открытый урок

Айдашева Кадрия Амирзяновна

"Син- табигать  баласы" 7сыйныфның  рус  төркемендә укучы укучылар өчен.  

Максат: Татар теле hэм әдәбияты дәресләрендә мин hәр баланың яшь узенчәлеген, белем дәрәҗәсен, сәләтен искә алып төрле алымнар кулланам, индивидуаль эшләр бирәм. Укытучы соравына гына җавап бирдертмичә, укучыларның бер – берсенә сорау бирүләрен оештырам.

 

Дәрес тибы: Л.Г.К.К.

 

Җиһазлау:дәреслек, Табигать турында  фотолар.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7kl_sin-tabigat_balasy.doc55.5 КБ
Microsoft Office document icon 7syynyf_ochen_kontrol_esh1ch.doc20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Татар әдәбияте дәресендә рус төркемнренең VII сыйныфында «Син – табигать баласы» тексты

                                                                            Алабуга шәһәрендәге

                                                                       4нче гимназиянең

                                                             2категорияле

                                                                             укытучысы  Айдашева

                                                                             Кадрия Әмирҗан кызы

2012 ел

Тема: «Син – табигать баласы» тексты .

Максат: Татар теле hэм әдәбияты дәресләрендә мин hәр баланың яшь узенчәлеген, белем дәрәҗәсен, сәләтен искә алып төрле алымнар кулланам, индивидуаль эшләр бирәм. Укытучы соравына гына җавап бирдертмичә, укучыларның бер – берсенә сорау бирүләрен оештырам.

        Дәрес тибы: Л.Г.К.К.

Җиһазлау:дәреслек, Табигать турында  фотолар.

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2.Уңай психологик халәт тудыру.

а)Грамматик эчтәлектәге хикәя сөйләү.

б)Әңгәмә.

-Укучылар,хикәя нәрсә турында? (табигать турында)

3.Белемнщрне тигезләү.

Әңгәмә.

-Укучылар,үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.(Алдагы дәрестә без табигать турында сөйләштек һәм ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагы).

II.Уку мәсьәләсен кую.

        1.Башта авазларны дөрес әйтү күнегүләре башкарыла. Сузлек өстендэ эш эшләнә: сүзләргә басым куела, тәрҗемә ителә, сузләр кабатлап әйтелә hәм дәфтәрләргэ языла:(1нче күнегү)

        Гасыр – век, агулы - ядовитый, зарарлы- вредный, кайгырта- заботится, бурыч – долг, казылма байлыклар – полезные ископаемые, табигать – природа, пычрана - загрязняется, куркыныч – страшный, гаепле - виноватый, терлек – скот, кешелек – человечество, үрчетә - разводит.

      2.Текстны уку. Табигать төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? (Табигать-ул яшәеш,без,әйләнә-тирә).

     3. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча кую,аңлату.

     III.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

     1.Модельләштерү.

     а)Мөстәкыйль эш.

Бирем:Сүзләр һәм сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү.(4нче күнегү; Парларда эшләү)

107бит,5 нче күнегү.(Төркемнәрдә эшләү).

Көтелгән җавап:

        Аннары табигать турында белгэннэрне искэ тэшеру эчен укытучы сораулар бирэ

        - Балалар, сез табигать турында нэрсэлэр белэсез?

        - Урманнарны ни эчен сакларга кирэк?

        - Ни эчен сулыкларны пычратмаска кирэк?

        - Кошларны ни эчен сакларга кирэк?

        - Кеше урманнан нэрсэлэо ала?

        - Кеше табигатькэ нинди файда китерэ?

        - Буген табигать нинди хэлдэ?

        - Э табигать ничек дэваларга, ана ничек ярдэм итэргэ була?

        Аннары эйдэ эзерлэнеп килгэн 2 укучы кара каршы сэйлэшэ.

        - Синен урманга барганын барма?

        - Эйе,бар.

