Күңелем түрендә авылым тарихы.

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

Туган җир...Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunelem_turende_avylym_tarihy.doc91.5 КБ
Office presentation icon avyl_tarihy.ppt2.48 МБ

Предварительный просмотр:

 

                 Татарстан Республикасы Балтач районы

                           Бөрбаш урта мәктәбе

       

       Тема: Күңелем түрендә

                  авылым тарихы

                                    Әзерләде:  Башлангыч сыйныф укытучысы Нигаматуллина

Рәмзия Вагыйз кызы

     

                             2010 ел


   

                            Эчтәлек

1. Кереш.............................................................................................1 бит

2. Төп өлеш. а) Галимнәр фикере....................................................2 бит

                      б) Көчек Пучинкәсе барлыкка килү..........................2 бит

                      в) Бөр елгасы буендагы Бөрбаш................................2 бит

                      г) Чишмәләр.................................................................3 бит

                      д) Авылымның көнкүреше.........................................4 бит

                      е) Бөрбашның үсеш чоры...........................................6 бит

3. Йомгаклау......................................................................................8 бит

                                         

                                           КЕРЕШ                                                                        

  Туган җир...Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

   Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре  шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.

                                       

                                                МАКСАТ:

Бөрбаш авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә, халыктан язып алынган мәгълүмәтләргә таянып, Бөрбаш авылы тарихын яктырту.

Югала барган тарихи мәгълүмәтләрне яңарту.

“Нигез тарихы” акциясе ярдәмендә эзләнүләр алып барып, авылым тарихын өйрәнү.

                                     

                                        ТӨП ӨЛЕШ                                                                            

   Н.Г.Чернышовның 1971 елда басылган “Селения Казанского ханства по писцовым книгам” дигән хезмәтендә Бөрбаш авылының шактый борынгы авыл булуы турында әйтелә.

   Бөрбаш авылы турында А.Артемьевның да кызыклы мәгълүматлары бар. Ул Бөрбаш авылын Кече Чурадан килгән бер татар гаиләсе нигезләгәнлеге турында язган. Елга башланган урында бер генә йорт булганга, елга һәм авыл атамасы да бер сүзе белән бәйләнешле булуы турында әйтә.

  Олылар сөйләве буенча, авылдан читтәрәк элек чирмешләр зираты булган. Чирмешләр Кирәмәт елгасында балаларын чукындырганнар дигән сүзләр дә йөри.

   Бөрбаш авылының башлангыч чоры тарихы Шиһабетдин Мәрҗәнинең “Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән китабында яктыртыла.

   Шушы тарихи хезмәтне файдаланып, авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Моратов Гайфи, Садыйков Габделхаклар авылыбыз тарихына кагылышлы мәгълүматларны тагы да тулыландырдылар. Авылдашыбыз Фазлыев Шәйдулла да авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Авыл халкына шәҗәрәләр төзергә булышуда Җәлил хәзрәт Фазлыевның роле зур. Бүгенге көндә авыл тарихын өйрәнүне, аның буенча материаллар туплауны тарих укытучысы Гыйниятуллина Рәмзия апа “Туган якны өйрәнү” түгәрәге әгъзалары белән дәвам итә. Шулай ук авыл китапханәчесе Хакимова Әнисә апа да Бөрбаш тарихын өйрәнеп туплап бара.

   Шиһабетдин Мәрҗәнинең  “Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән китабында мондый юллар бар:” Бөре башы авылыннан Ишмән бине

Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ исемле кеше, хайваннары һәм йорт җирләре белән авылдан читкә чыгып,  утар ясап урнашкан. Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әшмәкә исемле кеше белән дошманлашып, шул Әшмәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан”.

  Өлкән бабалары Тәбеҗ Бөре суы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Бөрбаш авылы кешеләре бу урынны Йорт елга диләр. Елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач, Тәбеҗнең улы Көчек ул урыннан ярты километр кадәрге җиргә, елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган. Аның янына кайбер башка авыллардан кешеләр күчеп килгән. Россия хөкүмәте документларында авыл Көчек пучинкәсе дип йөртелгән. Көчекнең улы Туктаргали Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080 (1675-1676) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында өстенә исемен һәм вафат булу тарихын язган таш бар. Ташның үлчәме 96х44х19. Алгы яктагы текстның 1-4 нче юлларында җирдәге (фани) дөньяның вакытлыча һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә. 5 нче юл вафат булу вакытын белдерә, милади белән 1675-1676 елларга туры килә. Алга таба хәрефләрнең анык булмавы сәбәпле, берничә сүзне ике вариантта укырга мөмкин: “ ташка бу билгедер” яки “тычкан елыдыр”.

