Дини бәйрәмнәр.

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

ОРКСЭ фәне буенча дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarcha_dres_plany_orkse.docx33.62 КБ
Microsoft Office document icon orkse_deres_eshkrtmse.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

БГБМУ “Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”

4 сыйныфлар өчен Россия халыкларының дини мәдәнияте фәненнән дәрес планы.

Тема: Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр.

Әзерләде: Нигаматуллина Рәмзия Вагизовна.

Тема: Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр.

Максат:1. Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәре белән якынрак танышу һәм өйрәнү.

2. Укучыларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү hәм                                                                                                                                                            толерантлы шәхес тәрбияләү; бәйрәмнәрне үткәрүнең мөһимлегенә төшендерү.

3.Укучыларда үз халкыңа мәхәббәт, тугрылык,  гореф-гадәтләрне ихтирам итү, ислам диненә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа – белем күнекмәләр формалаштыру

Метод, алымнар: Лекция, әңгәмә, сәнгатьле уку.

Материал:

1. Дәреслек А.Н.Сахаров, К.А.Кочегаров “Россия халыкларының дини мәдәнияте” 4 сыйныф.

2. Ә.Хәйри. Ислам дине бәйрәмнәре. Казан: “Заман”,1996.

3.“Тәрбиядән  яраладыр тәрбия.”- Яр Чаллы:”Идел-йорт” нәшрияты, 2002.

Җиһазлау:компьютер, проектор, бәйрәм күренешләре картиналары.

        Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1.Сәламләү.

-Исәнмесез,балалар!

Әйбәт үтсен көнегез.

Фән серен күп белегез.

Җиңел булсын укулар

Матур булсын фикерләр

Көндәлектә гел “5” булсын
Ерактан көлеп торсын.

-Бер-берегезгә карап елмаегыз һәм утырыгыз.

-Минем сезгә тели торган 2 теләгем бар: “Күзләрегез карап кына тормасын –күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын- ишетсеннәр”. Икенче төрле әйткәндә игътибарлы булыгыз. Мин сезгә уңышлар телим.

ІІ. Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, без сезнең белән узган дәресләрдә ислам дине белән таныша башладык. Нинди дин ул ислам дине?(Аллаһы тәгаләдән Мөхәммәд гәләйһиссәламгә килгән дин.)

Мөселманнар нәрсәгә инаналар? (Мөселманнар Аллаһка ышаналар, ул бердәнбер илаһи зат булып тора.)

Ислам баганаларын атагыз әле? (1. Аллаһка гына ышану.2. Биш вакыт намаз уку.3. Ураза тоту.4. Зякәт бирү.5. Хаҗ кылу.)

Молодцы, рәхмәт укучылар, ә сезнең өйдә нинди бәйрәмнәр үткәрәләр, шулар турында фикер алышыйк әле? (укучыларның җаваплары тыңланыла.)

ІІІ. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Мөселманнарның дини бәйрәмнәре белән таныштыру.

Бәйрәм- ул үзеңә генә түгел, ә бәлки синең тирә- ягыңдагы кешеләргә дә күңеллелек, рәхәтлек тудыру. Бүгенге дәрестә без мөселманнарның дини бәйрәмнәре турында сөйләшербез һәм дәфтәрләргә язып барырбыз.