        - Синенчэ, урман ни эчен кирэк?

        - Ул климатны яхшырта, кыргый хайваннарга, кошларга азык бирэ, яшэу урыны булып тора.

        - Ни эчен ут ягарга ярамый?

        - Янгын чыкса, утта бик куп хайван, кош hэлак була; агачлар ,кунаклар юкка чыга.

        Аннан сон эйдэ эзерлэнеп килгэн укучылар табигать турында табышмаклар эйтэ.

        1)Язын ямь бирэ,

          Жэен салкын бирэ,

          Кэзен тэм бирэ,

          Кышын тун бирэ (табигать)

        2)Яз килсэ – киенэ,

            Кэз килсэ – чишенэ (агач)

        3)Олысы да, кечесе дэ

           Эшлэпэ кигэн (гэмбэ)

        4)Ямь – яшел, куе булгач,

           Hэркем ярата аны.

          Анда бик куп агачлар,

          Жыр суза сандугачлар.

          Кызарып жилэк пешэ,

          Чиклэвеклэр элгерэ.

          Санап та бетереп булмый,

          Нэрсэ сон ул, кем белэ? (урман)

        5)Жэй дэ яшел, кэз дэ яшел,

           Кыш та яшел шулай ук.

          Энэлэре куп булса да,

          Жебе анын Бер дэ юк (чыршы)

   Табышмакларга жаваплар табылгач, текст укыла.

   Текст урнэге:

        Син – табигать баласы. Табигать – синен эйлэнэтирэн ул. Кояш, болыт, су, кош, таш, хайваннар hэм усемлеклэр – барысы бергэ табигать дип атала. Кеше узенэ кирэкле эйберлэрне табигатьтэн ала. Иген, яшелчэ hэм жилэк – жимешлэр устерэ, терлек урчетэ.

        Жир астыннан казылма байлыклар чыгаралар. Елга hэм куллэрдэн балык тоталар. Урман – кырлардан гэмбэ hэм жилэк жыялар.

        Табигать бай, лэкин анны сакларга кирэк. Кешелэр килэчэк турында, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешлэр. Жир шарында барлык кешелэр дэ гасырлар буе уртак Бер максат белэн яшилэр: ул – табигатьне саклау!

        Кызганычка каршы, буген кешелек зур куркыныч алдында тора. Табигать тэрлэ зарарлы радиоактив матдэлэр белэн агулана, суларыбыз пычрана, усемлеклэр, жэнлеклэр кимегэннэн – кими. Табигатьне пычрату – гасыр чире ул. Табигатьне пычратучыларга каршы кэрэшу – hэркемнен изге бурычы.

        Текстны башта укытучы узе укый, аннары балалар эчтэн укыйлар, аннан сон абзацларга булеп, яхшы укучы балалар укый; шуннан сон «чылбырлап» берэр жэмлэ укыла hэм тэржемэ ителэ. Соныннан анлашылмаган урыннар янадан укыла hэм кабатлап анлатыла. Текстка исем куела: «Син – табигать баласы».

        Башка исем дэ куерга була, мэсэлэн, «Табигатьне саклау – hэркемнен изге бурычы».

        Тактада текст буенча рэсемнэр буталып бирэлгэн булла, укучылар hэр абзацка туры килгэн рэсемнэрне табарга hэм чиратлап куярга тиеш булалар.

        Аннары укучылар hэр абзацка исем куялар:

  1. Табигать – синен эйлэнэ – тирэн ул.
  2. Кеше узенэ кирэкле эйберлэрне табигатьтэн ала.
  3. Табигатьне сакларга кирэк.
  4. Кешелек зур куркыныч алдында тора.

Шулай итеп текстнын планы тэзелэ. Планны укучылар дэфтэрлэргэ язалар.

Шушы эшлэр эшлэнгэннэн сон, укытучы укучыларга текст буенча сораулар бирэ, укучылар жавапларны тексттан табарга тиеш булалар.