  Таштагы язуларны уку өчен авылыбызга Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, Тататарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Раиф Мәрданов килде.

   Өч улыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып,  авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә. Туктаргалинең балалары күп булган: Ишмәмәт, Ишмәкә, Ишкәй, Ишморад. Алар Бөр елгасы, Үтәмеш елгасы, Утар елгасы тирәләрендә зур-зур терлек утарлары тотканнар. Еллар узу белән авыл зурайган. Бөре елгасының башында урнашкан авылга Бөрбаш дип исем биргәннәр.

   Бөрбаш авылы табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. Тир-ягында калын урманнар, җиләкле аланнар, авыл читеннән Бөре елгасы ага. Бабаларыбыз шул урманнан тукланганнар, ягулыкка, печәнгә аптырамаганнар. Урман эчендә елга башында чишмәләр, күлләр булган. Шуңа күрә бер урынны Чишмәбаш дигәннәр һәм хәзер дә шулай йөртәбез. Чыршы, нарат йорт салырга, каралты-кура җиткерергә тотылса, юкәдән чабата, чыпта үргәннәр.    

  Бөр елгасының башланган урыны авылдан ярты чакрым тирәсе көньяк-көнбатышта урнашкан – Бөре чишмәсе. Елга исеменең тарихын картлар түбәндәгечә сөйли: бу елга буена килеп утыручылар беренче мәртәбә елга

суын эчәргә алгач, су савытында агач бөреләре күреп, шул исемне елгага бирәләр. Елга башына урнашканлыктан, Көчек авылы, вакыт үтү белән, Бөрбашы дип йөртелә башлый.

  Бөре елгасына авыл урнашкан җирдә ваграк елгалар кушылган. Уң ягында чишмә башыннан соң “Кирәмәт елга”, “Чәкәмәй елга”сы, ә сул ягында “Утар елга”, аның тамагында “Мәүли чишмәсе”. ”Аракы пешкән елга”, аңа “Норма” елгасы кушыла, аннан соң зур “Мәрхаб” елгасы, аның тамагында “Мәрхаб” чишмәсе, аннан “Гайни әби чишмәсе” Бөре елгасын зур мул сулы елга итеп туендырып торганнар. “Аракы пешкән елга”да, халык сөйләве буенча, элек чирмешләр аракы куып ятканнар.

  “Кирәмәт” елгасы – авылның көньягыннан Бөре елгасына тоташучы коры елга. Ярлары яшел чирәм белән капланган бу елга исеменең килеп чыгышын

картлар борынгы чорлар – элек монда яшәгән удмурд-мари халыкларының тарихы белән аңлата. Аларның төрле дини йолалар башкару урыны – “Кирәмәт” елга исеме белән кереп калган.

   Бөрбаш авылыннан төньякта гына, куе урман шаулап үсә. Халык телендә ул Даулы урман дип йөртелә. Элекке чорларда урманга якын урнашкан Бөрбаш, Сәрдегән, Алан, Янгул авыллары кешеләре арасында еш кына бәхәс, гауга килеп чыккан. Шуңа күрә Даулы урман дип аталган.

   Авыл халкы тау башларына утырып, шул тау итәкләреннән чылтырап аккан саф сулы чишмәләрдән бик оста файдаланган. Ул чишмәләрдә, хәтта тирә-як авыллардан килеп, бодай юып, кояшта киптергәннәр, тула басып, аларны юганнар, үзләре эрләп суккан киндерләрне агартканнар. Аның өчен барлык чишмәләрне тәртипләп, карап торганнар, мул сулы булулары өчен көчләрен кызганмаганнар.

