба юнәлә. Ә Бакчасарайдан атка утырып Чуфут Калә монастырена бара.

Бунинның «Аксак Тимер» шигырен укый башлаганда ук рәхимсез Аксак Тимер күз алдына килеп баса. Поэтик легенда булуына карамастан, Бунинның “Аксак Тимер” хикәясе кебек үк, ул үзенә тартып тора.  Вакыйгалар Кырымның бер авылындагы каһвәханәдә бара.  Урам җырчысы үтеп баручылар өчен җыр башкара. Ул хикәянең бер өзеген исегезгә төшерик әле: 

«О, Темир-Аксак-Хан, говорила песня, не было в подлунной отважней, счастливей и славнее тебя, смуглоликий, огнеглазый – светлый и благостный, как Гавриил, мудрый и пышный, как царь Сулейман! Ярче и зеленей райской листвы был шелк твоего тюрбана, и семицветным звездным огнем дрожало и переливалось его алмазное перо, и за счастье прикоснуться кончиком уст к темной и узкой руке твоей, осыпанной индийскими перстнями, готовы были умереть прекраснейшие в мире царевны и рабыни. Но, до дна испив чашу земных утех, в пыли, на базаре сидел ты, Темир-Аксак-Хан, и ловил, целовал рубище проходящих калек: – Выньте мою страждущую душу, калеки! …А-а-а, Темир-Аксак-Хан, где она, горькая мудрость твоя? Где ее муки души твоей, слезами и желчью исторгнувшей вон мед земных обольщений?»

Менә сезгә Иван Бунин, аның сүзләре, аның тормыш фәлсәфәсе, аның Аксак Тимер язмышын оста итеп сурәтләве. Бу Кырым юлларының поэтик исләре белән баетылган  фәлсәфи проза гына булса да, Бунин төрле чорларның ритмын тоя-тоя төрки халыклар үткән тарихи юлдан барган. Һәм нәкъ менә әлеге юл аны Коръәнгә, Ислам нигезләренә якынайткан да инде.

Образлы итеп әйтсәк, Көнчыгышка И.Бунин тауларда сакланып калган татар мәдәнияте аша килә. Һәм ул Кырым ярымутравына бер тапкыр гына да әйләнеп кайтмаячак бит әле. Россиядә Ислам көнчыгышына юл яручы беренче кеше булмаса да, данлыклы рус каләм әһелләре Пушкин, Толстой, Лермонтов һ.б.ш. эзләренә ышанычлы адымнар белән басып баручы иҗатчы булган ул. Бунин юл алган вакытта мәгълүмат кыры да үзгәрәк була: рус теленә тәрҗемә ителеп бик күп көнчыгыш шагыйрьләренең иҗаты һәм тарих буенча китаплар дөнья күрә башлый.  Аның сәяхәтләр картасында  – 1903 елда Төркия, 1906 елда – Мисыр, Сирия, Палестина, 1910 елда – Алжир, Сахара һәм Тунис. Һинд океаныннан Цейлонга сәяхәте һәм большевиклар  чорындагы Россиядәге авыр вакытларда  күпме мөселманнарны очрата әле ул анда.

Бунин бит Ислам темасына гына түгел, динебезнең рухи нигезләренә мөрәҗәгать итә. Иң мөһиме –  шигырьгә салынган сүзләреннән аның Аллаһка ихлас ышанганлыгын аңлыйсың.

“Сер”  («Тайна»)  исемле шигыре Бунин поэзиясенең төп шедеврларыннан саналырга хаклы.

Элиф, Лам, Мим (Коран, 29:1; 30:1, 31:1, 32:1)

Он на клинок дохнул – и жало

Его сирийского кинжала

Померкло в дымке голубой:

Под дымкой

 Он на клинок дохнул — и жало
Его сирийского кинжала
Померкло в дымке голубой;
Под дымкой ярче заблистали
Узоры золота на стали
Своей червонною резьбой.

"Во имя Бога и Пророка,
Прочти, слуга небес и рока,
Свой бранный клич: скажи, каким
Девизом твой клинок украшен?"
И он сказал: "Девиз мой страшен.
Он — тайна тайн: Элиф. Лам. Мим".

"Элиф. Лам. Мим? Но эти знаки
Темны, как путь в загробном мраке:
Сокрыл их тайну Мохаммед..."
"Молчи, молчи! — сказал он строго, —
Нет в мире Бога, кроме Бога,
Сильнее тайны — силы нет".

Сказал, коснулся ятаганом
Чела под шелковым тюрбаном,
Окинул жаркий Атмейдан
Ленивым взглядом хищной птицы —
И тихо синие ресницы
Опять склонил на ятаган.

Үзе күзаллаган әңгәмәдәш белән Бунин Аллаһ Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат булмавы, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үәсәлләмнең Аллаһның илчесе булуы хакында, ягъни, ислам динендәге һәр кеше белергә тиешле шәһадәт хакында сөйләшә. Әмма ул моны үзенчә, образлы тел белән әйтеп бирә.