  1. Нэрсэ ул табигать?

- Табигать ул безнен эйлэнэ – тирэбез.

        - Кояш, болыт, су, кош, таш, хайваннар, усемлеклэр

        - Барысы бергэ табигать дип атала.

        2. Кеше табигатьтэн нэрсэлэр ала?

        - Жир астыннан казылма байлыклар чыгаралар.

        - Елга hэм куллэрдэн балык тоталар.

        - Урман – кырлардан жилэк hэм гэмбэ жыялар.

        3. Жир шарында кешэлэр нинди уртак бер максат белэн яшилэр?

          -Табигатьне  саклау максаты  белэн.

        4. Кешелек нинди куркыныч алдында тора?

         - Табигать торле зарарлы радиоактив матдэлэр белэн агулана, суларыбыз пычрана, усемлеклэр, жэнлеклэр кимегэннэн – кими.

       5. Ни очен табигатьне сакларга кирэк?

         -  Табигать бай, лэкин аны сакларга кирэк. Кешелэр килэчэк турында, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешлэр.

Шуннан  сон укучылар текстнын эчтэлеге очен ин эhэмиятле жомлэлэрне интонация белэн укыйлар, топ фикерне аерып курсэтэлэр, текст буенча уз фикерлэрен эйтэлэр, бер – берсенэ сораулар бирэлэр.

Дэрескэ йомгак ясап, сораулар бирелэ:

 - Укучылар, без буген нэрсэ турында сойлэштек?  

 - Табигать турында.

 - Кеше узенэ кирэкле эйберлэрне каян ала?

 - Табигатьтэн.

 - Табигать нэрсэлэр белэн агулана?

 - Табигать торле зарарлы радиоактив матдэлэр белэн агулана.

 - hэркемнен изге бурычы нинди?

 - Табигатьне пычратучыларга каршы корэшу – hэркенен изге бурычы.

Эйе, балалар, сезнен жавапларыгыз бик дорэс.  Без табигатькэ зыян китерергэ тиеш тугелбез. Жир шарынын  килэчэктэ нинди булуы безгэ бэйле. hэр Кеше табигатьне сакларга бурычлы. Табигать узен яраткан кешелэрне генэ ярата.

Элбэттэ, текстка карата тагын бик куп торле алымнар кулланып булыр идее, мэсэлэн, карточкалар белэн эш; кроссворд тозу; ишетеп анлауга кунегулэр; плакаттагы табигать турында кагыйдэлэрне укып тэржемэ иту; табигать турында шигырьлэр, мэкальлэр уку hэм тэржемэ иту, ситуатив кунегулэр башкару h.б. Лэкин барлык эшне дэ Бер дэрестэ генэ башкарып булмый. Ин моhиме текст укучыларга анлаешлы, кызыклы, файдалы hэм Яна мэгълуматлар бирерлек булсын. Дэреслэрдэ торле алымнар кулланып эшлэсэн, укучыларда текстны укуга кызыксыну да, телэк тэ уяныр.

         

 

         

         



Предварительный просмотр:

7сыйныф өчен контроль эш(1чирек).

1.Төрләнешне дәвам итегез,6  җөмлә төзегез:билге,имтихан,укучы,китап.

Минем

Синең

Аның

Безнең

Сезнең

Аларның

2.Саннарны сүзләр белән яз:

30 дней,9учеников,27столов,18слов,90лет,16стульев

5мальчиков,12месяцев,7недель,11девочек,2009год.

3.Хәзерге заман фигыльләрне,боерык,инфинитив,үткән заман(билгеле,билгесез)заманнарга куеп языгыз.

Карый-кара-карарга-карады-караган.

Китерә

Күрә

Төшә

Бетә

Коела

Сөйли

Кайта

Укый

Ята

Ата

Бирә

4.Килешләр белән төрләндерегез:

Үзем,һәркем,ул.