   Бөрбаш авылы уртасында, Утар елга тамагында урнашкан чишмә аны казыган кеше исеме белән Мәүли чишмәсе дип йөртелгән. Хәзер бу чишмәне халыкта Юныс чишмәсе дип атыйлар. Аны ясаган һәм карап торучы авыл карты хөрмәтенә шулай  йөртелә.

  Авыл уртасында таллык арасында урнашкан, күп халык файдалана торган чишмә – “Әптек чишмәсе”. Мәчеткә якын урнашкан бу чишмә аны казып карап тоткан югары оч хәзрәте Әхмәдулла исеме белән аталган. Ул кешенең кушаматы Әптеки булган.

                         “...Әптекинең мәгънәсе шул,

                         Тау астында чишмә ул.

                        Әптеки хәзрәт казыган

                        Зур мөбәрәк чишмә ул” – дип яза бу чишмә турында авылдашыбыз Садыйков Габделхак. 2008 елда бу чишмә эшмәкәр авылдашыбыз Галиуллин Илдар абый көче белән чистартылды һәм яңартылды.

  Бөрбашта төрле һөнәр ияләре күп булган: чабата ясаучылар, киез итек басучылар, чыпта сугучылар, морҗачылар, пыялачылар, балта осталары, аучылар, терлекчеләр һәм умартачылар. Бабайларыбыз оста игенчеләр дә булганнар. Арыш, арпа, солы һәм бодай белән беррәттән, борчак, ясмык, киндер, җитен, шалкан, бәрәңге үстергәннәр. Өсләренә киндер күлмәк-алъяпкыч, киндер чалбар, аякка тула оек белән чабата, өскә тула чикмән, каеры тун, башка йон эшләпә һәм бүрек кигәннәр. Оренбург якларына ат белән товар йөртүче ямщиклар шактый булган. Ирләр Сәрдегән байларына ялланып, итек түшәп, итек басканнар, хатын-кызлар шуларга чуар салганнар.

   XX гасыр башында авыл 4 өлештән торган. Беренчесе үзәк (урта), икенчесе әҗәл ягы (зират ягы). Андагы пыялачылар (тәрәзәчеләр)  хәтта өяз буенча да билгеле булганнар. Өченче, дүртенче кисәкләре – тау башлары – анда бик эре гәүдәле, таза кешеләр яшәгән.

   Авылда 2 мәчет булган. Авыл уртасындагысы 1823 елда салынган, 1883 елда такта белән төрелгән, түбәсе калай, яхшы буялган. 1938 елда манарасы киселгән, 1982 елның февраленә кадәр клуб (мәдәният йорты) булып тора, 1988 елны сүтелә. Шул вакыт кайчан салынганлыгы турында язулы такта табыла. Бу корылма 165 ел торган.

   Икенче мәчет, югары мәхәлләдәгесе, 1917 елда салынып, аның да манарасы киселгәч, башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәп  булып тора.

   1910 елгы исәп алу буенча авылымда 269 крестьян хуҗалыгы була. Шушы хуҗалыкларга 100 ат, 90 лап сыер, 150 баш сарык, җир эшкәртү өчен 19 тимер, 30 агач сука, 15 тимер сабан, 40 агач тырма исәпкә алынган. Хуҗалыкларның күбесе үзен-үзе икмәк белән тәэмин итү өчен бик тырышса да, булдыра алмаган. Чабата ясап, чыпта сугып, тормыш алып барулары авыр булган.

  Шуның өстенә, беренче бөтендөнья сугышы да авылның хәерчеләнүенә нык тәэсир итә. Әзмәвердәй ир-атлар сугышка китә, бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшә. Юньләп иген игәрлек кеше калмагач, мал-туар да, кош-корт та кырыла, бик күп кеше вакытсыз дөнья куя. Сугышка киткән ирләрнең дә бик әзе генә кире әйләнеп кайта.