Иван Бунинның һәр шигыре үзенчәлекле. Шуларның берсе – Кадер кичәсе турында. Белгәнебезчә, Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, – дип әйтелә. Изге китабыбыздагы аятьләр Хира тавында Җәбраил фәрештә “Укы!” дигәннән соң иңә башлый. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакълеккә, яхшылыкка, ягъни  бәхет-сәгадәткә илтә торган  юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә. Шушы серле кичнең шәрәфәтен вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, – дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт  мең айлык гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата. “Кадер киче” шигырендә Бунин менә ничек тасвирлый бит аны:

Ночь Аль-Кадра. Сошлись, слились вершины,
И выше к небесам воздвиглись их чалмы.
Пел муэдзин. Еще алеют льдины.
Но из теснин, с долин уж дышит холод тьмы.

Ночь Аль-Кадра. По темным горным склонам
еще спускаются, слоятся облака.
Пел муэдзин. Перед великим Троном
Уже течет, дымясь, Алмазная река.

И Гавриил — неслышно и незримо —
Обходит спящий мир. Господь, благослови
Незримый путь святого пилигрима
И дай земле твоей ночь мира и любви!

Нинди якты энергия бирә бу юллар. Безнең өчен изге булган әйберләр турындагы уйлары белән бүлешкән Бунинның рухи тәҗрибәсен сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый.

Бунин шигырьләрендәге Мөхәммәт пәйгамбәр образы – аерым тема ул. Аңа кереп китәр өчен Коръәндәге  “Без сиңа Кәүсәр бирдек” дигән сүзләргә нигезләнгән шигыренә игътибарыгызны юнәлтим. Кәүсәр – оҗмах бакчаларында ага торган елга. Коръән белән танышу Бунинда искиткеч ассоциацияләр тудырган дигәндә, нәкъ менә әлеге шигырьне искә алырга кирәктер.

Здесь царство снов. На сотни верст безлюдны
Солончаков нагие берега.
Но воды в них — небесно-изумрудны
И шелк песков белее, чем снега.
В шелках песков лишь сизые полыни
Растит аллах для кочевых отар,
И небеса здесь несказанно сини,
И солнце в них — как адский огнь, Сакар.
И в знойный час, когда мираж зеркальный
Сольет весь мир в один великий сон,
В безбрежный блеск, за грань земли печальной,
В сады Джиннат уносит душу он.
А там течет, там льется за туманом
Река всех рек, лазурная Ковсерь,
И всей земле, всем племенам и странам
Сулит покой. Терни, молись — и верь.

Мөхәммәт Пәйгамбәр тауда ялгыз дога укып, гыйбадәт кылып йөргәндә янына Җәбраил галәйһис-сәлам (фәрештә) килүе һәм аңа пәйгамбәрлек иңдерүе хакында беләсез. Мәгълүм хәдисне Бунин үзенчә болай җиткерә:

В пустыне красной над пророком

Летел архангел Гавриил

И жгучий зной в пути далеком

Смягчал сияньем белых крыл.

Шул ук вакытта, “Мөхәммәт Пәйгамбәр сөргендә” шигыре аша шагыйрь пәйгамбәр булуның бөтен авырлыгы, катлаулылыгы җиткерергә тырышкан. Бернигә дә карамыйча кешеләргә Аллаһ сүзен җиткерүченең язмышын тасвирлавы буенча да, хикәяләве, сурәтләве буенча да поэзия рамкаларына сыймый торган әсәр дияр идем мин аны.

Духи над пустыней пролетали
В сумерки, над каменистым логом.
Скорбные слова его звучали,
Как источник, позабытый богом.
На песке, босой, с раскрытой грудью,
Он сидел и говорил, тоскуя:
«Предан я пустыне и безлюдью,
Отрешен от всех, кого люблю я!»
И сказали Духи: «Недостойно
Быть пророку слабым и усталым».
И пророк печально и спокойно
Отвечал: «Я жаловался скалам».

Менә ул – рухның көчле булуы! “Мин кыяларга зарландым”. Менә ул кешегә илаһи дөреслекне җиткерүче образы: “Түз, гыйбадәт кыл һәм ышан”.

Шулай итеп, Бунин иҗатында тагын бер гаҗәп әйбер – аның ислам гыйбәдәтен “үз итүе”дер...: шигырьләрендә мәдәни яктан тасвирлау гына түгел, ә менә Аллаһка табыну, шул табынуда “эрү”.  Шагыйрь догалар һәм намаз укыр алдыннан пакълану, чистарыну, ягъни  тәһарәт алуның мөһимлегенә басым ясый, намаз укыгандагы һәр хәрәкәтне тәфсилләп сурәтли. Аллаһка бөтен барлыгы белән ышанган һәм аңа табынып дога кылучы, намаз укучы мөселманнарны диңгез  ярындагы дулкыннар белән чагыштыра. Үзем дә Аллаһка ихлас ышанучы кеше буларак, мондый юлларны уку күңелемә балаларымның көлгән тавышын, кошлар сайравын, чишмә челтерәвен ишеткәндәге кебек рәхәтлек бирә. Ул юлларда шагыйрәнә осталыкка яшеренеп ислам диненә ихлас мөнәсәбәт, Аллаһның берлеген тану һәм аны олылау тоемлана.