Мастер-класс

Валиева Ильсия Валеевна

Мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.docx24.04 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Кайбыч районы Зур Русак урта гомуми белем мәктәбе

Мастер-класс  : эксперимент – укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыру чыганагы

                                                   Кайбыч районы Зур Русак урта гомуми

                                                   белем мәктәбенең физика укытучысы  Вәлиева И.В.

                                                                           2015ел

Физика - табигать турындагы иң төп фәннәрнең берсе. Барлык табигать турындагы фәннәр физик законнарга, теорияләргә һәм методларга нигезләнгән .

Физиканың төп максаты –әйләнә-тирәдә бара торган табигать күренешләрен, аның килеп чыгу сәбәпләрен фәнни фактларга нигезләнеп аңлату. Фәндә күренешне өйрәнүнең беренче этабы: күзәтү. Ләкин гади күзәтү белән чикләнеп калырга кирәкми. Билгеле бер шартлар тудырып, планын төзеп физик экспериментлар үткәрергә кирәк.

Бүгенге шартларда, укытуның яңа технологияләре үтеп кергән заманда, физик эксперимент та үз урынын югалтмаска тиеш.  Чөнки ул укучыларда дөньяны танып белергә, иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә,  фәнгә карата кызыксынуларын арттырырга, белемнәрен тормышта кулланырга ярдәм итә. 

Бүгенге мастер классның темасы “ Экспериментлар-укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыру чыганагы”.  Төп максаты:   физика дәресләрендә эксперимент эшләрнең мөһимлеген күрсәтү. Чөнки, эксперимент барышында яңа белемнәр туплана: күзәтү алып барыла,тәҗрибәләр, үлчәү эшләре үткәрелә, белемнәр системалаштырыла, яңа төшенчәләр кертелә.  Слайд3

Физик экспериментның структурасы: күзәтү-үлчәү-анализлау-нәтиҗә  Слайд4

Экспериментның төп этаплары:  Слайд5

 Экспериментның төрләре:Слайд6

1. Демонстрация

2. Лаборатор эш

3.Физик практикум

4.Эксперимент өй эшләре

5.Эксперименталь мәсьәләләр

  Демонстрация  Слайд7:  Яңа теманы аңлатканда үткәрелгән тәҗрибә укучыларның фәнни күзаллауларын үстерә: күренешне күзәтергә, тәҗрибәне планлаштырырга, нәтиҗәне анализларга, зурлыклар арасындагы бәйләнешне белергә, нәтиҗә ясарга ярдәм итә.Дәрес вакытында укытучы тарафыннан күрсәтелгән  тәҗрибә укучыда темага карата кызыксыну уята. Ләкин, бу вакытта укучы пассив күзәтүче булып утыра. Мәсәлән, атмосфера басымын үткәндә сулы стакан белән тәҗрибә күрсәтелә. Укучылар тәҗрибә аша атмосфера басымының барлыгын аңлатырга тиешләр.

   Лаборатор эшләр: Слайд8  Физика фәнен өйрәнгәндә күз белән күрү генә җитми, укучы кул белән дә эшләргә тиеш. Ә моңа лаборатор эшләр  аша ирешеп була. Бу укучының үзлектән эше. Бу эшне башкарганда һәрбер «эзләнүче» билгеле бер максат белән, план буенча эксперименталь эшне үткәрә: җайланманы җыя, үлчәү эшләрен үткәрә, бирелгәннәрне эшкәртә,физик күренешләрнең, закончалыкларның  дөреслегенә ышана. Лаборатор эшләр вакытында укучыларның чисталык, төгәллек, оешканлык, үз-үзенә таләпчәнлек кебек сыйфатлары формалаша. Слайд 6

Физик практикум: Слайд9   Физик практикумның лаборатор эшләре уку елы ахырында үтелгән темалар буенча сайлап алына. Ул алган белемнәрне кабатлау, тирәнәйтү,гомумиләштерү максатыннан үткәрелә. Практикумда икешәр укучы бирелгән эш буенча мөстәкыйль эшлиләр. Соңыннан теория һәм практика буенча отчет бирәләр.

  Эксперименталь мәсьәләләр: Слайд10  Мәсьәләләр чишү  өчен биремнәр эксперименталь эшләр  үткәргәндә укучылар  тарафыннан алына. Мәсьәләләр чишү укучылардан уйлау һәм эшләүне таләп итә, чагыштыру,  охшашлык, аерымлылыкны табарга булыша.

Өй эшенә бирелгән күзәтүләр, тәҗрибәләр: Слайд11   Укучыларның физикага, техникага  кызыксынуларын арттыра, теория белән практиканың бәйләнешен күрсәтә, иҗади уйларга, эзләнү эшләренә этәргеч бирә,   укучыларны үзлектән эзләнү эшләрен үткәрергә өйрәтә,  укучыларда күзәтүчәнлек,  игътибарлылык, үз-үзенә ышанучанлык сыйфатларын булдыра, укучыларны аңлы хезмәткә өйрәтә.

 Тәҗрибәләр  укучыларны кызыксындырып белемгә омтылыш тудыра, әйләнә- тирәдәге табигать күренешләрен аңларга ярдәм итә.

    Лаборатор эш.    Ышкылу коэффициентын исәпләү.                         Максат: Төрле җисемнәр арасындагы ышкылу коэффициентының  өслек төренә бәйлелеген ачыклау.                                                                                      Җиһазлар: динамометр, төрле өслекле җисемнәр

Предмет

Авырлыгы

Ышкылу көче

Ышкылу

коэффициенты F/P

1

2

3

 

     Кулланылган  әдәбият, интернет ресурслар: 

1. Я.И.Перельман «Занимательная физика книга часть 1» Москва «Наука», 1986

       2. Я.И.Перельман «Занимательная физика книга часть 2» Москва «Наука», 1979

 3.С.А.Хорошавин «Физический эксперимент в средней школе» Москва      

   «Просвещение»,1988

4. http://www.moi-universitet.ru/ образовательный портал «Мой университет»

      5.http//www.openclass.ru Шевелева В.С. Физический эксперимент