Һәр халыкның милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнардан ук - берничә йөз, хәттә мең еллар элек барлыкка килгән. Дөньядагы һәр нәрсә үзгәрә: авыллар, калалар, киемнәр, һөнәрләр, хәттә табигать тә үзгәрә. Ә халык бәйрәмнәре үзгәрешсез яши дә яши. Ни өчен икәнлеге хакында уйланганыгыз бармы?(укучыларның фикерләре тыңланыла.)
-Әйе, чөнки мондый бәйрәмнәр — халык күңеленнән, халык йөрәгеннән. Мәсәлән, татар халык бәйрәмнәре кешеләрнең табигатькә, ата-бабалардан калган йолаларга, бер-беренә хөрмәт, ихтирам күрсәтү белән сугарылган.
- Корбан гаете бәйрәмен Җир шарының барлык мөселманнары да зур дулкынлану белән көтеп ала. Борын-борын заманнардан ук хәлле кешеләр бу көнне корбан чалдырган. Тарих китапларыннан күренгәнчә, корбан чалдырган кеше мөмкин кадәр күбрәк кешене ит белән сыйларга тырышкан. Хәттә ике-өч көн рәттән йортта табын җыелмаган, кергән һәркем өстәл артына утырып ризыкланган.
Ләкин корбанга теләсә нинди терлек ярамый. Аның өчен махсус тәрбияләп үстергән пар тояклы хайван сайлана. Иң яхшысы - корбанны хуҗасының үзе чалуы. Әмма үзе булдыра алмаса, бу эшне башка мөселманга тапшырырга да мөмкин. Буочракта ниятен хуҗа үзе укып һәм карап тору саваплырак булыр. Корбан ите өчкә бүленә, беренчесе - гаиләсенә, икенчесе – туганнары һәм дуслары белән кунак мәҗлесенә, өченчесе – мохтаҗларга таратыла.
Вакытында бугазламый калган корбаны булган кешегә корбанлыгын яки аның хакын мохтаҗларга акчалата өләшергә фарыз.

Рамазан бәйрәме –бу айның аеруча изге көне. Ул өч көн үткәрелә. Бәйрәм көннәрендә бөтен җирдә туганлык хисе хөкем сөрә. Бу көннәрдә бер-берсенә үпкәләгән кешеләр килешәләр, дуслар очрашырга, туганнар бер-берсен йөреп чыгарга, һәркем әти-әнисенең хәлен белергә тиеш. Ятимнәр, фәкыйрьләр, бәхетсезлеккә очраган кешеләр дә игътибардан читтә калмасын. Бәйрәм көнне елаган күзләр көләргә, авырулар – күңелләренә юаныч алырга, нәниләр сөенергә тиеш. Бу бәйрәм кешеләрдә саф күңеллелек, чисталык, пөхтәлек, миһербанлык, игелеклелек кебек иң матур һәм кирәкле сыйфатларны тәрбияли.

 Ураза ул, безнеңчә, тыелып тору. Ураза тотучылар, таң атканнан алып кояш батканчыга кадәр, ашау-эчүдән тыелып торырга тиешләр, аларга тәмәке тартырга, дару эчәргә, начар сүзләр әйтергә, кешегә яла ягарга, ялган сөйләргә ярамый.

Рамазан ае – мөселманнарның изге ае. Чөнки шушы айда Аллаһыдан Коръән иңгән. Шуңа күрә Рамазан аен кеше Аллаһыга күңеле белән якын килеп, ураза тотып уздырырга тиеш. Ураза тоткан кешенең күңеле сафланып, акылы ачылып китә.

Ә кайсыларыгыз ураза тота?(Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Динебезнең иң изге көннәренең берсе – җомга көне санала.
Коръән кәримдә:
“ Йә (Аллаһка) ышанучылар! Җомга көнне җомга намазына чакырылсагыз, Аллаһны искә алырга барыгыз, сату-алу эшләрен туктатып торыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәктер, белсәгез иде!” .

