Дәрес эшкәртмәсе "Манометрлар"

Валиева Ильсия Валеевна

Дәрес эшкәртмәсе "Манометрлар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_manometrlar.docx14.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Кайбыч районы Зур Русак урта гомуми белем мәктәбе

ТЕМА:

Манометрлар

(7сыйныф өчен физикадан дәрес эшкәртмәсе)

                                                           Төзеде: физика укытучысы Вәлиева И.В.

2015ел

                                       Тема: Манометрлар.

Дәреснең тибы:  яңа теманы аңлату

Максат:     1) Укучыларны манометрларның төрләре, төзелеше, эшләү

принциплары белән таныштыру;

                  2)Укучыларның приборлар белән эшләү күнекмәләрен  арттыру,

мәгълүматны кабул итәргә,эшкәртергә һәм нәтиҗә чыгара

белүләренә ирешү;

                 3)Укучыларны группада эшләргә өйрәтү, физика фәненә

кызыксынуларын арттыру.

Җиһазлау: презентация, манометрлар, дәреслек.

Дәрес барышы.

1.Дәресне оештыру.

-Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз.  Бер-беребезне елмаеп сәламлибез.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Атмосфера басымы турындагы белемнәрне искә төшерү өчен ФРЕЙР МОДЕЛЕН файдаланабыз. Уртага атмосфера басымын язабыз.  1нче бүлемгә атмосфера басымының билгеләмәсен, 2нчесенә характеристикасын, 3нчесенә мисаллар, 4нчесенә капма-каршы мисаллар язарга.Слайд1.

Язылганнарны тикшерәбез.

-Рәхмәт, укучылар.

3. Яңа теманы аңлату.

Атмосфера басымын үлчәү өчен барометр кулланыла.  Атмосфера басымыннан зуррак яки кечкенә басымны нинди приборлар кулланып үлчәргә мөмкин?

Манометрлар. (грекчадан:манос-сирәк, тыгыз түгел, метрео-үлчим) Сыеклыклы, металл манометрлар була. Слайд2

Сыеклыклы манометрның төзелеше: 2тармаклы пыяла көпшә, көпшәгә сыеклык салынган.Сыеклык  көпшәнең ике тармагында да бер үк биеклектә урнаша, чөнки тармаклардагы сыеклык өслекләренә атмосфера басымы гына тәэсир итә. Манометрлар ничек эшли?

Тәҗрибә №1 Манометрның  бер тармагын элпә белән капланган яссы түгәрәк тартмага резин көпшә белән тоташтырабыз. Резин элпәгә бармак белән бассак, манометрның тартмага тоташкан тармагында сыеклыкның биеклеге кими,  ә икенче тармагында арта. Ни өчен?

Укучылар җавабы: Газның басымы арта. Бу басым  сыеклыкка тапшырыла.

Укытучы: Басым аермасы нәтиҗәсендә сыеклык хәрәкәт итә.

Сыеклык басымы  тирәнлеккә бәйлеме?(ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча эш) Тәҗрибәгә кадәр сез таблицадагы расланмалар белән килешсәгез “+” , килешмәсәгез “- ” куясыз.

             алдан

 расланмалар

               соңыннан

Сыеклык басымы сыеклык баганасының биеклегенә бәйле

Тирәнлек артса, сыеклык басымы арта

Сыеклык эчендәге басым бер үк тирәнлектә барлык юнәлешләрдә дә бертәрле түгел.

Тәҗрибә №2 Манометр ярдәмендә сыеклык эчендәге басымны  исәпләү.

Тәҗрибәгә нигезләнеп нәтиҗә ясау: Тартманы сыеклык эченә никадәр тирәнрәк батырсаң, манометр тармакларындагы сыеклык баганаларының биеклекләр аермасы шулкадәр зуррак була; димәк, сыеклык шулкадәр зуррак басым ясый.

Тәҗрибә №3   Приборның тартмасын сыеклык эчендә нинди дә булса тирәнлектә урнаштырып, аны элпәле ягы белән өскә, янга, аска таба борсак, манометрның күрсәтүе үзгәрмәс.

Нәтиҗә: Сыеклык эчендәге басым бер үк тирәнлектә  барлык юнәлешләрдә дә бертөрле.

   Хәзер таблицаны алып соңгы багананы тутырасыз. Сезнең расланмаларыгыз  үзгәргәнме?

Физкультминут.

 Металл манометрларның төзелеше: дуга рәвешендә бөгелгән металл көпшә, кран, рычаг, тешле тәгәрмәч, шкала.Слайд3

Эшләү принцибы : Көпшә эчендәге басым артып, рычаглар аша укка тапшырыла.

-Укучылар, тагын басым үлчи торган нинди приборлар беләсез?

- Медиинада кулланыла торган тонометрлар.Слайд4

-Манометрларның тормышта, промышленностьта кулланылышы.

4.Дәресне йомгаклау.

Димәк,без басым үлчи торган приборлар – сыеклыклы һәм металл манометрларның төзелеше, эшләү принциплары, кулланылышлары белән  таныштык.

5. Өйгә эш. П.45укырга, бирем: аквариумдагы (яисә 3 л банка) суның савыт төбенә ясаган басымын исәпләп килергә.

6. Рефлексия. Сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Ошаса кызыл түгәрәкләрне күтәрәсез, ошамаса - сарыларны.