  1921 елда Идел буенда корылык була. Бу еллардагы ачлык мәңге онытылмаслык фаҗига булып кешеләр күңеленә кереп кала. Яз көне чәчелгән ашлык тишелә алмый, көзге арыш көеп бетә, хәтта терлекләр ашарлак та үлән калмый. Кешеләр су буйларында, урманда үскән сәрдә, кузгалак, кычыткан һ.б. үләннәрне ашыйлар. Өлгергән алабута җыеп, аннан он ясап, ипи пешерәләр. Ачлыктан, ялангачлыктан авыл халкы һәм аның мал-туары да кырыла. Бары тик хәлле хуҗалыклар, узган елдан калган запасы булганнары гына исән кала. Ачлыкка түзә алмыйча, үзләрен ачтан үлем көткән гаиләләр ипи эзләп, Себер якларына чыгып китәләр. Юлда барганда күбесе ачтан

хәлсезләнеп, бетләп, тиф белән авырып дөнья куялар. Бөрбаш кешеләренең күбесе Новосибирск шәһәренә урнашалар, эшкә яраклыларын эшкә урнаштыралар, балаларын детдомга бирәләр.

   Октябрь җилләре Бөрбашка да килеп җитә. 1918 елда авылда ярлылар комитеты төзелә. Авыл кешеләреннән Фәхретдин Баһаутдинов, Нәбиулла Хәкимов, Гомәр Нигъматуллин, Миннемулла Абдуллин, Әсма Галиева шул комитетка керәләр. Алар авыл кешеләренә җирләрне күмәкләп эшкәртүдә, хөкүмәттән бирелгән әйберләрне гадел итеп бүлеп бирүдә башлап йөриләр. Авыл советлары оештырылгач, аның беренче председателе итеп Баһави Фәхретдине сайлана. Беренче бөтендөнья сугышында һәм гражданнар сугышында йөреп, дөнья күреп, шомарып, тел белеп кайткан тәвәккәл бу кеше үз вазифаларын яхшы гына башкара.

   Бераздан кулак дип, авыл халкын Себергә сөрү башлана. Халык нахакка рәнҗетелә. Байлыкларын үз хәләл көче белән тапкан кешеләр тар-мар ителә.

  Авылда бер оешып, бер таралып азапланганнан соң, чынлап колхозлашу башлана. “Кызыл Татарстан” исеме кушып оештырылган күмәк хуҗалыкка – колхозга беренче җитәкче итеп кул да куя белмәгән Шакир Закировны сайлыйлар. Белеме булмаса да, оештыру сәләтенә ия шәхес булган. Ул 1928 елдан 1931 елга кадәр председатель булып тора. Колхозга член булып керүчеләр тарту көче булган атларын һәм иген игә торган эш коралларын, арба-чаналарын түләүсез тапшырырга тиеш булганнар. 1935 елга Бөрбаш авылында 270 хуҗалык күмәкләшәләр.

   Туган авылым 1938 елга кадәр Кукмара районына кергән була. Шәйхетдин Гыйльметдинов инициативасы белән Бөрбаш авылы һәм Бөрбаш Сәрдегәне Балтач районы составына күчерелә. Район үзәге 40 километрдан 12 километрга  гына кала. 1935 елда Балтач-Шәмәрдән юлына таш җәелә. Таш чыгару, аны ваклау, канау казу, ком җәю, аның өстенә таш җәю хезмәте иренмичә, яхшы сыйфат белән эшләнә. Шул юл 1964-1965 елларга кадәр бозылмыйча тора. Аннан соң аны күтәреп, өстенә вак таш җәеп, юл бүлеге карап, тигезләп тора башлый. Соңга таба юлны авылдан читтә әйләнеп үтә торган итеп, асфальт җәелде. Бу эшләр 1989-1990 елларда башкарылды.

   Мөгаен, авылыбыз кешеләренең бер генә дә тыныч, тынгысыз көннәре булмагандыр. 1941 елның 22 июнендә “Сугыш башланган!” дигән хәбәр бар кешене дә кара кайгыга сала. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 224 кеше китә. Шуларның 85е генә исән-сау кире әйләнеп кайта. Сугышка беренче киткән авылдашларыбыз: Нәгыймов Габделкави, Хаҗиев Тимербай, Фазлыев Тимергали, Хәйруллин Шәйхулла. Авылга сугыштан иң беренче үлгән хәбәр Мингалиев Мөхәммәтгали абыйдан килә.

   Сугыш чорында авылыбыз кешеләре арасыннан офицерлар һәм командирлар үсеп чыккан: 

    Майор Моратов Гайфетдин Шәмсетдин улы.

Лейтенант Вәлиев Гата Мостафа

Лейтенант Фазлыев Шәйдулла Габдрахман улы

Кече лейтенант Гарипов Вагыйз Гариф улы.

Кече лейтенант Гыйлметдинов Шәйхетдин.

Кече лейтенант Мөхетдинов Гайфетдин.

 Сугышта батырларча һәлак булганнар истәлегенә авылыбыз уртасында һәйкәл бар.

  Нинди генә авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр күрмәсен, Бөрбаш халкы бик түзем һәм сабыр була белгән. Аның бу сыйфаты хәзерге көннәргә кадәр дәвам итә.

   Мин татар энциклопедиясеннән карап, 1989 елда авылымда 815, 1997 елда 865 кеше яшәгәнлеген белдем. Димәк, халык саны елдан-ел арта.  Хәзер сезне Бөрбаш авылының ничек үсүе, яңаруы, матурлануы белән таныштырып үтәсем килә.

   1941 елда авылымда медпункт ачыла. Озак еллар анда Яббарова Гөлсинә (фельдшер) һәм Гыйниятуллина Роза (акушерка) эшлиләр.

   1956 елның июнь аенда авылда электр станциясе эшли башлый. “КДМ-46” тракторы двигателенә ялганган 60 кВт лы генератор булган ул. Станцияне беренче төзүчеләр, мотористлар, монтерлар булып Кадыйров Миннемулла, Нурмиев Шәйдулла, Габдрахманов Вәли абыйлар булган. Урамдагы электр баганаларын да алар 1955 елда үзләре утырткан, чыбыкларын да үзләре сузганнар. Бер өйгә бары бер генә лампочка куелган. Ә розетка куярга рөхсәт ителмәгән. Станция иртәнге сәгать дүрттән башлап яктырганчы, кичен караңгы төшкәч, төнге унбергә кадәр эшләгән. Аны сүндерү алдыннан кыска гына өч тапкыр өзеп, сигнал бирелгән. Электр энергиясе көче белән авылда электр белән эретеп ябыштыру, тегермән тарту һәм такта яру эшли башлаган.

   1959 елда саклык кассасы барлыкка килә.

   1967 елда авылыма дәүләт уты килә. Шул ук елны Бөрбашта урта мәктәп ачыла.

   1974 елда пекарня эшли башлый.

   1977 елда авылда суүткәргеч торбалар үткәрелеп, колонкалар куела.

   1981 елда балалар бакчасы ачыла.

   1982 елда 320 урынлы ике этажлы мәдәният йорты сафка баса. Аның икенче этажында китапханә эшли. Китап фонды – 10026 данә.

   1984 елда 50 урынга телефон кертелә.

   1989 елның октябрь аеннан авыл халкы табигый газ яга башлый.

   1992 елның 5 декабрендә Бөрбаш авылында мәчет ачыла. Мулла булып Фазлыев Җәлил хәзрәт тора.

   1994 елда коммуналь хуҗалык оеша.

  2000 елда авылда 218 хуҗалык исәпләнә. Яңадан-яңа йортлар, урамнар үсеп чыга. 2000 елда авылга Балтач ягыннан кергәндә яңа урам барлыкка килде. Аңа “Яшьләр урамы” дип исем бирелде. Авылда бер-бер артлы шәхси кибетләр ачыла. Бүгенге көндә Габрахманов Мөдәррис, Солтанова Гөлүсә һәм Хәйруллин Гыйльмулла кибетләре матур гына эшләп килә.

   2009 елның 14 августына мәгълүматлар:

   Хуҗалык саны – 225, халык саны – 877. 11 административ  бина, 16 яңа йорт салына.

   1972 елда басуларны сугару, балыклар үрчетү максатыннан, авылыбызда шактый зур буа төзелә. Ул мул, чиста суы, куп балыклы булуы белән якын тирәдә дан тота. Өстәвенә аның кырларын  безнең әти-әниләребез яшь вакытта утырткан каен, наратлык полосалары әйләндереп алган. Кыскасы, буа урман уртасында көзгедәй ялтырап яткан күл сыман. Хәзерге вакытта да без аның матурлыгына, серлелегенә карап сокланабыз. Шулай ук ял итү, күңел ачу, су коену өчен дә киң кулланабыз. Сабантуйлары да буа тирәсендә җырлап, биеп, уеннар уйнап уза.