Коръән (62:9). 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (С.Г.В.) әйткән:
“Җомга көн – көннәрнең иң олысы. Ул Ураза бәйрәме көненнән дә, Корбан бәйрәме көненнән дә олырак санала” - дигән.
Җомга көн бөтен мөселманнарның бәйрәмедер. Бу көнне өйлә намазы вакытында мөселманнар, өсләрен, тәннәрен пакълап, бергәләшеп мәчетләргә
җомга намазын укырга баралар. Иң әзе атнага бер мәртәбә, мәчеткә барып, бу намазны уку, мулланың хотбәсен тыңлау балигъ, сау, сәләмәт, ир кешегә фарыз  санала.
Җомга көн кайбер мөселман мәмләкәтләрендә ял көне санала. Мөселманнарөчен җомга көнне, җомга сәгатеннән башка вакытта эшләргә дә, юлга чыгарга да тыелмаган. Әмма пәйгамбәребез әйткән: “Җомга көнендә догалар кабул кылына торган бер сәгать бар”, – дигән. Бу сәгатьнең кайвакытта булганы билгесездер. Моның сәбәбе дә, мөселманнарны мөмкин кадәр бу көнне гыйбәдәт кылуга, күбрәк Аллаһыга дога кылуга өндидер.
Бу көндәге булган Аллаһның бәрәкәтенә өлешләнергә һәр мөселман өмет итә.

 Физкультминутка.

Бәйрәмнәр белән танышуны дәвам итү.

Укучылар дини бәйрәмнәр, истәлекле көннәр турында сөйләшүне дәвам итәбез.

Мөселман халыкларында бу көнгә – Мәүледен-Нәби, ягьни Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне диләр. Бу көн бөтен мөселман мәмләкәтләрендә зур шатлык белән каршы алына.
Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) мөселман айлары буенча, Рабигуль-Әувәл аеның 11 нче киченнән 12 нче көне арсындагы төнендә Мәккә шәһәрендә туган. 63 ел яшәп, шул ук айның шул ук көнендә вафат та булган.
Мөселман халыкларында пәйгамбәр Мухаммәднең туган көне хөрмәтенә бер ай буе кунаклар чакырып, пәйгамбәргә салаватлар укып, мәҗлесләр корып уздырыла.
Бу мәулед мәҗлесләрендә Аллаһ турында сөйләнелә вә Аның илчесе Мөхәммәд пәйгамбәргә (С.Г.В.) багышланган кичәләр мөселманнар арсында кардәшлек вә калебләрдә иманның артуына сәбәп булалар.
Мәүлед уздыруны, ягъни пәйгамбәр Мухаммәд (С.Г.В.) туган айда мәҗлесләр коруны пәйгамбәр Мөхәммәд (С.Г.В.) кушып калдырмаган булса да , диннең таралуына бер уңай сәбәбе булганлыктан, диндә кабул ителә торган хәерле яңалык итеп галимнәребез карар кыла.

Мигъраҗ кичәсе

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бу төндә Мәсҗидүл-Хәрамнан Мәсҗидүл-Аксага күчте, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укыды. Пәйгамбәребез Мәсҗидүл-Аксадан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтте. Шуның аша үткән вакытта, һәрбер күктә олуг пәйгамбәрләр белән очрашты. Алар Рәсүлебезнең киләсен белеп тордылар, “Сиңа Пәйгамбәрлек килдедәме инде?” – дип сорадылар. Алар белән очрашканда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрбер күктә фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрде. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә иде. Икенчеләре рөкугта иделәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең хозурына килеп, Аның белән сөйләште. Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребез арасында булган сүзләр “Әттәхият”тә бар.

Шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелде, Аллаһы Тәгалә намазны фарыз итте. Җиде кат күктәге фәрештәләренең кылган гыйбадәтләре ике рәкәгать намазга сыйган.

