Өлкәннәр көне чарасы.

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

Өлкәннәр көне бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olknnr_kone_charasy.docx19.19 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бер якта стенд урнаштырылган. Анда өлкәннәр турында канатлы сүзләр, дәү әни - дәү әтиләре, әби-бабайлары турында балалар фикерләре, рәсемнәре урын алган. Бию көенә балалар керә, көй салмакка алышына.

1 а.б. Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны.

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә,

Кайгыларга түзем, сабырлы.

2 а.б. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як.

Нәфислеге гөлләр көнләшерлек,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы-

Тормыш яме - әнкәй, әбкәй, хатын-кыз!

1. а.б. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез! Бәйрәм белән сезне!

2 а.б. Өлкәннәр көне бүген булса да,

Күңелегез сезнең гел яшь.

Яшәгез безнең арада

Булып назлаучы кояш.

1 а.б. Хөрмәтле дәү әниләребез, бүгенге бәйрәм кичәбез сезгә багышлана

Нәргизә Бакча бүген гөрләп тора

               Шаулап тора күрегез,

              Без бит бәйрәмгә җыелдык

              Әллә шуны белмисез?

Азалия   Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килде бакчага

Көзге кояшлы юлдан.

Ислам Һәр җирдә бер хикмәт көтә,

Бүген гади көн түгел.

Бүген өлкәннәр бәйрәме-

Шуңа ашкына күңел.

Раушан Бүген әбиләр бәйрәме

               Бүген җирдә тантана,

                Кояш шуңа көлә бүген

               Гөлләр шуңа шатлана.

Рамазан Сез бәйрәмнең иң түрендә

                  Сөекле әбиләр!

                  Бары тик сезнең хөрмәткә

                   Яңгырый безнең җырлар.        

Җыр “ӘБИЕМ ”

1 а.б. Әбием, нинди җылы, нинди ягымлы сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да ул безнең өчен изгелек чыганагы. Арабыздагы дәү әниләребезнең күбесе гомер йомгагының күп елларга сузылган җепләрен чорный башлаган инде.

2 а.б. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды, маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелләрегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышанычлары арта гына тора, шулай бит дәү әниләр! Чөнки сезнең менә бу нәни кешеләрне тәрбияләүдә бик зур ярдәмегез, сабырлыгыгыз, көчегез сорала.

Азамат  Безнең өчен гел сөенеп

                 Яшәсеннәр дөньяда!

                  Безгә яшәү бик-бик рәхәт

                   Әби янда булганда.             .

Раяз  Иң-иң изге теләкләрне

           Әбиләргә әйтәбез.

           Һәр көн саен әбиләргә

            Шатлык бүләк итәрбез!    

В.Нәргизә   Оныкларга терәк булып

                     Яшәгез сез шатлыкта.

                     Сәламәтлек, ак бәхетләр

                     Юлдаш булсын картлыкта.

Ислам  Яшәгез сез мәңге яшь булып,

              Туган йортыгызга ямь булып.

       Сез булсагыз таза- сәламәт,

       Оныкларга булыр бик рәхәт!

Бергә: Картаймыйча шулай кояш кебек

           Балкып торыгыз сез иртә-кич.

           Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,

           Онытмабыз Сезне һич тә без!      

Җыр:____________________

Бергә: Дәү әниләргә телибез - бер кочак шатлык, бер капчык байлык, һәм ныклы саулык.

2 а.б. Балаларның сәхнәләштерү осталыкларын да карап китегез әле

Өй. Өй янында әби чеп-чеп, дип эзләнеп йөри. Бер якта онык өй телефоныннан әбигә шалтырата. Әбинең кесә телефоны шалтырый.

- Алло, әбием, исәнме!

- Әлү Адилә, кызым, синмени?

- Әйе, әбием, ни хәлләрең бар?

- Ярыйсы гына бәбкәем, бабаң еракка киткәч, бераз ямансу булып тора, эш-мәшәкатьләр дә ишәеп тора, әллә килергә уйладыңмы, кызым?

- Әйе, әбием, ә дусларым белән килсәм ярыймы?

- Бик яхшы булыр, миңа булышып та китәрсез, кайчан киләсез соң?

- Хәзер үк юлга чыгабыз.

- Килегез, көтәм балам.

Адилә балалар янына барып: дусларым, әбием янына булышырга барасызмы?, ди. Балалар, әйе, барабыз, дип җаваплыйлар.

Балалар җыйнаулашып барганда, каршыга Лиана, Ләйсән, Ислам чыга:

- Дуслар, кая барасыз?

- Әбиләргә барабыз.

- Анда нигә барасыз?

- Булышырга барабыз.

- Әби сезгә ни дияр?

- Оныклар диеп сөяр.

- Әби сезгә ни бирер?

- Күчтәнәчләр ул бирер.

- Аны кая курсыз?

- Бергәләшеп ашарбыз.

- Без дә барыйк әле?

- Әйдәгез!!!

Балалар, бергәләшеп, әби янына киләләр, әби ишегалдында йөри: Чеп-чеп-чеп!

Балалар: Исәнме, әбекәй!

Әби: Бик исән, акыллыларым. Әйбәт кенә килеп җиттегезме?И-и, балалар, бик вакытлы килдегез әле, чуар тавыгым бик күп итеп йомырка салды да, чебиләр чыгарды, хәзер әнә шуларны җыя алмый тик йөрим, булышырсыз бит?

Малайлар: Без булышабыз.

Кызлар: чебиләрне эзләрбез.

Әби: Болай булгач, сездән олы булышчылар чыга, әйдәгез соң, эшкә керешегез.

Малайлар, кызлар бүлмә буйлап чебиләр эзлиләр.

Бүлмә уртасына озын, кыска берничә ялгаш куелган. Аның янында чуар тавык. Балалар бүлмә буйлап йөреп, чебиләрне табып китерәләр.

Әби: И-И рәхмәт яугырлары, кая әле бу чебекәйләргә ярма да сибим.

“Чебиләр” биюе.

Нәфис сүз Айгөл сөйли.

2 а.б. Өлкәннәр мәңгелек шатлык, көзге шатлык, көзге нур,

Өлкәннәргә багышлана дөньяда иң матур җыр.

                         Җыр: Әбием хикәятләре.

1 а.б.    Әбиемнең җылы кулы чәчләремне сыйпады,

             Бүгенге матур бәйрәмдә тәбриклибез без аны.

                         

Татар халык биюе.

2 а.б. Ак яулыклы татар әбисе! Бүген намаз укыганыңны күрәм дә сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп намаз укыйсың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе!

Кызлар башкаруында җыр “Туган тел.”

 1.а.б   Бик күңелле бик рәхәт, әбиләр карап торгач,

Эшләрендә булышырбыз үсеп зур кеше булгач.

               2 а.б. Әбиләргә бурычлы без, рәхмәтле без мең тапкыр.

         Әгәр берәр эшең булса, әбием, безне чакыр.

1.а.б     Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әбиләр.

Әбиләрне кадерләсәк, тыныч булыр ил көннәр.

Х. Рамазан нәфис сүз

1 а.б. Сез барында ямь бар җирдә, сез булганга тәм дә бар.

Сез булганга дәрт бар җирдә, көч куәт тә тәндә бар.

Дәү әни дә, әби дә сез, сөйкемле әни дә сез,

сез булганга дөнья ямьле, ашларыбыз да тәмле.

2.а.б. Рәхмәт сезгә өлкәннәр, безнең өчен әкиятле, киң күңелле, олы йөрәкле әбиләр, дәү әниләр. Сезнең өчен бию бүләк итәбез.

Бию “Эх, күр әле!”

 

Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итә.


БГБМУ “Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп–балалар бакчасы”

        Әбекәй- алтыным!

(Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм)

 Әзерләде: Нигаматуллина Р.В.

        2012-2013 уку елы