   Бүгенге көндә төп мәгариф үзәге булып Бөрбаш урта гомуми мәктәбе тора. Анда 145 укучыга 23 укытучы белем бирә. Безнең мәктәбебездә дә авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Төрледән-төрле шәҗәрә конкурслары үткәрелә. Күптән түгел генә “Нигез тарихы” акциясе булды. Анда һәр укучы үзенең нигез тарихын өйрәнде. Бик күп яңа мәгълүматлар тупланды. Мин дә бу эштә бик теләп катанаштым. 1750 елдан алып хәзерге көнгә кадәр әниемнең төп  нигезендә кемнәр яшәгәне ачыкланды. Иң беренче булып безнең нигезебездә Әбҗәлил бабай (1750) килеп урнашкан. Аннан соң Габделхәлим (1775) улы Хисмәтулла (1801) белән шунда яшәвен дәвам иткән. Бүгенге көндә  әниемнең абыйсы Шакиров Миннегали гаиләсе белән яши. Үзеңнең нигез тарихыңны белү бик мөһим, шуңа күрә без зур кызыксыну белән аны өйрәндек, язма рәвештә музейга тапшырдык. Хәзер инде бездән соң да киләсе буыннар авыл, нигез тарихын  онытмас, киләчәк кешеләренә үткәннәр кайтавазын җиткерер дип ышанабыз.

                                             

                                       

                                            ЙОМГАКЛАУ                                                            

 

                           Җанга дәрман туплап табигатьтән

                           Аяк бассаң Бөрбаш җиренә,

                           Монда тыныч хозурлыкны тоеп,

                           Бөтен борчу артка чигенә.

Басуларга чыксаң, җанга рәхәт,

Дулкын булып иген чайкала.

Хәзинәгә бай урманга дәшеп,

Күңел түрләренә юл сала.

Бөрбашымның Бөр елгасы

Суын күлләргә коя.

Китсәң әйләнеп кайтырсың –

Күңелем шулай тоя.

Иң бәхетле кеше генә

Шатлыгын илдә җыя.

   Фәридә Шакирова “Бөрбаш яшьләре” җырын язып, яшь буынга туган ягын ярату хисләрен үстерергә ярдәм итә. Ул Бөрбашка мәхәббәт белән сугарылган бу җырында авылдашларын канатландырып, яңа үрләргә өнди, матур теләкләр тели.

    Шушындый үзечәлекле һәм ямьле авылда туганыма мин бик сөенәм. Һәр яңа көн тугач, Бөрбашның тагын да гүзәлрәк күренешләрен күреп сокланам, үземә яңалык итеп алам. Бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткән хатирәләрен белү – мең бәхет. Шуңадырмы, мин шушы эшкә зур теләк һәм кызыксыну белән алындым. Авылымның тарихын өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаландым. Әби-бабайлардан сораштыру, тарихи документларга мөрәҗәгать итү, иптәшләрем белән берлектә нигез тарихын өйрәнү – болар барысы да минем хезмәтемдә чагыла. Киләчәктә дә тарихлар язылу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең, киләчәге дә юк.

                   

                         Чыңлап торган – мәңге тере хәтер,

                         Оныкларга – чал тарихны әйтер...                                    

 


             Кулланылган чыганаклар

Артемьев А. Древний булгарский город Жукотин. – СПб 185.

Гарипова Ф. Авыллар тарихыннан. – Казан, 1997.

Ислаева Ф. Шәҗәрә. – Идел, 2000 №6.

Исхакова Д. Нократ татарлары. Казан утлары – 1990 №3.

Татар энциклопедик сүзлеге. (Баш редакторы М.Х.Хасанов) – Казан АН РТ Татар энциклопедия институты 1999.

Чернышев Н.Г. Селения казанского ханства по писцовым книгам – Казан 1971.

Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар - Казан 1989.

Әхмәтҗанов М.И. Шәҗәрәне ничек төзергә – Идел 2000 №2.

Әхмәтҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре һәм аларның төрләре – 1978 №3.

Һадиев И., Мәрданов Р. Тарих мең дә сиксән алтыда – Хезмәт.

   

 

 


Предварительный просмотр:

Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Нигаматуллина Рәмзия Вагыйз кызының проект эше 2010 ел Хезмәтнең максаты: Югала барган тарихи мәгълүмәтләрне яңарту, укучылар белән эзләнүләр алып барып, авылым тарихын өйрәнү.

Слайд 2

Авыллар… Туган җир...Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген бер ни дә алыштыра алмый. Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер. Бу хезмәтемнең максаты Бөрбаш авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә, халыктан язып алынган мәгълүмәтләргә таянып, Бөрбаш авылы тарихын яктырту.

Слайд 3

Бөрбаш авылы тарихы турында галимнәр фикере Н.Г.Чернышовның 1971 елда басылган “Селения Казанского ханства по писцовым книгам” дигән хезмәтендә Бөрбаш авылының шактый борынгы авыл булуы турында әйтелә. Шулай ук А.Артемьевның да кызыклы мәгълүматлары бар. Ул Бөрбаш авылын Кече Чурадан килгән бер татар гаиләсе нигезләгәнлеге турында язган. Елга башланган урында бер генә йорт булганга, елга һәм авыл атамасы да бер сүзе белән бәйләнешле булуы турында әйтә.Олылар сөйләве буенча, авылдан читтәрәк элек чирмешләр зираты булган. Чирмешләр Кирәмәт елгасында балаларын чукындырганнар дигән сүзләр дә йөри. Шиһабетдин Мәрҗәнинең “Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән китабында мондый юллар бар:” Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ исемле кеше, хайваннары һәм йорт җирләре белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап урнашкан”...

Слайд 4

Туктаргали кабере Өлкән бабалары Тәбеҗ Бөре суы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Бөрбаш авылы кешеләре бу урынны Йорт елга диләр. Елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач Тәбеҗнең улы Көчек ул урыннан ярты км кадәрге җиргә, елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган. Аның янына кайбер башка авыллардан кешеләр күчеп килгән. Россия хөкүмәте документларында авыл Көчек пучинкәсе дип йөртелгән. Көчекнең улы Туктаргали Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080 (1675-1676) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында өстенә исемен һәм вафат булу тарихын язган таш бар. Ташның үлчәме 96х44х19. Алгы яктагы текстның 1-4 нче юлларында җирдәге (фани) дөньяның вакытлыча һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә. 5 нче юл вафат булу вакытын белдерә, милади белән 1675-1676 елларга туры килә.

Слайд 5

Бөр елгасы Бөрбаш авылы табигатьнең гүзәл пөчмагында урнашкан. Тир-ягында калын урманнар, җиләкле аланнар, авыл читеннән Бөр елгасы ага. Бөр елгасының башланган урыны авылдан ярты чакрым тирәсе көньяк-көнбатышта урнашкан – Бөр чишмәсе. Елга исеменең тарихын картлар түбәндәгечә сөйли: бу елга буена килеп утыручылар беренче мәртәбә елга суын эчәргә алгач, су савытында агач бөреләре күреп, шул исемне елгага бирәләр. Елга башына урнашканлыктан, Көчек авылы, вакыт үтү белән, Бөрбашы дип йөртелә башлый. Бөр елгасына авыл урнашкан җирдә ваграк елгалар кушылган. Уң ягында чишмә башыннан соң “Кирәмәт елга”, “Чәкәмәй елга”сы, ә сул ягында “Утар елга”, аның тамагында “Мәүли чишмәсе”. ”Аракы пешкән елга”, аңа “Норма” елгасы кушыла, аннан соң зур “Мәрхаб” елгасы, аның тамагында “Мәрхаб” чишмәсе, аннан “Гайни әби чишмәсе” Бөр елгасын зур мул сулы елга итеп туендырып торганнар. “Аракы пешкән елга”да, халык сөйләве буенча, элек чирмешләр аракы куып ятканнар.

Слайд 6

Чишмәләр Авыл халкы тау башларына утырып, шул тау итәкләреннән чылтырап аккан саф сулы чишмәләрдән бик оста файдаланган. Ул чишмәләрдә, хәтта тирә-як авыллардан килеп, бодай юып, кояшта киптергәннәр, тула басып, аларны юганнар, үзләре эрләп суккан киндерләрне агартканнар. Аның өчен барлык чишмәләрне тәртипләп, карап торганнар, мул сулы булулары өчен көчләрен кызганмаганнар.

Слайд 7

Мәчетләр XX гасыр башында авыл 4 өлештән торган. Беренчесе үзәк (урта), икенчесе әҗәл ягы (зират ягы). Андагы пыялачылар (тәрәзәчеләр), йөгерекчеләр, хәтта өяз буенча билгеле булганнар. Өченче, дүртенче кисәкләре – тау башлары – анда бик эре гәүдәле, таза кешеләр яшәгән. Авылда 2 мәчет булган. Авыл уртасындагысы 1823 елда салынган, 1883 елда такта белән төрелгән, түбәсе калай, яхшы буялган. 1938 елда манарасы киселгән, 1982 елның февраленә кадәр клуб (мәдәният йорты) булып тора, 1988 елны сүтелә. Шул вакыт кайчан салынганлыгы турында язулы такта табыла. Бу корылма 165 ел торган. Икенче мәчет, югары мәхәлләдәгесе, 1917 елда салынып, аның да манарасы киселгәч, башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәп булып торган. 1992 елнда Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән авылда өр-яңа мәчет салына.

Слайд 8

Бөрбаш урта мәктәбе 1967 елда Бөрбашта урта мәктәп ачыла. Ул бүгенге көндә авылда төп мәгариф үзәге булып тора. Анда 145 укучыга 23 укытучы белем бирә. Артык зур булмаса да, мәктәп бик матур. Аеруча җәй айларында гөлчәчәккә күмелә ул. Безнең мәктәбебездә авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Төрледән-төрле шәҗәрә конкурслары үткәрелә. Күптән түгел генә “Нигез тарихы” акциясе булды. Анда һәр укучы үзенең нигез тарихын өйрәнде. Бик күп яңа мәгълүматлар тупланды. Хәзер инде бездән соң да киләсе буыннар авыл, нигез тарихын онытмас, киләчәк кешеләренә үткәннәр кайтавазын җиткерер дип ышанабыз.

Слайд 9

Буа 1972 елда басуларны сугару, балыклар үрчетү максатыннан, авылыбызда шактый зур буа төзелә. Ул мул, чиста суы, куп балыклы булуы белән якын-тирәдә дан тота. Өстәвенә аның кырларын безнең әти-әниләребез яшь вакытта утырткан каенлык, наратлыклар әйләндереп алган. Кыскасы, буа урман уртасында көзгедәй ялтырап яткан күл сыман. Хәзерге вакытта да без аның матурлыгына, серлелегенә карап сокланабыз. Шулай ук ял итү, күңел ачу, су коену өчен дә киң кулланабыз. Сабантуйлары да буа тирәсендә җырлап, биеп, уеннар уйнап уза.

Слайд 10

Туган ягым... Җанга дәрман туплап табигатьтән Аяк бассаң Бөрбаш җиренә, Монда тыныч хозурлыкны тоеп, Бөтен борчу артка чигенә... Фәридә Шакирова “Бөрбаш яшьләре” җырын язып, яшь буынга туган ягын ярату хисләрен үстерергә ярдәм итә. Ул Бөрбашка мәхәббәт белән сугарылган бу җырында авылдашларын канатландырып, яңа үрләргә өнди, матур теләкләр тели. Шушындый үзечәлекле һәм ямьле авылда туганыма мин бик сөенәм. Һәр яңа көн тугач, Бөрбашның тагын да гүзәлрәк күренешләрен күреп сокланам, үземә яңалык итеп алам. Бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткән хатирәләрен белү – мең бәхет. Шуңадырмы, мин шушы эшкә зур теләк һәм кызыксыну белән алындым. Авылымның тарихын өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаландым. Әби-бабайлардан сораштыру, тарихи документларга мөрәҗәгать итү, иптәшләрем белән берлектә нигез тарихын өйрәнү – болар барысы да минем хезмәтемдә чагыла. Киләчәктә дә тарихлар язылу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең, киләчәге дә юк. Чыңлап торган – мәңге тере хәтер, Оныкларга – чал тарихны әйтер...