Аллаһ Пәйгамбәребез аша безгә намазны фарыз кылды. “Мин нинди бүләк белән китәм?” – дип сорагач, Өммәтеңә илле вакыт намазны фарыз итәм", дигән Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең җавабын ишетте. Кайтканда Рәсүлебез галәйһиссәләмгә Муса галәйһиссәләм очрады һәм киңәш биреп: "Аллаһыга кайт» минем өммәтем шулкадәрле гамәлне күтәрә, башкара алмады, җиңеләйтүне сора", - диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләм киңәше белән тугыз тапкыр Аллаһ хозурына барып, намазны җиңеләйтүне сорады һәм илле вакыт намазны биш вакытка гына калдырды. Муса галәйһиссәләм: "Тагын сора, — дигән. — Бәндәләрең бу гамәлне күтәрә алмаслар". Ләкин пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Юк, тагын Аллаһ каршына кайтырга оялам", — диде. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: "Бер бәядә бер изгелек кылса, ун изгелек кылган шикелле әҗерле булыр", — дип фәрман бирде. Ягъни биш вакыт намазыбызны вакытында укысак, иншә Аллаһ, илле вакыт укыган кебек әҗерле булырбыз. Шунлыктан бу кичәне гыйбадәттә, изгелектә үткәрергә тиешбез.

Кадер кичәсе.
Бу кичтә артык җилле, болытлы, тынычсыз һава торышы булмас. Төнге күктән йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакъ тулы ай кебек чыгар икән.
Әмма да ләкин кадер кичәсе, бер шиксез, елга бер мәртәбә Рамазан аенда гына була. Рамазан аеның, чыннан да, кайсы кичәсендә булганын бер Аллаһ Үзе генә белә. Шулай булса да, пәйгамбәр аркылы ул кичнең ай ахырында булуы хакында берничә хадистә белгертелә:
Пәйгамбәребез (С.Г.В.) : “Кадер кичәне Рамазан аеның сонгы ун кичәсе арасыннан эзләгез”, – дигән.
 
Башка бер хадистә: “Кадер кичәсен айның соңгы ун кичәләренең бүленми торган санга туры килгәне арасыннан эзләгез”, – дип әйтелгән.
Пәйгамбәр (С.Г.В.) : “Кадер кич – 27 нче, яки 29 нчы кичтер. Бу кичәдә фәрештәләрнең саны җирдә булган вак ташлардан да күбрәк булыр”, – дип әйткән.
Галимнәрнең кайберләре 97 нче сүрәдә “ул” дип кичәне белгерткән сүз 27 нче сүз булганлыктан, кадер кичәсе дә Рамазан аеның 27 нче кичәседер дип әйтәләр. Мөселман илләрендә дә гадәткә кергән, 27 нче кичә кадер кичәсе итеп билгеләнә. Мөселманнар бу кичләрдә бәйрәм көннәре төсле мәчетләргә барып, намазлар кылып, садакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар.
Мөселманнарның кайберләре Рамазан аеның соңгы 10 кичләрендә кадер кичтә догада булу өчен мәчеттә кунып торалар.

IV.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укучылар, мөселманнар гыйбадәт кыла торган урын ничек атала?

Дөрес, мәчет дип атала.  

Мәчет – мөселманнарның гыйбадәт кылуы өчен төзелгән архитектура корылмасы. Мәчетнең, кагыйдә буларак, манаралары да була, аларның саны бердән алып тугызга кадәр (Әл-Хәрам мәчетенә ихтирам йөзеннән манаралар саны аныкыннан азрак булырга тиеш). Мәчет бүлмәләрендә сурәтләр юк, әмма диварларында Коръән сүрәләреннән өзекләр булырга мөмкин. Мәккәгә таба юнәлгән диварда буш куыш – михраб бар. Михрабтан уң якта мөнбәр урнашкан. Аңарга басып имам вәгазь-хөтбәләр укый. Мәчетләр янында еш кына мәдрәсәләр эшли. Нигездә, күмәк намаз ритуаль яктан чиста саналган теләсә кайсы бинада яисә хәтта мәйданда да укыла ала. Әмма инде VIII гасыр ахырына таба ук мәчетләрнең үзенчәлекле тышкы күренеше формалаша. Махсус гыйбадәт бинасыннан һәм ишегалдыннан тыш (анда тәһарәт өчен су алу урыны булырга тиеш), күпчелек мәчетләрнең бер яки берничә манарасы да була. IX гасырда минбәр югары мәйданчык һәм баскыч өстендә урнашкан, өсте такта белән ябулы, гыйбадәт кылучыларга таба юнәлгән биек трибуна рәвешен ала. Мәчет идәннәренә, кагыйдә буларак, чыпта һәм келәм җәелә. Мәчетнең чиркәүдән төп аермасы шунда: анда сурәтләр һәм сыннар гына түгел, ә бернинди кеше һәм тереклек ияләренең дә рәсемнәре куелмый. Мәчет бары махсус язмалар (нигездә Коръән аятьләре) һәм төрле орнаментлар белән бизәлә. Ислам илләрендә яшәүчеләр бик борынгыдан каллиграфия сәнгате- сүзләрне һәм хәрефләрне матурлап язу өлкәсендә зур осталыкка ирешкән булалар. Кысаларга изге догалар язып урнаштырыла. Мондый кысалар – шамаил дип атала. Шамаилләр – мөселман йортының дивар бизәге, биредә иманлы кешеләр яшәвен күрсәтүче билге булып тора. (Мәчет рәсемнәре күрсәтеп барыла.)

Ни өчен мәчеттә Мөхәммәд пәйгамбәрнең сурәте юк? (Чөнки  мөселманнар Аллаһның сурәтен ясарга ярамый дип саныйлар, кешеләрнең йөзен рәсемгә төшерү шулай ук рөхсәт ителми.) 

 VI.  Дәресне йомгаклау.

Бүгенге дәрестә сез нинди мөселман бәйрәмнәрен белдегез?

Үзегезгә дәрестән нинди сабаклар алдыгыз?

Ничек уйлыйсыз: бәйрәмнәр үткәрү кирәкле эшме? Ни өчен?

“Аллаһы тәгалә сезнең сурәтегезгә һәм малыгызга түгел, бәлки күңелегезгә һәм гамәлләрегезгә игътибар итә” дигән хәдис белән дәресне тәмамлыйбыз.

Өйгә эш.

1. Дәреснең эчтәлеген гаиләдә сөйләп күрсәт.

2. Гаиләгездә үткәрелә торган дини бәйрәмнәр турында сөйләргә.



Предварительный просмотр:

МБОУ «Бурбаш- Сардыганская начальная школа- детский сад»

Тема:      Мусульманские праздники и знаменательные даты

   (Урок ОРКСЭ в IV классе)

      Учительница:  Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

 12ая тема.

Тема урока: Мусульманские праздники и знаменательные даты.

Цель урока: рассказать о главных исламских праздниках, познакомиться подробно с  ними.

Задачи урока: познакомиться с главными исламскими праздниками;

 развивать представление о мусульманских праздниках;

 воспитывать у обучающихся чувство толерантности к представителям разных религиозных конфессий, познакомиться с имамом.(На урок приглашается имам мечети.)

Тип урока: урок-встреча.

Словарик урока: ортодоксальный (гр. Правильный) – неуклонно придерживающийся какого-либо направления, учения мировоззрения, последовательный. Разговение – религ. действие по значению гл. разговляться, разговеться; приём скоромной пищи в первый раз после поста; также результат такого действия.

Средства наглядности: изображения мусульман за праздничным столом.

Оборудование:  компьютер, проектор, учебник «Россия халыкларының дини мәдәнияте» 4 класс, автор А.Н.Сахаров, К.А.Кочегаров.

Ход урока

Организационный момент.

Учитель: Ребята, сегодня у нас необычный урок! Урок-встреча, у нас в гостях ваши родители и имам нашей мечети. В каждой религии есть свои праздники. Праздник – это когда хорошо не только тебе, но и всем, кто тебя окружает. Какие отмечаются праздники в вашей семье? (Ответы учащихся).

Формирование новых знаний и умений.

Слово учителя.  Сегодня на уроке мы с вами познакомимся с миром главных праздников в религии Ислам. Некоторые сведения об этих праздниках мы будем записывать в тетрадях. Ислам – самая молодая мировая религия. Согласно легенде, в 610 году архангел Джабраил (Гавриил), явившись Мухаммеду, продиктовал ему первые стихи Корана. Так родилась новая вера – ислам. «Коран» – в переводе с арабского означает «чтение».Исламская традиция запрещает изображать человека и животных, поэтому рукописи, как Коран, украшались геометрическими и растительными орнаментами.«Мечеть» от арабского слова «масджид» – означает «место поклонения».Сейчас в мире насчитывается более 800 миллионов последователей исламской религии (мусульман). Сегодня мы подробно поговорим о праздниках, которые объединяют мусульман всего мира.

 Но об этом расскажет подробнее наш уважаемый гость.

Выступление имама.

Работа в тетрадях. (Курбан байрам, Ураза байрам, Мавлюд, Мирадж, Лейлят аль-кадр, Лайлат ал-бара)

Праздники ислама

Классический, ортодоксальный ислам узаконил 2 главных праздника: Курбан-байрам (великий праздник жертвоприношения), Ураза-байрам (малый праздник разговения).

В религии немало запретов: есть свинину, изображать бога, а также вообще изображать живые существа, человека или животных, пить вино и т. д. К общепринятым во всем мусульманском мире относятся праздники Курбан-байрам (Ид-аль-адха), или большой байрам (праздник жертвоприношения), Ураза-байрам (Ид-аль-фитр) – праздник разговения, Мавлид (день рождения пророка Мухаммеда), Лейлят-аль-кадр (ночь предопределения) и Мирадж (ночь чудесного вознесения пророка на небеса). 
Праздники в исламе отмечаются по мусульманскому календарю. Мусульманский календарь – лунный. Счет его ведется от 15 июля 622 г., когда пророк Мухаммед, по преданию, переселился из Мекки в Медину. Мусульманский год распадается на 12 месяцев, которые Носят названия: мухаррем, сафар, раби аль-авваль, раби ас-сани, джумада аль-авваль, джумада ас-сани, раджаб, шаабан, рамадан, шавваль, зу-ль-када, зу-ль-хиджжа.

Курбан-байрам — праздник Жертвоприношения, один из главных мусульманских религиозных праздников. Согласно Корану, Архангел Джабраил явился к пророку Ибрахиму во сне и передал ему повеление от Аллаха принести в жертву единственного сына Исмаила. Ибрахим отправился в долину Минак тому месту, где ныне стоит Мекка, и начал приготовления. Его сын, знавший об этом, не сопротивлялся, так как был послушен отцу и Аллаху. Однако это оказалось испытанием от Аллаха, и, когда жертва была почти принесена, Аллах сделал так, чтобы нож не смог резать, и тогда ангел Джабраил (Архангел Гавриил) дал пророку Ибрахиму в качестве замены барана. После чего пророк Ибрахим получил степень «Друг Аллаха». Праздник показывает милосердие, величие Аллаха и то, что люди должны исполнять повеление Аллаха, каким бы трудным оно не было.

Ураза-байрам — праздник по случаю окончания месячного поста (уразы). Отмечается 1 шаввала (10 месяц лунного календаря). Известен также как Пра́здник разгове́ния и Ид аль-Фитр (араб. عيد الفطر‎‎ Ид уль-Фитр, тюрк. Ораза-байрам— исламский праздник, отмечаемый в честь окончания поста в месяц Рамадан. Начал отмечаться в 624 году.

Верующие поздравляют друг друга словами: «Ид мубарак!» (счастливого праздника!). Накануне праздника собирается закят, то есть обязательные платежи мусульман в пользу общины (на содержание мечети, помощь путникам и малоимущим), кроме этого малоимущим членам общины раздаётся закят уль-фитр, обычно это сухие продукты питания долговременного хранения, но возможна помощь и в виде денег. Праздник длится три дня, в которые мусульмане надевают лучшую одежду, готовят традиционные блюда и накрывают праздничные столы, приглашают в гости соседей, родственников и друзей, совершают ответные гостевые визиты с подарками, радуются и веселятся.

Ураза-байрам — один из главных дней исламского календаря, знаменующий завершение поста, который длился в течение священного месяца рамадан. В соответствии с традицией ислама, именно в этот день Аллах ниспослал пророку Мухаммеду первые стихи Корана.

4. Физкультминутка.

5. Рассказ  учителя о других праздниках.

Есть и другие мусульманские праздники:

Джума -Отдельным днем в религиозном исламском календаре стоит Джума (от араб. день собрания) — пятница, именующаяся лучшим днем недели. Джума — праздничный, но не обязательно нерабочий день в пятницу у мусульман. Фактически Джума считается днем отдыха и празднуется еженедельно. В Коране говорится: «О вы, которые уверовали! Когда вас зовут на коллективную молитву в пятницу, стремитесь к поминанию Аллаха (к проповеди и намазу), оставив торговые дела, это лучше для вас, если только вы разумеете» (62:9). В священном хадисе также сказано: «Суббота дарована иудеям, воскресенье — христианам, а пятница — мусульманам. В этот день им ниспосылается благодать и все доброе». Джума, согласно Шариату, начинается с заходом солнца в четверг и продолжается до его захода в пятницу. Таким образом, священными являются пятничный день и ночь накануне. Совершение грехов в пятницу особенно недопустимо. Это считается пренебрежением к священному дню, к милости Всевышнего, ниспосылающейся в джума. В этот день многократно увеличивается не только воздаяние за добродеяния, но и наказание за нечестивые поступки. Джума-намаз является обязательным (фардом) для совершеннолетних, согласно Шариату, мужчин. В хадисе сказано, что пропуск трех пятничных молитв без уважительной причины (недомогание, болезнь) особенно запрещен.

Мавлюд — праздник в честь дня рождения пророка Магомета. Поскольку точная дата его рождения неизвестна, она была приурочена ко дню его смерти. Отмечается 12 числа месяца рабби аль-авваля. (3 месяц лунного календаря). Он сопровождается чтениями молитв и проповедей в мечетях и домах верующих, угощениями и подношениями духовенству. Считается богоугодным делом в этот день рассказывать или слушать о деяниях „посланника аллаха", о чудесах, предшествовавших рождению Мухаммеда. Образ Мухаммеда соткан из бесчисленных легенд, сочиненных духовенством. Оно сделало его святым, с тем чтобы закрепить ислам, усилить его влияние на народные массы.        

Мирадж — праздник в честь легендарного путешествия Магомета на белом сказочном животном Бураке из Мекки в Иерусалим, а оттуда по световой лестнице на небо для беседы с Аллахом. Отмечается 27 числа месяца раджаб (7 месяц лунного календаря). Мирадж (ар.: المعراج – лестница, выходить в высь, средство выхода на верх, возноситься) — в исламе вознесение пророка Мухаммада на небеса, верхом на бураке, в сопровождении ангелов, случившееся в 619 году приблизительно в 27 день месяца Раджаб.

Описано в Коране (53:6-18), в суре «Ан-Наджм» (звезда).

...Возник он на высшем небосклоне.
Джибрил приблизился к Мухаммаду, потом подошел еще ближе.
Он был от Мухаммада на расстоянии двух луков и даже ближе.
Аллах внушил в откровении Своему рабу то, что внушил.
Сердце Мухаммада подтвердило то, что он видел воочию.
Неужели вы будете оспаривать то, что он видел?
А ведь Мухаммад видел Джибрила в другой раз у самого дальнего Лотоса,
при котором сад — прибежище праведных.
Когда над Лотосом витали те, кто витает,
взор Мухаммада не отрывался от происходящего и не переходил границы дозволенного.
А ведь он увидел величайшее из знамений Господа своего.
 

Лейлят аль-кадр- ночь Предопределения, отмечается в ночь на 27-е число месяца рамадан (9-й месяц лунного календаря). Этой ночью было начато «ниспослание» Мухаммеду Корана. .Эта и другие ночи, предшествующие празднику разговенья, называются ночами бодрствования, когда мусульмане обращаются к всевышнему с просьбой о милостях. Мусульмане верят, будто именно в ночь на 27-е рамадана небесный подлинник Корана из-под престола господа был перенесен архангелом Гавриилом (Джабраилом) на ближайшее к земле небо и уже отсюда его содержание постепенно передавалось в течение 23 лет пророку Мухаммеду. Кроме того, в эту ночь, учит ислам, всевышний раздает ангелам свои "определения", т. е. указания и решения, относящиеся к миру вообще и к отдельным людям в частности. Эти решения ниспосылаются на целый год, и изменить их никто не в состоянии.

 Лайлат ал-бара – ночь Творения, отмечается в ночь на 15 шаа-бана (8-й месяц лунного календаря). Это день освобождения или отпущения грехов. Бараат в переводе с арабского означает «непричастность», «полное отделение», «очищение». По народному мусульманскому поверью, ежегодно в эту ночь происходит «сотрясание дерева жизни», на листьях которого написаны имена всех живущих: считается, что если лист под названием человека упадет, он умрет на протяжении года.В ночь Откровения, Прощения и Милости, как в противном случае ее называют, Всевышний Аллах приближается к своим рабам, спускаясь на самые близкие к земле небеса, для того, чтобы оказать им свою великую милость и благодать. Если человек не хочет, для того, чтобы лист с его именем упал, нужно просить милости у Аллаха, молить о прощении за содеянные грехи. В эту ночь людей с плохими деяниями полностью отделяют (отлучают) от Рая, а людей со старыми добрыми деяниями — от Ада. Поэтому мусульмане проводят эти сутки в молитвах, каются в прегрешениях, просят у Аллаха прощения. Всевышний Аллах прощает грехи всех людей, помимо вероотступников, завистников, клеветников, злоупотребляющих спиртным, прервавших связи с родственниками, ослушивающихся своих родителей, прелюбодеев, гордецов и провоцирующих смуту. Сам мусульманин, убрав свой дом, приняв дарет (омовение) и одевшись в чистые одежды, должен произносить молитвы и просить у Аллаха прощения грехов. Мусульмане в эту ночь возносят особые молитвы за умерших и во искупление грехов, дают обеты на будущее, приезжают в гробницы праведников, раздают милостыню и еду нищим, сладости детям.

III. Закрепление знаний и умений.

1. Слово родителям (рассказы родителей)

2. Закрепление основных понятий: Курбан-байрам, Ураза-байрам, Мавлюд, Мирадж,, Лайлат ал-бара , Лейлят аль-кадр, Рамадан.

IV. Обобщение урока.

Ответы на вопросы:

Какие праздники отмечают мусульмане?

Какой самый важный праздник в исламе?

Почему именно в месяц рамадан постятся мусульмане?

Какие качества человека развиваются благодаря посту?

Чему нас учат праздники ислама?

2. Итоги встречи.

Учитель: Мы открыли для себя целый мир религиозных праздников ислама. Узнали, как проводятся эти праздники. Все они учат добру, терпению, памяти и уважению к делам и страданиям предков. Я думаю, что этот урок не оставил никого равнодушным. Отдельное спасибо родителям, которые откликнулись и пришли на наш урок, поделились своими знаниями. Отдельное спасибо имаму мечети .

 Домашнее задание.

С какими событиями связаны главные праздники мусульман? Подготовьте о них сообщения. 

Поговорите со старшими и расскажите, какие религиозные праздники принято отмечать в вашей семье.

Родителям, принявшим активное участие в подготовке и проведении данного урока, вручаются благодарности. Встреча заканчивается общим праздничным чаепитием. Родители и ребята вместе с учителем накрывают столы.

.