Презентация по творчеству Роберта Миннулина

Родившийся на берегах реки Сюнь, которая служит естественной границей между республиками Башкортостан и Татарстан, поэт и публицист Роберт Миннуллин проложил мост между народами, создав стихи на обоих языках. С произведениями литератора поволжские дети знакомятся еще в яслях, а в школе цитаты из них становятся эпиграфами к сочинениям. Творчество Роберта Мугаллимовича стало объектом изучения татарских и башкирских филологов, а песни, написанные на его стихи, исполняют популярные вокалисты обеих республик.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл robert_minnullin.pptx2.73 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Роберт Ми ңн уллин

Слайд 2

Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа . Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә . Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә . Булачак шагыйрьнең балачагы , үсмер еллары Сөн буена урнашкан , Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый . Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый . Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли . Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый .

Слайд 4

Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли . Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә . Әле мәктәптә укыганда ук « Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый . Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә.

Слайд 5

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла . «Татарстан яшьләре », « Социалистик Татарстан» газеталарында , «Казан утлары » журналында , « Идел » альманахында шигырьләре күренә башлый . « Беренче карлыгачлар »(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә , тәнкыйть тә яратып кабул итә . 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша . 1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре » газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра , үзенең фатихасын бирә .

Слайд 6

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин « Яшь ленинчы » газетасында эшли башлый , балалар дөньясы белән якыннан таныша . Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән , балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый . Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан , Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар .

Слайд 7

Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Алар төрле конкурсларда , фестивальләрдә беренче урыннарны яулый . Бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе ул. Роберт Миңнуллин , әлбәттә инде , ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы , туган як, туган җир, табигать лирикасы , әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле , игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр.

Слайд 8

Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый . Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы »(1988), « Энекәш кирәк миңа »(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар . «Дөньядагы иң зур алма »(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды . Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде . Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде . 1997 елда Р. Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде . 1998 елда исә шагыйрь « Мәгариф » нәшрияты чыгарган « Күчтәнәч »(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде . Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.

Слайд 10

Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары » журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, « Яшь ленинчы » ( «Сабантуй» ) газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли . 1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе , 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара . 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе , 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы , 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы , 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы , төрле елларда «Казан утлары », «Татарстан», « Идел », «Салават күпере », “ Сәхнә ”, «Татар иле», « Сабыйга » кебек басмаларның редколлегия әгъзасы , «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы ... Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә .